Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 16

Yazı tipi:

IV

Тырмачылар чәчү кырына килеп туктаганда, кояш чыгарга байтак бар иде әле. Звено башлыклары үзләре тырмалыйсы җирнең чикләрен билгеләгән арада, икенче бригаданың беренче звеносында эшләүче кызлар тырмалары тирәсенә җыелып шаулаша башладылар. Артка тартып бәйләгән ак яулык астыннан сары чәчләрен чыгарып куюы белән яз чәчәгенә охшаган зәңгәр күзле кыз җитез хәрәкәтләнә торган кечкенә иреннәре белән ашыгып-ашыгып сөйли, үзе бөтен ал ягын каплап алган көрән алъяпкычын кысыбрак буа иде. Алъяпкычын буып бетергәч, аның биле тагын да нечкәрә төште, күкрәге алгарак чыгып, югарырак күтәрелде. Ул очып китәргә теләгән кебек җиңел хәрәкәтләр белән атлары янына барды. Постромкаларының башларын тикшерде, камытларын күтәреп, атларның муенын капшады, уң яктан җигелгән җирән биянең аркасын сөеп үтте дә, янәшә яткан бер пар тимер тырмалар өстеннән күзләрен йөгертеп, яңадан кызлар янына җилпенде.

– Кызлар, карагыз, сынатмагыз, егетләргә караганда яхшырак эшләп, бер кызык күрсәтик әле. Кызлар булдыра алмаслар диеп торучыларның авызлары ябылсын. Әйдәгез, үзара ярыш ачабыз, – диде ул.

Аның кебек үк төзәтенгәләп, атлары тирәсендә әйләнгәләгән башка кызлар да шул фикердә икәнлекләрен белдерделәр.

– Син шулай дисең дә, Сәгыйдә, малайлардан уздырып булмас шул. Алар бит инде шунда эшләп үскән. Безнең бит әле башлап тырмага чыгуыбыз гына, – диде кызыл яулыклы кыз.

Тырмасы өстенә иелгән хәлдә чабата киндерәсен ипләп маташучы кара кыз аңа ашыгып кына җавап биреп куйды:

– Бер дә исең китмәсен, Кәримә, – диде, – аның берние дә юк. Мин былтыр арыш чәчкәндә йөрдем бит. Малайлардан уздырабыз да уздырабыз. Малайлар ялкау булалар алар. Ихлас шулай. Туктап-туктап тәмәке тарталар. Шунда берәрсе оятсыз әкият сөйләп җибәрсә, кузгалырга да оныталар.

– Әйдәгез, кызлар, шулай итәбез, – диде Сәгыйдә. – Үзара ярыш ачыйк та звенобыз белән икенче звеноны ярышка чакырыйк. Анда гел егетләр генә. Утырып тәмәке тартырга да ирек бирмик үзләренә.

– Мин синең белән ярышам, Сәгыйдә, – диде кара кыз, – ә син, Кәримә, Минҗиһан белән ярыш…

– Ярыш шартлары болай булыр, – диде Сәгыйдә, – вакытсыз туктап тормаска, норманы үтәргә, тырмалауның сыйфатын яхшы карарга, атларның муеннарына камыт тидермәскә, береңнең эшен берең күзәтеп барырга, туктаган араларда газета укышырга, бүген кырда чыгачак стена газетасына мәкалә бирергә.

– Газетага язарга дигәнен куймасак та ярар, Сәгыйдә, кәгазьләребез дә юк. Мин әле рәтләп яза да белмим, – диде Кәримә.

– Анысын үзара ярышка куймыйбыз, ә икенче звено белән ярышка кертик. Звенобызга бер мәкалә яза алырбыз әле. Әйе бит?

– Әйе, әйе. Ә теге звенога кем барып кайта? Камали абзыйның үзен җибәрербез инде.

– Юк, Камали абзыйның килгәнен көтмибез. Ул килү белән эшкә тотынабыз, – диде Сәгыйдә. – Хәзер мин үзем барып киләм, әнә генә тора бит алар.

– Бар, бар, котларын ал шуларның…

Сәгыйдә канатлы кош җитезлеге белән икенче звено тырмачылары янына очты…

Камали үзенә тиешле җирнең чикләрен билгеләп тырмачы кызлар янына килгәндә, Сәгыйдә икенче звенодан кайтып өлгергән иде инде.

– Камали абзый, без икенче звеноны ярышка чакырдык, – диде ул.

– Яхшы иткәнсез итүен, – диде Камали, – тик сезнең белән җиңелмәбез микән соң? Сезнең бит әле тырма эшендә йөргәнегез дә юк бугай?

– Бирешмәбез, – диде кызлар, бары да беравыздан җавап бирделәр.

– Ярый, тырышып карыйк. Тик карагыз, кызлар, мин сезне атагызга караганда да корырак тотармын. Ярышта җиңеп чыгыйк дисәгез, бөтен күңелегез тырмагызда гына булсын… Күзләрегезне атларыгыз белән тырмагыздан алмагыз. Атлауга җиңел булсын өчен, атыгызның уң ягыннан йөрегез. Ә аяк эзегезне тырмагыз күмдерә барырлык булсын. Менә шуларны тотсагыз, атларыгыз белән тырмагыздан күзегезне алмасагыз, норма да үтәлер, сыйфат та яхшы булыр. Шулай итеп, безнең звено ярышта җиңеп чыгар. Йә, әйдәгез, кузгалыгыз минем эздән…

Аллы-артлы тезелешеп, биш тырма бер эздән төшеп киттеләр. Иң алдан Камали үзе, аның артыннан Сәгыйдә, аннан башкалар…

Камалиның киңәшләре, аның чыннан да аталарча ярым ачулы тавыш белән кызларны өйрәтүе Сәгыйдәнең күңеленә ошады: Камали абзый – эшкә яхшы карый торган кеше, аның белән булганда, безнең звено җиңеп чыгар дип, күңеленә беркетеп куйды ул. Җиңү дәрте белән җиңеләеп китте. Чабатасына ябышкан балчыкның авырлыгы да тоелмас хәлгә килде. Камали кушканча, күзләрен тырмаларыннан алмаска һәм күңелен үз атларыннан читкә җибәрмәскә тырышты. Ләкин секунд эчендә әллә ничаклы яланнарны, ераклардагы тауларны актарып чыга ала торган җитез зәңгәр күзләрне үз иркеңә буйсындырып, аларны тырмалар өстендә генә тота алу мөмкин булса да, күзләргә караганда җитезрәк йөрергә ярата торган уйларны тыю читен, аларны Камали куйган киртәләргә генә сыйдыру мөмкин түгел иде. Уйлар үзләреннән-үзләре читкә чыгып киттеләр…

Сәгыйдә үзенең әле күптән түгел генә бала булуы, быел инде бөтенләе белән кеше арасына кереп җитүе, быелгы язгы чәчүгә әзерлек чорында никадәр эшләр эшләве, комсомол оешмасы тарафыннан үз өстенә йөкләнгән эшләрне башкарып чыгудан ләззәт табуы турында уйлады. «Чәчү эшен дә вакытында бетереп чыга алсак, нинди шәп булыр иде… Их, аннан соң Май бәйрәмендә… Тик менә дошманнар…»

Аның күңеленә, ачык тәрәзә аркылы өй эченә кергән җил шикелле дулап, Бикташев сүзләре килеп керде. Тәрәзә аркылы кергән җил өй эчендәге тынычлыкны боза. Стенага эленгән сөлгеләрне йолкып алмакчы була, өстәл өстендә яткан китапларны актара, кәгазьләрне очырып төшерә, ләкин шуның белән бергә сулышны иркенәйтә торган саф һава алып керә. Бикташев сүзләре дә Сәгыйдәнең күңеленә шулай тәэсир иттеләр. Күңеленең тыныч яши торган почмакларын урыныннан кузгаттылар. Бетмәс-төкәнмәс эш, чиксез күп бурычлар килеп басты аның алдына…

Уйлар шулкадәр читкә алып киттеләр Сәгыйдәне, ул үзенең тырма янында йөргәнлеген бөтенләй онытты. Өченчекөн кич булган утырышта итеп хис итте ул үзен. Аның күз алдына бөтен торышы белән Бикташев килеп басты: әнә ул, ике кулы белән өстәлгә таянып, аягөсте торган килеш алгарак яткан да куе яшел күзләре белән һәр комсомолецка карый-карый сөйли. Аның үз теленә генә хас булган нечкә борылышлар белән кисеп-кисеп әйткән сүзләре аермачык булып Сәгыйдәнең колак төбендә яңгырыйлар:

– Сез берегез дә минем белән бертуган түгел. Шулай ук үги балаларым да юк минем сезнең арада. Әмма минем сезгә бик каты ачуланган чакларым да булыр. Яхшылабрак әйткәнне тыңламасагыз, карагыз аны, алдан әйтеп куям…

Шулай башлап китте Бикташев. Аннан соң, колхоз эченә оялаган чит элементлар турында сүз кузгатып, Миргалигә тукталды. Миргали турында моңа кадәр Сәгыйдәнең башына да килмәгән куркыныч сүзләр әйтте. Чистартылмаган орлык табылуы турында искә төшерде. Миргалиләрнең әле исән булуын, аларның иярченнәре дә бетмәгәнлеген сөйләп, комсомолецлар алдына зур бурычлар китереп куйды:

– Сез үзегез эшләгән эш өчен генә җаваплы түгел, сез бөтен колхоз өчен, колхоздагы бөтен эш өчен җаваплы, сезнең күзегез җитмәгән җир булырга тиеш түгел…

– Әйе, әйе, Бикташев шулай диде бит. Ә Камали абзый нигә…

Сәгыйдә шул уйлар астында үзенең кайда икәнлеген оныткан иде. Арттан ишетелгән кара кыз тавышы аны сискәндерде:

– Сәгыйдә, ку атларыңны, ник артта каласың?..

Сәгыйдә йокысыннан куркып уянган кеше кебек сискәнеп китте һәм, уйлар белән аска иелеп килгән башын күтәреп, алдына карады. Ул, чыннан да, Камалидан байтак артта калган булып чыкты.

– На, на, әйдәгез, калмагыз! – диде ул атларына. Дилбегәсен каккалап, аларны Камали артыннан ашыктырды.

Камалины куып җиткәч, ул тагын чуалткан уйларының очын эзли башлады: «Тукта әле, нәрсә генә төшкән иде соң исемә?.. Әй оныттырды ла, кара пәрәмәч… Менә хәзер бер эш эшләргә җыенган идем бугай, Камали абзыйга нәрсәдер әйтмәкче идем…»

Аңа тагын уйларының эзенә төшәргә ирек бирмәделәр. Алдан баручы Камали дәште:

– Сәгыйдә, күңелеңне читкә җибәрдең, ахры, кызый, артта каласың. Кара аны, мин сиңа ниләр әйттем, хәтереңдә тот!

– Ә, ийе, ийе, – диде Сәгыйдә үзалдына, – шул син әйткәннәр хәтеремнән чыккан булган икән, үзең искә төшердең… Бикташев әйтте: «Комсомолецларның күзе җитмәгән җир булырга тиеш түгел, комсомол бөтен колхоз өчен җаваплы», – диде. Ә Камали абзый алай кушмый: «Үз тырмагыздан башканы белмәгез, күңелегезне читкә җибәрмәгез, югыйсә ярышта өстен чыга алмабыз», – ди. Юк, ул дөрес әйтми, комсомолец булмаганга шулай уйлыйдыр ул. Миңа орлыкларны саклау, аларның чисталыгын карау, чәчкән вакытта бер бөртеген дә әрәм итмәүне тикшерү бурычы йөкләнгән иде бит. Мин аны карадым, йөз центнер бодайны яңадан чистарттырдым… Ә чәчүнең сыйфатын нигә карамыйм?

Почмакны борылганда, ул атларның сул ягына чыкты. Чәчелгән бодайларны карап, тырматылмаган җир өстеннән бара башлады. Кара җир өстенә куе итеп сибелгән бодайларны күргәч, күңеленә рәхәт булып китте. «Әйбәт чәчелгән икән», – дип куйды. Дымлы туфрак өстендә яткан симез бодайларның матурлыгына сокланып, күзен ала алмыйча барды. Тик берничә адым үтүгә, аның йөрәге жу итеп китте. Шактый зур урында бодай бөтенләй диярлек төшмәгән иде. «Ник бу болай? Бу җирдә бит бернәрсә дә үсмәячәк. Өч-дүрт көлтә урып алырлык урын бит бу?!» Ул, үзе дә сизмәстән, Камалига кычкырды:

– Камали абзый, тукта әле!

– Туктап тора торган вакыт түгел, Сәгыйдә, ярышны оныттыңмыни? Нигә ул якка чыктың?

Сәгыйдә үз сүзендә нык торды:

– Тукта әле, дим, Камали абзый, менә монда бернәрсә бар.

Камали, атларын туктатып, Сәгыйдә янына килде:

– Нәрсә бар, туктамыйча гына әйтергә булмыймыни?

– Менә монда әллә нихәтле җир чәчелми калган түгелме соң?

– Ник чәчелмәсен, кәс арасында шулай күренә инде ул.

– Юк, әнә тегендәрәк бик матур, куе булып күренәләр иде.

– Бер дә юкка туктатасың, Сәгыйдә, машина белән чәчелмәгән бит ул, аны бөртекләп саныйлар дип беләсеңме әллә син, дөнья күрмәгән төсле кыланасың. Кул белән чәчелгән ашлык мәңге шул инде. Әйдә, әйдә, кычытмаган җирне кашып азапланма әле. Нигә бу якка чыктың, кайсы яктан йөрергә куштым мин сиңа? Сине эшнең рәте белән эшләргә өйрәтәләр, ә син… Үзең белмәгәч, кеше кушканны тотарга кирәк иде, ичмасам, берүзең өчен биш тырманы туктатып торасың. Болай итеп ничек норма үтәлсен! Йә, әйдәгез!..

Камали ачулы тавыш белән шул сүзләрне әйтте дә ашыга-ашыга атлары янына китте:

– На, хайваннар, әйдәгез тизрәк!..

Сәгыйдә тавышсыз гына әүвәлге урынына чыкты, эндәшмичә генә дилбегәләрен кагып, Камали артыннан кузгалды. Ләкин ул, никадәр генә тырышса да, әүвәлге тынычлыгын кайтара алмады. Эшенә булган мәхәббәте йомшарды, тырмадан да, атларыннан да дәрте сүрелде. Күңеле бодай чәчелмәгән кара кәсләр арасында калды аның. Җитез зәңгәр күзләре дә, атлар, тырмалар аркылы үтеп, күмдерелмәгән җир өстенә тартылдылар. Әйтерсең лә җир магнит булды да, аның күзләре тимергә әверелделәр. «Андый чәчелми калган җир шул урында гынамы икән, башка урыннарда тагын юк микән?» Шушы сорау борчый иде аның йөрәген. Күзгә күренеп үткән урыннарда бодайларның бер җирдә куе, бер җирдә сирәк булып күренеп калулары бу сорауны тагын да кискенләштерделәр. Күңелендәге шик көчәйгәннән-көчәя барды: «Камали абзый алдар микәнни?.. Әллә миңа гына, чәчүнең рәтен белмәгәнгә күрә генә шулай тигезсез күренә микән ул бодайлар?.. Шик булмасын иде күңелдә. Шикләнеп эшләү кыен. Теге тазартылмаган орлык белән дә шулай булган иде бит…»

Аның хәтеренә моннан бер атна гына элек булып үткән вакыйга килеп төште. Аның өстенә орлыкларны саклау, аларның чистартылганлыкларын тикшерү эше йөкләнгән иде. Шул бурычны үтәү йөзеннән амбарларга тутырылган орлыкларны тикшереп йөргәндә, бер амбарда чистартылмаган бодай очратты ул. Бер уч бодай арасыннан дүрт бөртек бакра орлыгы, сигез бөртек арыш тапты. Аны кладовщикка күрсәтте. Ләкин кладовщик сер бирмәскә тырышты:

– Чистартылган орлык ул, триер бөтенләй аерып бетерә алмый бит аны…

Кладовщик карап торырга бер дә зыянлы кешегә охшамаган иде. Шулай да аның бу җавабы Сәгыйдәне шиккә калдырды:

– Кая, шулай да бер генә подаукасын триер аркылы үткәреп карыйк, – диде ул.

Кладовщик төрле сәбәпләр эзләп караса да, Сәгыйдә үз сүзендә торды. Шунда амбар кырыенда ук торган триерны торыпша өстенә утырттырды да, уналты килограмм бодай сыешлы подауканы тутырып, триер аша уздыртты. Эре, таза бодайлар – бер урынга, зәгыйфь бодайлар – икенче урынга, арышлар өченче урынга коелдылар. Бакра орлыклары бер җирдә дә күренмәде.

– Ә бакра орлыклары кайда? – диде Сәгыйдә.

Кладовщик тагын үзенекен сөйләде:

– Бакрасы юк аның. Каяндыр бер-ике бөртек килеп кергән булган да, шул синең күзеңә чалынган инде. Ә арыш кушылуның сәбәбе болай булды: бездә башта план буенча гектарга бер центнер орлык билгеләнгән иде. Аннан соң райзо планны үзгәртте, бер центнер да егерме килограмм чәчәргә кушты. Шуннан без бакрасын гына аерып алдык та боларын, зыян китерә торган чүп түгел дип, яңадан куштык. Шулай итмәсәк, орлык җит- ми…

Бу җавапка шикләнеп карады Сәгыйдә. Һәм бу турыда партия ячейкасына әйтеп тикшертте. Нәтиҗәдә бакра орлыкларының бер генә подаукадан аерылганга күрә аз булу сәбәпле триер эчендә калганлыгы һәм кладовщикның ике центнер таза бодай урлап, аның урынына чүп кушканлыгы беленде…

Бу вакыйга исенә төшкәч, Сәгыйдә артык түзә алмады. Атларын тырмалаган җир өстенә борып туктатты да артыннан килүче кызлар янына килде:

– Туктагыз әле, кызлар.

Кызлар туктадылар. Алар туктаганны күреп, Камали да атларын туктатты һәм салмак адымнар белән генә кызлар янына килде:

– Кем кушты сезгә туктарга?

– Мин куштым, Камали абзый.

– Вон, эшлисең килмәсә! – диде Камали, куркыныч төс алган күзләрен Сәгыйдә өстенә төбәп җикерде.

– Ачуланма, Камали абзый, мин шикләнәм. Бодайлар тигезсез чәчелгән төсле күренә минем күзләремә.

– Ярышырсың болай булса сезнең белән, – диде Камали, тавышын йомшарта төште. – Син бит инде дөньяга бүген килгән кеше түгел, Сәгыйдә, нишләвең бу синең?

– Мин икеләнәм, Камали абзый, ныклабрак кара әле.

– Икеләнсәң, бар, кайтып кит, икеләнгән кешеләр кирәкми безгә. Үзебез җавап бирербез, дөнья күрмәгән кеше дип белдеңме син мине?

Сәгыйдә берсүзсез атларын борды да кайту ягына таба юнәлде. Камали эшнең болай шома гына үтеп китмәсен сизде. Күкрәгендә кайнаган ачуны йотмый чарасы юк иде аның.

– Тукта әле, Сәгыйдә, – диде ул, бөтенләй йомшак тавыш белән, – чынлап ук китмәкче буласыңмы?

– Чынлап әйтәм, Камали абзый. Хәзер бригадир янына барам.

– Карыйк әле яхшылабрак, әллә чыннан да берәр нәрсә сизәме синең ул зәңгәрләрең.

Камали инде бөтенләй йомшарган, ярым шаяру катыш көләч тавыш белән сөйли иде.

Алар, күмәкләп, тырмаланмаган җир өстенә кереп киттеләр.

– Менә бит, Камали абзый, – диде Сәгыйдә, гадәттәгедән көчлерәк тавыш белән ачы итеп кычкырып җибәрде: – Менә бу урында бер генә бөртек тә бодай күренми бит! Ә менә монда нинди куе, ә менә монда!..

Төрле урынга таралышкан кызлар берсеннән-берсе уздырып кычкырыша башладылар:

– Ә менә монда!

– Ә менә монда!..

Камали, башын түбән иеп, кара кашларын җимергән килеш, җир өстенә карап йөрде-йөрде дә, әкрен генә атлап, Сәгыйдә янына килеп басты. Киң, авыр куллары белән аның кечкенә аркасыннан сөйде.

– Минем күзләрдән үткенрәк булып чыкты синең зәңгәрләрең, Сәгыйдә. Юкка гына шикләнмәгәнсең икән. Синең сүзләрең дөрес. Начар чәчелгән бу җирләр. Бу килеш калдырырга ярамый бу җирләрне. Тикшерергә кирәк… Вот, Сәгыйдә иркәм, нишлиләр бит, йә, әйт инде – кем уйлаган? Шундый олы кешеләр арасында да явыз нияттә йөрүче чәчүчеләр булыр дип кем уйлар!

– Комсомолец түгел шул син, Камали абзый.

– Алай гына түгел, алдан йөреп тә моны күрмәгән өчен, корткыч дияргә була мине, иркәм…

Камалиның болай йомшаруы Сәгыйдәне бераз җиңеләйтте. Камали турында булган шикле уйлары бөтенләй таралдылар. «Юкка ачуландырдым мин аны, яхшылап әйткән булсам да аңлаган булыр иде ул», – дип уйлый иде инде Сәгыйдә аның турында.

V

Сабир төн уртасы якынлашканда гына кайтырга чыкты. Кайтырга чыгу алдыннан, ул атлары өстеннән тагын бер кат күз йөртеп үтте. Аның кул астында булган утыз сигез баш ат биш улакка бүлеп бәйләнгән, һәммәсе дә йотлыгып болгау ашыйлар, арыш оны белән болгатылган саламнарның таза тешләр арасында шытырдап изелү тавышлары, бергә кушылып, ат абзарында тегермән тавышы чыгаралар иде. Ул үз урынын атлар тирәсендә әйләнүче конюхларның берсенә тапшырды.

– Гыймәли туган, мин өйгә кайтып, бераз йоклагандай итим инде. Узган төнне дә йоклап булмады. Кара, атларның үзләрен генә калдырып китмәгез. Сиңа тапшырам. Мин, таң беленүгә, монда булырмын. Сбруй-фәлән яңгыр астында калмасын, болыт күренә…

– Ярый, ярый, бар, рәхәтләнеп йоклап кил.

Сабир, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы урамны фонарь белән яктырта-яктырта, өенә юнәлде. Көнбатыш ягыннан, куе караңгылыкны ярып, яшен чагылды. Гадәттәгегә караганда күп иртә килгән 1933 ел язының беренче яшене иде ул. Караңгы төндә күренгән бу яктылык Сабир өчен сер әле. Яшеннең чыннан да электр көче икәнлегенә төшенеп җитә алганы юк әле аның. Шуңа күрә дә аңа бу яктылык шомлы да, шатлыклы да булып тоела, һәм ул «ләхәүлә»сенең ычкынганын сизми дә кала. Эшләгән гөнаһларын уйлый башлый.

«Ләхәүлә»се белән бергә үк Миргалидән алып кайткан төенчек килеп төште аның хәтеренә.

– Нәләт, – диде ул үзалдына үзе, – мин аны изгегә исәпләп килдем. Мондый кыяфәтен гомеремдә күргәнем юк иде. Нинди зәһәр елан бар икән эчендә. Тәки йөрәгемне утка салды бит, аждаһа… Чәчү эшенә дә шул зәһәрен салгандыр, Кашшаф аның түрендә утырып калган иде лә…

Миргали төенчеге белән бәйләнгәннән бирле, Сабирның бөтен тынычлыгы югалды. Ике көннән бирле инде ашаганы аш түгел, йокысы йокы түгел. Йөрәгенә корт төшкән төсле булды да калды.

Агуны атларга ашату турында уйлаганы да юк аның. Бу эшнең булмаячагын ул Миргалинең ишегеннән чыккан вакытта ук күңеленә беркетеп куйды. Тик Миргалинең зәһәрен салуыннан куркып кына төенчекне алды. Пычрак урам аркылы бата-бата өенә кайткан вакытта да: «Эшне өскә алу – бер нәрсә, ә аны үтәп чыгу – икенче нәрсә», – дип кабатлады. Шулай да бу вакыйга аның бөтен тынычлыгын югалтты. Хәзер аны берничә төрле куркыныч чолгап алган. Беренчедән, атларның язмышыннан курка ул, башка берәрсен җибәреп, зарарларын салырлар, бөтен бригадабыз атсыз калыр, минем дә баш китәр, ди. Икенчедән, Миргалинең үзенә каныгуыннан курка: көзге чебен бик ачы тешләүчән була ул, ди. Өченчедән, төенчекне яшереп ятуы өчен борчыла: колхоз өчен хәзерләнгән шундый зур агуны яшереп яткыру өчен аркадан сыйпамаслар, ди…

Кая гына барса да артыннан калмый торган бу уйлар аның белән бергә өенә дә керделәр. Аның хатыны, бала-чагалары йоклап беткәннәр иде инде. Мондый соңга калып кайтуларга гадәтләнеп беткән озын буйлы чандыр хатын, бер генә сүз дә дәшмичә, йокылы күзләрен уа-уа, мич алдына барды. Учак эченнән таштабак белән аш чыгарып, ян тәрәзә төбендә торган өстәл өстенә китереп куйды. Челтәрләнеп төшкән фонарь яктысында ялангач өстәл өстендә тараканнар йөгерешкәне күренә иде. Сабир, хатыны кебек үк сүзсез, өстәл янына килеп утырды да суынып беткән токмачны зур-зур кабып ашый башлады. Хатын яңадан урынына менеп ятты.

Сабир тын бүлмәдә ямьсез тавыш чыгарып ашый, ләкин авызы тәм тоймый, күз алдына һаман да мич астында яткан Миргали төенчеге килә иде. Тәрәзә аша көчле булып яшен яктысы күренде. Күп тә үтмәде, күңелләргә шом салырлык итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп күк күкрәгәндә җиде төн уртасында япа-ялгыз тәрәзә төбендә утырырга шикләнде Сабир. Ашын ашап бетермәс борын ук табагын этеп куйды да, фонарен сүндереп, чабатасын чишенмәгән көйгә генә хатыны янына барып сузылды. Өй караңгылангач, яшен яктысы тагын да шомлырак булып куәтләнде. Тәрәзәләрне чалтыратып күк күкрәде. Сабир, эчтән генә ләхәүләсен кабатлап, күзләрен йомды. Ләкин ешайганнан-ешая барган яшен яктысы йомык күзләргә дә күренде. Күк күкрәве сәкеләрне калтыратты. Сабир, яшен яктысын күрмәс өчен, юрган белән капланды. Ләкин яшен юрган астына да керде. Күзләргә йокы кермәде. Ә йокысыз төндә башка бик күп уйлар килүчән була. Яшен турында уйлый башлады Сабир: уйлап торсаң, кызык кына бит, һаваларның җылынуы, икмәк уңышын күтәрә торган җылы яңгырлар килүе турында хәбәр бирә бу яшен. Шатлыклы хәбәр. Ә шулай да куркындыра, күңелләргә әллә нинди шикләр килә…

Тәрәзәләрне, калын юрганнарны, йомылган күз кабакларын үтеп кергән көчле яшен яктысы кебек ашыгып, Бикташев сүзләре килеп керделәр аның башына. Сабир аларны үзе шулай яшенгә охшатты: Бикташев сүзләре дә шундый – киләчәк турында җылы хәбәр бирәләр. Тик менә ул нәрсәгәдер куркыныч, шомлы. Нәкъ менә шушы яшен кебек… Әгәр дә мин иртәгә теге төенчекне күтәреп аның янына барсам, зарарлаган атның итен сату турында үзем сөйләп бирсәм… Аның акчасын бит мин сорап алмадым, көчләп дигәндәй бирделәр бит алар миңа ул акчаны… Ни булса булыр, бер бушанып, җиңеләеп калырмын. Миргалинең башы китә икән китсен, эчендә зәһәре бар аның…

Аның күзләренә тагын яшен яктысы күренде. Ләкин инде ул артык томаланмады. Йөзен бөтенләй ачып җибәрде. Йөзен ачып җибәрүгә, бөтен өй эче энә табарлык булып яктырды һәм дөньяны җимергән шикелле каты итеп күк күкрәп җибәрде. Аның артыннан җилләп-җилләп яңгыр ява башлаганы ишетелде. Сабир йокыдан өмет өзде. Яшен яктысыннан туган шомлы да, ышанычлы да булган уйлар аны йоклатмадылар.

Яшен ешайганнан-ешая барып, тышта яңгыр көчәйгәннән-көчәя иде.

Сабир башында болыт шикелле булып куерган уйлар арасыннан кинәт яшен яшьнәгән төсле булды да, аның яктысында атлар шәүләләнделәр. Аның йөрәге жу итеп китте: «Шушындый шомлы төндә атлар янында үзем тору кирәк иде. Атларга каныгып йөрүче зәһәр еланнар барлыгын белә торып, өемдә ятам. Әгәр бер-бер хәл булса, аннан соң Бикташев янына бару да соң булыр…»

Ул кызу-кызу хәрәкәтләр белән урыныннан торды. Чалбар кесәсеннән шырпы чыгарып, фонарьны кабызды, өстенә чикмән киде дә хатынын уятты:

– Син, син тор әле, ишекне бикләп кал.

Хатын тагын, мондый иртә чыгып китүләргә әллә кайчан гадәтләнгән кеше буларак, сүзсез генә урыныннан торды да, йокылы күзләрен уа-уа, Сабир артыннан өйалдына чыкты…

Сабир, коеп яуган яңгыр астында лач-лач атлап, атлар йортына табан юнәлде. Әледән-әле кабатланып торган яшен яктысында аның фонаре югала, битендәге тирән шадралары аермачык булып күренеп калалар иде.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: