Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 17

Yazı tipi:

VI

Әле булса ае кузгатылмаган зур мәчет каршындагы куе бакча эчендә утырган таш нигезле зәңгәр йортта колхоз идарәсе урнашкан. Бик күп еллар буенча бу нигездә өч хатынлы мулла яшәгән. Үзенең муллалык хезмәтен бик тырышып үтәгән ул. Аның каты куллы булуы аркасында, бу авылда диннең тамыры бик нык булган. Шәригатьнең иң кечкенә кануннары да, кәгазьдә генә калмыйча, тулысы белән тормышка ашырылганнар. Кыз балалар, тугыз яшьтән балига булып, нәмәхрәмгә әйләнгәннәр. Ир балалар унике яшьтән мәчеткә йөри башлаганнар, хәтта Мөхәммәд исемен ишеткәндә «сәллаллаһү галәйһиссәлам» дип салават әйтергә кирәклекне дә онытмаганнар. Унөч-ундүрт яшьләргә җиткәндә, инде Мөхәммәд сүзләреннән өзекләр китереп сөйли башлаганнар: «Әссөбөхәте тәмнәгы р-ризкы»1, – дип, әтиләрен иртә намазына уята торган булганнар алар…

Шушы җирлектә эре-эре сәүдәгәрләр, күзгә сөрмә итеп тартырлык кара туфраклы җирләрне үз кулларында тоткан байлар җитешкән. Байлар кулында кол булып ачлы-туклы гомер кичергән ярлылар гомер буйларына Алладан бәхет сораганнар. Нужа белән изелеп, яшьлек ләззәтен татудан да мәхрүм булган егетләр:

 
Байлар, байлар бал эчә,
Урта байлар сыра эчә;
Безнең кебек фәкыйрьләре
Ярма чайкап су эчә, –
 

дип зарланганнар. Ләкин бу зарларны ишетүче булмаган. Кара тиргә батканчы эшләгәннәр. Эшләп-эшләп тә рәт чыкмагач:

 
Байлар кия кама бүрек,
Без киябез эшләпә;
Ходай бәхетне бирмәгәч,
Баеп булмый эшләп тә, –
 

дип, өметсезлеккә төшкәннәр. Бу хаксызлыкларга каршы баш күтәрүчеләр дә булмаган түгел, әлбәттә. Тик патша һәм байлар, муллалар кулында булган рәхимсез законнар андыйларның юлын буа килгәннәр, баш күтәрүчеләр дөрес юлны тиз генә таба алмаганнар.

Ил өстендә революция җилләре исә башлагач кына, шәригатьнең нигезләре йомшарган. Өметсезләнгән егетләрдә өмет уты кабынган. Бу юлы хаклыкка алып бара торган туры юлны тапканнар алар. Унике кеше, Кызыл гвардиягә язылып, революциягә ярдәм иткәннәр. Коточкыч өермәгә охшап, революция килеп кергән дә байларның дөньяларын пыр туздырган. Шул вакыйгалардан соң мулла өнсез булып калган. Ләкин көрәш болай гына басылмаган. Власть кулдан-кулга күчеп йөргән вакытта, һәр ике яктан да кан коелган. Башлап Кызыл гвардиягә язылган егетләрнең байтагы байлар кулыннан үткәннәр…

Власть советлар кулына калып ныгыган вакытта инде байларның иң усаллары качкан булган. Кыйммәтле әйберләр, алтын-көмешләр һичкем таба алмаслык булып җир астына яшерелгәннәр…

Нэп чоры башланып, революция җилләре тынычрак исә башлагач, исән калган байлар әкренләп кенә яңадан баш калкыта башлаганнар. Җир астына күмелгән алтыннар да берәм-берәм чыкканнар. Өч-дүрт ел үтүгә, мулланың да өне ачылган. Әкренләп кенә яңадан таш нигезле йортында яши башлаган. Революциянең серләренә тирәнрәк төшенгән Миргали кебекләр сәүдәгә ирек булу белән генә канәгатьләнмәгәннәр, власть тирәсенә кул сузып, нигез ташларын озаккарак чыдарлык итеп салу чарасын күргәннәр. Шәригать законнары әүвәлге көчләрен югалтсалар да, мулла үз нигезендә нык утырган әле. Моннан дүрт-биш еллар гына элек тә әнә шул куе бакча эчендәге таш нигез өстенә корылган зәңгәр йорт эчендә яшәп, тирә-якта хөкем йөрткән әле ул. Аның хәер-фатихасы бәрәкәтендә аякка баскан сәүдәгәрләр корт анасын саклаган шикелле саклаганнар аны…

Колхоз идарәсе урнашкан йорт әнә шуларны хәтерләтә. Ләкин хәзер тормыш бөтенләй башка инде. Мулла үзе дә, мулла белән бер компания булып тирә-якны кулларында тоткан байлар да юк хәзер бу авылда.

Зур өстәлгә каршы стенада торган сәгатьнең күкесе иртәнге алтыны кычкырганда, хисапчы правлениегә килгән иде инде. Ул бригадирлар тарафыннан бирелгән кичәге көн сводкаларын кенәгәгә теркәп утырганда, башына ак кепка, өстенә сары плащ кигән бер кеше килеп керде. Хисапчы күтәрелеп карамыйча ук аның кем икәнен белде. Чөнки хисапчы үзенең өстендәге өч елдан бирле кия торган ак төймәле сары бишмәтенә ничек ияләшкән булса, бу кешегә дә шулай ук ияләшеп беткән иде инде.

– Бикташев килмәдеме әле? – диде ишектән керүче.

– Кырдан кайтканы юк әле аның.

Ак кепкалы кеше сөйләнә-сөйләнә хисапчы каршына килеп утырды.

– Кыздыра, малай, ә, Бикташевны әйтәм, көнне-төнне белми…

– Шулай булмыйча ярамый да шул. Корткычлык өстенә корткычлык ачылып тора бит… Кичә дүрт гектар җирне, биш центнерга якын орлыкны харап иткән бит теге сволочь коновал…

– Кашшафны әйтәсеңме?

– Шул инде…

Хисапчы һаман башын күтәрмичә генә сөйләшә иде:

– Сезнең каникул бетәргә күп бармы әле?

– Өч кенә көн калды инде.

– Бүген нишли балаларың?

– Ял итәләр.

– Чүп яндырырга чыкмыйсызмыни?

– Юк, пычрак бит бүген.

Ак кепкалы кеше укытучы иде. Аның бу авылда укыта башлавына сигез ел инде. Хәзерге хисапчы да – аңарда укып чыккан кеше. Аның бик күп шәкертләре өйләнешеп, бала аталары булып беттеләр, кайберләре югарырак уку йортларына киттеләр. Ул һаман шул ук урынында, шул ук эшендә. Ничектер чырае да аның бер дә үзгәрми кебек, һаман шулай мыегы бар, ә сакалы, бер атна элек кырынган төсле, барлы-юклы тик йөри. Үзе һаман, политика турында, хәзерге заман тарафыннан алга куелган бурычлар турында сүз чыккан саен, бу авылның иске фикерле булуыннан, консерваторлыгыннан зарлана…

– Бикташев нигә кирәк иде? – диде хисапчы.

– Юк, болай гына сораган идем, – диде укытучы, бармаклары белән өстәлгә суга-суга барабан көе чыгарып, һәм, бераз сүзсез торганнан соң, тагын Бикташев турында сүз кузгатты: – Тәки рәткә сала бит бу Бикташев. Әмма коры тота торган кеше инде үзе.

– Безгә күптән шундый кеше кирәк иде инде. Югыйсә бөтенләй контрреволюциягә әйләнеп бара иде колхозыбыз.

– Анысы дөрес, югыйсә бик консерватор бит безнең авыл. Тик менә мин аның үзе өчен бераз куркам. Халык каршында дәрәҗәсен төшереп куяр дим. Кешегә каты бәрелә торган гадәте бар. Крестьян халкы юмалаганны ярата бит ул. Өстәвенә чит авыл кешесе. Бер дә үзенең авторитеты белән хисаплашмый.

Тыштан агач идәнгә дагалы итек белән басылган аяк тавышлары килде.

– Әнә кайтты, – диде хисапчы.

Укытучы, тик утырган төсле булып күренмәскә тырышып, өстәл өстендә яткан газетага үрелде.

Ишектән карасу-зәңгәр кепкалы, шундый ук төстәге бишмәтле һәм шундый ук зәңгәр чалбар өстеннән зур кара итек кигән уртача буйлы кеше килеп керде. Берәүгә дә сүз кушмыйча гына кепкасын салып, сәгатьле стена буенда торган өстәл өстенә ташлады да, кесәсеннән эре-эре шакмаклы яулык чыгарып, маңгай тирләрен сөртте. Аның куе коңгырт чәчләре арасыннан пар күтәрелә иде.

– Гомерле булырсың әле, иптәш Бикташев, – диде укытучы, аңа карап.

Бикташев, һаман җавап бирмичә, түш кесәсеннән зур кесә сәгатен чыгарып карады һәм, башын күтәрмичә генә, яшел күзләрен стена сәгатенә табан әйләндереп алды да кулындагы сәгатьне, шалт итеп ябып, кесәсенә салды. Шуннан соң гына, кинәт исенә төшкән төсле, укытучы белән сөйләшә башлады:

– Нигә алай дип әйтәсең?

Укытучы, урыннан торып, аның өстәле янына килде:

– Әле генә сине сөйләп утыра идек.

– Шулаймыни, – диде Бикташев. – Нәрсә дип яманладыгыз?

– Яманлаган булсак, үзеңә әйтмәс идек, һи-һи-һи…

– Мактарлык җирем дә бармыни әле минем?

Бикташев, мишәрләргә генә хас булган төче тел белән укытучыны шаярта-шаярта, өстәл артындагы урындыкка утырды да кесәсеннән яшел янчык белән махорка чыгарды. Укытучы, аның каршындагы урындыкка утырып, кулындагы газетаны тәмәкегә җайлап ерта башлады.

– Чынлап та, иптәш Бикташев, шуны әйтә идек әле: безнең авылга менә сезнең кебек бер свежий кеше…

Бикташев, аның сөйләп беткәнен көтмичә, хисапчы белән сөйләшә башлады:

– Райкомга дигән сводкалар әзерме?

– Әзер.

– Кем белән җибәрәсең?

– Хәзер почта китә, – диде хисапчы.

Укытучы тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ишектән зур малахайлы, киндер алъяпкычлы озын бер кеше килеп керде. Ул килеп керү белән сүзен әйтергә дә өлгермәде, аны Бикташев эләктереп алды:

– Нишләп йөрисең монда, бригадаң кайда?

Тыштан керүче кеше өченче бригаданың бригадиры иде. Ул юаш, ялынулы тавыш белән сөйли баш- лады:

– Иптәш Бикташев, сабанчылар әйтә, төшкә кадәр сабыр итик, диләр. Сабанга бик ябыша. Төнлә бик каты яңгыр…

– Җитте, – диде Бикташев, бригадирга сөйләп бетерергә дә ирек бирмәде. – Бар, хәзер бригадаң янына йөгер, кич белән сәгать сигездә, «бүгенге норма йөз процентка үтәлде» дип, сводка китерерсең. Бар, моннан соң мондый сүзләр белән яныма киләсе булма…

Бригадир Бикташевның сүзен тыңлап бетермичә үк борылып чыгып китә башлады.

– Тукта, – диде Бикташев, – мин яңа гына түбән як басудан кайттым, анда беренче бригада үкертеп сөрә. Сөреп булмый дигән сүз дөрес түгел – бел аны. Йә, бар, йөгер!

Бригадир күтәренкерәк тавыш белән:

– Ярый, алайса, – диде дә ашыга-ашыга чыгып китте. Бикташев, тәрәзәгә үрелеп, аның ничек баруын карады. Бригадир чыннан да йөгерә иде.

– Менә нишлиләр бит алар, – диде Бикташев үзалдына гына, янчыгын чишеп, тәмәке төрә башлады.

– Иптәш Бикташев, – диде укытучы, сак кына тавыш белән, – син бик нык куллы кеше. Анысы әйбәт. Тик менә минем сиңа иптәшләрчә генә бер замечание ясыйсым килә.

– Рәхим ит.

– Шуны әйтәсем килә минем: син крестьян белән исәпләшеп җитмисең кебек.

– Ачыграк әйт.

– Минем шуны әйтәсем килә: кешегә каты бәрелергә яратасың син.

– Йомшаклык белән генә эш барып чыкмый шул, туган.

– Дөрес анысы. Йомшак булырга да ярамый. Тик менә крестьян бит ул юмалабрак әйткәнне ярата. Каты бәрелгәнне яратмый ул. Менә бу бригадирга йомшаграк әйткән булсаң да берсүзсез тыңлаган булыр иде…

– Ник, каты бәрелмәдем ич мин аңа, турысын гына әйттем.

– Турылыкка туры ул, тик аны йомшаграк итеп әйтергә дә мөмкин иде бит.

– Дөрес әйтәсең. Аңлыйм. Тик кайбер мәсьәләне, вакытына карап, кискенрәк куярга туры килә. Хәзер менә шундый вакыт, һәр минуты бер елга тора. Үтәдән-үтә күренеп торган ачык мәсьәләләр турында да озак-озак сөйләшеп вакыт уздыра башласаң, эш туктап тора бит. Ә безгә чәчеп бетерергә кирәк. Сөреп булмый дигән сүзнең дөрес түгеллеге миңа көн кебек ачык… Шулай булгач, нәрсәгә ул турыда сайрашып торырга. Аннан соң, кешесенә карап та төрлечә сөйләшергә туры килгән чаклар була…

– Ничек инде ул, кешесенә карап? Колхозниклар бары да бертигез түгелмени?

– Һич.

– Ничек алай инде ул, колхозда кеше аеру?

– Уравниловкага каршы көрәш алып барылганны белмисеңмени син?

– Ә ул бөтенләй башка нәрсә. Монда бит әле кеше белән сөйләшү турында сүз бара…

– Ә мин әйтәм, сөйләшү мәсьәләсендә дә уравниловка ярамый. Әле без барыбыз да тәмам коммунистик җәмгыять кешесе булып җиткәнебез юк. Колхозникларның да бит әле кичә генә кайсылары ярлы, кайсылары урта хәлле булганнар. Таза тормышлы булганнары да юк түгел. Күбесенең аңнарында искелек чыгып бетмәгән әле аларның. Әнә шул искелек калдыклары кайбер җирдә корырак тотуны сорыйлар. Мәсәлән, әгәр дә берәүнең башында искелек калдыгы бетеп җитмәгән икән, колхоз эшенә кулак эшенә караган төсле карый икән, аны тезгенләмичә дә булмый. Шулай итмәсәң, чәчү эшенең өзелүе мөмкин. Ә аңлату, җайлап тәрбия бирү эше үзалдына һәрвакыт алып барыла ул. Бусы менә күбрәк сезнең өскә төшә инде…

– Шулай да, иптәш Бикташев, минемчә, кеше дигәнең, гомумән, якты йөз күрсәткәнне ярата. Яхшылап әйткәнне һәркем тыңлый. Менә мин үзем дә шулай. Каты бәрелделәрме, көчләп куштылармы – бетте инде. Эшләмим мин аны. Ипләп әйтсәләр, рәхәтләнеп эшлим…

– Ну, алай булса җитәр, – диде Бикташев, – фәлсәфә сатып утыра торган чак түгел. Давай, менә мин сиңа бик йомшак кына итеп, аркаңнан сөеп кенә әйтәм: хәзер син кайт та бөтен балаларыңны җыеп, кырга алып чык. Бәрәңге өчен сөрелә торган җирнең чүпләрен чистартырга кирәк. Йә, буламы?

Укытучы түбән карап кына елмайды:

– Юк, иптәш Бикташев, балаларны андый эшкә алып чыгарга ярамый, анысы мөмкин түгел. Закон кушмый моны…

– Ярамаганлыгын беләм. Ләкин бит вакыт шундый. Эш көчләре җитми. Зуррак яшьтәге балалар белән сөйләшеп карасаң, алар үзләре дә каршы булмас, ата-аналары белән сөйләштем. Аннан соң шуны да онытма, яшь балалар турында сүз бармый, зуррак балаларны әйтәм.

Укытучы тагын да төчерәк итеп елмайды:

– Булмый, Бикташев, булмый, ярамый.

– Вакыты шундый, дим, вакыты. Ярамаганын үзем дә беләм. Ләкин бүгенгә яратмыйча да булмый…

– Теләсәгез нәрсә әйтегез, иптәш Бикташев!

Бикташевның тавышы кинәт үзгәрде – коры тон алды.

– Ярый, – диде ул, – балалар белән үзем сөйләшеп карыйм, алайса, – дип, урыныннан кузгала башлады.

Укытучы, уңайсызланып, ни дияргә белмичә, урыныннан күтәрелде:

– Иптәш Бикташев, бу бит…

– Җитте, – диде Бикташев, – артык сүз кирәкми.

– Туктагыз, алайса, мин үзем.

– Алай дисәң, рәхим ит, – диде Бикташев һәм, күзләре белән генә елмаеп, укытучыны битәрләп куйды: – Ә үзең яхшылап әйткәнне генә тыңлыйм дигән буласың…

Укытучы, җавап бирмичә, ишеккә атлады.

Бикташев, сүнгән тәмәкесен яңадан кабызып, куе төтен сулады һәм, сул кулының терсәге белән өстәлгә таянган килеш, бармакларын чәч араларына тыгып, башын кысты. «Ә каты бәрелү турында, чыннан да, минем уйлаганым юк иде. Әле укытучыга җавап бирер өчен генә ул турыда уйладым. Ә ул дөрестән дә шулай бит. Коры тотуның бик кирәк вакытлары була. Бигрәк тә мондый, кулак йогынтысы көчле булган колхозларда файдасы тия аның…»

Аның хәтеренә башка колхозларда эшләгән вакытлары килеп төште. Ул үзенең кемнәргә каты бәрелгәнлеген, кемнәр белән йомшак сөйләшкәнлеген берәм-берәм күңеленнән кичерә башлады…

Ул бу авыл кешесе түгел. Моннан утыз километр чамасы ераклыктагы инеш буенда утырган Таулы авылында туган ул. Аның малай гомере, эшкә ярый башлаганнан бирле, батраклыкта узган. Атасының да, икмәк чәчәрлек хәле булмыйча, көнлекләп кешегә эшләү, инештән балык тоту белән генә көне көнгә ялганып барган.

Революция кузгалу белән, Бикташев, унҗиде яшьлек малай килеш, кызылгвардеецлар отрядына язылды. Үз авылларындагы байларның малларын конфисковать итүдә зур активлык күрсәтте. Унсигезенче елда Колчак отряды килеп, авылда власть кулаклар кулына күчкәндә, алар унлап кеше иде. Тик өчесе генә качып котыла алды. Калганнарын кулаклар, тотып алып, күсәкләр, тимер сәнәкләр белән кыйнап үтерделәр. Гражданнар сугышында йөреп, иң соңгы сугышлар беткәннән соң гына авылына кайтты. Берничә ел яшьләр арасында эшләп, шәһәргә укырга җибәрелде. Беренче баскыч партия мәктәбен бетереп кайтып, волкомда эшләде. Үз авылларында башлап колхоз оештырды. Беренче бишьеллыкта ул бөтен көчен авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңадан кору эшенә багышлады.

Соңгы бер-ике ел эчендә ул берничә колхозда эшләде. Кайсында ячейка секретаре булып, кайсында председатель булып, иң артта калган колхозларны оештырды һәм хуҗалык ягыннан ныгытты. Авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңабаштан кору өчен алып барылган катлаулы көрәшләрдә күргән чиксез күп тәҗрибәләреннән бер хакыйкать башына сеңеп калды аның: кайда өзеклек, кайда эш бармый – шунда сыйнфый дошман кулы тыгылган була. Кая гына җибәрсәләр дә, ул шушы хакыйкатьне нигез итеп ала һәм үз тирәсенә коммунистларны, комсомолецларны, ярлыларны туплый да төп көчен беренче чиратта сыйнфый дошманның штабын табуга юнәлдерә. Бу теләгенә ирешкәннең соңында, калган эш җиңел эшләнә. Аның ярдәмчеләре дә күбәя, аның үзеннән башка да эш алып бара алырлык яңа көрәшчеләр килеп чыга.

Бу колхоздагы эшләр тагын да чуалчыграк булып чыкты. Райком башта бу колхозга тиешенчә әһәмият бирмәде. Миргалинең колхозда эшләр барышы турында әледән-әле яхшы рапортлар биреп торуы, уполномоченный җибәрергә уйлагач та: «Бездә болай да эшләр ярыйсы, без уполномоченныйсыз да башкарып чыга алабыз, көчләрегезне башка берәр арттарак калган колхозга җибәрегез», – дип җавап бирүләре райкомны тынычландырган иде. Икмәк әзерләү кампаниясендә өзеклек килеп тугач кына, райком бу колхоз турында ныграк уйлый башлады. Беренче тикшерүләр эшнең бөтенләй икенче юлдан баруын күрсәткәч, Миргали партиядән чыгарылып, председательлектән алынды. Правление таратылып, яңа правление сайланды. Иске хисапчы да, завхоз да алмаштырылды. Аларның эше тикшерелүгә бирелде. Бөтен чуалчыкларны рәткә салырга һәм язгы чәчү планын өзмичә үтәп чыгарга дип, Бикташевны җибәрделәр.

Бикташев, бу колхозга килеп төшү белән, үз тирәсенә комсомолецларны җыеп алды. Алар алдына конкрет бурычлар куйды. Язгы чәчүгә әзерлек уңае белән бирелгән путёвкаларны тапшыруда турыдан-туры үзе җитәкчелек итте. Моңа кадәр үзенең конкрет эше нидән гыйбарәт икәнен ачык белми килгән комсомол оешмасы бу хәрәкәтләрдән соң тиз арада оешкан көчкә әйләнде. Әледән-әле төрле кимчелекләр, караклык, корткычлык фактлары ачыла башлады. Колхозчылар арасында да бик күп эш алып барды Бикташев. Җаваплырак эштә эшләүчеләр белән аерым-аерым беседалар уздырды. Кемнең ничек сулавын тикшерде. Шулай итеп, ул корткычлыкның чыганагы кайда икәнлеген, сыйнфый дошманның башында кем торганлыгын эзләде, һәм бөтен корткычлык җепләренең очлары Миргали кулына барып төенләнгәнлегендә шиге калмады. Тик аны иң нык борчыган нәрсә колхозчылар арасыннан бик күп кешеләрнең Миргалигә яхшы карашта булулары иде. Ә халыкта чын мәгънәсе белән борылыш ясау өчен, колхозны большевистик колхозга әйләндерү өчен, кладовщикның орлык урлап чүп кушу факты да, Кашшафның дүрт гектар җир өстендә корткычлык эшләп тотылу факты гына җитми – аның өчен Миргалинең чын йөзен бөтен халык алдында ачып салу кирәк иде. Шул максатка ирешелсә, чәчү кампаниясенең уңышлы үтәчәгендә аз гына да шикләнми иде Бикташев.

Бикташевның менә шундый читен мәсьәләләр белән тыгызланган башы көтелмәгәндә яңа уйларга чумды. Укытучының каты бәрелү турындагы юк кына замечаниесе аны зур уйларга алып кереп китте: «Әллә чыннан да мин катырак бәреләмме икән? Әллә, минем каты бәрелүемнән куркып, әйтәсе сүзләрен әйтергә шикләнеп йөрүчеләр дә бармы икән? Алай дисәң, мин бит берәүгә дә урынсыз әйтмим. Дөресен әйтү авыр тоела икән, мин бит инде балаларны иркәләгән төсле иркәләп тора алмыйм… Ә Миргали барына да йомшак эндәшкән бит, йомшак сөйләп, шундый каты утырткан, әле булса куптарып алып бетәр хәл юк. Әллә миңа да аның тактикасын кулланып караргамы?.. Әгәр дә ул максатка якынаюга җиңеллек тудыра икән, нигә аны кулланмаска? Миргали тактикасы бу җиңеллекне тудыра аламы соң? Юк. Нигә миңа Миргали тактикасы? Нигә миңа үлгән сыйныфның тактикасы?

Кешелек йөзенә күрсәтерлек җире калмаган пычрак идеяләрне яшерү өчен дөньяга килгән бандит тактикасы бит ул. Ә минем идея? Минем теләк?.. Бөтен дөньяның хезмәт ияләрен, кешелек дөньясының иң бөек акылларын сокландыра торган якты теләк! Үз көче белән дөньяда яшәргә омтылучы чын кешеләрнең тормышын гөл итү теләге! Хезмәт ияләренә әнә шул теләкне күрсәтә белү генә кирәк. Ул теләкне күргән кеше аңа ирешүдә иң туры юлны үзе эзли, ә үзе эзләгән кешегә юл күрсәтү җиңел. Әйе, әйе… Үлә торган сыйныф тактикасының бөтен көче, бөтен нечкәлеге аның идеясен яшерә белүдә булса, безнең тактиканың бөтен көче, бөтен нечкәлеге идеябезне миллионнар алдында ачып күрсәтә белүдә. Әйе, әйе…

Болай булганда каты куллы булу нигә кирәк соң?.. Юк, андый зур идеяләргә шома гына барып булмый. Бөтен бер сыйныфка яшәү алып килгән шикелле, бөтен бер сыйныфка үлем алып килә торган идеягә көрәшсез генә барып булмый. Ә көрәшнең катылык сораган чаклары күп була…»

Бикташев, бармакларын чәч арасына тыгып, башын учлаган килеш, шундый уйларга кереп китеп онытылган иде. Саклана-саклана гына басып ишектән килеп кергән Сабир сискәндерде аны. Аның әллә кая югарыга ашкан уйлары, култыгына төенчек кыстырган Сабирны күрү белән, яңадан әүвәлге урыннарына кайттылар. Ул аны тыныч кына каршылады:

– Әйдүк, Сабир абзый, ни хәлләр бар?

VII

Авылның көнчыгыш як читенә терәлеп, кайбер йортларның бәрәңге бакчалары аркылы үтеп ага торган кечкенә елгачыкны чыккач та, бәрәңге басуы башлана. Узган ел бернәрсә дә чәчелмәгән булганлыктан, бу урында җир өстен урман шикелле куе булып үскән әрем, алабута баскан. Бу чүп үләннәр, үзләре үскән җирне бозу һәм аны сөрергә уңайсызлау белән генә чикләнмичә, тирә-якта булган башка җирләрне дә пычраталар. Кайберләре, бөтен гәүдәләре белән йолкынып китеп, киң бодай басуы буенча орлыкларын коеп йөриләр. Шуңар күрә дә аларның барын бергә җыеп яндыру кирәк иде. Һәм шул ният белән колхоздагы балалар отряды алабуталар гаскәре өстенә ташландылар.

Укытучының Бикташев яныннан чыгуына ярты сәгать тә үтеп өлгермәде, балалар бәрәңге утыртылачак басу өстенә таралганнар иде инде. Укытучы үзе дә алар белән бергә йолкый һәм зур-зур өемнәрне яндырып йөри иде.

Авыл ягыннан кызу-кызу атлап Бикташев килгәне күренде. Укытучы аны күрү белән хәрәкәтен тизләтә төште һәм балаларның да хәтерләренә төшерде:

– Тырышыбрак эшләгез, әнә Бикташев абыегыз үзе килә.

Болай да береннән-бере уздырырга тырышып, йөгерешә-йөгерешә эшли торган балалар тагын да җанланыбрак киттеләр.

«Усал, усал… – дип уйлады укытучы Бикташев турында. – Эшне кушып кына калмый, тикшерергә дә килә. Булдырыр бу…»

Ләкин Бикташев аны тикшерергә килгән булып чыкмады. Эшнең ничек барышы һәм исәнлек-саулык турында да сорашып тормастан, туп-туры йомышын әйтте:

– Ун пионерыңны бир әле монда, җиңелрәк йөри торганнары булсын, – диде.

Укытучы, берәм-берәм исемнәре белән әйтеп, җиде малай, өч кыз чакырды. Балалар йөгерешеп килделәр.

Пионерларның үзләренә генә хас булган керсезлек белән «Һәрвакыт әзер!» дип җавап бирүләре Бикташевның көчен арттырган төсле була иде. Шул гадәте буенча ул әле дә иң башлап аларның әзерлекләрен сынады. Аннан соң, аларны берәм-берәм аерып, үзенең йомышын әйтте:

– Хәзер син түбән басудагы беренче бригадага бар, бригадирга әйт: төшке ашка атларны тугару белән, һәммәсе дә урта басудагы түгәрәк күлгә икенче бригада янына килсеннәр. Ә син – өченчегә, ә син – дүртенчегә, син – ызан буйларын утаучы хатын-кызларга, син…

Ул ун пионерның һәммәсенә дә кая барырга кирәклекне әйтте. Туры юлларны өйрәтте. Төшке ял вакытында бөтен колхоз бер җиргә җыелырга тиеш иде.

Бикташев, балалар белән сөйләшкәндә, һәрвакыт якты йөз күрсәтә, үзенең тәмле теле белән аларның йөрәкләренә керә торган иде. Бүген аның балаларга карата да җитди булуы нинди дә булса бер зур эш булганлыгын аңлатты, һәм балалар «чокыр туп» уйнагандагы җитезлек белән төрлесе төрле якка атылыштылар…

Авыл кырыеннан башлап кояш баешы ягында күренгән Имәнле тауга барып терәлгән киң басу уртасында кечкенә генә күл бар. Күлнең тирә-ягы тал, балан, шомырт куакларыннан кушылып үскән куе әрәмәлек белән капланган. Җәй көннәрендә бу күл урта басуның йөрәгенә әйләнә. Иртәнге караңгыдан эшкә тотынган колхозчылар, төш җитү белән бу күл янына җыелышып, арыган буыннарын ял иттерәләр, янган тәннәренә салкын алдыралар… Табигать тарафыннан куелган яшел бизәкләр өстенә чуар киемле кызлар төркеме дә килеп кушылса, мондагы матурлыкның чиге булмый.

Әйе, җәй көннәрендә, урак өсләрендә колхозның иң ямьле урыны шунда була.

Ә хәзергә күлнең артык искитәрлек җире юк әле. Җәй көне куе яшеллеккә күмелә торган әрәмәлек урынында яртылаш карга баткан ялангач чыбыклар гына яз җиле белән сызгырышып утыралар. Чит-читләре кар белән әйләндерелгән суның өсте кара-кучкыл шадралар белән капланган. Тик шулай булса да, ул хәзер терелгән инде. Аның көнгә каршы як читен каплап алган яшел чирәм өстендә кешеләр кайнаша. Ат караучылар, берничә урынга утыртылган улаклар өстенә иелеп, атларга болгау хәзерлиләр. Бер урында ак алъяпкычлы кыз кайнап утырган зур казан өстеннән күбек ала. Өсте салам белән капланган зур куыш алдында чиләкләр, пудовкалар, аяклы саженьнар, балталар, брезентлар һәм тагын әллә никадәрле шундый кирәк-яраклар ята. Монда тормыш кайный. Шуның белән җансыз күл буе ямьләнә…

Төш җитүгә, күл буена иң башлап икенче бригада колхозчылары килде. Атларга атланышып, үзара көлешә-көлешә, нәрсәләрдер сөйләшеп килгән егетләр-кызлар арасында яз чәчәгенә охшаган зәңгәр күзле Сәгыйдә, аның белән бергә тырмада эшләүче башка кызлар һәм алар артыннан Камали да күренде. Алар күл янына килеп җитү белән сикерешеп төштеләр дә, атларны улакларга кушып, үзләре күл читенә килделәр. Кайсылары юына башлады, кайсылары күл буе ышыгында эреми калган карның чисталыгына, йомшаклыгына кызыгып, аны кулларына алдылар, берсенә-берсе кар атышып шаярыша башладылар…

Тиз арада икенче бригаданың бөтен колхозчылары күл янына килеп беттеләр. Казан янында әйләнүче ак алъяпкычлы кыз, инде бары да килеп беттеләр бугай дип, ашын өлгертергә әзерләнде. Ләкин бригадир аңа ашыктырмый торырга кушты. Кыз ни өчен икәнен сорамакчы иде, ләкин түбән басу ягыннан килеп чыккан беренче бригада кешеләре аның фикерен бүлдерде. Икенче бригада колхозчылары беренче бригаданың ни өчен монда килүе белән кызыксынып сорашырга да өлгермәделәр, югары яктан өченче бригада килеп чыкты. Төрле яктан өер-өер хатын-кызлар агыла башлады. Авыл кырыеннан йөгерә-йөгерә, шаулаша-шаулаша килгән пионерлар отряды күренде. Тиз арада түгәрәк күл буе чуар халык диңгезе белән капланды. Тик халыкның нигә болай монда вакытсыз җыелуының сере берәүгә дә билгеле түгел иде әле. Бер генә нәрсә билгеле: бүген бу урында митинг булачак…

Бергә җыелган халык төркеме бервакытта да шаулашмый тора алмаган шикелле, монда да шау-шу көчәйде; үзара кычкырып-кычкырып көлешүләр, бригадалар белән бригада арасында бәхәсләшүләр, кемнәрнедер ачы мыскыл астына алулар, кемнәрнедер шаярып ачуландырулар шау-шуны күтәрә бардылар.

Көчле шау-шу арасыннан кинәт аермачык булып яшь малай тавышы ишетелде:

– Миргалине мылтык белән алып киләләр!..

Бөтен күл тирәсен басып алган шау-шу кинәт шым булып калды. Тирән тынлык берничә секундка сузылганнан соң, әкренлек белән генә яңадан шау-шу күтәрелә башлады. Ул арада инде Миргалине алып килүчеләр дә килеп җитте. Иң алдан – Бикташев, аның белән янәшә – кулына Миргали биргән төенчекне тоткан Сабир, алар артыннан кулларына мылтык тоткан ике комсомолец һәм бер милиционер Миргали белән Кашшафны алып киләләр иде.

Бикташев берәүгә дә сүз кушмыйча гына куыш янына узды да тәртәләрен күтәреп куйган ящик арба өстенә менеп басты. Аның белән бергә барган Сабир арбага сөялде. Миргали белән Кашшафны да шунда туктаттылар.

Бикташев, арба өстенә киерелеп баскан килеш, берсүзсез яшел күзләрен халык диңгезе өстендә йөртә башлады. Халык, аның нәрсә әйтәсен көтеп, тирән тынлыкка чумды.

Бикташев бу минутта үзен колхозның эшендә генә, хуҗалыгында гына түгел, колхозчыларның күңелләрендә дә кискен борылыш ясау өчен алып барылган көрәшнең иң югары ноктасында тора кебек сизде. Ул үзенең шушы минутта сөйләячәк сүзләренең һәммәсе дә бөтен колхозчылар тарафыннан йотылып алыначагына, бер генә сүзенең дә җилгә китмәячәгенә ышанды. Һәм ул бик ерактан, Октябрь революциясеннән үк алып сөйли башлады. Барлык хезмәт ияләренең гаделлек турындагы матур хыялларын тормышка ашыру өчен совет власте кирәк булуы, совет властена ия булу өчен көрәшнең никадәр кыйбатка төшүе, никадәр корбаннар бирелүе аркылы бишьеллык планга килеп җитте. Бөтен илебезне социалистик нигездә яңадан кору бишьеллыгының нинди авыр көрәшләр белән үтәлүе, сыйнфый дошманның никадәр каршылык күрсәтүе, аның пычрак идеясе турыларында бик күп мисаллар китереп, икенче бишьеллык алдында торган бурычларга күчте.

Бикташев, сүзнең ахырын икенче бишьеллыкның беренче язы алдында торган бурычларга китереп терәтеп, үз колхозлары эчендә барган хәлләрне җентекли башлады. Корткычлык, караклык, ялкаулык фактларын исемнәре белән атап күрсәтте һәм бөтен корткычлык эшләренә җан биреп торучы үзәк фигура булган Миргалигә килеп туктады.

Бу урынга җиткәч, ул Сабирга сүз бирде:

– Эшнең нәрсәдә икәнен безгә менә Сабир абзый аңлатып бирер.

Сабир, төенчеген кулына тоткан килеш, каушый-каушый арба өстенә менеп басты.

– Иптәшләр, менә бу – агу. Бу агуны миңа менә шушы кеше бирде, – диде ул, башын түбән иеп арба янында торган Миргалигә төртеп күрсәтте, – атларга ашатырга кушты. Ул, безнең атларны үтертеп, Бикташевны төрмәгә яптырырга уйлады. Колхоз башына яңадан үзе менеп, социализмны агуларга теләде… Кашшаф та, аның белән сүз берләшеп, безнең җиребездә корткычлык эшләде. Алар элекке заманны сагыналар…

Сабир башка бер сүз дә әйтмәде. Ләкин аның шушы бер-ике авыз сүзе дә йөзләгән халыкның йөрәгеннән тотты. Әйтерсең лә менә хәзер шартлап бөтен колхозның астын өскә китерергә торган динамитны тартып алдылар. Шулай булып күренде Миргали. Меңнәрчә күзләр, соң чиккә күтәрелгән ачу белән чәнчеп, Миргалигә карадылар.

Бикташев, сүзне яңадан үзенә алып, бу фактка ничек җавап бирергә кирәклек турында әйтә башлады. Ләкин бу юлы аңа тынычлап сөйләргә ирек бирмәделәр. Ташып шартлар дәрәҗәгә җиткән фикерләр юл алган елга төсле атылып-атылып чыга башладылар. Еллар буенча тутыгып яткан телләр дә хәрәкәткә килде:

– Иң каты җәза!

– Чәчү планын срогыннан алда үтәп чыгарбыз!

– Сүз бирәбез!..

Борылыш ясалды. Икеләнеп килгән акыллар, икеләнмәслек булып, Бикташев ягына аудылар. Җыелыш колхозны бер якка таба гына өстери торган чиксез зур көчкә әверелде. Ул көч үзен күрсәтергә ашыкты.

Төркем арасында көчле янгын эчендә калган күсе шикелле ни эшләргә белми чәбәләнгән Камалиның барлыгы җир тетрәткән вәгъдә тавышлары астында сизелмәде дә…

Бу йөрәк ташкыны астында үзе дә эсселе-суыклы булып торган Бикташев көч-хәл белән шау-шуны басты. Һәм ул, яшел күзләрен нәфрәт уты белән кабызып, арба янында торган Миргали өстенә карады. Халык тирән тынлык белән аның Миргалигә әйтәчәк сүзен көтә башлады.

– Миргали, – диде Бикташев, үзенең һичкем какшата алмаслык көчкә таянганлыгын аңлатып торган батыр тавыш белән дәште ул, – нишләмәкче булдың син безнең белән?

Миргали, аска иелгән башын калкытып, Бикташевка карады һәм үкенечле, өметсез тавыш белән җавап бирде:

– Төрмәдә очрашмакчы идем мин синең белән.

– Ә-ә, – диде Бикташев, – мине ялгыз дип белдеңмени син? Чит авыл кешесе дип белдеңмени син Бикташевны?!

Миргали җавап бирмәде.

Арбага баскан җиреннән төшәргә онытып торган Сабир үзен үзе сизмичә кычкырып җибәрде:

– Безнең авыл кешесе ул Бикташев!

Аның бу сүзләрен бөтен колхоз кабатлады:

– Әлбәттә, безнең авыл кешесе!

1933
1.«Таң йокысы ризыкны тыядыр» дигән сүз.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: