Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 15

Yazı tipi:

II

Миргалинең үзеннән башка өч кенә кешедән гыйбарәт булган мәҗлес тыныч башланды.

– Елына бер килгән Корбан гаете көнендә агай-эне белән бер күңел ачып утыру зыян итмәс дип әйттем инде, егетләр, – диде Миргали.

Башлап аш алдыннан берәр рюмка аракы эчелде. Аннан соң, «закуска яхшы булганда үтә ул» дип, икенче катка тутырылды. Икенче рюмка үзеннән-үзе өченчене сорады. Мәҗлеснең урталарына җиткәндә, эчелгән рюмкаларның хисабы саташкан иде инде.

Сөйләгән сүзләр дә башта юк-бардан гына башландылар. Элекке заманда гаетләрнең ничек үтүе, муллаларның көненә ничәшәр җиргә ашка барулары, бер ишанның бәхәсләшеп бер тай ашап бетерүе кебек сүзләр аркылы үткән заманны сагынуга күчтеләр. Һәммә нәрсәнең дә теләгәнеңчә мул булуы, очсыз булуы турында авыз суларын корыттылар.

Сүзләрнең барышына Миргали үзе юнәлеш бирә, аларны әкренләп кенә бүгенгә китереп терәтергә, шуннан соң гына төп теләккә күчәргә җайлый иде. Эшләр шулай җайлы гына барганда, бер кунакның кәефе бозылып китте. Сәке йөзлегендә утырган җиреннән торды да тир белән юешләнгән шадра битенә ябышкан сакал-мыекларын сыпыра-сыпыра сүгенә башлады:

– Һаман шул үткән заманнарны чәйнисез дә чәйнисез! Ярый ла сезнең, ичмасам, сагынып сөйләрлек үткәннәрегез бар. Ә минем нәрсә?

– Үткәне үткән инде аның, Сабир абзый! – диде Миргали. – Синеке булмаган, безнеке булып онытылган. Үткәндә файда юк. Алдагын уйларга кирәк.

– Алда ни булыр димәкче буласыз соң сез?

– Эшләр болай булса, алдагысы да караңгы шул, Сабир абзый. Килер микән ул сиңа рәтле көн?!

– Ә? – диде шадра битле кеше, ярым шашкан кыяфәт белән Миргалинең кара күзләренә текәлде. – Кайчан булыр соң ул миңа? Теге дөньяда дияр идең, теге дөнья бөтенләй үзе үк юк, диләр, ә? Кайчан булыр соң ул, Миргали туган, ә?!

– Тынычрак бул әле, Сабир абзый, – диде Миргали, шадра кешене, кулбашыннан басып, яңадан урынына утыртты.

Сабир исемле бу кеше Миргалигә үтәдән-үтә таныш. Үз гомерендә бик күп «изгелекләр» эшләде Миргали Сабирга. Чөнки Сабирны Миргали үз колодасындагы козырьларның берсе итеп исәпли иде. Колхозлашу чоры башлангач, ул козырьның кыйммәте тагын да артты. Сыйнфый нигездә китереп куелган авыр сорауларны Миргали күбесенчә Сабир белән яба да отышны үз ягында калдыра иде. Ә Сабир Миргали өчен үзенең мондый көч булып хезмәт итүен башына да китерми. Шуңа күрә дә Миргали турында аптыраганда ярдәм итә торган яхшы күңелле күрше дип кенә уйлый иде.

Миргали, Сабирның шулай икәнлеген бик ачык белгәнгә күрә, аны бүген иң җаваплы мәсьәләләрне хәл кыла торган мәҗлескә чакырды. Тик Сабирның көтелмәгәндә урыныннан күтәрелеп, мәҗлес алдына уйламаган сораулар китереп куюы гына Миргалине бераз гаҗәпкә калдырды: «Ни булган моңа, каян килеп кергән аның башына бу сораулар? Әллә бу бүкән башына да социализм керә башлаганмы?.. Юк, булмас, әгәр шулай булса, бу сорауларның җавабын да сукалар иде ул, «Кайчан булыр соң ул, Миргали туган?» дип, күзләремә карап тилмермәс иде. Юктыр. Аракы алып кергәндер аның башына бу сорауларны, аракы. Ә аракы безнең яклы ул. Бик әйбәт…»

Шулай уйлады Миргали. Хәтта Сабирның бу сораулары мәсьәләгә якынрак килергә җиңеллек тудырдылар. Ул Сабирга җавап урынында сүзне үзенә борды:

– Кайчан булыр, дип сорыйсың син, Сабир абзый! Аңлыйм мин сине. Синең адәм рәтле тормыш күрәсең килә. Аңлыйм… Бар кешене дә адәм рәтле тормышка алып чыгу өчен, аны кайгырта белүче кирәк шул. Ә кайгырта белүчеләр бездә бармы?

– Кайгыртучыларны харап итү турында кайгыртучылар бар, – дип куйды түр башында утыручы сары сакаллы кунак.

Ул башка бер сүз дә әйтмәде; такыр башындагы каешланып беткән түбәтәен күчереп куйды, җилән итәге белән маңгай тирен сөртте дә шулпа эчүен дәвам итте.

– Әнә Кашшаф абзый дөресен әйтеп бирде, – диде Миргали, һаман Сабирга караган килеш сөйләвендә булды: – Мине ни өчен председательлектән төшерделәр? Председательлектән төшереп кенә калмадылар, бөтенләй колхоздан куып, эшемне РКИга бирделәр. Белеп торам, мине гаепләрләр, булмаган гаепләрне тагарлар, төрмәгә озатырлар мине… Нәрсә өчен?

Терсәк астына мендәр салып, сәке буена кырын сузылган яшь кеше дә сүзгә кушылды:

– Кайгырма, Миргали абзый, бирмәбез. Китсәң дә, кайтарырбыз, без калабыз әле монда.

– Әйе, таяныч сездә, Камали энем, минем таянычым гына түгел, бөтен агай-эненең таянычы сездә, – диде Миргали, сөйли башлаган сүзен дәвам иттерде: – Минем өстемә ташланган гаепләр нәрсә өчен?

Берәү дә җавап бирмәде. Мәҗлес бераз вакытка тын калды. Буш арадан файдаланып, Миргалинең хатыны ашарга кыстады. Ә Миргали аракы эчүне артыкка җибәрми, аның чамасын үз кулында тота иде.

Миргалинең бу сүзләре Сабирны бераз айныта төште. Аның башында ачыктан-ачык ике фикер сугышка чыкты; ул ике фикернең кайсы җиңәргә тиеш, кайсы як хаклырак – шуны беләсе килә иде Сабирның.

Ул ике фикернең беренчесен колхозның яңа председателе Бикташев салды аның башына. Бикташев бүген аның атлары янына барды. Анда алар бик озак сөйләштеләр. Гадәттә, Сабир андый вакытларда күп сөйләшми торган иде. Бикташев янында да башта үзен шулай тотты. Ләкин Бикташев аның сүзләрен тартып алгандай көчләп чыгарды. Башлап атларның ни хәлдә булуы турында сорашты ул. Аннары Сабирның үзе турында, семьясының ни хәлдә булуы, нәрсәләр җитешмәве турында сораша башлагач, Сабир үзе дә сизмәстән ачылып китте. Бикташев, җаен китереп, Миргали турында да сүз кузгатты. Ләкин Сабир аның турында начар әйтмәде:

– Бик яхшы күңелле кеше кебек күренә иде ул… Белмим, ни өчен генә аны председательлектән төшергәннәрдер…

Шуннан соң аңа Бикташев, Миргалинең кем файдасын күзәтүе, халык файдасын күзәтүнең ни дигән сүз булуы турында сөйләп, Сабир башына түбәндәге фикерне салды:

– Бүгенге көндә крестьянны рәтле тормышка алып бара торган юл – колхоз юлы. Ләкин рәтле тормышка чыгу өчен, колхозга керү генә, кеше ни кушса, шуны эшләү белән канәгатьләнү генә җитми. Эшне үзең аңлап эшләргә, колхозга күп табыш китерә торган юлларны үзең уйлап табышырга кирәк. Берүзең эшләү генә дә җитми, бөтен кеше тигез эшләсен. Шулай булганда гына колхоз байый ала. Бар кешене дә тигез эшләтү өчен, тигезләүгә каршы көрәшергә кирәк. Кем күп эшли – шул күп алырга тиеш…

Бикташев яныннан шул фикерне алып килгән иде Сабир. Ә хәзер Миргали үзен бөтенләй гаепсез итеп күрсәтә. Ни өчен Миргалине төрмә көтә?.. Белмәссең…

Берәүдән дә җавап ишетелмәгәч, Миргали үз сүзен дәвам иттерде. Ахыргы сүзен Бикташевка китереп терәде ул:

– Хөкүмәт каршында яхшатлы булып югары үрмәләргә, зур жалунье алырга тырышучылар изә безне. Әнә Бикташев! Үз авылында бер тиенлек тә базары калмагач, безнең колхозга китереп председатель иттеләр. Имеш, шул кеше безнең колхозны рәткә сала! Рәткә салыр ул үзенчә. Халыкның котын алып эшкә кушар, икмәк чәчтерер, аны утатыр, урдырыр, суктырыр да, колхоз атларына ук төяп, элеваторга озатыр. Вот аннан соң ул хөкүмәт каршында яхшы кеше булып күренә. Аннан аны шәһәргә алалар. Аңа нәрсә? Шул гына кирәк аңа. Синең авылыңда ни эше бар аның? Без барыбыз да җиде ят бит аның каршында… Күрерсез дә торырсыз, агай-эне, Бикташев шулай эшләмәсә, исемем Миргали булмас минем!

Кунаклар һәммәсе дә, ашаудан тукталып, Миргали авызына карадылар. Терсәк астына мендәр салып сәке буена сузылган яшь кеше, урыныннан торып, йөзлеккә таба шуышты, Миргалигә якынрак килде:

– Нишләргә соң, Миргали абзый? Авылыбызны ул килмешәк кулыннан ничек коткарырга?

Камали исемле бу яшь кеше Миргалинең үги абзыйсының улы иде. Аның әтисе ярлы гына кеше булып, Герман сугышында югалды. 1921 елгы ачлыкта әнисе һәм туганнары да үлеп, үзе Миргали кулына калды, 18 яшенә кадәр аның тәрбиясендә булып, өйләнгәч кенә башка чыкты. Миргали аңа өй салышып бирде һәм тормышның серләре турында бик күп акыллар өйрәтте. Миргали аны ачка үлүдән коткарды. Миргали аны ашатып үстерде. Миргали аңа кәләш алып бирде. Башка чыккач та, ярдәменнән читкә какмады аны Миргали. Узган ел Камалиның хатыны белән икесенә барлыгы туксан гына эш көне бар иде. Миргали, үз кулында власть барлыктан файдаланып, аларның эш көннәрен ике йөзгә җиткерде. Шуның аркасында Камали ашарлык та, базарлык та икмәк алды. Шуңа күрә дә ул үзен Миргали абзыйсы каршында зур бурычлы итеп саный. Миргали өчен утка керергә дә әзер торганлыгын белдерергә ашыга иде.

Миргали үзе дә моны бик яхшы сизә. Камалиның янып торган тулы битләре, күбесенчә каш астыннан карый торган кара күзләре, сәламәтлек аңкытып торган таза җилкәләре, калын беләкләре аңарда һәрвакыт өмет уты кабыза, өстәвенә акыл белән эш итүдә дә Камалиның абзыйсыннан калышмавы бу өметне тагын да көчәйтә иде. Ләкин Миргали әле аңа тотынырга ашыкмады. Камали үзенең абзыйсы кушкан эшкә күкрәген киереп барырга әзер торганлыгын белдерергә атлыгып торса да, Миргали бүгенге куркыныч планны тормышка ашыруда энесенең язмышы белән тәвәккәлләүне иртәрәк санады. Бу көчне алдагырак көннәргә сакларга кирәк, хәзергә аннан башка да ярдәмчеләр бар әле, дип уйлады ул һәм тыныч кына тавыш белән энесенең йөрәгендә кузгалган утны сүрелдерде:

– Син, Камали энем, бу эш өчен яшьрәк әле, монда синең белән генә эш чыкмый. Монда төп ышаныч Сабир абзыйда.

Сабир тагын да ныграк айный төште. Ниндидер шикле уйлар сугып үтте аның башына; йөрәк кылларында куркынычлы көйләр тартылды; «юк, кирәкми, минем исемне катыштырма, Миргали туган» дип әйтәсе килде аның, ләкин тыелды, Миргалигә каршы төшәргә кыюлыгы җитмәде.

– Белмим шул, – дию белән канәгатьләнде.

– Белергә вакыт инде, Сабир абзый, – диде Миргали, күтәренкерәк тавыш алды. – Замананың ничек акканын төшенәсеңме син? Монда синең язмышың хәл ителә. Синең генә түгел, бөтен авылның язмышы хәл ителә: йә авылны бөтенләе белән Бикташев кулына тапшырабыз да, хөкүмәт каршында аның базарын күтәрү өчен, ел әйләнәсенә тир түгәбез, өстәвенә кышын ач калабыз, халык каршында хөкүмәтнең начар исемен сатабыз. Йә булмаса безнең авыл өчен җиде ят булган ул килмешәкне үз юлына җибәрәбез дә үзебезгә файдалы булган башка юл эзлибез. Заманы шундый хәзер. Теге якка да, бу якка да кушылмый торган кеше булып тору ярамый, Сабир абзый. Йә теге якка, йә бу якка чыгарга кирәк… Мин сиңа кайчан булса да бер начарлык эшләдемме? Синең күзеңә чүп салганым бармы минем берәр вакытта? Үзең өчен әйтәм, Сабир абзый…

Сабир тәмам диярлек айнып җитте. Аның күңеленә тагын келт итеп Бикташев сүзләре килде. Тукта… Тукта… «Йә теге якка, йә бу якка чыгарга кирәк!» Миңа Бикташев та шулай дигән иде бит… Миргали дә шулай ди – йә теге якка, йә бу якка чыгарга кирәк… Кайсы якка?!

Ул бер агарды, бер кызарды. Нәрсә дияргә белми аптырады да кинәт урыныннан сикереп торды. Шашкан кыяфәт белән Миргалинең күзләренә карады:

– Үтерергә кушасыңмы Бикташевны?

Миргали көлеп җибәрде. Бернәрсә булмаган кебек, тыныч хәрәкәтләр белән рюмкага аракы салды да Сабирга сузды:

– Һи-һи, юләр син, Сабир абзый! Алай эшләргә ярыймы соң? Кеше үтерүне кечкенә эш дип белдеңмени син? Яхшымы, яманмы – кеше бит ул. Яши бирсен! Мә әле, эчеп җибәр әле шуны, югыйсә син кирәгеннән артыграк уйлап җибәрдең…

Ул рюмканы Сабирның авызына якын китерде. Сабир рюмканы кулына алды да берсүзсез эчеп җибәрде. Ләкин аракы эчтеме, су эчтеме, әллә бөтенләй бернәрсә дә эчмәдеме – чыраен да сытмады, закускага да үрелмәде. Тик бераз тынычлангандай булып, урынына утырды.

– Әйт әле, Сабир абзый, – диде Миргали, – сиңа берәр начарлык эшләгәнем бармы минем, юкмы?

– Яхшылыгыңнан башка бер зыяның да тигәне юк, Миргали туган, беләм.

– Кайчан да булса синең күзеңә чүп сала торган кешеме мин?

– Миңа зарарың тияр дип, бервакытта да уйлаганым юк.

– Уйларга урыны да юк, Сабир абзый, яхшы кешегә бервакытта да зыян эшләгәнем юк минем. Киресенчә, кешегә яхшылык эшләүдә дип беләм мин бу тормышның мәгънәсен.

Сабир тәмам тынычланып җитте:

– Акыллы сүзләр сөйлисең син, Миргали туган, акыллы…

– Акылсызлык белән куркаклык харап итә безне, Сабир абзый. Акыл кирәк, батырлык кирәк. Мин сиңа кеше үтерергә кушмыйм. Бикташевны башка юл белән дә моннан алдырырга кулыңнан килә синең. Тик барыбер, батырлыгың булмаса, булдырып булмый. Акылын мин үзем бирәм, синнән батырлык кына кирәк… Өстеңә аласыңмы, Сабир абзый, шундый бер изге эшне – бөтен авылның язмышын хәл кыла торган изге эшне?..

– Синең хакыңа гына тырышып карармын, Миргали, ышанычлы кеше булганга гына риза булам. Югыйсә мондый эшләрне күрмәү, белмәү яхшы…

– Дөрес әйтәсең анысын. Минем кем икәнлегем сиңа үтәдән-үтә күренеп тора.

– Шулай булганга күрә дим бит инде, син кушканга күрә генә кире кага алмыйм.

– Ләкин уйла, Сабир абзый, эшне өскә алу – бер нәрсә, ә аны үтәп чыгу – икенче нәрсә…

Сабир тагын сискәнеп китте. Аның хәтеренә тагын Бикташев килеп төште. «Эшне өскә алу – бер нәрсә, ә аны үтәп чыгу – икенче нәрсә…» Бикташев та шулай диде бит миңа: «Чәчү вакытында атларны берсе дә арымаслык итеп тәрбияләргә өстеңә ал син, ударник бул», – диде. «Мин өстемә алам», – дигәч, ул да Миргали әйткәнчә әйтте: «Өскә алу – бер нәрсә, аны үтәп чыгу – икенче нәрсә!..»

Ул шул уйлар астында онытылган иде, Миргали айнытты:

– Йә, Сабир абзый, ни әйтәсең?

– Нәрсә? – диде Сабир, тагын сискәнеп китте.

– «Өскә алу – бер нәрсә, ә аны үтәп чыгу – икенче нәрсә» дим мин.

– Ә-ә, аны әйтәсеңме, ярый, туган, кулдан килгән кадәр тырышып карармын. Әйтеп кара йомышыңны.

Миргали, җитез хәрәкәтләр белән мич астына иелеп, шактый зур төргәк чыгарды.

– Мә, Сабир абзый, тот, хәерле сәгатьтә, бисмилләһир-рахманир-рахим… – Ул төенчекне Сабирга сузды.

Сабир калтыраган куллары белән төенчекне ала-ала сорау бирде:

– Нәрсә соң бу?

– Каушама, Сабир абзый, дару бу. Хәзер ачып карама син аны.

– Нишләтим?..

– Син ат караучыларның башлыгы бит, атларга бирә торган онга кушып җибәрерсең. Шул гына. Башка бернәрсә дә юк.

Сабирның битенә аксыл таплар чыкты. Кинәт урыныннан сикереп торды да төенчекне кире сузды:

– Булдыра алмыйм, Миргали, ал кире. Үтерә алмыйм мин атларны.

Ләкин Миргали йөзендәге кискен үзгәреш аны каушатты. Ул куркып артка чигенде. Миргалинең күз карашында җәһәннәм утлары кайнаган кебек күренде аңа. Басынкы, ләкин рәхимсез тавыш белән әйтелгән Миргали сүзләре аны яңадан урынына утыртты:

– Минем яхшылыкларымнан бик матур файдалана белдең син. Болай кылансаң, минем ачуымнан саклана белергә дә онытма. Узган ел зарарлаган тайның итен саттык бит, хәтереңдәме? Аның ярты акчасы синең кесәгә керде түгелме? Теге якка да, бу якка да кушылмый торган юаш кеше!..

Сабирның шадралары коточкыч тирәнәйде, карлыган кагы төсле булып каралды аның бите, тавышы түбәнәйде, юашланды:

– Җитәр, Миргали туган, хәтергә төшермә…

Сүзгә бик сирәк катнаша торган сары сакаллы, каешланган түбәтәйле Кашшаф тирән мәгънә аңлата торган шомлы тавыш чыгарды:

– Ым-м-м…

Бераз тирән тынлык хөкем сөргәннән соң, Миргалинең йөзенә тагын ачык чырай чыкты.

– Йә, Сабир абзый, артык каушама, башта ук әйттем бит мин сиңа: мин синең күзеңә чүп салмам. Ахыры хәерле булыр бу эшнең. Син уйлаганча ук, атларны үтерә торган дару түгел бу. Аны ашаган атлар ике-өч көн авырып йөрерләр дә терелерләр. Чәчү эшенә бераз тоткарлык килер. Шуның өчен Бикташевны бездән алырлар. Шул гына, йә, артык бер сүз дә кирәкми. Хәзер өеңә кайт та рәхәтләнеп йокла. Бүген үк эшләргә кушмыйм мин сиңа моны. Җайлы вакытын табып, үзең эшләрсең. Тик чәчү беткәнче башкар. Шул гына. Ярый, бар, хәерле юл…

Сабир әкрен генә урыныннан торды. Башын аска игән килеш, ишеккә атлады. Аның йөрешендә аз гына да исереклек беленми иде.

Миргали аны капка төбенә кадәр озата чыкты. Сабир, караңгы, пычрак язгы юл буенча бата-бата, алда күренгән яктылыкка омтылды. Ул яктылык правление тәрәзәсе аркылы урамга төшкән лампа шәүләсе булып чыкты. Анда Бикташев комсомолецлар белән утырыш уздыра иде.

– Әйе, эшне өскә алу – бер нәрсә, аны үтәп чыгу – икенче нәрсә, – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, алга омтылды Сабир.

III

Миргали өйгә кергән вакытта, Кашшаф, түр башыннан шуып, сәке йөзлегенә килгән, Камали идән буенча йөри, Фатыйха бүлмә якта савыт-саба тавышы чыгарып азаплана иде.

– Ахыры хәерле булсын инде, – диде Миргали, өйгә керү белән.

– Нәстә бирдең син аңар? – диде Кашшаф.

Миргали, йөзен үзгәртмичә, кендеге белән генә көлеп куйды:

– Теге, син айгыр печеп йөргән чакта, сиңа дип алып кайткан сөләймә калган иде. Шуны биреп җибәрдем.

– Сөләймә? – диде Кашшаф, йөзенә тирән гаҗәпләнү чырае чыкты аның.

– Әйе, сөләймә, агуның зәһәре.

– Хәер… – диде Кашшаф. Аның йөзендә яңадан әүвәлге тынычлыгы урнашты, һәм ул, уйга батып бераз эндәшми торганнан соң, кеткелдәп көлеп җибәрде: – Эткә зарар китерә алмаган чагы да була икән ул сөләймәнең. Бервакыт шулай мин бер эткә, сөләймәгә манчып, калҗа ыргыттым. Шау сөләймә иде инде. Җиде этне үтерергә җитәрлек иде андагы агу. Йотты бит моны теге эт. Кая барып кәкрәя инде дип карап торабыз Әмәли белән. Бераз аңгы-миңге килеп йөрде дә, Ходаның хикмәте, абзар кырыена килде бу. Эчен кыл кебек кенә калдырып, урталай бөкләнде дә гарык итеп бер генә укшыды, нәгъләт. Теге калҗа бөтен килеш кире килде дә чыкты. Эткә бернәстә юк. Койрыгын бот арасына кысты да, юыртып чыкты да китте урамга, Ходаның хикмәте… Шуны әйтәм, эткә килешмәгән чагы да була аның. Алла сакласын…

– Килешер, Кашшаф абзый, килешер, килештереп эшли генә белсен.

– Белер микән, нәгъләт, эх, үзем конюх булсам, рәтен белер идем мин, – диде Кашшаф.

Ат исеме аның йөрәген кузгатты. Бик күп атларга бәйләнгән үткәннәре чагылып китте аның хәтерендә. Чегән каракларына очко бирә иде ул ат белән кәсеп итү эшендә. Ул теләсә, менә дигән ат бер сәгать эчендә үлә башлый иде. Кашшаф аны җан бирер алдыннан гына юк хакка сатып ала да, көнендә эшкә кертеп, йөзәр сумга җибәрә торган иде. Кулыннан үткән атлар берәм-берәм күз алдына килә башладылар аның.

Тик Миргали аны татлы уйларыннан аерды:

– Йә, Кашшаф абзый, бу турыда бетсен. Сабирның кем икәнлеген үтәдән-үтә күрмәсәм, мондый эшне тапшыраммыни мин. Маңгаема тай типмәгән лә минем… Хәзер сиңа бер эш бар. Сабирны күндергән шикелле озак күндерергә туры килмәс инде сине.

– Әллә шул, – диде Кашшаф, тагын кет-кет көлеп җибәрде.

– Син – чәчүче. Бикташевның башына бик җиңел юллар белән дә җитә аласың син. Бодайны әлеге пычрак җир өстенә түгеп кенә узасың. Ә менә Камали, син чәчкән җирләрне тырмалап, күмдерү эшен башкара. Шулай итеп, унбиш-егерме көн узуга, син чәчкән урыннарның бер җирендә – мүк, бер җирендә чүп үсә. Акт төзелә дә, корткычлыкка юл куйган өчен, Бикташев кулга алына. Аннан соң төрмәдә очрашырбыз без аның белән. Йөзгә-йөз килеп сөйләшеп карармын бер үзе белән.

– Аңлыйм, Миргали туган, – диде Кашшаф, башына малахаен кия-кия саубуллашты. – Ярый, хуш, озак утырдык. Үз өстемә төшкән эшне намус белән эшләргә сүз биреп, үземне ударник дип игълан итәм, һи-һи-һи. Мин, бәлки, үземә иптәшләр дә табармын әле, безнең колхоз киң бит ул. Ә син әнә Камалины ныграк өйрәт, яшь кешене. Бу дөньяның серләрен төшенүдә агасыннан акыл аласы бар әле аның… Йә, хушыгыз, сәламәт булы- гыз…

Кашшаф чыгып китү белән, Миргали Камали каршына килеп басты. Уң кулын аның сул як кулбашына салды.

– Агаңның язмышы кыл өстендә тора, Камали энем.

– Сизәм, абзый.

– Зирәк син, молодец! Мин синең зирәклегеңне малай чагыңнан ук белдем. Ләкин сак бул, энем. Абзыеңны онытмассың дип уйлыйм. Аның сиңа күрсәткән хөрмәтләре бәрабәренә кирәк булган вакытта ярдәм күрсәтүдән дә, шәт, кире тормассың?

– Әлбиттә.

– Сиңа минем өчен бик читен юллардан үтәргә, бик авыр эшләр башкарырга туры килгән чаклар да булыр. Бүген мин сиңа юри зур эшләр кушмыйм. Хәзергә әнә безгә җиде ят булган семьядан чыккан Сабир кебекләрдән дә ярдәмчеләребез бар әле. Алар озакка бармас. Бүген кушылган эшнең Сабир өчен актыккы эш булуы да бик ихтимал. Шул ук сөләймә атлар белән бергә аның үзен дә теге дөньяга алып китмәс дип әйтүе кыен. Элек ишанга кул биргән мөридләр кебек, минем тирәдә бөтерелүчеләрнең күбесе хәзер миңа очраганда сәлам бирергә шикләнәләр. Баскан урыным йомшарганны сизәләр алар минем. Аларга ышаныч аз хәзер. Ышаныч синдә. Ышаныч Кашшаф абзыйда… Мин бүген-иртәгә төрмәдә булырмын. Минем эземә төштеләр. Ә синең эзең минеке кебек чуалмаган әле. Сиңа карата шик тотмыйлар. Синең Бикташев каршында да зур ышаныч казана алырлык көчең бар. Сакла син ул ышанычыңны. Озакламый Кашшаф абзый бозган җирне тырмаларга туры килер сиңа. Үзең алдан йөре, чәчелгән бодайларның тигезсезлеге артыңнан йөрүчеләрнең күзеннән каплансын. Синең белән тырмага чыгучылар кемнәр әле?

– Кызлар.

– Анысы бик яхшы. Эшнең рәтен белми торган кешеләр икән. Атларның уң ягыннан йөрергә өйрәт син аларны. Тырматылган җир өстеннән йөрү атлау өчен җиңел була ул, диген. Яхшылап тырматтыр. Сез тырматкан җирнең өстенә карарга соклангыч булсын. Синең эшләгән җиреңне күргәч, ударник дисеннәр үзеңне. Бүләк алырлык итеп эшлә. Ә бодайлар чыккач… анысы синең эш түгел. Син тырмачы гына. Ярый. Ударник бул, энем. Тырыш. Синең бик кирәк чакларың булыр әле миңа. Онытмассың бит абзыеңны?..

– Ни сөйлисең син, абзый, мин үземнең сиңа никадәр бурычлы икәнлегемне бик яхшы беләм… Йә, хушыгыз, кайтыйм, Хәдичә көтә-көтә ялыгып беткәндер инде.

– Хуш, хуш, Хәдичәгә сәлам әйт… Тукта әле, бабаңнар мәсьәләсендә йомшак булма. Оныт аларны. Хәдичәгә дә әйт, онытсын. Андый үз кадерләрен үзләре белмәгән дураклар белән бәйләнештә булсаң, үзеңнең дә башыңа җитәрләр. Мал кирәк булды аларга, йорт җиһазлары кирәк булды. Совет заманында дворян булмакчы булдылар, бестолковыйлар… Ярый, хуш… тукта әле… Минем Казанда укый торган малай турында бер-ике сүз… Хәер, ярый. Бүгенгә хуш! Тагын сөйләшербез әле…

Камали чайкала-чайкала ишек яңагына башын бәреп чыгып китте. Миргали, ялгыз калып, яңадан өстәл өстендә торган көзге каршына килеп басты. Аның тирәннән карый торган кара күзләре очкынланалар, әле бүген генә кырылган шома яңаклары куе булып кызарган, борын астында гына калган кара мыеклары тере булып тәпи басканнар иде.

Кабынган яшьлек күрде ул үзенең чыраенда һәм, кечкенә мыекларын сыпыргалап, күз төпләренә җыелган эреннәрен чәнчә бармагы белән сөртә-сөртә, хатынына дәште:

– Фатыйха, кая, тизрәк эшеңне бетер дә урынны җәй.

Ул, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, үзалдына үзе сөйләнә-сөйләнә, идән буенча йөри башлады:

– Юк, Бикташев, шатланмый тор. Миргали исән әле. Суелмады әле ул. Ялгыз дип белдеңме син Миргалине?.. Озакламас, атларың аяк сузар. Чәчелгән җирләреңдә мүк белән чүптән башка нәрсә булмас. Бәлки, бер ай да үтмәс әле, без синең белән төрмәдә очрашырбыз. Анда күзгә-күз терәп сөйләшеп карарсың син минем белән. Барлык шпаналар минем яклы булыр анда. Синең җаның өчен кемнән җавап алырга да аптырарлар… Юк, Миргали ялгыз түгел ул!..

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: