Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 19

Yazı tipi:

4

«Сталин» колхозы республика күләмендә үк дан тотмаса да, район күләмендә алдынгы колхозларның берсе иде. Аны бу хәлгә күтәрүдә Корбангали Габитовның тоткан урыны кечкенә түгел.

Хуҗалыкны аякка бастыруга ул бик гадел көч белән иреште. Артельгә оешып эшләүнең мәгънәсен вакытында яхшылап аңлата, үзе ышанган эшкә башкаларны да ышандыра белде, авылдашларын чын-чынлап күмәк хезмәткә рухландыра алды. Нәтиҗәдә бөтен гаиләләре белән тырышып эшләгән колхозчыларның бура тутырып ашлык алуларын күрү моңарчы икеләнеп, артель эшенә ышанычсыз карап килгән бик күпләрнең кирелеген сындырып ташлады. Ул елларда исә мондый колхозларның булуы аеруча әһәмиятле иде. Күмәк хуҗалыкның файдасы турында сөйләгән сүзләр никадәр күп булсалар да, алар мужик күңелендәге шикне куып чыгара алмыйлар, аерым колхозчының хезмәт көненә тигән килограммнар көчлерәк яңгырый иде.

Район җитәкчеләре «Сталин» колхозын яхшы яктан телгә ала башладылар. Председатель өчен дан иде бу. Коммунистлыгы өстенә мужиклык зирәклеге дә булган Корбангали үзенең төп таянычы халыкта – ул чакларда әле бик күбе кара, надан булган гади колхозчыда икәнен аңлый гына түгел, бөтен җаны-тәне белән тоя иде. Тыйнаксыз булып күренүдән куркып тормады, район җитәкчеләренең йомшак якларын сизеп алып, форсаттан файдаланып калырга тырышты. Колхозын чын мәгънәдә үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәрү өчен, кайбер ташламалар кирәклекне аңлатты. Ул бервакытта да үзенең шәхси мәнфәгатен алга куймый, аның өчен колхоз мәнфәгатеннән өстен берни юк иде. Һәм аны тыңладылар: техника белән чиратсыз ярдәм күрсәтү ягыннан булсын, район күләменә төшкән мәҗбүри хезмәт развёрсткаларыннан азат итүдә булсын – кеше күзенә ташланырлык дәрәҗәдә үк булмаса да, «Сталин» колхозына беркадәр җиңеллекләр ясалды. Корбангали алардан бик акыллы файдалана белде. Нәтиҗәдә колхозчыларның да, район җитәкчеләренең дә аңа булган ышанычлары ныгый, мәхәббәтләре арта барды. Соңгы берничә елда ул, кая барса да, хөрмәт белән каршы алына, район күләмендә уздырылган киңәшмәләрдә булсын, конференция яки сессияләрдә булсын – аның урыны президиумда иде. Болар өстенә аны еш кына Казанга да чакыра торган булдылар. Хәзер инде аңа авылдашларына караганда яхшырак киенмичә дә ярамый, бер бүлмәдән гыйбарәт булган колхоз идарәсендә теләсә кем белән буталып, тәмәке төтененә чумып утыру да килешми иде. Идарә өчен яңа бина салу теләген бары да хуп күрделәр. Корбангали ул йортның төп проектын үзе үк сызып бирде, турыдан-туры үз күзәтүе астында салдырып та керде. Хәзер инде аны авылдашлары да югарыдан килгән түрә кебек күрә башладылар. Йомышлары төшсә, аның янына махсус билгеләнгән сәгатьләрдә, чират торып кына керә торган булдылар.

Бу хәл халык каршында Корбангалинең дәрәҗәсен киметмәде. Шуның белән бергә моңарчы булган олы хөрмәт өстенә аңардан куркуны да арттыра төште. Җитәкче кеше өчен анысы да артык түгел иде. Ә инде сугыш та башланып киткәч, бигрәк тә…

Яз нинди матур килде! Җәе нинди өметле, ашлыклары нинди шәп иде! Башаклар пешеп өлгермәде, сугыш бер ай эчендә колхозны кулсыз-аяксыз итте дә куйды. Эшкә яраклы бөтен ирләр, җигәргә яраклы атлар, болай да хуҗалыкка җитмәгән машиналар – берсе дә калмады…

Анда да бирешмәде Корбангали. Ярты-йорты көч белән, вакытыннан шактый кичектереп булса да, түгә-чәчә булса да, хуҗалыктагы төп культураларны җыеп алуга иреште. Бер өлешен суктырып, дәүләткә тиешлесен тапшыргач, калганын эскерткә өйдерү белән бераз тынычлангандай да булган иде. Ләкин район җитәкчеләре аңардан өстәмә ашлык сорадылар.

Планнарын тутыра алмаган башка колхозлар өчен бирергә кирәк иде. Йөрәк төбеннән ургылып, ачу хисе кузгалды. «Минем колхозны да хәерчегә калдырасыгыз киләме?» – дип җикерәсе килде аның райком вәкиленә.

Ләкин коммунист үзен җиңде. Ачу йоту таш йоту булса да, йотты. Йотмый хәлең юк. Сугыш! Тагын сорадылар. Тагын, тагын…

«Шул кирәк сиңа, мужик! Теге чакта ташламалар сорап алуыңның җәзасын күр менә хәзер! Үрнәк колхоз, имеш! Үзең өчен кем түләр икән киләсе елга?..»

Коммунист акылына тагын шул ук мужик зирәклеге ярдәмгә килде: үзеңә ышан, Корбангали! Үзең күбрәк беләсең! Җитәкчеләреңне тыңла, үзеңчә эшлә! Харап итмә колхозны!

Һәм ул күңеленнән булыр-булмас җитәкчеләргә колхоз хуҗалыгындагы серләрнең барын да әйтеп бетермәскә дигән карарга килде… Бар аның моңа мораль хокукы, бар! Нишләп җинаять булсын! Бер үк изге максат өчен түгелмени?.. Юк, законны бозу түгел бу, төзәтү!.. Җавап бирергә туры килә икән, кеше гаебе өчен түгел, үзең өчен бит!..

Һәм аңа ышанычлы теләктәшләр дә табылды. Колхозның үз эчендә генә түгел, хәтта район җитәкчеләре арасында да…

Менә ул Корбангали үзе. Өстәлләрен җыеп алсаң, тамаша залына ярарлык кабинетта уртача гәүдә гадәттәгедән кечерәк булып күренә. Башы да авылдашларыныкыннан зур түгел. Ә миендә, күңелендә… – бөтен авыл. Аны очсыз-кырыйсыз басулары белән бергә кара көз каплап алган. Кайдадыр Күктугай кырында «онытылып» калган эскертләр йоклый. Йокласыннар. Җил дә алырлык түгел аларны, яңгыр да, элеватор да… Аларны язгы чәчүгә кадәр исән сакларга тиешле бәрәңге куркыныч астында. Тизрәк казып алмасаң, җир белән бергә бозга әйләнергә тора. Бөтен көчне шунда: җәяүлесен дә, атлысын да. Атлар?! Атлар…

Ул, төн уртасы җиткәнне сизгән әтәч шикелле, ниндидер инстинкт белән иртәнге сәгать җиде булганны тойды. Механик рәвештә үрелеп, өстәле артындагы стенада торган радиорепродукторны тоташтырды. Информбюро Мәскәү төбендә каты сугышлар баруы турында белдерә иде. Инде таныш булып беткән диктор, гаепле кеше сыман, йөрәк өшеткеч күңелсез хәбәрләрне артык кычкырмыйча, тиз-тиз генә әйтеп чыкты да күтәренкерәк тавыш белән сугыш эпизодлары турында сөйләргә тотынды. Ниндидер батыр сержант дошманның танкын яндырган, ниндидер данлы зенитчылар Гитлерның ике «козгын» ын бәреп төшергән. Курку белмәс Кызыл Армия разведчиклары…

Корбангали аны кырт туктатты. Эпизод!.. Эх, ул эпизодлар! Атаклы «Сталин» колхозы да, аның данлыклы председателе Корбангали үзе дә эпизод кына булдылар микәнни соң?..

Ишектә Хәтирә күренде.

– Сез чакырдыгызмы мине, Корбангали абзый?

Корбангали дәшмәде. Әкрен генә атлап, ишек янында ук тукталып калган Хәтирә каршысына килеп басты.

Күн тужурка кесәсеннән «Беломорканал» папиросы чыгарды. Берсен алып авызына капты. Хәтирәдән күзен алмаган килеш, аны яндырып җибәрде. Сирәк-сирәк чал керә башлаган коңгырт чәчләрен уң кулы белән артка сыпырып куйды.

Хәтирә аңлап алды. Председательнең кәефе начар чакка туры килгән икән. Хәер, бу көннәрдә кемнең кәефе яхшы булсын соң! Әз генә кызыл йөгергән күзләреннән күренеп тора: Корбангали нәрсәгәдер бик нык ачуланган. Ләкин Хәтирәгә ачуын күрсәтергә ашыкмый. Башта үзен тынычландырырга тырыша: тирән-тирән итеп төтен сулый. Ниһаять, телгә килде. Чынлап та, тыныч кына тавыш белән сорау бирде:

– Ишеттеңме, Хәтирә сеңлем?

– Нәрсәне?

– Информбюроны.

– Әллә берәр шатлыклы хәбәр бармы?

Председатель тирән көрсенеп куйды:

– Юк, Хәтирә акыллым, һаман хужыга бара.

– Сөйләмә инде, Корбангали абзый. Ни белән бетәр икән бу хәлләр?

– Озакка сузылыр, Хәтирә, бу сугыш. Бик озакка.

– Сөйләмә. Бигрәк уйламаган эшләр булып китте инде.

– Уйларга кирәк булган да бит… Да… – Корбангали, сүзне капыл гына икенчегә борып, Хәтирәнең иң авырткан җиренә бәрелде: – Камәретдиннән хәбәр юкмы? – Хәтирәнең агарынып китүен күрде Корбангали. Ләкин ул моны дөрес аңлый алмады: иреннән хәбәр юкка борчылуы дип юрады. Яшь солдатканың җавабын көтмичә үк, аны юатырга тырышты: – Зарар юк, Хәтирә сеңлем, ул кадәрле борчылма. Бу шундый сугыш: ел буе хәбәр килми торса да гаҗәп түгел.

– Белмим инде, Корбангали абзый.

Председатель бераз кырыслана төште:

– Ярый, Хәтирә. Бер сиңа гына түгел, бөтен ил өстенә килгән хәсрәт. Бирешергә тормыйк әле. Йә, нишләдең? Уйладыңмы?

– Мин риза, Корбангали абзый.

– Риза? – Корбангалинең йөзе яктырып китте. – Менә рәхмәт. Әйдә, утыр әле. – Ул аны җитәкләп диярлек түргә, өстәле янына алып килде. Үзе өстәл артына, аның каршысына утырды. – Дөресен әйтим: бик каты тиргәргә җыенган идем үзеңне. Теге көнне бик нык карышырга чамаң барлыгын күргәч, һаман киреләнерсең дип көткән идем. Рәхмәт. Үзең үк аңлагансың. Ә бит кешене тиргәү миңа да рәхәт түгел. Бигрәк тә синең кебек акыллы, тырыш киленнәрне… Беләм, авыр эш тапшырам, четерекле, җаваплы. Нишлисең, вакыты шундый, башкача булмый.

– Эш авырлыгыннан курыкмыйм, Корбангали абзый, булдыра алмам дип кенә куркам.

– Булдырасың, Хәтирә. Мин күптән күзәтеп киләм. Ат белән аңлаша беләсең бит син.

– Мал яратам инде дә бит…

– Мал менә шуны аңлый. Үзен яраткан кешене ярата. Бигрәк тә ат. Борчылма. Галләметдин бабай булышыр. Өйрәтер, киңәшерсең.

– Дилбегә тота белүдән ары китми шул әле тәҗрибә дигәнем дә.

– Дилбегә тота белү бик зур эш ул, Хәтирә килен. Ышанмасам, мондый җаваплы эшне тапшырмыйм да мин сиңа. Ир канаты – ат, үзең беләсең. Колхозның канатлары синең кулда, Хәтирә, аң бул! Әйдә атлар янына. Үзләре белән бергә сөйләшербез.

5

Бала бит!

Мондый яман акылсызлык эшләве белән ана күңелен бик каты рәнҗетсә дә, Сабира (Камәретдиннең әнисе) улына карата рәхимсез була алмады. Әрләргә дә, каргарга да ашыкмады. Болай да җиңел түгелдер мескенгә, дип уйлады. Яхшы кешенең эте дә урамга чыкмаслык шундый ямьсез төндә, Хода белсен, нинди юл газаплары күреп, өенә – әнисе янына кайткан баласын әзрәк кунак итәсе дә килде. Хәтирәнең киңәшен бик хуп күреп, төче коймак пешерергә дә ниятләгән иде. Коштабакка сөт салып, кулына күкәй алгач кире уйлады: таба исе бөтен урамга таралачак бит. Төче коймак пешерү гаеп эш түгел, тарала бирсен дияр идең, булмый: килене эшкә киткәч, Сабира күрше үзе генә сыйлана икән дип уйлаулары бар.

И бала, бала! Кадерләп үстергән анаңны картайган көнендә нинди хәсрәт утларына салуың турында күңелеңә китерәсең микән үзең, сакаллы сабый?

Сабира күкәйләрне бөтен килеш кенә самоварга куеп пешереп алды. Алъяпкычына шешә белән сөт һәм ипи төреп, чиләк эченә яшерде дә, белгән догаларын укына-укына, ишеккә юнәлде. Ләкин өйалдына чыгу белән, күрше ишегалдында Майбәдәр тавышын ишетеп, тукталып калды. Кереп китсен инде бу чәрелдек. Читән аша сүз куша башлар, сораша башлар… Күршесенең холкын күптән белсә дә, бүген аңа Майбәдәрнең кыланышлары гадәттәгедән бүтәнчәрәк булып ишетелде. Ни булган бу кыбырсыкка? Әллә, Ходаем, аның Камалие дә?..

Шунда кинәт ничектер Сабираның күңелен өзгәләгән авыр сорауга беркадәр ачыклык кереп киткәндәй булды. Мөгаен, шул Камали этлеге бу! Югыйсә мондый бала идеме соң безнең Камәретдин?!

Ишегалдында инде шактый яктырган булса да, сарай асты гадәттәгечә караңгы, ә абзар түшәме белән түбә кыегы арасындагы печәнлектә төн иде әле.

Толыпка төренү өстенә коры печән эченә дә күмелгән булгач, Камәретдинне салкын борчымады. Түбә кыегын алар, Хәтирә белән икәү, әле былтыр гына бик әйбәтләп яңа салам белән япканнар иде. Бернинди яңгыр үтәрлек түгел. Аның бер әкренәеп, бер көчәеп шыбырдавы гына ишетелә. Аста сыер шундый тәмле итеп, кырт-кырт китереп «сагыз чәйни». Бөтен гәүдәне изрәтә торган гына авазлар да бит, баш күтәрми йоклый торган гына урын да бит, кайда ул? Камәретдин беренче әтәчләрдән бирле уяу. Кайчан таң атар да, кайчан өйдән берәрсе чыгар дип көтә-көтә алҗып бетте. Җиде төн бергә кушылган кебек тоелды аңа. Шулай да, әнисе чыгып хәлен сорашкач, тыныч күренергә тырышты. Әйбәт йокладым, диде. Борчылмагыз, диде. Минем янга бик ешларга тырышмагыз, диде. Хәтирә бүгенгә бу тирәгә килеп йөрмәсә дә ярар, дип тә өстәгән иде. Шулай да, әнисе кире кереп китү белән, ул аны көтә башлады. Менә-менә Хәтирә чыгар, ире янына килеп китми булдыра алмас дип өметләнде. Ләкин бу бетмәс төн аның өчен яңадан башланып киттемени! «Минуты – ай, ае ел тик!..» Менә кайда икән ул!

Ниһаять, ишек ачылган тавыш ишетелде. Аермачык сизде Камәретдин: бу, әлбәттә, Хәтирә… Тик аның күңелендә өмет уты кабынырга өлгермәде, күрше ишегалдында хатын-кыз чәрелдәгәне ишетелде: «Кәҗә, ристан!»

Булмады инде болай булгач. Тагын төн яңадан башланды, ләкин бу юлы аның хәлен күршесе бераз җиңеләйтте, һаман шул икән бу Майбәдәр: берүзе дөнья шаулата, ачуланып кәҗәсенә кычкырып җибәрә, ул арада тавыш кинәт йомшарып китә, иркәләп, юмалап кына сыерын чакыра башлый: «Һәү, һәү, һәү, хайван, һәү…» Шунда ук, яңадан ярсып, этен тибеп очыра: «Чәбә, нәгъләт! Кая тыгыласың!» Тавыкларга да өлеш чыга: «Көш! Үләт кыргырлары, көш!» Яңадан: «Һәү, һәү, һәү…» Менә ул тынып кала. Дөбердәп чиләк төбенә сөт бәргән тавыш яңгырый башлый…

Шуны ишетеп булса кирәк, печәнлек астында Хәтирәләрнең үз сыерлары мөгрәп куйды.

Камәретдин аның телен бик ачык аңлады. «Мине дә саварга вакыт» дип мөгрәде сыер.

Хәтирә китте бит. Әнисе үзе саварга булган, күрәсең. Нишләп һаман чыкмый? Майбәдәр кереп киткәнне көтә микән?

Чынлап та шулай булып чыкты, ахрысы. Майбәдәр хайваннары белән сөйләшә-сөйләшә ишегалдында эшен бетереп өенә кереп китүгә, чиләген шалтыратып Сабира килгәне ишетелде. Абзар алдындагы сарай ишеге ачылгач, печәнлек эче дә сизелерлек яктырып китте. Сыер, үз янына килүчене сизеп, тагын мөгрәде.

– Хәзер, хәзер, – дип җавап бирде аңа Сабира. – Ашыкма. – Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, чиләген җиргә куйды. Сөйләнә-сөйләнә, печәнлек баскычына менә башлады: – Белмим инде, – ди иде ул, – хәзердән үк болай әзерне ашый башлагач, язга кадәр ничек азык җиткерербез сиңа?

Әнисенең бу соравын Камәретдин ихтыярсыз үзенә кабул итте. Ләкин ни дип җавап бирсен? Ишетмәмешкә салынудан башка чарасы юк.

Сабира печәнлеккә менеп җитте. Камәретдин печән кыштырдавы арасыннан аның акрын гына пышылдавын ишетте.

– Йокламыйсыңмы?

– Юк.

– Ничек болай итәсе булдың, тиле?

– Сорама инде, әни. Белерсең әле.

– Кем белән качтыгыз?

– Үзем генә.

– Булмас. Мөгаен, Камали котырткандыр.

– Юк.

– Ай-һай?

– Юк ла инде.

– Кайда калды соң ул?

– Әллә тагын, Казандадыр, ахры.

– Сугыш кырына барып та җитмәдеңмени?

– Әйтәм ич, Юдино дигән станциядән…

– Алай булгач, кеше-кара сизгәнче, кире барасыңмы әллә, улым? Ялгыш поезддан торып калганмын, дисәң, әллә үтәр?

– Булмый инде хәзер…

Әнисе, печән белән булашып, бераз вакыт дәшми торды.

– Мә, тамагыңны туйдыр, – диде аннары коры гына. – Акылым җитми, кайчанга кадәр болай тычкан кебек… Ныклабрак уйла әле, уйла…

Сабира, улы белән пышылдашкан арада, аска бер-ике кочак печән ыргытырга да өлгергән иде инде. Тизрәк сыеры янына төшәргә ашыкты.

Төшеп җитүе булды, капка төбендә ниндидер хатын-кыз сөйләшкәне ишетелде. Шунда ук берсе ишегалдына да килеп керде.

– Сабира апа, син өйдәме?

Сабира йөгерә-атлый аңа каршы китте.

– Ә, Мәстүрәмени? Әйдүк, әйдүк.

Мәстүрә һаман бригадир икән. Камәретдин керфеген селкетергә дә куркып тынып калды. Бригадир белән әнисе сөйләшкән сүзләр аңа аермачык ишетелә иде.

– Нихәл, Сабира апа? – диде бригадир. – Авырмыйсыңмы?

– Бу көннәрдә берәзрәк сырхап торам да, болай аяк өстендә инде. Ятарга вакыт та юк. Килен көне-төне дигәндәй эштә.

– Шундый вакыт бит, Сабира апа. Хәлең бик начар булмаса, үзең дә бәрәңгегә чыгарсыңмы әллә дигән идем. Бигрәк куркыныч астында бит.

Сабира озак уйлап тормады:

– Ярар, Алла боерса, менә сыерымны гына савып алыйм да барып җитәрмен.

– Менә рәхмәт. Хөсни әби дә чыга, Шәргыя апаларга да әйтәм әле. Ярый, озаклама.

– Хәзер барып җитәм, – дип кычкырды Сабира.

Ишегалдында берүзе калгач та, ул үзалдына кычкырып сөйләнүдән туктамады:

– Бармый теге! Мондый вакытта ничек эшләми ятарга кирәк. Һәү, һәү, һәү…

Әнисенең соңгы сүзләрен үзенә төрттереп әйтү дип аңлады Камәретдин. Яхшымы-яманмы – читтән кайткан улы белән аның шулай кырыс сөйләшүе, хәтта аңа кире сугышка китәргә киңәш итүе Камәретдиндә үпкә хисе тудырды. Моны ул, әлбәттә, әнисенә сиздерә алмады, күңеленнән генә сыкранып куйды.

«Үлеп калсаң да исе китәсе түгел микәнни?.. Мөгаен, Камали котырткандыр, имеш. Камәретдиннең шулай үз белдеге белән куркаклык күрсәтергә дә хәленнән килмәскә тиеш микәнни? Куркаклык? Чынлап та куркаклыкмы соң ул сугыштан качу? Дезертир, диләр инде, куркак, диләр. Ә кем курыкмый икән үлүдән? Ә бит дезертир булу өчен дә тәвәккәллек кирәк. Тәвәккәллек батырлык түгелмени?..»

Мондый уйларның Камәретдин күңеленә беренче килүе генә түгел иде инде. Шулай фикер йөртеп, ул үз каршында үзен акларга бик күп азапланып карады. Ләкин һичничек тә моңа үзен чынлап ышандыра алганы юк иде әле.

Алар моннан бер ай чамасы элек, сентябрь ахырларында киттеләр. Авылдан тагын берничә кеше бар иде. Аларны район үзәгендә үк аерып алдылар. Ә Камалетдин белән алар Казанда да бергә булды әле. Онытылырлык булмады Камали. Күрше булган өчен генә түгел, исемнәре дә бер-берсенә охшау өстенә (русча язганда бигрәк тә) аларның фамилияләре дә бер: икесе дә Абдуллин. Барлау вакытларында аларны гел бутый килделәр. Камәретдин сирәк очрый торган исем булганлыктан, аны һаман «Камалетдин» дип язалар, «Камәретдин» дип төзәттергәннең соңында да «Камалетдин» дип укып аптыраталар иде.

6

Сабираның «Камали котырткандыр» диюе дә юкка гына түгел. Исем-фамилияләре охшаган булса да, Камалетдин белән Камәретдин – холыклары ягыннан бөтенләй икесе ике төрле кеше. Камәретдин, гомумән, тыйнак холыклы буларак, колхоз хуҗалыгында үз өлешенә төшкән эшне карусыз эшләп, нормасын үтәп бара, үз йортына ябышып ята, анасы, хатыны белән дә тату яши. Кыскасы, начар яктан да, яхшы яктан да халык теленә керми иде.

Камалетдингә килсәк, авылда аны белмәгән, аның турында сөйләмәгән кеше булмагандыр. Унбиш яшендә чакта ук авылдан качып чыгып китеп, бер шаулады ул. Себер ягына кеше вербовать итүчеләргә язылып киткән булган икән, ике елдан авылын сагынып кире кайтты. Өс-башын төзәтү ягыннан әллә ни эшли алмаган, әмма акылга баеп, телгә чаяланып кайткан, диделәр. Үз теләген искә алып, аны атлы эшкә куйганнар иде. Башта әйбәт кенә эшләп йөрде. Тора-бара тагын бозылды. Төннәрен колхоз атына атланып, икенче авылга кызлар янына барып йөргән өчен, башка эшкә күчерделәр. Тагын каядыр бәхет эзләп чыгып китәсе иде, армиягә чакырып алдылар. Аннан авылга кайтмыйча, Уралга киткән иде. Шунда өйләнгән дә булган икән. Утыз җиденче елда кулга алынган, диделәр. Эчкән баштан Сталин турында ниндидер ярамаган сүз ычкындырган, имеш. Ике ел тулыр-тулмастан ничектер котылып, яңадан авылга кайтып төште. Үзе төрмәдә чакта хатыны икенче кешегә киткән булган икән, Камали күп сайланып тормады, әнә шул Майбәдәргә өйләнде дә куйды. Ә Майбәдәр бу вакытта өч-дүрт яшьлек баласын ияртеп ирдән кайткан тол хатын иде инде. Тату гына тордылар. Күрше булгач, Камәретдин үзе дә белә: Камали хәтта үги баласын да үзенеке кебек күрә, ярата иде. Соңгы елларда, гомумән, Камалетдин басылган кебек иде. Тик ара-тирә күрше-күләнгә ишеттерерлек итеп эчә һәм эчкән чагында беркемнең дә хәтерен сакламыйча туры әйтә торган гадәте бар иде.

Хәзер дә авылдашлары арасында аңа бик ышанып бетмәүчеләр, бу дуамал кешенең тагын берәр ярамаган эш эшләп ташлавы бик мөмкин дип караучылар булса, бер дә гаҗәп түгел.

Ләкин Камәретдиннең мондый хәтәр юлга аяк басуында Камалиның чынлап та бернинди катнашы юк.

Камәретдин үзенең тормышыннан бик канәгать иде. Әнисе янында, бигрәк тә Хәтирә янында шундый рәхәт иде аңа. Шуннан артыгын ул теләми дә кебек иде. Сугыш аның җанын бик зур хафага салды. Әгәр алсалар, Хәтирәдән аерсалар?.. Исән кайтасың дигән ышаныч булса бер хәл иде, нинди авырлыкка да түзәр идең. Ә бу сугыш – шундый сугыш, аннан исән кайтулары, ай-һай…

Камәретдинне беренче чиратта ук алмадылар. Военкоматка чакыргач та, документларын карап, сәламәтлеген тикшереп, аны-моны әйтмичә генә кире кайтарып җибәргәннәр иде. Аңарда, болай булгач мине алмаслар да әле, дигән өмет туды. Әйе шул, аның бит йөрәге сау түгел. Тыныч кына эшләп йөргәндә, берни юк, ә инде гадәттәгедән артыграк хәрәкәтләнергә, әйтик, бик каты йөгерергә туры килсә, аның башы әйләнә, хәтта тәмәке тартырга да өйрәнә алмады. Кеше шикелле, төтенне эчкә алып бер-ике суырса, күңеле болганып, косасылары килә башлый, күз аллары караңгыланып китә. Аракы эчсә дә шулай. Эчкән вакытта бик әйбәт. Ә иртән башын күтәрә алмый, көне буе берни күрәсе килмичә авырып йөри.

Тик берсенең дә файдасы тимәде: чакырдылар. Инде эш Казанга барып җиткәч, соңгы комиссиягә керү алдыннан юри тәмәке тартып карады. Доктор алдына килеп басканда, аның башы әйләнә, күңеле болгана, косасы килә, күз аллары караңгыланып тора иде. Пульсын карый башлагач, доктор да җитдиләнеп китте, төбәлеп Камәретдиннең тоныкланган күзләренә карады. Ләкин берни әйтмәде, бары беркая китмичә шунда гына бераз утырып торырга кушты. Ун-унбиш минут чамасы вакыт үткәч, аны тагын карадылар.

– Бик әйбәт!

Камәретдин өчен «Бетте башың!» дигән сүз иде бу.

Ниндидер бер клуб бинасына ябып, аларны Казанда берничә көн тоттылар. Фронттагы хәлләр турында гел начар хәбәрләр генә ишетелә иде. Газетага күз салсаң да, радио тыңласаң да шул, ә инде шунда очраган кешеләр белән сөйләшсәң, дөньяда да яшәмә.

Берничә көннән аларны вокзалга алып төштеләр. Кояш баерга якынлашып килгән чак иде. Кырыклап кызыл вагоннан торган состав шыгрым тулды. Камәретдиннең озатучысы юк иде. Шулай да вокзал тулы хатын-кыз, аларның кычкырып-кычкырып елаулары, үзәк өзгеч тавышлар белән такмаклап-такмаклап кемнәргәдер бәхилләшү сүзләре әйтүләре аны чиксез хәсрәт утына салды. Шул хатыннар арасында үзенең Хәтирәсе дә бардыр сыман тоелды аңа. Мәңгегә аерылу микәнни бу, мәңгегә?

Эшелон әкрен генә кузгала башлагач, Камәретдин утырган вагон эчендәгеләрдән берәү ниндидер кыргый тавыш белән ачыргаланып кычкырып җибәрде:

 
Уф, җөрәгем, җөрәгем!
Җануына җөдәдем.
Һаман шулай җанар булса,
Ни хәл итеп түзәрем?!
 

Ул шактый исерек, беркемнән дә тартынмыйча, ярсып, шашып җырлый. Җыр уртасында үкереп елап җибәрергә дә оялмый.

 
…Гелән шулай җанар булса,
Ни хәл итеп түзәрем?!
 

Шунда гына белде Камәретдин: бу кадәр авыр хәсрәтне аның гомерендә күргәне булмаган икән. «Йөрәк яну», «йөрәк әрнү», «ут йоту» кебек сүзләрне ишеткәне генә түгел, аларны үзенең дә бик күп әйткәне бар иде. Ләкин ул сүзләрнең мәгънәсен белмәгән икән әле ул. Бернинди арттырып әйтү түгел икән алар. Ә менә хәзер аның күкрәк авызы яна, чын-чынлап яна, нәкъ утлы күмер йоткан кебек. Әрни, өзелә!

Ләкин ул, әллә эчмәгәнгә, әллә холкы шундый йомык булганга, теге егет кебек шашып кычкырып җибәрә алмый. Шулай да күңелендә ихтыярсыз аның җыры кабатлана:

 
…Гелән шулай янар булса,
Ни хәл итеп түзәрем?!
 

Эшелон, үлем авызына барып керергә ашыкмагандай, авыр кузгала, вагон тәгәрмәчләре теләр-теләмәс кенә әйләнәләр. Озатучылар төркеме һаман янәшәдән килә. Төркем белән бергә елау, саубуллашу авазлары… Арада хәсрәткә бирелергә теләмәүче батыр йөрәкле кешеләр дә бар, күрәсең:

– Җиңеп кайтыгыз! – дип кычкыралар.

Вагоннарда яңгыраган моң-зар авазлары арасыннан кычкырып көлгән тавышлар да ишетелә, шаян җыр, дәртле бию көйләре яңгырый. Ләкин берсе дә Камәретдиннең хәсрәтен җиңеләйтә алмый, ишетми ул аларны. Ишетсә дә, аңына ала алмый, төшенми. Яна аның күкрәгендә нәрсәдер, яна. Ничектер пыскып, әрнеп яна. Инде болгана ук башлаган күңелендә һаман әлеге җыр урала:

 
…Гелән шулай янар булса,
Ни хәл итеп түзәрем?!
Уф!
Түзә алмам,
Үләрмен!
 

Ул тәмам чиргә сабышты. Басып торыр хәле калмыйча, нарга барып утырды. Вагондашлары бар да диярлек бу минутларда тулы килеш ачык торган ишек турысына өелгәннәр, тыштагылар белән, Казан белән, Казан тирәсендәге таныш күренешләр белән саубуллашалар. Нарлар бөтенләй буш диярлек иде. Камәретдингә берәү дә игътибар итмәде. Ялгыз иде ул. Вагонга тулган кырык кеше арасында берүзе. Таныш түгел кеше үзе килеп сүз кушмаса, Камәретдин аңа барып эндәшми. Нәтиҗәдә күбесенчә шаулап торган зур төркем эчендә дә ул ялгыз була.

Хәтта Камали белән дә ул якыннан дуслашып китә алмады. Авылдаш кына түгел, күрше булсалар да, барлау вакытларында исемнәрен бутап бетерсәләр дә, Казанда ятканда, алар еш очрашмадылар. Камали монда кемнәр белән генә аралашмады. Аның тирәсеннән бервакытта да кеше өзелмәс. Читтә йөргәннәрен, башыннан үткәннәрен сөйли башласа, бөтен кешене авызына карата да куя. Сораулар биреп, тагын сөйлә, дип аптыратып бетерәләр үзен. Авылдашы белән утырырга Камалиның вакыты да калмый. Шулай да Камәретдинне кеше төсле итәргә тырышып карамады түгел, берничә тапкыр әйтте:

– Нигә син болай балтасы суга төшкән утынчы кебек йөрисең әле, башыңны күтәрә төш, – диде.

– Күңел күтәрелерлек ни бар соң?

– Сөйләп җибәр, ичмасам, Хәтирәгә ничек итеп өйләнгәнеңне, кызык булсын бер.

– Нәрсәсен сөйләп торасың аның? Кемгә кирәк ул?

Соңгы көннәрдә ул Камалины бөтенләй күрмәде дә. Бу эшелонда бармы аның авылдашы, булса, кайсы вагонга эләккән – анысын да белми иде Камәретдин.

Казанка күперен чыгып киткәч тә, поезд йөрешен тизләтмәде. Әйтерсең паровозның да ул коточкыч якка таба «аягы тартмый», туктар-туктамас кына бара. Төнгә каршы гына «Юдино» станциясенә килеп җиттеләр. Эшелон тукталды һәм тиз генә китәргә ашыкмады. Булачак сугышчылар бик озак шаулаштылар, җырлаштылар, көлештеләр, кычкырышучылар да булды. Ниһаять, арыдылар, шау-шу басылды, йоклашып беттеләр…

Иртән уянгач белде: Камәретдин үзе дә йоклаган икән. Башкалар да уяу, поезд кайдадыр туктап тора, ачык ишек аша кызыл вагоннар гына күренә иде.

Яңа уянучылардан берәү кызыксынды:

– Нинди станция бу, егетләр?

– «Юдино»! – диделәр.

– Вот какой рассеянный, с улицы Бассейнной, – диде кайсыдыр.

Кемнәрдер көлеп куйды. Нигә алай дип әйтте ул кеше, нигә аңардан көлделәр – Камәретдингә аңлашылмады.

Биш көн торды шунда эшелон. Ниләр генә күрмәде, ниләр генә ишетмәде анда Камәретдин! Баштарак вагоннардан берәүне дә чыгармый азапладылар. «Һәр минутта составның кузгалып китүе мөмкин, торып калырсыз», – дип куркыттылар. Тора-бара ияләшенде. Составларында паровоз юклыгын күрделәр, эшелонның әллә кая – арттагы юлларның берсенә – тупикка кертеп куелганлыгын белделәр. Әлегә үз киемнәрендә булган кызылармеецлар бу зур станцияне тутырган дистәләрчә составлар арасында буталып йөри башладылар. Хәтта Казан кешеләре арасыннан шәһәргә кайтып килүчеләр дә булды. Кайберәүләренең хатыннары да килә башлады.

Камәретдин һаман хәсрәтеннән үзен кая куярга белми иде. Эч пошуын бераз басып булмасмы дип, авылдашын эзләп караса да тапмады – Камали бер вагонда да юк иде. Таныш түгел кешеләрдән берсе белән дә якыннан аралашып, дуслашып китә алмады. Ләкин аның да кеше ни сөйләгәнне ишетәсе, үз язмышларына кагылган мәсьәләләр турында ни дә булса беләсе килә иде. Башкалар сөйләшкәнне тыңлап торырга, әлбәттә, аңа берәү дә комачауламады.

Үч иткән шикелле, фронт хәлләре турында аның колакларына һаман коточкыч әшәке хәбәрләр генә ишетелеп торды. Чынлап та, илнең иң авыр көннәр кичергән чагы иде бу. Европа буенча җиңү арты җиңүгә ирешеп килүдән тәмам азуы җиткән Гитлер явы ярсып Мәскәү өстенә ыргыла иде. Мондый чакларда дошман коткысы нинди генә кыяфәтләргә төренми дә, кайларга гына үтеп керми?..

Беркөнне Камәретдин вагон артында сөйләшеп торучы ике кеше янына килеп чыкты да, ничектер, ихтыярсыздан шунда тукталып калды. Аларның берсе – баштанаяк күн киемнән, икенчесе шактый нык таушалган шинельдән иде. Күрәсең, фронтта булып чыккан кеше. Башлап Камәретдиннең колагына шул хәрби киемдәгесенең сүзе керде.

– Бернинди мәгънә юк хәзер анда барудан, – диде ул һәм яннарына кеше килгәнне күреп тукталып калды.

Күн киемлесе, Камәретдингә карап, күптәнге танышы төсле елмаеп куйды:

– Нихәл, вояка, эшләр ничек? Нәрсә син болай боектың?

Камәретдин ни дип җавап бирергә белмәде. Елмаюга каршы елмаеп кына куйды. Аның өчен хәрби киемдәге кеше җавап бирде:

– Боегырсың, сине күрә торып үлем авызына алып барсалар.

– Барсалар ни, үлем ике килми. Берсеннән барыбер котылып булмый. Шулай бит, вояка?

Камәретдин тагын шул мәгънәсез елмаюын кабатлады. Тегеләр инде, аңа бөтенләй игътибар бирмәгәндәй, үзара сөйләшүләрен дәвам иттеләр.

– Да, уйный торган чак түгел, – диде хәрби киемле кеше. – Мәсьәлә көн кебек ачык булганда, сер бирмәгән булып, кеше кырдырудан ни мәгънә?

– Кем өчендер мәгънәсе бар, стало быть.

– Менә шул шул. «Кем өчендер». Эшелонлап-эшелонлап илтәләр дә тыгалар бит. Даже кайвакыт корал да биреп тормыйлар.

Күн киемлесе тирән мәгънә белән нәтиҗә ясап куйды:

– Да, күпкә бармас. Мәскәү киткәч инде, калганы… күп булса бер айдан бары да бетәр.

– Бер айга да бармый. Хәзер бөтен хикмәт – исән кала белүдә. Югыйсә, йөз меңләп дуракны кырдыру өчен, бер атна да җитә…

Мондый сүзләрне Камәретдин өчен ишетү дә куркыныч иде. Бу тирәдән тизрәк таю ягын карады.

Тегеләр аның китүен сизмәделәр дә шикелле. Кайдан килгән кешеләр булдылар? Кая киттеләр? Камәретдин яңадан аларны күрмәде. Ә сүзләре аның күңеленә, миенә ябышып калдылармыни! Ямьсез сүзләр. Тәмсез сүзләр. Җан әрнеткеч ачы сүзләр. Ә дөреслек татлы буламыни? Йөз мең дуракның берсе булып үләргәмени? Юк. Бөтен хикмәт – исән кала белүдә.

Һәм шул сүзләрдә Камәретдин үз күңелендә әшәке чиргә әйләнгән авыр тойгыларга дару тапкан шикелле булды. Шул сүзләр аның мескен йөрәгенә көч бирделәр. «Юдино» станциясенә килеп тукталуга биш тәүлек тулган кичне, көнбатышка таба әледән-әле үтеп торган поездларның берсенә эләкте дә китте. Беткән баш беткән! Төрләмәгә хәтле каптырмасалар… Аннары Хәтирә белән әнисе янына исән-сау кайтып җитә алса, шәт, иншалла, күп көтәргә туры килмәс.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: