Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 18

Yazı tipi:

Җан көеге

1

Тәрәзә капкачы дуамалланып шапылдаган тавышка икесе дә сискәнеп киттеләр. Тышта ямьсез караңгы төн иде. Дөресе, төн дә түгел, ашыгып килгән көзге яңгырлы кич кенә иде. Каенана белән килен ятарга өлгермәгәннәр, урын җәяргә дә ашыкмыйлар иде әле. Мич куышындагы җиделе лампаның жәлләп кенә чыгарылган филтәсеннән түргә дә, бүлмә якка да сибелгән саран яктылыкта берсе оек ямый, икенчесе мич алдында чыра телеп азаплана. Икесенә дә өй артында бер әкренәеп, бер көчәеп сызгырган җил тавышы ишетелә, икесенең дә күңеленә курку салып, әле чормада, әле өйалды ишеге тирәсендә нәрсәдер кыштырдый йә шыгырдап куя, ара-тирә абзар ягыннан ниндидер ыңгырашкан авазлар да килеп китә кебек иде. Килен белән каенана үзара берни дә сөйләшмиләр, һәркайсы бу шомлы авазларның йөгәнсез җил шуклыгы икәнен аңлап, үзләрен тыныч тотарга тырышалар иде.

Ир-атсыз өйдә үзләре генә калган ике хатынның бу сабырлыклары әйтерсең вафасыз көз җиленең җен ачуларын чыгарды да, ул үзенең нинди дәһшәтле көчкә ия булганлыгын күрсәтергә теләде: түр тәрәзәнең бер як капкачы капылт ачылып китте дә бөтен өйне селкетерлек көч белән шапылдап кире ябылды, шундук тагын ачылды.

Бәреп яуган яңгыр, форсаттан файдаланып калырга ашыккандай, тәрәзәгә шыбырдарга тотынды.

– Ләхәүлә! – диде каенана һәм, эшеннән ихтыярсыз тукталып, капкачы ачылган ярты тәрәзәгә күз салды.

Кап-кара пыяла артында берни күренми. Анда тик тонык кына булып мич куышы белән бергә лампа чагыла. Чүпрәк палас җәелгән сәке күренә һәм бүлмә стенасы буендагы мендәрләр өеме янында бөрешеп утырган карчык шәүләсе кыймылдый иде.

– Килен! Үзең рәтләп ябып керәсең мәллә шуны? Мин ни, чынагач2, сабагы кыстырып кына япкан булган ием дә, әнә бит нишләтә…

«Нишләткәнен» күрсәтеп, тәрәзә капкачы тагы бер тапкыр шапылдады. Яңгыр, пыялага бәрелеп, шыбырдавын көчәйтә төшкәндәй булды.

Килен ишек катындагы агач чөйдә эленеп торган ирләр кожанын алып, җиңнәрен киеп тормыйча гына башына элде дә берни дәшми чыгып китте.

Күп тә үтмәде, тәрәзәдә аның очлы түбәле башлыгы күренде. Юеш пыяла аша төшкән тонык яктыда бөтенләй ят кешегә охшаган кырыс йөзе чагылып калды. Каенана аның тотрыксыз тәрәзә капкачын астына чыра кыстыра-кыстыра ныгытып ябуын, бер уңайдан урам тәрәзәләренең өчесен дә тикшереп, ныгытып чыгуын, ишегалдына караган ян тәрәзәне дә игътибарсыз калдырмавын күзәтеп, килененең һәр хәрәкәтен күңеленнән хуплап торды.

– Рәхмәт төшкере, җиренә җиткереп эшләргә ярата. Бәхетле генә була күрсен инде.

Ишекне җитез генә ачып, килен әйләнеп керде. Манма су булып өлгергән брезент кожанны иңеннән салып, үз урынына элде. Юеш куллары белән мич артында эленеп торган тастымалга үрелде.

Каенананың аңа теләктәшлек күрсәтеп берәр җылы сүз әйтәсе килде, ахрысы:

– Бигрәк каты явамыни, Хәтирә кызым? – дип куйды.

Хәтирә каенанасын болай да үз күрә иде инде. «Кызым» дип дәшүе чынлап та аның җанын эретеп, күңелен нечкәртеп җибәрде.

– Әйтмә инде, әни җаным, – диде ул һәм, үзәге өзелеп, икесенә дә газиз булган кешенең исемен телгә алды: – Камәретдин йөргән җирләрдә дә шулай микән, Ходаем?

– Исән булсын, диген, килен. Исән булса, нинди нужаларга гына түзми адәм баласы!

– Ичмасам, хаты килсен иде тизрәк.

Хәтирәнең яңадан нинди дә булса эшкә тотынасы килмәде. Ул, кулларын алъяпкыч астына кушырып, аркасы белән мичкә сөялде. Әрнүле уйлар килде аның күңеленә…

…Нигә болай вафасыз икән бу дөнья? Бер яктан бәхет килсә, икенче яктан бәхетсезлек сагалап торырга тиеш микәнни? Нинди әйбәт иде Камәретдин. Нинди бәхетле иде бит алар. Өстәвенә каенанасы тагы! Каенана диярлекмени? Үз әнисе кебек бит ул Хәтирәгә. Бәлки, аннан да якынрактыр әле, тик алай ук дип уйлый алмый Хәтирә, туган анасының рухын рәнҗетү булыр дип курка… Уф… хыялда гына мөмкин булган бәхет иде бит бу өйдә. Әле кайчан гына… Яңадан кайтыр микән ул көннәр? Кайчан? Кайтсын гына иде. Озак көтәргә булса да түзәр Хәтирә. Әйе, исән генә булсын Камәретдин…

Камәретдин иртәгә китәсе көнне алар печәнлектә кундылар. Болай да кыска төн иде, күз дә йомарга өлгермәделәр: таң атты, кояш чыкты. Ничек кенә иркәләмәделәр алар бер-берсен ул төнне, нинди генә ярату сүзләре әйтешмәделәр.

– Озакка гына сузылмаса ярар иде бу сугыш, – диде Хәтирә. – Син мине онытып бетәрсең дип тә куркам…

Шулай дигәч, ничек рәхәт итеп кочагына кысты аны Камәретдин, ничек янып иреннәреннән үпте, битләреннән, муеннарыннан…

– Их, юләрем син минем, Хәтирәм-әдел-ләти рәтирәм, – диде. – Мин сине оныта аламмы соң?..

– Ышан син ирләргә…

– Кайдан беләсең син ирләрне, юләркәем?!

– Әз сөйлиләрмени сезнең хакта. Читтә йөргәндә берәр матуррак кыз күрсәләр йә азганрак хатын кулына эләксәләр…

Камәретдин тагын аны үбеп бүлдерде.

– Сөйләсеннәр, ә син мине генә бел… – Шунда Камәретдин әллә нишләп китте, күз яшенә буылгандай булып, беравык сүзен әйтә алмый торды. – Их, Хәтирәм, – диде аннары, тирән көрсенеп. – Исән булганда, мин сине онытмам. Киресенчә, синең өчен куркам мин… Тегендә хатын-кыз кайгысы булмас. Ә монда?.. Син ташласаң, мин нишләрмен?.. – Ул тагын күз яшенә буылды.

Хәтирә тыныч кына көлеп куйды.

– И Камәретдин, – диде, – Хәтирәңнең кем икәнен белмисең икән әле син. Белсәң, андый уй күңелеңә дә килмәс иде. Мин сиңа мәңге хыянәт итә торган кеше түгел, исән чагыңда гына түгел, хәтта үлсәң дә, тәүбә, тәүбә, әстәгъфирулла.

Шулай диде дә үзе дә елап җибәрде. Камәретдин аны тагын кайнар кочагына кысып юатты.

Алар, бер-берсен тынычландырып, дөнья хәлләре, хуҗалык эшләре турында сөйләшүгә күчтеләр. Бу яктан берсе өчен дә артык борчылырлык мәсьәләләр юк, икесе дә колхозларына ышаналар иде…

– Килен, ятыйк мәллә, булмаса?..

Хәтирә уйларыннан арынып сискәнеп китте.

– Ә, әйе шул, әни. Бөтен кеше ятып беткәндер инде. Авылда бернинди җан әсәре күренми.

Ул, гадәттәгечә, тырышып, каенанасына да, үзенә дә урын җәяргә тотынды. Тик бу күнегелгән эш кенә аны Камәретдингә бәйле уйларыннан аерып бетерә алмады, ахрысы, мендәр кабарткан арада балаларча беркатлы гына итеп әйтеп куйды:

– И-и, хәзер шушында Камәретдин кайтып керсәе…

Каенанасы аны хупларга ашыкмады. Ямый торган оекларын, җайлап кына төреп, мич куышына тыкты. Артык киемнәрен өстеннән салып, инде җәелеп беткән түшәк өстенә сузылды. Килене аның өстенә корама юрганын китереп япты. Шуннан соң гына, анда да ашыкмыйча, сабырлык белән генә әйтте:

– Кайтыр, Алла боерса, – диде. – Исән булсын, хәере белән кайтсын, диген…

Дөньяның ачысын-төчесен күп күргән каенананың бу сүзләре Хәтирә йөрәгендә тагын әрнүле тойгылар кузгатты. Аның күңеленә кемнәрнеңдер инде аяксыз-кулсыз булып яки телсез-күзсез калып кайтырга да өлгерүләре турындагы җан өшеткеч хәбәрләр килде…

– Әйе шул, әни, Алла сакласын, исән генә булсын.

Каенана үзалдына нидер укынып куйды, урынына җайланыбрак, уң ягына әйләнеп ятты.

Килен дә, башка берни дәшмичә, лампаны басып, ятагына килде. Караңгыланганнан-караңгылана барган лампа пылт-пылт килеп актык сулышларын алганда, ул өске киемнәрен салып юрган астына керергә өлгергән иде инде.

Лампа челтәре эчендә әле һаман талпынырга азапланган ут, инде үзенең кирәге беткәнен аңлагандай, соңгы тапкыр пылт итте дә бөтенләй сүнде. Өй эче дөм караңгы булып калды.

Әле әрнеп, әле моңаеп сызгырган, әле нәрсәгәдер ачуланып, ярсып ыжгырган көзге яңгырлы җил һаман үз эшендә иде.

Камәретдингә бәйле истәлекләр белән кузгалган күңел тиз генә тынычлана алмады. Өзелеп яраткан иреннән шулкадәр шәфкатьсезлек белән вакытсыз аерылып калган яшь хатынның күзенә йокы керми, ул яткан урынында борсалана иде…

Сизгер каенана аңа ярдәмгә килергә теләде булса кирәк, сак кына тавыш белән дәшеп куйды:

– Килен!

– Әү, әни?

– Йокыңнан уятмадыммы?

– Юк, әни.

– Шуны сорыйм дигән идем: Корбангали абыең һаман кыстыймы?

– Әйттем бит инде мин аңа: гомердә риза буласым юк ул эшкә.

– Бүген тагын шулай дидеңмени?

– Бүген күрмәдем әле үзен.

– Ныклабрак уйларга кушты, дигән идең.

– Ничә уйласаң да бер инде, әни: ничек итеп мин хәлемнән килмәстәй эшкә алыныйм ди.

– Персидәтел кешенең сүзен егу да уңайсыз инде, килен.

– Персидәтел дип инде…

– Алай димә, килен, атаң кебек кеше сиңа, шулай ышаныч күрсәтеп, шундый зур эш тапшыра икән…

– Җитмәсә, шундый авыр чак бит, әни. Ат дигәннәре дә җыен калдык-постык бит әле аның. Рәтлеләрен фронтка алып бетерделәр. Азык-төлеге тагын. Хатын-кыз башым белән…

– Аптырагандыр инде Корбангали дә. Ир-ат заты калмады бит авылда.

– Хәлемнән килгән эшне аяктан егылганчы эшләргә ризамын, әни җаным. Ә моны… муеныма бау салсалар да өстемә аласым юк. Булмаганны…

– Үзең беләсең, килен, анысын. Акылсыз бала түгел.

Алар тагын сүзсез калдылар. Хәтирәнең күңелендә көндәлек дөнья мәшәкатенә бәйле уйлар урын алды. Алар инде, кыен булсалар да, бары да бик аңлаешлы. Үзенә тапшырылган эшне авырсынмый эшли Хәтирә. Тагы ни кирәк… Сыер саварга дисәләр әле бер хәл иде…

Шундый уйлар белән берникадәр вакыт сүзсез яткач, ул, каенанасына да ишеттерергә теләгәндәй, кычкырып әйтеп куйды:

– Ат җигә белү генә җитми ул өлкән конюх булу өчен… Дилбегә тота белү генә…

Каенана җавап бирмәде.

Кадерле истәлекләр, газиз иренең билгесез бүгене һәм томанлы иртәгәсе турындагы әрнүле уйлар дөньясыннан көндәлек колхоз эшләренә күчкәч, Хәтирәнең күңеле басыла төште. Күп тә үтми, яшь организм, барлык дөнья кайгыларын онытып, йокы рәхәтенә талды…

2

Каенана уяу иде әле. Килене йоклап киткәнне тоеп, аның да җаны тынычлана төшкәндәй булды. Ул, күңеленнән әгузе-бисмиллаларын яңартып, күзләрен йомды. Гадәтенчә, амин тоткандагы кебек итеп, йөзен ике учы белән каплады. Өзлексез көйләп торган җил һәм бер басылып, бер көчәеп шыбырдаган яңгыр моңына оеп, йокыга китәр-китмәстән ниндидер төш тә күрә башлады. Ләкин сак кына итеп тәрәзә шакыган тавышка сискәнеп уянып китте. Чү… ни булды бу? Төшендә күрдеме? Җил шомлыгы шулай колагына ишетелдеме? Бу вакытта кем йөрсен? Мондый төндә?.. Чү!.. Кемдер бар. Ян тәрәзә капкачы әкрен генә ачылган кебек булды. Тагын чиерттеләр. Бу юлы инде пыялага ук. Ян тәрәзә? Димәк, капканы ачып керә белгән! Нәкъ Камәретдин өйдә чактагы кебек… Шык-шык-шык…

Карчык инде торып ук утырды.

– Килен! Хәтирә кызым!..

Хәтирә берни ишетми йоклый иде.

– Тәрәзәдә кеше бар бугай!

– Ә? Нәрсә?

Шык-шык-шык…

– Камәретдин!

Хәтирә ничек сикереп торганын сизми дә калды, дөньясын онытып ишеккә ташланды.

– Өстеңә кияр идең, Хәтирә, ут яндырыр идең…

Хәтирә өйалды ишегендә иде инде.

– Кем бар?

– Курыкма, Хәтирә, бу мин!

Хәтирә ничек итеп ишекне ачканын сизмәде.

– Камәретдин?!

– Әкрен, Хәтирә, әкрен…

Аның җаена Хәтирә дә серле пышылдауга күчте:

– Тукта, мин лампа кабызыйм.

– Кирәкми.

– Ник?

– Кергәч әйтермен.

Ул арада әниләре дә урыныннан торган, мич куышындагы лампа тирәсендә кармалана иде. Тыштан килен белән тагын бер кеше кергәнне аңлады карчык. Ана күңеле, әлбәттә, аның Камәретдин икәнен дә сизенә, тик күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык эчендә аны шәйли алмый, бары гадәттәгегә караганда ныграк идән шыгырдаганны ишетә һәм өйгә ниндидер салкын юешлек кергәнне генә тоя иде.

– Ай Алла, шырпысы кая булды соң? Кем ул анда, килен?

Колак төбендә генә ярым пышылдап чыккан таныш тавыш ишетелде:

– Әни, ут кирәкми. Эзләмә.

– Ай Алла! Камәретдин, синме бу?

– Әкрен, әни, әкрен. Мин бу, әйе, исәнме!

– Ай Алла… ничек болай?.. Яраландыңмы әллә, Ходаем? Ут яндырчы, килен, күргәндәй булыйк.

– Тсс!.. Әни, дим, берни кирәкми. Зинһар, шаулый гына күрмәгез, мин исән-сау…

Әгәр ут алырга яраса, ана белән килен, алар өчен дөнья йөзендә бердәнбер булган кадерле кешенең бу минутларда өсте-башы эштән чыгып пычранган, шешенке саргылт йөзен төк баскан хәлдә – Камәретдин дип әйтерлек җире дә калмаган бер кыяфәттә – кашларын җыерып басып торуын күреп тынсыз калырлар иде.

Үз чиратында, бәлки, Камәретдин дә, төнге күлмәктән килеш юрган астыннан гына чыккан Хәтирәсенең алсу беләкләрен, шыксыз салкын дөньяга җылы бәреп, нур сибеп торган йомры күкрәкләрен күреп, аның тәнендә уйнаган нәфис йомшаклыкны күзләре белән үк тоеп һушыннан язар; бу хәлендә бернинди дөнья мәшәкате, бернинди кайгы-хәсрәт өчен түгел, бары тик… бары тик кочар, үбәр өчен генә, онытылып сөяр өчен генә яратылган шушы зифа гүзәл затның бу кадәр мәгънәсез, бу тикле кадерсез рәвештә үзен кая куярга белми калтыранып торуын күреп, җәһәннәм газаплары кичерер иде.

Ләкин ут алынмады. Алар бер-берсен күрә алмадылар. Хәтта бер-берсеннән тавышларын да яшерергә мәҗбүр иделәр. Ниндидер шомлы көчкә буйсынып, бары да пышылдауга күчте.

– Ничек җибәрделәр соң, улым? – дип пышылдады әнисе.

Хәтирә, аның җавабын көтмичә, чишенү, юыну, самовар турында искә төшерә башлады.

Камәретдин, артык сүзгә урын калдырмаска тырышып, өйдәгеләрне кызыксындырган барлык сорауларга берьюлы җавап биреп куярга ашыкты.

– Сорамыйча кайттым, – диде. – Өйдә икәнлегемне беркем белергә тиеш түгел. Самовар кузгатмагыз. Толыпны тапсагыз… бер-ике телем ипи… Хәзер үк печәнлеккә… Бераз яшеренеп ятарга туры килер.

– Камәретдин?!

– Ай, улым! Нишләдең син?

– Сезгә ышандым.

– Йа Ходай! Зиһенем җитми, улым. Ахырын…

– Уйладым, әни.

Сүз көрәштереп тора торган чак түгел. Камәретдин үзе ничек әйтсә, шулай эшләргә тырыштылар. Мөмкин кадәр тавыш чыгармаска тырышып, төн кунагын абзар түбәсендәге печәнлеккә озаттылар.

Таңга ерак иде әле.

Килен белән каенана яңадан үз урыннарына менеп яттылар. Ләкин күзләренә йокы кермәде. Һәр кичне аларга төне буена җитәрлек тынычлык алып килүче табигый йокы бу өйгә яңадан мәңге әйләнеп кайтмаска ант иткәндәй юкка чыкты.

Ана да, килен дә бер-берсенә авыз ачып сүз әйтергә җөрьәт итмәделәр. Һәркайсы үзалдына авыр уйларга чумды, һәркайсы үзен ничектер гаепле тоя иде.

Әйе. Бу кадәресен көтмәгән иде Хәтирә. Әйтәсе дә түгел, сугыш каты, рәхимсез. Ул үзенең ни дәрәҗәдә аяусыз икәнлеген башланган көннәреннән үк күрсәтеп өлгергән иде инде. Көн арты көн, атна арты атна, ай арты ай узган саен, аның явызлыгы арта гына барды.

Камәретдиннең яраланган дигән хәбәре килсә, бу аяусыз көннәрдә бер дә гаҗәп тоелмас иде. Бөтенләй гарипләнеп, аяксыз-кулсыз яки телсез-күзсез калырга язмасын дип шомлана иде Хәтирә. Хәтта бөтенләй башын югалту яки дошман кулына әсир төшү кебек бәхетсезлекләргә дучар булу ихтималы да күңеленә килеп, солдат хатынының тәмам котын алган чаклар була иде.

Ә менә болай…

Хәтирә, әлбәттә, бу серне җаны белән бер урында саклаячак. Әнисе дә үз улын тоттырмас. Ә бит кайчан да булса барыбер кеше күзенә күренми кала алмас. Кайчан да булса безнекеләр җиңеп кайтыр. Нишләр шул вакытта Камәретдин? Хәтирә ни йөзе белән басып торыр аның янында? Ирләре үлеп калган яшьтәшләре каршында ничек күзен ачар?.. Уйладым, ди үзе. Нәрсә уйлады икән? Әллә… Юк, юк! Алла сакласын!..

Нинди генә уйлар килмәде аның башына. Таң атмый да атмый. Берсеннән-берсе ямьсез уйлар аның миен айкый. Әллә һаман җил ыжгыра тышта, әллә Хәтирәнең колаклары шаулый… Юк, чынлап та, тәрәзә артында кемнәрдер бар. Кинәт аермачык булып Корбангали абыйсының тавышы ишетелде: «Камәретдин!» Димәк, белгән. Әнә ул ишектән кереп үк килә. (Бикләргә оныттылар микәнни? Онытканнардыр шул, башлары әйләнеп.) Таң аткан, яктыра башлаган, күрәсең. Председатель янында тагын бер мылтыклы шәүлә күренә… Хәтирә сикереп тормакчы булды, ләкин урыныннан кузгала алмады… «Юк, юк! – дип кычкырмакчы. – Камәретдин кайтмады, без үзебез генә, әни белән төнлә абзарга чыгып, малларның хәлен белеп кердек», – дип әйтмәкче булды: теле әйләнмәде, бугазыннан өне чыкмады. Ни булды аңа? Берни аңларга өлгермәде, теге мылтыклы шәүлә иләмсез зур гәүдәсе белән аның өстенә ябырылды. Хәтирә бөтенләй бетте, буылды. Гәүдәсен, кул-аякларын түгел, бер бармагын да, иренен дә кыймылдата алмас булды. Ләкин аның зиһене эшли иде. Кайчандыр кемнәрдәндер албасты турында ишеткәне хәтеренә килде, албасты басу әллә шушымы икән? Алай дисәң, ул бит йокламый, нигәдер уяна да алмый. Хәле начарланганнан-начарлана. Ул нишләргә белми, кузгалырга азаплана. «Әни! Ярдәм ит!» димәкче була. Өне чыкмый. Колакларына шөлдер-шөлдер иткән тавышлар ишетелә.

– Килен!

Кинәт бары да юкка чыкты: мылтыклы шәүлә дә, Корбангали дә, «шөлдер-шөлдер» ләр дә. Хәтирә, иркен сулап, күзләрен ачып җибәрде. Куркынган йөрәге дөп-дөп тибә иде.

– Әйләнеп ят, килен, – диде каенанасы. – Бастырыласың, ахрысы.

Хәтирә бастырылу дәһшәтеннән тәмам айнып җитте. Өйдә тонык кына булып лампа яна. Анасы идән юып йөри иде.

– Ай, әни җаным, нишләвең бу? – Хәтирә урыныннан сикереп торды. – Нишләп ут яндырдың? Нигә идәнгә үзең тотындың?

– Торыр вакыт җитте, килен. Бөтен авыл аякка басканда йоклап яту ярамас. Кеше-кара килүе бар. Эзен сөртеп алыйм дидем. Кеше бик үткен күзле бит ул.

– Мин бит йокламаган идем, әни. Уяу килеш шундый куркыныч төш!

– Ә син торма, Хәтирә кызым, торма. Әз генә булса да черем итеп ал.

– Әйтмә, әни, булмаганны. Синнән идән юдырып торырга соң…

– Төне буе йокламадың бит…

– Ятарга да куркам мин хәзер. Алла сакласын, син дәшмәсәң, әҗәлем шунда иде, әни җаным, валлаһи менә…

– И Хәтирә кызым, аңардан гына үлми адәм баласы. Күркәм сабырлык бирсен Ходай, диген. Шулай да сиңа ятып алырга иде әзрәк. Эшкә барасың бар бит. Мин кузгалгач җитеп торыр иде. Маллар янына да үзем чыгып керермен…

«Камәретдиннең дә хәлен үзем белермен» дигән сүз иде бу. Ул арада көндәлек эш күлмәген киеп өлгергән Хәтирә дә аны шулай аңлады, һәм моңа ул күңеленнән риза иде.

– Ярар, әни, алайса, – диде. – Өйне үзем карармын. Бир монда…

Ул, каенанасы кулыннан мунчаланы алып, идән юарга тотынды.

Карчык: «Өй өчен борчыласы юк иде сиңа, эшеңә баруны кайгыртырга иде», – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өстенә киенде. «Нигә соңга калдың, димәсеннәр… Хәер, нигә бүген бик иртәләдең, дип әйтерлек тә булмасын», – дип сөйләнә-сөйләнә, өйдән чыгып китте. Хәтирә, әлбәттә, аның бар сүзен дә ишетеп торды. Ул үзе дә хәзер итәген-җиңен җыеп йөрергә кирәклекне бик нык сизенә иде инде. Идәнгә ябышып кибәргә өлгергән пычрак итек эзләрен ышкый-ышкый юганда, аның күңеле тулып, елыйсылары килеп китте. Ходаем, нинди көнгә калдык! Өйдә эзең булмасын, дип әйтү бит бу Камәретдингә!..

Ул үзен үзе белешмәстән эшли. Вакыт-вакыт күңеленә ямьсез уйлар өянәге килеп, аны тынсыз калдыра, күзеннән яшьләр чыгара. Шул ук вакытта ниндидер җен аңа шашынып эшләргә көч бирә иде. Ул гадәттәгедән җитезрәк хәрәкәтләр белән һәм гадәттәгедән чистарак итеп өй идәнен юып алды, тукталмастан өйалды идәненә күчеп китте. Бу яңгырлы көннәрдә урамнан күпләп-күпләп ияреп кергән кара балчыкка катып, җир белән бер булган идәнне дә «ә» дигәнче чистартып алды. Мунчала сыккан суны ишектән ерак китмичә генә юеш җир өстенә җилпеп өйгә керүенә, кайчандыр куеп өлгерелгән самовар да кайнап чыкты. Каенанасы маллар яныннан әйләнеп кергәндә, ул өстенә эш киемнәрен киепя чыгып китәргә җыенган иде инде.

– Хайваннар ни хәлдә, әни?

– Имин болай.

– Салкын бик борчымады микән? Яңгыр үтмиме үзләренә?

– Хәзергә түзәрле-е-ек…

Каенана әйтеп бетермәгәнне Хәтирә күңеленнән үзе дәвам итте: «Әйе, өстеңнән коеп тормаганда, бу суыклар гына берни түгел. Менә озакламый бөтен җир туңа башлар, кар явып җибәрер, декабрь суыклары килер, гыйнвар бураннары…»

Каенана Хәтирәнең өстендәге соры кожанга игътибар итте. Ул аңа бераз зуррак. Шулай да, сырма өстеннән кигәч, артык сизелми, үзенеке кебек килешеп тора. Шунысы үзәкне өзә: Камәретдин өйдә була торып, үз киемен үзе кия алмасын инде!..

Олы кеше үзен тиз кулга алды: ирек куйсаң, әллә кайларга кереп китәргә торган уйларын кырт өзеп, бүгенге эшкә бәйле мәсьәләгә күчте.

– Чыгып китәргә дә җыендың, ахрысы, килен? – диде. – Ашап алырга кирәк иде башта. Эшегез авыр бит.

– Мин тамак ялгадым инде, әни. Ашыгам. Ә син… – Ул ни әйтергә белми бераз төртелеп торды. Аннары, бик тирән сер ачкандай, пышылдап кына әйтте: – Ә син төче коймак пешер, әни, үзегезгә…

– Ярар, килен, борчылма. Ул ягын үзем карармын. Бар, соңга калма…

3

Тышта көн яктырып беткән диярлек, яңгыр да төне буе тырышып ява-ява хәлсезләнеп калгандай юашланган, туктар-туктамас кына сибәли. Катлам-катлам булып күк йөзен томалаган соры болытлар кояш чыгышына таба ашыгалар иде. Хәтирә өйалды ишеге белән капка арасындагы юл уртасында тукталып калды.

Камәретдин турында бөтенләй искә дә алмыйча, һич югында, шунда печәнлек янына гына булса да кереп урамыйча чыгып китү уңайсыз иде аңа. Һәм ул икеләнә-икеләнә генә абзарга таба бер-ике адым атлаган да иде инде. Күрше ишегалдында Майбәдәр черелдәгәнне ишетеп, кырт кире борылды, кызу-кызу атлап, капкадан чыгып китте.

Тоташ диярлек кап-кара баткакка әйләнгән урамның ат юлы белән койма буе сукмагы арасында калган әз-мәз үләнле урыннарын сайлап атлый-атлый, атлар йортына таба юнәлде.

Ул бүген дә, ат җигеп, көрәкләр, чиләкләр төяп, бәрәңге кырына чыгарга тиеш иде. Шул ният белән атлар йортына килде. Өлкән ат караучы урынында эшләүче бабай күренми, атлар тирәсендә картка ярдәмгә беркетелгән үсмер малай гына урала. Күренеп тора: башындагы актан сорыга әйләнгән зур киез эшләпә, мөгаен, әтисеннән калган. Карадан уңып кызыл төскә кергән чикмәне дә, кат-кат урап буылган билбавы белән резина итекләре дә үзенә таманлап тегелгән киемнәр түгел. Шулай да ул үзен иркен тота, эше төшеп бирегә килүчеләр белән хуҗаларча сөйләшергә тырыша. Тегеләре дә аны малайсытып карамыйлар. Әнә кеше белән бервакытта да тыныч кына сөйләшә белми торган Чатан Хәйри ничек аны үзе белән тиң күреп кычкырыша:

– Давай син миңа җирән биянең үз камытын тап! – ди ул.

Үсмер бирешергә теләми, аның үзеннән катырак кычкыра:

– Кайдан алыйм мин аны?!

– Атның муены чиләнсен дисеңмени?

– Ә кем гаепле? Кичә үзең кая куйдың соң?

Хәтирә әрепләшүнең ни белән бетүен көтә алмады, аларны ишетмәмешкә салынды. Шул ук вакытта, малайның да ачуын кабартмас өчен, йомшак кына тавыш белән сорау бирде:

– Нихәл, Руберт туганым? Галләметдин бабай…

Малай, аңа сүзен әйтеп бетерергә дә бирмичә, үпкә катыш ачулы тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Мин күптән Роберт түгел инде!..

Хәтирә үзенең нинди хата ычкындырганын аңлап алды, тагы да ягымлырак тавыш белән ялгышын төзәтергә ашыкты:

– Ай, туганым, Рәшит бит әле. Ачулана күрмә инде. Әллә Галләметдин бабай үзе…

Роберттан Рәшиткә әйләнгән малай тагын аңа әйтеп бетерергә бирмәде, шулай да аның тавышы йомшарды. Ул, җитди генә итеп:

– Хәтирә апа, сиңа ат бирмәскә куштылар, – диде.

Хәтирәнең бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте.

– Нигә?

Аның куркынуын күреп, Рәшит серле генә елмаеп куйды.

– Синең урынга бүген бүтән кеше барачак. Ә сиңа идарәгә керергә куштылар.

Идарә моннан ике генә ел элек салынган яңа бинада урнашкан иде. Монда инде, элекке идарәдәге шикелле, ишектән килеп керүгә бар да күз алдында түгел: председательдән башлап мич ягучыга кадәр бөтенесе бер бүлмәгә тыгылмаган. Хисапчының – үзенә, секретарьның үзенә аерым бүлмә. Партоешма өчен дә бар. Өстәвенә төрле плакатлар, рәсемнәр, диаграммалар белән тулы ял бүлмәсе әле… Председательне әйткән дә юк, аның үзенә аерым бүлмә генә түгел – сарай. Түрдә торган эш өстәленә аркылы китереп, тагын бер өстәл куелган. Анысы шундый озын – өстенә ябылган комач өч карават җәймәсенә җитәрлек. Әйләнәсендә әллә тагын йөзләп урындык. Корбангали үзе чакырып алмаса, аның янына теләсә кайчан узып та булмый. Юк-бар йомыш белән керергә дә кыймыйсың.

Хәтирә иң элек хисапчы бүлмәсенә сугылды: аның янында, ичмаса, үзеңне иркен тотарга була.

Чынлап та, бу колхозда хисапчы булып эшләүче кеше язмыш тарафыннан юри мыскыл ителгән дип уйларлык бер мескен бәндә иде. Исеме бик матур: Каһарман! Ләкин бу исем күбесенчә аңардан көлү булып яңгырый. Чөнки ул сабый чагында паралич сугып, бик каты гарипләнеп калган. Аяк-куллары да, йөз әгъзалары да, үз ихтыярыннан тыш килешсез хәрәкәтләр ясап, аны карарга имәнеч бер кыяфәткә кертәләр. Андый кешене халык телендә зәхмәт суккан дип йөртәләр. Пәри алыштырган дип тә сөйлиләр.

Бәхеткә каршы, Каһарманның зиһене дөрес эшли, һәм ул үз хезмәтен белеп, яратып, бөтен шартын җиренә җиткереп башкара иде. Авылдашлары инде аңа күптән ияләшеп беткән, аның гариплегенә игътибар да итмиләр кебек. Ләкин Каһарман үзен башкалар алдында ничектер кимрәк хокуклы кеше сыман тота, бу гадәтен күркәм тыйнаклыкка санап, шуның өчен яраталар да иде аны. Һәркем диярлек аңа теләктәшлек күрсәтергә әзер тора иде.

– Нихәл, Каһарман, исәнме?

Каһарман, счёт төймәләре санавыннан бүленеп, йөзен Хәтирәгә борды һәм, шундук эшеннән бөтенләй тукталып, терсәкләрен өстәлгә куйды. Тыңлаусыз учын ничек җитте алай буйсындырып, иягенә таянды. Бер як кашын бик каты сикертеп, Хәтирәгә карады, бит мускулларын, иреннәрен ямьсез чалшайтып, ничектер моңарчы Хәтирәгә таныш булмаган әрсез, хәтта оятсыз бер елмаю белән елмайды.

– Әйдүк, Хәтилә, ләхим ит.

Хәтирәнең бу араларда Каһарман янында булганы юк иде. Аның сәер чыраен күреп шомлана калды. «Ни булган моңа? – дип уйлады ул. – Нишләп болай әрсезләнгән бу?»

Ләкин юк-бар уйларга биреләсе килмәде. Курыкканга куш күренә торгандыр дип, күңеленнән үзен гаепләргә ашыкты. Нинди өнсезлек, нинди оятсызлык булсын бу мескендә? Гариплеге шулай күрсәтә.

– Идарәгә керергә куштылар, дигән иде. Кемгә кирәк булдым икән, Каһарман? Син чакыртмадыңмы?

– Чакылмыйча да килелгә ялый минем янга.

Аның сүзләре дә гарип булып, ияләшмәгән кеше өчен аңларга да кыенрак булып чыгалар иде. Хәтирә аны, әлбәттә, аңлады һәм тыйнак Каһарманнан мондый җавап ишетүенә тагын да сәерсенә төште.

– Әллә шаяртасың инде, Каһарман?

– Нигә шаялтмаска, нигә Камәлетдин хатынының күңелен күтәлмәскә әзеләк? Солдатканың, мин әйтәм, ә?

Хәтирә үз колакларына үзе ышанмады. Ниндидер хурлану катыш шомлану тойгысы туды аның күңелендә. Ләкин сиздерергә теләмәде, шомлануын яшереп, шаяртуга каршы шаяру белән җавап бирергә тырышты:

– Әллә эчкәнсең инде, шайтан?

Алдын-артын уйламыйча «шайтан» дип ычкындыруына ул шунда ук үкенә дә башлады: гарип кеше чынга алуы бар. Ләкин Каһарманның күңеле күтәренке иде, үпкәләү кая, киресенчә, кәефе килгәндәй булды әле.

– Нигә алай дип әйтәсең, Хәтилә матул?

– Син бит болай түгел идең, Каһарман.

– Һа-һа-һа, замана үзгәлтә кешене. Күлмисеңмени, дөньяның асты өскә килгән чак…

Хәтирәнең сүзне артык дәвам иттерәсе килмәде.

– Шаярыр чак түгел шул, Каһарман, – диде. – Ярар, аны әйт тә моны куй: Корбангали абзый үзендә микән?

– Үзендә иде, чыгып киткән булмаса тагы. Келеп кала.

2.Чынагач – бакча чәчәге, «тырнак гөл» дип тә йөртәләр. Русчасы – мальва.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: