Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 20
7
Менә ул инде хәзер үз өендә. Дөресрәге, үз абзарында, үз печәнлегендә. Соңгы бер атна эчендә үтелгән юл газаплары – көзге яңгыр астында күшегеп йөрүләр, чи бәрәңге йә кәбестә күчәне белән тамак ялгап, көннәр буе урманда качып ятулар, куян кыштырдаган тавышка да йөрәге ярыла язып куркып китүләр артта калды… Чү!.. Нәрсә кыштырдый анда? Юк ла… Чү!.. Кыштырдый шул…
Чынлап та, якында гына кемдер салам кыштырдата… Бераз тукталып тора да тагын кыштырдый. Кемдер, печәнлектә нәрсә барын белергә теләп булса кирәк, яшерен генә менеп килә бугай… Әллә түбәдән берәр тишек табып, шуннан карамакчымы?
Камәретдин, тын алуыннан да тыелыр чиккә җитеп, кысылып калды. Кинәт, бик каты кыштырдап, салам түбәгә, нәкъ аның турысына тыш яктан ташмы-кирпечме килеп төште. Пырылдап кошлар очып киткәне ишетелде. Якында гына кемдер «Әтнә көе» нә сызгырырга тотынды. Шундый гамьсез сызгыру…
Аңлашылды, түбә саламын ниндидер кошлар кыштырдаткан, тыкрыктан узып баручы малай шуларга таш аткан икән. Уф!..
Камәретдин иркенрәк тын ала башлады.
Ләкин тынычланырга өлгермәде, сарай астында чыпчык аулап йөрүче мәче котын алды. Күп тә үтмәде, урам капкасы шыгырдап, аны сагаерга мәҗбүр итте. Әле абзарның тыкрыкка караган читән стенасына ышкынып узалар, әле күрше ишегалдында кемнәрдер йөри, әле сарай астында, әле абзар тирәсендә иснәнеп йөрүче этләр килеп чыга… Кыскасы, минут саен якын-тирәдә ни дә булса ишетелеп тора, һәр аваз Камәретдинне сагаерга мәҗбүр итә, һәр кыштырдау аның котын очыра иде. Төш авышкан вакытта аның әнисе кайтып, малларын карап китте. Камәретдингә бөтенләй күренмәде дә диярлек. Шулай да, баскычка яртылаш кына менеп булса да, ипи белән суык бәрәңге төрелгән төенчеген ыргытып калдырды. «Күрәсең, якын-тирәдә кем дә булса бардыр, – дип уйлады Камәретдин. – Күп селкенергә ярамас». Һәм аңа, үзеннән бераз читтәрәк төшкән төенчекне үрелеп алыр өчен, чын-чынлап аучы саклыгы күрсәтергә кирәк булды.
Йокларга да куркыныч иде. Тамак ялгаганнан соң, уйланып ята торгач, бервакыт ул йокыга китә башлады. Бары бер генә тапкыр гырылдады, анда да куркып кына, бәләкәй генә итеп, шулай да сискәнеп уянды. Йокысы качты. Ишетмәделәр микән дип, бик озак тын алырга куркып ятты…
Үз печәнлегендә үткәргән беренче көне аңа шулай аеруча озын тоелды. Аның тизрәк кичне җиткерәсе, Хәтирә белән сөйләшәсе, аның белән яшерен серләрен уртаклашасы, якын киләчәккә бәйле өметләре турында киңәшәсе килә. Сөйләшсә, күңеленә бераз җиңелрәк булып китәр төсле тоела иде. Ләкин кайчан җитәр ул кич? Кайчан аның җаны бераз тынычлык табар?
Ниһаять, кич тә җитте, ахрысы. Печәнлек эче генә түгел, көндез ярыйсы якты тоелган сарай асты да караңгыланды, берни күренмәс булды. Ләкин йөрәккә шом төшерә торган сәбәпләр: сөйләшеп үткән кеше тавышлары, терлек-туар арасындагы ыгы-зыгы, кыштырдау-шытырдаулар берсен берсе алмаштыра тордылар.
Дөнья караңгыланганга да байтак вакыт узды.
Авыл сизелерлек тынып калды. Көндез басылып торган җил-яңгыр төнгә каршы тагын көчәеп китте. Бусы Камәретдин өчен уңайрак иде, һәрхәлдә, җил тавышы аңа курыкмыйчарак селкенергә, аягын-кулын язарга мөмкинлек бирә.
Ләкин тирә-як тып-тын булып калганда да, Камәретдиннең җаны тынычлана алмый. Андый минутларда ул килүе ихтимал булган куркынычларны үзе уйлап чыгара иде. Ята торгач, аның колакларына бала-чага кычкырышкан тавыш ишетелеп калды. Клуб тирәсендә булды, ахрысы. Ерак иде алар, урамның аргы очында ук иде. Ләкин шул балалар чыр-чуына ялганып, аның күз алдына коточкыч хәлләр килеп басты. Бервакыт, әле быел яз гына бугай, күрше ишегалдында шулай чыр-чу килеп балалар уйнап йөргән иде. Камәретдин аларга, әлбәттә, бөтенләй игътибар итмәгән булыр иде. Шулвакыт ул, нәрсәдер эзләп, шушы печәнлеккә менде һәм, шунда бер кыз бала посып утырганны күреп, әллә нишләп китте. Курыкмады, әлбәттә, киресенчә, аңа ничектер кызык иде бу күренеш.
– Кем бу? Нишләп утырасың монда? – диде ул, ачуланмыйча гына.
– Тсс! – диде бала. – Камәретдин абзый, шаулама!
Камалиның үги кызы булып чыкты. Майбәдәр ияртеп килгән кыз. Бик шук, сөйкемле бала. Качышлы уйнап йөриләр икән.
Камәретдингә күңелле дә булып калган иде шунда, бераз моңсу да. «Кайчан шушылай уйнап йөрерлек үз балам булыр икән?» – дип моңайган иде ул. (Хәзер менә балаң булмаганга шөкер ит инде.)
Күптән онытылып беткән шул күренеш хәтеренә килгәч, Камәретдиннең коты очып, тәннәре чымырдап китте. Әгәр хәзер булса? Әгәр бүген йә иртәгә шулай качышлы уйнасалар? Берәр бала шушы печәнлеккә килеп менсә?..
Камәретдиннең күз алдына берсеннән-берсе куркыныч хәлләр килде. Менә ул бала аның янында, имеш. Көтмәгәндә йөзен сакал-мыек баскан куркыныч кешене күреп катып калган ул. Камәретдин аңа акылына килергә ирек бирми. Ул аны, тавыш чыгарып өлгермәсен өчен, кинәт бугазыннан буып ала. Гырылдаган тавыш та чыгарлык булмасын. Ул аны бөтен көченә кыса. Тыпырчынырга ирек бирмәскә кирәк. Ул авыр гәүдәсе белән аның өстенә ята… Менә кыз бала йомшарып, тынып кала. Камәретдин һаман аны җибәрә алмый. Ә бәлки, ул әле үлеп җитмәгәндер? Адәм баласы бит ул тиз генә үлми, ди. Юк, бала бернинди тереклек билгесе күрсәтми. Бетте. Тынды. Камәретдин хәзер инде үзенең кулларын аның муеныннан алды, имеш. Кыз хәрәкәтсез. Мескен… Нинди матур, сөйкемле бала иде… Нишләдең син, Камәретдин? Хәзер бит ул баланы эзләп киләчәкләр. Нишләргә? Кая куярга аның мәетен?
Камәретдин чын-чынлап калтырана башлады. Әйтерсең бу фаҗига – аның хыялы гына түгел, ә шундый дәһшәтле чынбарлык! Чынлап та, нишләргә? Коточкыч хыял дәвам итә. Камәретдин күңеленнән ашыга-ашыга бала мәетен печән астына күмәргә тотына, имеш. Күрмәсләр. Печәнне актармаслар. Кемнең башына килсен?.. Баланы күрмәсләр, ә Камәретдиннең үзен?.. Күңеленнән ул үзе дә печән астына керә. Тычкан кебек казып, тырмашып, печән астының түренә үк кереп кача. Таба алмаслар. Кемнең башына килсен? Җинаятьче үзен хәзер инде чынлап та печән астында күмелеп яткан кебек хис итә. Эзләп килүләрен көтә. Ләкин килмиләр. Көн үтә, төн үтә, килмиләр. Бәлки, ул баланы әле югалган дип тә белмәгәннәрдер. Белгәч тә, каян эзли башларлар? Хәтирәләр печәнлегенә чират җиткәнче, бәлки, бер атна үтеп китәр? Ә бәлки, моннан эзләргә исләренә дә килмәс. Ярый, тапмадылар ди. Бала хәбәрсез югалды ди. Җинаятьче дә исән-аман калды ди. Ә бит ул мәетне барыбер монда печән астында озак яткырып булмый. Нишләтергә аны? Кая яшерергә? Кая булса да еракка илтеп күмәргә кирәк, йә су төбенә җибәрергә… Кемнең дә булса ярдәменнән башка эшләп булмый бит моны. Кемгә генә булса да серне ачмыйча булмый. Кемгә әйтергә? Кем шундый пычрак эштә бу кара җинаятьчегә ярдәм кулын сузар? Анасы? Ай-һай… Хәтирә? Юк…
Аның инде куркынычлы саташу чигенә җиткән бу авыр хыялларын кырт бүлеп, якында гына пышылдаган тавыш ишетелде:
– Камәретдин!..
Ярты үлде Камәретдин, телдән калды, колакларына ышанмый торды. Чынлап та дәштеләрме аңа, әллә тышта һаман көчәя барган яңгырлы җил шомлыгымы? Шулайдыр. Югыйсә болай, капыл гына… Колак төбендә дигәндәй…
Пышылдау тагын кабатланды:
– Камәретдин!
Бу юлы инде шикләнергә урын калмады. Печәнлек авызында кеше бар иде. Камәретдин, бик авырлык белән генә булса да ихтыяр көчен җыеп, үзенә дәшүчегә җавап бирде.
– Хәтирә, синме?
– Мин.
– Якынрак кил.
– Үзең кил…
Камәретдин аңлап алды: Хәтирә печәнлек авызы турысына сөялгән баскычта торып сөйләшә, печәнлекнең идәненнән аның башы гына калкып тора. Бөтен гәүдәсе ас якта.
Камәретдин, толыбына төренгән килеш сак кына кузгалып, аңа таба елышты.
– Мен монда, Хәтирә, сөйләшик әле.
– Менмичә генә…
– Мин сине сагындым бит.
– Ул турыда хәзергә авыз ачмый торсак яхшырак булыр.
– Хәтирә!..
Камәретдин капшанып Хәтирәнең йөзен эзләде, башыннан сыйпамакчы булды. Аның кулы юешләнеп каткан брезент башлык түбәсенә тиде. Шул ук вакытта ул үзенең кул аркасында Хәтирә кулын тойды. Хатынының учы да, бармаклары да юеш һәм салкын иде. Шулай да рәхәт иде аны тою, шул юеш салкынлык аша да аның йөрәгенә җылы йөгерә башлаган иде. Тик озакка бармады, Хәтирә кулын алды.
– Ашыкмыйк, Камәретдин, – диде. – Вакыты түгел. Әйт, зинһар, ничек син мондый эшкә тәвәккәлли алдың?
Камәретдин җавап урынына аңа үзе сорау бирде:
– Фронт ягыннан нинди хәбәрләр килә, Хәтирә? Бу көннәрдә миңа бер дә ишетергә туры килмәде.
– Куандырырлык түгел, Камәретдин, һаман чигенә безнекеләр. Мәскәү ычкынмагае, диләр.
Камәретдиннең теле җанлана төште:
– Менә шул шул, – диде. – Беләсеңме, бу көннәрдә ничек тә башны саклап кала белергә кирәк. Синең өчен, Хәтирә, яшисем килә. Син булмасаң, сине яратмасам, мондый юлга басар идеммени? – Хәтирә дәшми торгач, Камәретдин каушый төшкәндәй тагын дәвам итте: – Мин бик ышанычлы кешеләрдән ишеттем, Хәтирә, бу хәлләр озакка бармаячак. Ә сугыш беткәч… кем белә бит, ни булса да, үтермәсләр инде анда… – Хәтирә тагын дәшмәде. – Мин моны бер дә теләмәс идем дә бит, – дип дәвам итте Камәретдин. – Эш синең белән минем теләктәмени? Эш башында кем булса да, безгә куркасы юк. Зур кешеләр түгел… – Хәтирә һаман телсез иде. Камәретдин пышылдавын көчәйтә төште: – Хәтирә, син мондамы?
– Әкрен! – диде Хәтирә куркынып һәм, толып якасыннан тотып, Камәретдинне үзенә якынрак тартты. Җылы сулышы белән аның колагын кытыкландыра-кытыкландыра, ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады. – Әни әйтә, кешегә сиздерми генә кире барып, тиешле урынга явится итсә яхшырак булыр иде, ди.
– Хәтирә, син дә шулай дисеңме?
– Әни – олы кеше. Дөнья күргән, ул да бит сине ярата. Синең өчен үзе үләргә әзер.
– Әни? Ул аңламый шул әле, Хәтирә. Белми ул дөнья хәлләрен. Озак көтәргә туры килмәс, үзегез үк миңа рәхмәт әйтерсез бервакыт.
«Ни өчен?» дип сорыйсы килде Хәтирәнең. Ләкин ниндидер үзенә дә аңлашылмаган эчке көч аны тыеп калды.
– Син ир кеше, Камәретдин, – диде ул, бик акрын пышылдап. – Үзең беләсең… Мә, тот әле.
– Нәрсә бу?
– Ашарыңа.
Хәтирә башка сүз әйтмәде. Камәретдин үз кулына кергән төенчекне капшаган арада, аның бары «сау бул» дип пышылдавын гына ишетеп калды.
– Хәтирә! Хәтирә?!
Җавап килмәде. Хәтирә юк иде инде.
«Кая ашыкты соң шулкадәр?» – дип өзгәләнде Камәретдин. Ләкин хатынына кычкырырлык түгел, күңеленнән генә ачуланырлык та көче юк иде аның. Нигә аны ачуланырга? Ул бит Камәретдин өчен үзен шулай сак тота. Алдын-артын уйламыйча, сәгать буе такылдап тормас бит…
Аптырагач, Камәретдин үз-үзен тиргәргә тотынды: «Ах, юләр, утын агачы! Хәтирәнең үз хәле турында сораша да белмәде бит, ни эшли аның хатыны бу көннәрдә? Ничек яши?»
8
Хәтирә үзе дә Камәретдин белән озаграк сөйләшергә ниятләгән иде. Ләкин ире авызыннан ишеткән сүзләр аны миңгерәтеп җибәрде. Ул авыр бер аптырашта калды. Ничек сөйләшергә аның белән болай булгач?
Ишегалдында җилләп-җилләп яңгыр сибәләп торуга карамастан, ул өйгә керергә ашыкмады. Капка янындагы бакча рәшәткәсенә сөялеп, тукталып калды.
«Эш башында кем булса да…»
Нәрсә сөйли ул Камәретдин? Ул бит андый түгел иде. Совет турында шикле сүз әйтүчеләрдән бер чакрымга кача торган кеше бит ул. Әле алай гынамы? Колхоз җитәкчеләренә тел тидерердәй көлке сүз ишетсә дә, ишетмәмешкә салынып, читкә китә торган иде. Нәрсә белә икән ул без ишетмәгән?
Сугыш кырында безнекеләрнең хәле авыр икәнен Хәтирә үзе дә бик яхшы белә. Хәтта аның коты чыгып, болай булгач, Мәскәүне калдырулары да мөмкин бит дигән уй килгәне бар аның башына. Әгәр Мәскәү китсә, фашист гаскәре бу якка чыкса? Тфү-тфү, булмас андый хәл. Барыбер дошманга баш ия торган түгел безнең ил. Зур бит ул, очсыз-кырыйсыз киң бит ул безнең ил! Бик күп ишеткәне бар Хәтирәнең бу турыда. Радиодан тыңлаганы, газеталардан укыганы, җыелышларда, митингларда, җырларда… Һәм ул аларга ышана. Җаны-тәне белән. Әгәр инде шундый коточкыч бәхетсезлек була икән, тәүбә, тәүбә, тфү, тфү… Сугыш Татарстанга кадәр үк килеп җитә икән, андый хәлдә дә Хәтирә үзен бары партизан итеп кенә күңеленә китерә ала. Әйе, Камәретдинне фронтта дип белгәндә, аны фашистларга каршы сугышып йөри дип уйлаганда шулай иде. Ә хәзер?..
Ул, кинәт аңына килгәндәй, түше белән рәшәткәгә сөялеп торган җиреннән кузгалды, тиз-тиз атлап өйгә керде. Юеш плащын салып, ишек катындагы агач чөйгә элде.
Сабира күптән урын җәеп яткан, ләкин йокламый иде. Ул берни дә эндәшмәде. Хәтирә дә тын гына үзенә урын хәстәрләргә тотынды. Каенанасы, йә, берәр сүз әйт инде, килен, дигәндәй, тамак кырып йөткергәли башлагач кына, түзмәде:
– Чынлап та әллә ниләр сөйли ул, – дип куйды.
– Әйттеңме?
– Әйттем дә бит… Белмисез әле сез, ди, аңламыйсыз, ди.
Алар тагын бик озак сүзсез тордылар. Хәтирә үзенә урын җәеп бетерде. Ләкин ятарга ашыкмады, Сабираның аяк очына килеп утырды.
– Нигә алай ди ул, әни? Андый түгел иде бит Камәретдин!
Сабира озак кына эндәшми торды. Хәтирә аны ашыктырмады, шулай ук урыныннан да кузгалмады: ул каенанасыннан җавап көтә иде.
Каенанасы исә бу минутларда, Хәтирәнең шундый авыр тойгылар кичергән чагында да гүзәллеген, зифалыгын югалтмаган гәүдәсенә, бетмәс яшьлек, карап туймас яшәү матурлыгы бөркеп торган иңбашларына, күкрәкләренә, хәсрәт күләгәсе астында да алсу нурын саклаган моңсу йөзенә карап, авыр уйга талган иде. Аның улы янында фәрештә бит бу изге җан! Килен бит, килен! Ә Сабирага үз баласыннан якын. Шомлы сизенү куркыта каенананы: юк, Камәретдинне тиң күреп тора алмас бу бала. Иртәме-соңмы – бизәр… Әгәр Камәретдин үзен кулга ала алмаса, харап…
Ул тирән көрсенде. Ниһаять, Хәтирәнең җавап көткәнен аңлап әйтте:
– Ул, – диде, – минемчә, кыен булса да кире китәргә, тиешле урынга ябитсә итәргә тиеш. Башыннан сыйпамаслар сыйпавын, әмма шулай яхшырак булыр.
– Белмим, әни. Аның үз исәбе бардыр, ахрысы.
– Әгәр үзенең көче җитмәсә, Хәтирә кызым, синең ихтыярыңа тапшырам.
– Ай, әни, минем генә көчем җитәр микән?
– Тиешле урынга хәбәр итәргә кирәк тапсаң да, мин сине гаепләмәм.
– Ник алай дисең, әни, ул бит синең улың.
– Ир, әгәр яратсаң, улдан якынрак була, Хәтирә. Ир кеше өчен дә шулай. Яраткан хатыны аңа анасыннан якынрак.
– Ни дияргә дә белмим инде, әни! Җитмәсә, Корбангали абзый миңа шундый зур эш тапшырды бит әле.
– Ә син авырсынма, килен. Кулыңнан эш килми торган кеше түгелсең. Никадәр җиренә җиткереп эшләсәң, шулкадәр яхшы.
– Үзем дә шулай уйлыйм да бит…
– Камәретдин турында син артык борчылмаска тырыш. Үзем карармын.
– Син дә әнә эшкә чыккансың бит әле. Моннан соң да өйдә утырырга исәбең юк.
– Анысына да өлгерермен, борчылма.
Шул көннән башлап Хәтирә башы-аягы белән эшкә чумды. Иртә таңнан торып чыгып китә, төн урталары җиткәндә генә өенә кайта, хәтта күп төннәрен шунда, кешеләр арасында, атлар тирәсеннән кайтмый уздыра торган булып китте.
Гаҗәп бер хәл кичерә иде ул.
Әгәр дә шул көннәрдә берәрсе аны туктатып сораса: «Сиңа ни булды, Хәтирә? – дисә, – Нигә син болай бу тикле тынгысызга әйләндең әле? Нинди ут яна синең эчеңдә?» – дисә, Хәтирә аңа, әлбәттә, «берни дә юк» дип ялганлар иде. Мондый җавап белән канәгатьләнмәсәләр, «сугыш вакыты» дип аңлатырга азапланыр иде. Әгәр дә дөресен әйтергә курыкмаса? Барыбер эчендә ниләр янганын аңлатып бетерә алмас иде.
Камәретдинне югалтасы килми иде Хәтирәнең. Әнисе әйткәнен тыңлап, Камәретдин үзе бирелсә бер хәл иде. Бәхетләре булса, кайчан да бер исән-сау әйләнеп кайтуына өмет булыр иде. Ахыр чиктә ил күргән язмышны күрерләр иде. Ә болай? Үзе теләмәгәч, тиешле урынга барып әйтү? Үз иреңне үзең чагу? Юк, Хәтирә анысын булдыра алмый. Күңеле тартмый, күңеле тартса, аягы атламас ул юлга, аягы атласа, теле әйләнмәс! Әби-бабайлар йоласын тотар… Бервакыт килеп үкенсәң?
Камәретдин сүзләреннән аның күңеленә ниндидер бер иблис ияләшеп калгандай булды.
«Бер Камәретдин генә шулай уйлый дип беләсеңме әллә син? – дия иде аңа ул иблис. – Әллә Камәретдин үзе генә уйлап чыгарган дисеңме? Аннары ул иблис аның күңеленә колхозның шикле яклары турында тукый башлый. – Әллә син аны бөтен кешеләр дә теләп алдылар дип беләсеңме? Яңадан аерым хуҗалык була, дисәләр, аңа риза булучылар әллә табылмасмы? Оныттыңмыни теге елларда идарә ишегенә нинди җыр ябыштырып киткәннәр иде? Хи-хи-хи… Ярый, ярый, синең колхозыңда эшләр ярыйсы, сыерың да бар. Хөкүмәткә дә бирәсез, халыкка ашатырга да җиткерәсез… Ә син тамакларын туйдырырлык, терлек асрарлык та рәте булмаган ярлы колхозлар барлыгын белмисеңмени?»
Иблиснең ничек тә Камәретдин сүзләрен дөрескә чыгарасы килә. Хәтирә уйга калып дәшмирәк торганны күрсә, тагын да әрсезләнә төшә.
«Син кем соң ул кадәр? – дип башлый ул. – Синең акыллы башлыланып торуыңның кемгә кирәге бар? Кем хөкеме йөрсә дә, сиңа барыбер түгелмени? Кулың-аягың исән булса, яныңда Камәретдинең булса, сиңа тагын ни кирәк?..»
Шунда кайдандыр, томанлы уйлар арасыннан, Хәтирәнең моннан ел ярым гына элек мәрхүмә булган әнисе хәтеренә килә. Ул берни дә әйтми. Тик кызына сынаулы карашын гына төбәгән, һәм бу караш кинәт Хәтирәнең әтисен исенә төшерә. Тетрәнеп китә Хәтирә. Аның күңел күге яктыра башлый. Күз алдына хәзерге көндә кайдадыр сугыш кырында йөргән абыйсы килә. Як-ягына әйләнеп карый. Берни белән исәпләшмичә эшләүче авылдашларын күрә. Кеме дә булса якыны сугышка китмәгән бер генә кеше дә юк. Бары да аларның җиңеп кайтуын тели. Һәркайсы, шул җиңүне якынайту өчен, хәленнән килгәнчә тырыша, һәм алар бар да, гаҗәпләнеп, рәнҗеп, Хәтирәгә карыйлар. Хәтирәнең йөзе ут яна. Үз янына иблис килү хурлыгын берәүгә дә сиздермәс өчен, аны яңадан бервакытта да янына китермәс өчен, ул бөтен күңелен, акыл һәм тән көчен җигеп эшенә бирелә. Янып эшли Хәтирә, шашып эшли. Авылдашлары сокланып карый аңа. Хәтта председатель үзе хәйран кала.
Әйе, Корбангали бу эшне Хәтирәгә бик ышанып тапшырса да, болай ук булыр дип көтмәгән иде. Аңа булган хөрмәте бердән артып китте. Кайвакыт Хәтирәнең эшендә берәр кимчелек күрсә дә, ул аңа ачулана алмас булды. Хәтта, киресенчә, башка берәр сәбәп белән ачуланып йөргән чагында Хәтирә килеп чыкса, ничектер аның үзеннән-үзе күңеле йомшап китә яки нәрсәгә булса да кәефе кырылып, үзен үзе кая куярга белмәгән чакларында ул, үзе дә сизмәстән, Хәтирә янына тартыла, аның янында күңеленә тынычлык таба иде.
Моны ул, чынлап та, сизмичә, уйламыйча эшли иде. Көтмәгәндә хатыны сиздерде.
– Һаман авызыңда шул Хәтирә, – диде аңа хатыны бер кичне. – Шуның тирәсендә бик күп чуаласың, диләр, килешмәгәнне…
Корбангали, Саҗидәсе белән гомер буе әйбәт, тату яшәгән кеше буларак, аның авызыннан мондый сүз ишеткәч, кычкырып көлеп җибәрде.
– Көлмә, – диде хатыны җитди генә.
– Рәхмәт, әнисе, күңелемне күтәрдең. Болай хатынны көнләштерерлек рәтем булгач, бик шәп икән әле минем эшләр!
– Ышан син хатыннарга! Бигрәк тә солдаткаларга!
– Җүләр, кызым булырга ярарлык бит миңа Хәтирә. Алай гынамы, бабай бит мин аның өчен.
– Исең киткән икән. Синең кебеккә түгел, әнә теге пәри алмаштырган Каһарманга тынгы бирми ди анда солдаткалар.
– Көфер сөйлисең, Саҗидә, – диде Корбангали, җитдиләнеп. – Алтын кебек кешенең саф исемен җәберлисең. Мескен гарипне мыскыл итәсең. Җитмәсә, шушындый вакытта! Кайдан күңелләренә шундый бозык уй килә диген? Әй бу хатын-кыз!
Шулай дигән иде Корбангали, чын күңеленнән җәберсенеп. Инде егерме биш елга якын ышанычлы тормыш иптәше булып килгән акыллы хатынының шундый мәгънәсез сүз әйтүенә кәефе кырылып әйткән иде. Ныклабрак уйлап карагач, Саҗидәсенең ул сүзләрне бер дә юкка гына әйтмәгәнлеген аңлагандай булды. Чынлап та, нәрсәдер тарта бит аны Хәтирәгә таба, тарта. Мәхәббәт түгел, әлбәттә. Барыннан да элек ул аны кулыннан эш килә торган уңган кеше булуы өчен ярата, акыллылыгы, тыйнаклыгы, шушындый авыр көннәрдә колхоз эшенә җаны-тәне белән бирелеп, бернинди ризасызлык күрсәтмичә, көн-төн белән, җил-яңгыр белән исәпләшмичә эшләп йөрүе өчен, ниһаять, председатель буларак үзен хөрмәт итүе, аны һәрвакыт олылап, «Корбангали абзый» дип өзелеп торуы өчен ярата… Шулар өстенә тагын нәрсәдер бар аңарда. Ниндидер бер эчке нуры бар ул кызыйның. Булсын әйдә, андый кешеләрнең булуы яхшы. Ярата аны Корбангали, ярата. Яратсын! Юкка борчыла Саҗидә. Һәр ярату мәхәббәт буламыни?..
9
Камәретдин печәнлек тормышына шактый ияләшеп җиткән иде инде. Үзе саксызлык күрсәтеп кеше-кара игътибарын җәлеп итмәсә, әйләнә-тирәдәге тормышның, кош-корт чырылдашуның да, терлек-туар тавышларының да, үзара сөйләшкән кешеләр шау-шуының да аңарда бернинди эшләре юклыгын белеп алган иде.
Әнисенең, бигрәк тә Хәтирәнең озак-озак онытып торулары да аны хафаландырмый, андый вакытларда ул алар турында, саклык күрсәтәләр, минем язмышымны кайгырталар, дип кенә уйларга тырыша иде.
Тик ул көткән көннәрнең һаман килеп җитмәве генә аның йөрәген өзлексез тырнап торды. Өстәвенә ноябрь башларыннан ук салкыннар килеп җитте. Бу әле, гадәттәгечә, кыш якынлашу турында хәбәр итүче беренче салкыннар гынадыр, дип уйлаган иде Камәретдин. Тиз генә бирешмәскә, толыбына ныграк төренеп, печәнгә тирәнрәк күмелеп булса да түзәргә ниятләгән иде. Өмете акланмады. Вакытыннан күп иртә килгән һәм көннән-көн рәхимсезләнә барган кырык беренче ел кышы аны җайлашкан печәнлегеннән төшәргә мәҗбүр итте. Авыл өстендә күз ачкысыз буран котырган бер төнне әнисе аны өйгә алып керде. Тәрәзәләр томаланган, мич турысында тычкан уты гына яна иде. Сабира, күп сөйләшеп тормыйча, бер сайгакны ачып, идән астына юл күрсәтте. Хәтирә күренми иде. Кайда ул, дип сорыйсы килсә дә, Камәретдин сорый алмады. Андый сорау бирергә хакы бармы соң аның?
Бәрәңге һәм төрле яшелчә саклауны, кирәк була калса умарта-фәлән төшерүне дә күздә тотып, Камәретдин өй базын мөмкин кадәр иркен эшләргә тырышкан, стеналарын такта белән бурап, үзе рәтләгән иде. Менә хәзер ярап куйды, бәрәңге катыш туфрак исе, борынны ярып керә торган дымлы баз һавасы аны куркытмады. Әнисе тотып торган чыра яктысында ул, бәрәңге өеме өстеннән үрмәләп, базның түренә узды. Анда такта белән бүленгән тар гына урынга, саламнан оештырып, чыпта белән иске капчыклар түшәп, ятак әзерләп куелган иде.
– Мин әйткәндә тыңламадың, – диде әнисе, тавышын күтәрмичә генә. – Менә хәзер инде иптәшләреңне эзләп барам дисәң дә… Адашып катып үлүдән ары китә алмассың…
Баз тормышына тиз ияләште Камәретдин. Хәтта монда тынычрак дияргә дә булыр иде. Тик җир туңып, басуларны кар каплагач кыр эшләре тукталып калганлыктан, хатын-кыз күбрәк өйдә була башлады. Күрше-күлән арасында бер-берсенә кереп хәл белешеп тору, хәбәр ишетеп, кайгы бушатып чыгу – безнең татар авылларында борын-борыннан килгән йола инде ул.
Камәретдиннәрнең өе дә бу йоладан читтә кала алмады. Бигрәк тә әлеге тынгысыз күршеләре кирәксә-кирәкмәсә дә кереп, ләчтит сатып утырырга ярата торган булып чыкты. Тыныч вакытта, һәркем үз урынында чакта булса, Майбәдәрнең керүе өйгә ямь генә бирә торган иде дә бит, хәзер алай дип булмый. Әйтәсе дә түгел: хәзер дә, ул кергән чакларда, өй эче җанланып китә. Хәтта Камәретдин үзе дә, тын алырга куркып ятуына карамастан, ул сөйләгән хәбәрләрне рәхәтләнеп тыңлый. Әнисеннән дә, Хәтирәдән дә ишетмәгән яңалыкларны аңардан ишетә. Һи-и-и, ниләр генә сөйләми ул Майбәдәр.
Бер керүендә шулай Каһарман турында сөйләп, Камәретдинне хәйран калдырды. Гадәтенчә, сүзне ирен сагынудан башлап җибәрде ул.
– Син ничектер, Хәтирә җаным, – диде, – мин Камалиемны сагынып үләләр язам, билләһи. Көндезләре бер хәл, тегенди-мондый эш белән мавыгып, кеше арасында буталып онытыласың, ә төннәрен…
Ул хатын-кызларның бервакытта да ирләр алдында әйтми торган хисләре, кичерешләре турында ачыктан-ачык сөйли башлагач, Хәтирә аны бераз йомшартырга тырышып карады.
– Әй, күрше, – диде, – син бигрәк арттырасың инде.
– Алай димә, Хәтирәкәем, – диде аңа Майбәдәр. – Алла сакласын, диген. Ничек түзәрбез, диген. Теге пәри алыштырган Каһарман турында ишетмәдеңмени?
– Ишетәсем дә килми, сөйләмә дә булмаганны…
– Булмаган сиңа! Гарәфи Нәгыймәсе…
Хәтирәнең аны ничек тә туктатасы килә иде, күрәсең.
– Икенче вакытка калсын инде, Майбәдәр, – диде. – Минем атлар янына барасым бар. Әйдә булмаса, шунда…
– И бигрәк инде син, Хәтирә. Бу вакытта барып йөрмәсәң, кеше беткәнмени анда?
– Ярамый, күрше, әйдә.
Башлаган сүзен әйтеп бетерми тукталырга Майбәдәрнең көче җитмәде. Хәтирә ялгыз гына чыгып китте.
Камали хатыны эчендәген Сабирага түгәргә дә каршы түгел иде.
– Бигрәк үз итә инде бу Хәтирә колхоз малын. Төн йокыларын калдырып йөрүенең кадерен белүче булса ярый ла…
Сабира аңа тыныч кына җавап бирде:
– Тапшырылган эшне намус белән эшләү әйбәт инде, күрше, – диде. – Сугыш вакытында бигрәк тә.
– Хәер… – Майбәдәр мәгънәле көлеп куйды. – Корбангали абзый бик кадерен белә, диләр. Юкка гына тырышып йөрмәс кеше шулай…
– Тузга язмаганны сөйләргә ярата торган гадәтең бар инде, Майбәдәр, бар.
– Тел сөяксез, ни сөйләмәс, ди, Сабира апа. Һич кенә дә Хәтирәне гаепләп әйтергә теләвем түгел. Бөтен кеше синең киленең кебек эшләсә, безнең колхозның эше биш тапкыр яхшырак барыр иде. Андыйлар сирәк шул. – Ул тагын сүзен Каһарманга китереп ялгады: – Әнә Каһарманның Каһарманы ниләр кылана бит.
Сабира аны җиңелчә генә шелтәләгәндәй итте:
– Нәрсә шул мескен белән булашасың инде, күрше.
– Мескен?! – Майбәдәр исе китеп кычкырып җибәрде. – Булыр мескен! Хатынын да жәлләмим. Әнә Гарәфи Нәгыймәсе…
Камәретдин хисапчының үзенә караганда олырак яшьтәге бер тилемсә хатынга өйләнгәнлеген белә иде. «Чиләгенә күрә капкачы» дип кенә әйтәләр иде алар турында, ә хәзер әнә нәрсә ди бит Каһарман турында…
Майбәдәр бик тәфсилләп аның Гарәфи Нәгыймәсе янына кереп кунуы, үз хатынының, аны сагалап йөреп, өсләренә барып чыгуы, пәри алыштырганның тәрәзәдән чыгып качуы, аның хатыны белән Гарәфи Нәгыймәсенең бөтен урамга ишеттереп сугышулары турында сөйләп бирде.
Моны ишетеп хәйран калган Камәретдин нишләргә белмәде.
– Кеше сүзенә ышанып та бетмәс идем, – дип дәвам итте Майбәдәр. – Утсыз төтен чыкмый чыгуын, шулай да берне биш итеп сөйлиләрдер дип уйлар идем, үземә бәйләнеп ушымны алды.
– И-и, булмас ла инде.
– Хезмәт көннәремне тикшертим дип, правлениегә кергән идем. Күзләрен, кашларын әллә ни кыландырып карап алды бу миңа. Мин аны үчекли дип торам. Көлүе шундый икән пәри алыштырганның. Хезмәт көннәлең әллә кая китмәс, ди бу миңа. Безнең кулдагы әйбел югалмый, ди. Бигләк тә солдаткалалны җәбелләгән юк инде, дигән була. Үзеңнең хәлеңне белеп чыгасым килеп йөли әле, ди. Бер кичне, Алла билсә, келәм яныңа, ди, зәхмәт. Авызына бирергә уйлаган идем дә, курка калдым. Андый кешенең ачуын китерсәң, артын уйламыйча. Аптырагач, шаярткан булып җавап бирдем.
– Әнә шул шаярту боза да шул инде ирләрне.
– Килеп карасын! Тарала алмый йөргән сөякләрен таратып бирермен! Хатыны килеп тә җыеп алырлык булмас… Беләсеңме, нәрсә дип әйтә ди әле шул адәм актыгы? – Майбәдәр, тирән сер әйткәндәй, тавышын әкренәйтә төште: – Камәретдин хатынына күзем кыза, дип әйтә ди.
Камәретдиннең күңеле болгана башлады. Әнисенең дә сабыры төкәнде булса кирәк, Майбәдәргә каты гына әйтеп куйды:
– Гайбәт тыңларга яратмыйм, күрше. Сөйләсәң, җүнлерәк сүз сөйлә. Сөйләмәсәң… миңа ятарга вакыт.
Камәретдин әнисенең капыл урыныннан торуын, дуамалланып урын хәстәрләргә керешүен тойды.
Майбәдәрнең артык исе китмәде, ахрысы, тыныч кына тавыш белән:
– Миңа ачуланма, Сабира апа, – диде. – Кешедән ишеткәнне генә әйтүем. Белеп торган яхшы. Заманы шул булгач нишлисең, әйтә ди шул, эшләр болай барса, шәт, иншалла, Хәтирә дә бездән ерак китә алмас, дип әйтә ди…
Шул көннән соң Хәтирә өйгә бик сирәк кайта, көндезен генә түгел, хәтта күп төннәрен дә атлары янында уздыра торган булып китте. Сабира да мөмкин кадәр өйдә булмаска тырыша, көннәрен күбрәк биләмдә йөреп үткәрә иде.
