Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 21

Yazı tipi:

10

Бу хәл баштарак Камәретдиннең йөрәгенә борчу салган иде. Ләкин тиз тынычланды. Чөнки күрше-тирә күбесенчә Хәтирәне сорап керәләр. Ул өйдә юклыгын белгәч, тиз генә борылып чыгып та китәләр иде. Әнисе дә өйдә булмаган чакларда, аның хәле тагын да уңайрак: ул иркенрәк хәрәкәтләнә ала, борча тешләгән урыннарын шатырдатып кашый, тавыш чыгарырга да курыкмый. Көндезләрен, тәрәзәләр капланмаган вакытта, базда да артык караңгы булмый. Идән ярыкларыннан төшкән яктылыкта бәрәңгеләр дә, кишер дә аермачык күренәләр. Күз ияләшеп киткәч, хәтта газета уку да берни түгел икән. Идән ярыгы аша аңа район газетасы эләккәли тора. Ләкин Камәретдин аны укудан бик тиз бизде. «Бары да фронт өчен, бары да дошманны җиңү өчен!» дип, авылдашларының тырышып эшләп йөрүләре турында уку, фронттагы танышларының геройлыклары турында белү аның эченә салкын төшерә иде. Газетадан башка да вакыт үткәрү өчен бик яхшы чара тапты ул: тычкан тотарга өйрәнеп китте. Камәретдин өчен зур бер ачыш булды бу. Тычкан тоту бик тә мавыктыргыч һөнәр икән ул. Мәче бер дә юкка гына ауламый икән аны. Рәтен белеп алгач, читенлеге дә юк икән. Куып йөрергә дә кирәкми икән аны. Мәченең тырнагына үзе килеп керә икән ул. Ә кеше, чынлап керешсә, аны мәчедән дә остарак тота. Моның өчен тузанлы сәке астына керергә йә тынчу базга төшәргә генә чирканма. Караңгыга күз ияләшә, тынчу искә дә күнегәсең. Иң мөһиме, түземле була белергә кирәк. Тычканның өненнән чыгу юлы кайда икәнен белеп аласы да тыныңны чыгармыйча сагалап торасы. Бернинди кыштырдау, мышнау тавышы чыгармасаң, тычкан кайчан да булса бер күренми түзә алмый: тирә-ягына карана-карана, әкрен генә килеп чыга. Әмма ләкин каранса да, селкенми яткан кешене күрми, күрсә дә, селкенмәсәң, качмый. Кулыңны сузар өчен, җайлы урынга килеп җиткәнне генә көтеп торасың да – хап! Тычкан синең кулыңда… тешләр-нитәр дип, бер дә куркасы түгел. Кая аңарда тешләрлек хәл! Коты алына бичараның. Йөрәге леп-леп тибә, җылы гына, йомшак кына үзе. Нәрсәсе җирәнгеч булсын аның! Тик кысып тотарга гына ярамый.

Баштарак Камәретдин тотылган тычканны үтерә иде. Аннары ул аларны тере килеш кире җибәрә торган булды. Болай гына ычкындырмый, тамга салып җибәрә. Тәҗрибә ясый. Бер эләгеп ычкынган тычкан икенче кат тагы килеп эләгә микән?.. Эләгә икән, юләр. Шул ук урында яңадан килеп эләгә. Вакыт үтү белән, бу тәҗрибә генә канәгатьләндерми башлады. Камәретдин үзе тоткан тычканнарны кулга ияләштерергә кереште. Анысы да мөмкин эш икән. Әүвәл тычкан аның үз яныннан читкәрәк куйган азыкны ашарга курыкмый башлый. Аннары якынрак килергә, хәтта учта яткан азыкны алырга батырчылык итә. Тора-бара хәшәрәт бөтенләй кыюланды: аның өстендә йөри, куенына ук кереп рәхәтләндерә башлады…

Шулай Камәретдиннең идән асты эшләре бер көйгә җайга салынып киткән иде инде. Сугыш беткәнне шушы хәлдә, борча белән көрәшеп, тычканнар белән шаярып, язга хәтле көтәргә дә әзер иде ул.

Тик, гөнаһ шомлыгына каршыдыр инде, көннәр үткән саен, аның тынычлыгы югала барды. Фронт хәлләре турында аңа әнисе дә, Хәтирә дә берни әйтмиләр, Камәретдин үзе дә бу хакта сорашырга кыймый иде. Шулай да хәлләрнең кая таба үзгәрә баруы турындагы хәбәрләр, аның ихтыярыннан тыш, идән астына да үтеп керәләр. Әнисе белән Хәтирә сөйләшкәннән яки кергән-чыккан авызыннан ишетелеп калган әз-мәз сүзләрдән дә немецларның теге көннәрдәге хәтәр очынулары басыла төшкәнлеге бик ачык сизелә иде.

Ә беркөнне Хәтирә эшкә чыгып киткәч бер-ике сәгать үтсә үткәндер, өйалды ишекләрен дөбер-шатыр китереп, атылып-бәрелеп, Майбәдәр килеп керде. Ишектән керүгә үк, ташып барган шатлыгын кая куярга белмәгәндәй, чарылдап кычкырып җибәрде:

– Сабира апа, җаным! Ишеттеңме? Сөенче! Безнекеләр немецның муенын астына китерәләр бит!

Моңарчы сүзсез генә мич тирәсендә уралып, нидер эшләп йөргән Сабира да җанланып китте.

– Чынлапмы, күрше? – диде. – Бирсен Ходай!

– Мәскәү тирәсеннән тыр-тыр кача немецлар. Коралларын ташлап качалар, ди. Күпләп-күпләп плен төшәләр, ди.

– Нәрсә? Радиодан ишеттеңме? Газеттанмы?

– Бөтен дөнья шуны сөйли хәзер, Сабира апа. Бетте немецның көне! Безнең кышка чыдыймы соң ул!..

– Шулай була күрсен инде. Нихәл соң үзең, Майбәдәр? Камалетдинеңнән хәбәр юкмы?

– Юк шул, Сабира апа, – диде Майбәдәр, үрсәләнеп. – Юк! Кая гына китеп харап булдылар соң? Камәретдиннән дә ул-бу ишетелмиме?

– Берни дә ишетелми шул, – диде Сабира акрын гына.

– Сөйләмә инде, Сабира апакаем. Исәнлекләре турында хәбәр килеп торса, шушындый шатлык янына бигрәк әйбәт булыр иде дә бит… Юк. Нишлисең, хәерлегә түгелдер инде бу, хәерлегә түгелдер…

– Алай димәсәнә, күрше. Үлгән-ниткән хәбәре булмагач, шәт, иншалла…

– Ни әйттең иде дә бит, хәбәре дә булмагач, бигрәк авыр шул, бигрәк авыр… Ярый, Сабира апа, сине шатландырып чыгыйм дип кенә керүем иде. Хәтирә, мөгаен, төнсез кайтып керми инде ул, мин әйтәм…

– Бик рәхмәт, Майбәдәр. Бик куандырдың, рәхмәт. Утыр әле, әллә китеп тә бара? Сөйләшер идек.

– Утырып тормыйм, күрше, хуш, эшкә дә әйткәннәр иде. Болай булгач, бик шатланып барам инде. Сикерә-сикерә барам. Хуш! Майбәдәр очынып чыгып та китте.

Сабира аның артыннан:

– Тагын кер! – дип кычкырып калырга гына өлгерде.

Шактый вакыт тынлыкта узгач, Сабира үзалдына сөйләнү тәртибендә генә әйтеп куйды:

– Болай булгач, Ходайга шөкер икән әле, – диде. – Батыр йөрәкле ирләр дә җитәрлек икән…

Юри кычкырып әйтә, юри бәгырьгә пычак кадый… Бердәнбер улы артык микәнни?..

Мең төрле газаплы уйлар эчендә көн үтте, кич җитте. Әнисе аңа берни әйтмәде. Көндәгечә, аш пешерергә дип баздан бәрәңге алган уңайда ашарга бирде, анда да берни дәшмәде. Хәтирә нишли икән хәзер, ниләр уйлый икән? Ул да шатлана микән?

Әйе, Хәтирә дә шатланган булып чыкты. Гадәтенчә, соңлап кына кайтып керде ул. Адымнары җиңел, дәртле иде.

– Ишеттеңме, әни? – диде, гадәттәгедән күтәренке тавыш белән. – Куанычлы хәбәрләр!..

– Ишеттем, килен, шуңа шөкер итеп йөрим көне буе.

Ашадылар-эчтеләр. Тагын фронт хәлләре турында сөйләп куаныштылар… Хәтирә кемнәрнеңдер орден алулары турында әнисенә укып күрсәтте. Ә Камәретдин турында ләм-мим. Әйтерсең ул бөтенләй дөньяда юк. Ләкин белә Камәретдин, бик яхшы белә: үзара сөйләшкән сүзләренең күбесе Камәретдин колагына чамалап әйтелә. Алар Камәретдиннең үз сүзен ишетергә телиләр. Аның баз стенасына куелган тактаны тырнап, тычкан кыштырдаган тавыш чыгаруын көтәләр. Үзе чакырып нәрсә әйтсен соң ул аларга?

Аның тынычлана башлаган йөрәгенә яңадан җәһәннәм уты төште. Йокысы качты, мең төрле шикләр, куркынулар җанын айкый иде… Нишләргә хәзер аңарга?

Чыкса? Тапшырылса? Артык түзә алмыйм, мәгез! Теләсәгез нишләтегез, дисә?.. «Әһә, диярләр, безнекеләр шундый авыр хәлдә чакта качып яттың! Немец килгәнне көттеңме, диярләр. Хәзер, немец килүдән өметең өзелгәч, җаныңны саклап калырга хәйлә эзлисеңме?.. Юк инде», – диярләр. И сугыш вакыты хөкеме белән… Булмый, ашыгырга ярамый. Яңа хәбәрләрнең дулкыны бераз басыла төшсен. Кыш та үтә төшсен бераз. Кышы кыш кынамы?..

Бу елгы кышның гадәттә булмаганча рәхимсезлеген Камәретдин идән өстеннән ишетелгән сүзләр аркылы гына түгел, тирән баз стеналары аша да бик яхшы тоя иде. Туктале! Кыш дигәннән… Салкын дигәннән… Нәрсә әйтте әле Майбәдәр? «Безнең кышка чыдыймы соң ул» дидеме? Немец турында. Әйе шул, җәйгә чыккач ни булыр бит әле! Әйе, ничек тә җәйгә кадәр түзәргә.

Камәретдин әкренләп яңадан тынычлана башлады. Хәшәрәтләр, җәнлекләр белән күңел ачу өстенә теләсә кайчан йокларга өйрәнеп китте. Тик бу тынычлык озакка бармады. Яңа ел башланган көннәрдә, аның өчен йөрәк яргыч хәбәр алып, тагын шул ук Майбәдәр килеп керде.

11

Вакыт бик иртә иде әле. Һәр көнне караңгыдан эшкә чыгып китә торган Хәтирә дә өйдә иде. Тыштан ук кычкырып каргана-каргана тынгысыз күрше килгәне ишетелде. Төнгелеккә бикләнгән өйалды ишеге әле ачылмаган да булган икән, дөбердәтергә тотынды.

Өйдәгеләр сагая калдылар.

– Тагын нәрсәгә каравыл кычкыра бу ярык барабан? – диде Сабира. – Кая булды соң шәлем?

– Үзем! – диде Хәтирә һәм, ярты минут үтмәде, Майбәдәрнең ярсулы тавышы өй эчендә ишетелә башлады. Аның беренче соравы ук Камәретдиннең башына күсәк белән суккан кебек тәэсир итте.

– Сезгә килмәделәрме, Хәтирә?

– Кемнәр?

– Бүген төнлә сезгә тентү белән кермәделәрме?

– Ни сөйлисең син, Майбәдәр? Тәүбә, әстәгъфирулла, ни дигән сүзең бу?

– Минем теге мөртәт дезертир булып чыкты бит, каһәр суккыры!

– Туктале, Майбәдәр, ни сөйлисең син, тынычлан әле. Кемне каргыйсың?

Майбәдәр аның саен ярсыбрак кычкыра иде:

– Мин аны әллә кайларда газап чигә дип, сугыш кырларында җәфалана дип кызганып йөрим. Көне-төне дигәндәй Ходайга ялварып, исән-сау булуын сорыйм, җиңүче булып әйләнеп кайтуын көтәм. Ә ул… Минем янда чакта аңардан батыр кеше юк иде. Куян йөрәк икән, адәм хурлыгы! Фронтка барып та җитмичә качып киткән икән? Мөгаен, өендә качып ятадыр дип, төн уртасында эзләп килгәннәр. Тентемәгән җиремне калдырмадылар. Минем яныма кайтамы соң? Качып кайтканын белсәм, бусагамнан да атлатмаячагымны белмимени ул. Мөгаен, берәр марҗа куенында качып ятадыр шунда, Урал ягында, берәдәк. Җитмәсә, Камәретдин турында начар уйлап, гөнаһлы була яздым. Аңардан да хәбәр булмагач, әллә бергә качканнармы икән дип күңелемә килде дә… Зинһар, гаеп итә күрмә, Сабира апа, Хәтирә, син дә. Камәретдин андый ирме соң ул! Хурлыгы ни тора адәм арасында, билләһи…

Ниһаять, Сабира телгә килде:

– Сабырсызланма әле болай, күрше, – диде. – Бәлки, син уйлаганча түгелдер әле. Мондый галәмәт сугыш вакытында…

– И Сабира апа! Яманаты чыкмаган кеше булса икән! Рәтле кеше булса, теге марҗасы да ташлап китмәгән булыр иде аны…

– Яшь чагында булган юләрлекләре беткән кебек иде бит, Майбәдәр. Бик акыллы күршебез иде Камалетдин.

Майбәдәр инде яшь аралаш сөйли башлады:

– Ышанма икән ирләргә. Үзем дә, аңа чыгып бик бәхетле булдым, дип йөри идем. Болай булгач, исән булса да, аның миңа ни кызыгы! Хәбәре юк дип кайгырасы түгел икән, Хәтирә җаным, мондый хәбәрне ишетмәгәнеңә шөкер ит…

Хәтирәнең дә тавышы чыкты:

– Чынлап та, Майбәдәр, – диде ул, ашыкмыйча гына. – Нигә белер-белмәс көйгә бу кадәр өзгәләнәсең? Тынычлан. Кеше, бәлки, берәр бәхетсезлеккә очрагандыр, ә син…

– Йөрәгемә чыдый алмыйм шул, Хәтирә җаным, кызыма ни дип аңлатыйм? Элекке әтисе турында ни әйтергә белми башым каткан иде, инде бусы…

Хәтирә үзенең эшкә ашыгуын әйтте. Майбәдәрне юатып, аны да үзе белән бергә алып чыгып китәргә җайлады.

– Әйдә, Майбәдәр. Ул кадәр ярсырга ашыкма. Андый хәбәрне үзең кычкырып йөрмәсәң дә, ишетүчеләр табылыр. Бәлки, алай да түгелдер әле…

Алар чыгып киттеләр.

Өй эчендә авыр тынлык урнашты. Сабира берни дәшми. Аның зиһене таралган. Борыны өй эченә ниндидер начар ис таралганлыгын тойса да, акылы белән аңа игътибар итә алмый иде.

Камәретдин ике тәүлек акылын башына җыя алмады. Чын-чынлап авыруга сабышты ул.

Хәтирә, бөтен вакытын диярлек атлар янында уздырганлыктан, моны артык сизмәде. Хаста качакның бөтен авырлыгы әнисе өстенә төшкән иде. Ләкин бәхетсез ана да бәхетсез улына сизелерлек ярдәм күрсәтә алмый, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кеше килеп керү ихтималы куркыта иде аны. Юыну, чистарыну кебек эшләр котылгысыз кирәк булган чакларда, ул өйдә Камәретдиннең ялгызын гына калдыра, үзе, ишекләрне тыш яктан бикләп, кая булса да чыгып китә иде. Камәретдин хәлендәге кешегә бусы да бик зур ярдәм иде инде.

Аның чыгырыннан чыккан уй-тойгылары әкренләп эзенә төште. Каушау чиреннән арыныбрак фикер йөртә башлагач, Камали турындагы хәбәр артык куркыныч күренми башлады. Хәтта аның өчен яхшырак та булуы мөмкин әле. Әйе, Камалетдин, әлбәттә, качмаган булырга тиеш. Ни өчен дип әйтсәң, аны эзләп килгән кешеләр бер үк вакытта Камәретдинне дә эзләрләр иде. Ә аны эзләп килмәделәр. Һаман да Камалетдин белән Камәретдинне бутап йөртүне дәвам итәләр. Димәк, Камәретдин урынына Камалетдинне эзлиләр. Эзли бирсеннәр. Камәретдингә тынычрак булыр.

Һәм чынлап та хәзер аңа ул яктан артык куркыныч юк иде. Идән асты тормышы Камәретдинне кешенең эчке гадәтләрен аңларга өйрәтте. Кем генә булмасын, үзе яхшы белгән кешедән бервакытта да шикләнмиләр. Авылда Хәтирәне дә, Сабираны да белмәгән кеше юк. Һәркем аларны бары яхшы кеше дип кенә таный. Җитмәсә, Хәтирә хәзер колхозның бөтен атларына хуҗа. Камәретдин аны бөтенләй диярлек күрмәсә дә, идән астында яткан килеш сизеп тора: хатыны үзенә тапшырылган җаваплы эшне начар башкармый. Халык каршында да, колхоз җитәкчеләре каршында да хөрмәт казана… Шундый кешенең өендә дезертир ире яшеренеп ятар дигән уй кемнең башына килсен? Өйгә кеше-кара кергән чакларда тавыш-тын чыгармый ятуның, бер өйрәнгәч, әллә ни читенлеге юк. Җәйгә кадәр яту, әлбәттә, артык кыен булмаячак.

Камәретдин шактый тынычланды һәм үзен өйдә ярыйсы иркен тота башлады. Ул хәзер кайчан кычкырып сөйләшергә, кайчан идән өстенә чыгарга кирәклекне яхшы белә иде инде. Хәтта, әкияттәге җен шикелле, әнисе дә, хатыны да юк чакларда, кайбер өй эшләрен дә башкарып куйгалый иде. Үз киемнәрен үзе юа, үзе ямый торган булды. Тузган оек яки бияләй кебек киемнәргә баш сабарга өйрәнеп алды. Караңгыга ияләшкән күзләр аңа мондый эшләрне идән астында да дәвам иттерергә мөмкинлек бирә иде. Хәтта ул иске оек кунычларыннан, перчатка бөрмәләреннән сүтелгән йоннан ике пар бияләй дә бәйләп бирде. Сабира аларны фронттагылар өчен җыелган җылы киемнәргә кушып җибәрде.

Аз булса да файдалы эшкә катнашу Камәретдиннең күңелен күтәргәндәй итте. Аның тәкатьсез булып Хәтирәсен күрәсе, аны сөясе килә башлады. Әйтергә генә ансат: кайтканына ничә ай, шушы көнгә кадәр ичмасам бер генә тапкыр да Хәтирәсен күргәне юк. Бер өйдә торып, бер өйдә кунып бит!..

Ул үзенең хәлен Хәтирәгә аңлатырга берничә тапкыр омтылды. Хатыны аның белән күрешүдән һаман кача торган булгач, әнисе аркылы әйттереп карады.

Хәтирәнең үзе белән генә сөйләшәсе сүзләрем бар иде, дигәч, Сабира бик теләп арадашчылык итәргә дә алынды. «Ахыр чиктә акылга утырырга уйлый булса кирәк, син аны тыңлап кара инде, килен», – диде. Һәм иркенләп сөйләшсеннәр диптер инде, йомыш табып, үзе чыгып китте. Кич иде. Хәтирә бәрәңге алу сылтавы белән, кулына бадьян тотып, базга төште. Ут бүлмә якта калганлыктан, идән астында караңгы иде. Камәретдиннең Хәтирә сүз башлаганны көтәрлек сабыры калмады, калтыранып үзе дәште:

– Хәтирә, чыгыйм әле. Сөйләшик бер иркенләп, курыкма. Ул-бу булса, мин бик тиз урыныма килә беләм.

Хәтирә җитди иде.

– Шушында гына әйт, Камәретдин, – диде. – Уйладыңмы? Берәр карарга килдеңме?

– Их, Хәтирә, аңламыйсың хәлемне. Сине сагынудан, сине күрәсе килүдән үләм бит инде. Ичмасам, йөзеңне…

Хәтирә аңа әйтеп бетерергә бирмәде:

– Вакыты түгел, Камәретдин, әни биргән киңәш турында ни уйлыйсың?

– Син һаман мине куасыңмы, Хәтирә?

– Үз карарыңны көтәм, син бит ир кеше.

Хәтирә башка сүз әйтмәде һәм аңа яңадан күренмәс булды. Камәретдин аны һаман да бары төшендә генә күрә. Анда да бик кыен итеп, газаплы итеп күрә. Рәхәтләнеп, күңеле теләгәнчә кавышырга хәтта аңа төшендә дә ирек бирмиләр, мотлак, кем дә булса уңайсызлый. Хәтирә үзе карышып теңкәсенә тия. Бик озакка сузылган ямьсез, мәгънәсез мәхәббәт газаплары нәүмизләнеп, әрнеп уяну белән чикләнә. Юк, чикләнми, ул уянгач та газаплануда дәвам итә… «Син ир кеше!» Хәтирәнең шул сүзе исенә төшеп, аның ачуын китерә. Ул аңардан үч алу турында хыяллана. Их, килер бер көн, аягыма егылыр хәлгә китерермен әле мин сине!.. Аның хәтеренә Майбәдәрдән ишеткән сүзләр килә. Сагынып үләләр язам, ди бит. Бигрәк тә төннәрен… Әгәр Хәтирә урынында ул булса? Ире белән ничә айлар буе бер өйдә кунып, шулай гамьсез була алыр идеме? Камалие да качып кайтса, өйгә кертмәс идем, дигән була. Кертмәс!

Камәретдиннең күз алдына теп-тере булып чекри зәңгәр күзләре, уйнаклап торган күкрәкләре белән Майбәдәр сурәте килеп баса. Нечкә билләре белән ипле боргаланып, аның кочагына йотыла. Рәхәтенә чыдый алмыйча ыңгырашып куя Камәретдин. Майбәдәр дип фараз итеп, үз беләкләрен кочаклый, аларны кысып-кысып сөя, үбә…

Ләкин рәхәт тоелган минутлар озакка бармый, шундук тагын да коточкычрак уйлар белән алышыналар. Ниндидер ямьсез үкенү хисе аның җанын айкый. Хәзер инде аның Хәтирәгә булган ачуы басылган. Ул үзен чын-чынлап аңа хыянәт иткән саный. Ахмак! Аның бөтен тормышы, бөтен язмышы Хәтирә кулында. Юк, үзен яшереп ятуы турында борчылмый Камәретдин. Хәтирә, әлбәттә, аны кая да булса барып әйтмәс. Эш анда түгел. Ул бит бу куркыныч елларда шушындый хурлыклы чаралар белән булса да исән калырга тели икән, бары Хәтирәсен яратканга шулай эшли. Әгәр исән калып та Хәтирәсен югалтса, аңа дөньяда яшәүнең ни кызыгы кала? Ә Хәтирә аңардан ерагая бара сыман тоела. Менә шунысы пошындыра Камәретдинне.

Беркөнне ул, җаен китереп, әнисеннән сорап карады:

– Әни, – диде, – бу Хәтирә нигә өйгә бик сирәк кайта? Әллә берәрсе белән йөри микән?

– Йөрсә, нишләтә аласың соң син аны бу хәлеңдә? – диде әнисе.

Аның шулай дип әйтәсен, сүзне тагын шул бер мәсьәләгә китереп терисен Камәретдин белә иде инде. Озакка сузасы килмәде.

– Яз җитсен инде, әни, – дип кенә куйды. – Җәй ни күрсәтер, дидек бит.

Вакыт-вакыт әнисенә карата да шик төшә иде аның күңеленә. Беркөнне мондый хәл булды.

Сабира янына урам аша гына йортта торучы Шәргыя карчык кереп утырды. Сөйләшүләреннән аңлады Камәретдин: сугышта карчыкның улы үлгән икән. Закир исемле кап-кара кашлы, кап-кара күзле яшь кенә егет иде. Өйләнгәненә бер ел да тулмаган иде әле. Тракторчы иде. Шуның хәсрәтеннән әнисе бөтенләй авыруга сабышкан икән. Өйдә үзе генә калгач, нишләргә белмәгән дә, кеше янында бераз җиңелрәк булмасмы дип, күршесенә керергә булган. Сабира, аның кайгысын чын күңелдән уртаклашып, карчык белән бергә елашты. Тиз генә самовар кайнатып алды. Чәй эчтеләр. Шәргыя карчык улы турында командиры язып җибәргән хатны да алып кергән икән. Үзе укый алмаса да, хатта язылганнарны ятлап алган, күрәсең, карап укыган кебек итеп, берничә кат Сабирага сөйләп чыкты. Закирның командиры Шәргыягә бик зур итеп рәхмәт әйткән. Бик булдыклы, шәп егет үстергәнсез, дигән. Улыгыз бик әйбәт танкист иде, дигән. Мәскәү тирәсен дошманнардан азат итү өчен барган каты сугышларда бик зур батырлык күрсәтеп һәлак булды, дигән. Шәргыягә тагын бик күп рәхмәтләр әйтеп, аңа да, килененә дә исәнлек-саулык теләгән, кайгыларын уртаклашкан. Артык кайгыга бирелмәскә тырышыгыз. Андый герой улның анасы булу – бик зур горурлык ул, дигән. Моның өчен сезгә бөтен ил рәхмәт әйтә, дигән…

Камәретдиннең әнисе авыр хәсрәткә тарыган күршесен юатырга теләп әйтте:

– Командиры бик дөрес әйткән, күрше, – диде. – Сабыр бул. Улыңның әнә шулай ил рәхмәтен алырлык батыр булып үлүе ул кайгы гына түгел, аның юанычы да зур. Моңардан начаррак хәсрәтләр дә була бу дөньяда.

Аның бу сүзе Камәретдиннең йөрәген чеметеп куйды. Ләкин бирешергә теләмәгән иде әле. Кайгылы карчыкны юату өчен, нәрсә әйтүен дә уйламый, дип кенә үткәреп җибәрергә теләгән иде. Ләкин алай җиңел генә котыла алмады. Шәргыя чыгып китте. Сабира, аны озатып, кире керде. Беркадәр вакыт сүзсез генә чәй урынын җыеп азапланганнан соң, тирән итеп көрсенде һәм, Камәретдингә дә бик ачык ишеттереп, үзалдына әйтеп куйды:

– Бәхетле ана!

Камәретдиннең йөрәгенә пычак булып кадалды бу сүз.

Ул бөтенләй бүтән нәтиҗә көткән иде. Япь-яшь күршесенең үлү хәбәрен ишеткәч, әнисе Камәретдин өйдә булганга күңеленнән шөкер итәр дип уйлаган иде, ә ул?! «Бәхетле ана!» Улы сугышта үлгән ана турында шулай ди!.. Юк, ул моны чынлап әйтмәс, әлбәттә, Камәретдинне куркыту өчен, үз сүзен сүз итү өчен әйтә…

12

Шул ук көнне, бөтенләй көтмәгәндә, Хәтирә өйгә хәвефле яңа хәбәр алып кайтты.

– Нишләп бүген болай иртә? – диде Сабира, сагаеп. – Берәр хәл бар мәллә, килен?

– Безгә ике өйдәш кертәләр, әни.

– Шул гына җитмәгән иде, – диде Сабира, тавышын күтәрмичә генә. – Берәр сылтау таба алмадыңмыни?

– Теге вакытта, сине авыру күрсәтеп, бер котылган идем инде. Һаман аяк терәп торсаң, шиккә калулары мөмкин.

– Анысы бар. Нинди кешеләр икән?

– Ике кыз. Кунарга гына кайта торган кешеләр. Көне буе урманда эшләячәкләр.

– Тагын яңа төркем килгәнмени?

Хәтирә аларның авылга күптән килгән булулары турында аңлатып бирде. Моңарчы Хәмәт Сәгыйдәсе янында торганнар икән, Хәмәте кайтып төшкән дә, кызларны икенче квартирга күчерергә кирәк булган.

– Яраланып кайтканмыни?

– Бер кулсыз.

Сабира үзалдына зарланып алды:

– Ай бу сугыш! Нинди кешеләрне әрәм итте бит, Ходаем.

Хәтирә аның зарын уртаклашып тормады, кире китәргә ашыга иде.

– Кызларны менә монда – бүлмә буена яткырырбыз инде, әни. Син миңа табарак күчәрсең.

– Анысы сыярбыз ла. Сәке җитәрлек. Озак торырлар микән?

– Кем белә инде анысын, күрербез. Син, әни, урын-җир өчен кирәк-яракны хәстәрләбрәк куярга тырыш инде.

– Ярар. Бары булыр. Кайткан-кайткан, капкалап китәр идең, ичмасам, килен, кая ашыгасың?

– Барыйм әле, үзем белән алып кайтырмын.

Хәтирә, Камәретдин турында берни дә әйтеп тормыйча, борылып чыгып китте. Хәер, нәрсә әйтсен? Үзен ничек тотарга кирәклекне Камәретдин белмимени? Мондый хәвефле хәлләргә төшкән чакларда, аның язмышы барыннан да бигрәк үз кулында икәнен аңламыймыни? Ничек тә түзәргә тырышыр түзәргә калган баш.

Сабира да улын артык нечкәләп кисәтеп торуны кирәк тапмады. Бары идәнгә карап, песигә ачулангандагыча кырыс тавыш белән «Ишеттеңме?» дип кенә сорады. Идән астыннан «Ишеттем!» дип мөңрәгән тавыш килгәч, үзалдына сөйләнә-сөйләнә өен җыярга кереште: «Бер авырлыгы да булмас иде дә бит… Кеше белән бергә күңелле генә булыр иде дә бит…»

Кышкы кич озак көттермәде. Сабира ут алуга, ике кыз ияртеп, Хәтирә кайтып керде.

– Рәхим итегез, – диде ул, үзе алдан кереп.

Кызлар икесе дә аркаларына зур-зур солдат капчыгы аскан, кулларында кечкенә чемодан иде. Аякларында киез итек. Өсләрендә мутон якалы пальто, башларында ирләрчә колакчын бүрек. Салкыннан кызарган йөзләре янып тора.

Сабира аларны, көтеп алган кунакларыдай күреп, якты йөз белән каршылады.

– Әйдүк, кызларым, рәхим итегез. Чишенегез.

Кызлар капчыкларын, аркаларыннан алып, сүзсез генә идәнгә куйдылар. Пальтоларын, бүрекләрен салып, ишек катындагы чөйләргә элделәр. Киез итекләрен салырга ашыкмадылар. Бүрек астыннан тузгып килеп чыккан чәчләрен көзгесез генә әвеш-түеш китереп рәтләгәндәй иттеләр дә елмаеп Сабирага борылдылар. Сабира күзлегеннән караганда, икесе дә бала гына иде әле. Буйга да бер чамалар. Тик берсе, йөзгә дә, гәүдәгә дә киңчә булгангадыр, базыграк күренә, икенчесе нечкә гәүдәсе, алсу бизәк төшкән юка күлмәге белән чынагач гөленә охшый, өрсәң очып китәр төсле җиңел тоела. Тегесенә караганда чаярак, ахрысы, башлап шунысы телгә килде. Очкынланып торган күзләре белән Сабираның йөзенә текәлеп, күрешергә кулын сузды:

– Исәнмесез, кем апа дип әйтим…

Сабира да яшьлек көченә каршы тора алмады. Кет-кет көлеп җавап бирде:

– Әби, диген, хи-хи, Сабира әби, диген.

– Юк, – диде кыз, – мин кешегә «әби» дип әйтергә яратмыйм. Бигрәк тә сезнең кебек яшь кешегә. Исәнмесез, Сабира апа! – Ул аның белән ике куллап күреште. – Ә мин Мәрьям исемле.

Сабира һаман кеткелди иде:

– Рәхмәт инде, Мәрьям кызым, болай яшәрткәч.

– Ә мин Зәкия, – диде икенче кыз, шулай ук Сабирага ике кулын сузып.

Мәрьям дигәне һаман шуклануында дәвам итте:

– Менә шулай, Сабира апа, саташтырма: менә бу куна такта кебек җәенкесе, йөзендә иман нуры уйнап торганы Зәкия булыр. Ә менә бу чыра кебеге, тоз күзлесе – Мәрьям, ягъни, китапча итеп әйтсәк, анысы мин булам инде.

Зәкия дигәне, иптәш кызының күп сөйләвеннән уңайсызланды бугай, аның өчен гафу үтенгәндәй әйтеп куйды:

– Безнең Мәрьям шулай күп сөйләшергә ярата инде, Сабира апа, ни хәл итәсең.

– Бик әйбәт, алай шаяра белгәч, бик әйбәт инде ул, әти-әниләрегез бармы?!

Кызлар бер дә ялындырмыйча аңлатып бирделәр: Мәрьямнең әтисе фронтта, әнисе Казанда госпитальдә эшли икән. Ә Зәкиясе әтисез үскән, әнисе Урал ягыннан, ди.

– Егетләрегез бармы дип тә сорагыз инде, – диде Мәрьям.

Зәкия аны тыярга ашыкты:

– Җитәр инде сиңа, арттырып җибәрәсең.

– Яшь чакта анысы да гаеп эш түгел, – диде Сабира.

Хәтирә дә сүзсез калмады:

– Кызлардан ул турыда сорап булмый инде. Бәлки, ул сердер.

Зәкия аны хуплап көлеп куйды:

– Әлбәттә.

Мәрьям шуклануын белде:

– Сер булмый ни. Безнең хәзерге кызлар егетләре белән мактанырга яраталар. Минем үзем өчен бу сугыш бик әйбәт булды әле. Югыйсә сөйгән егетем булмаганга оялып йөри идем. Хәзер рәхәт: сорасалар-сорамасалар да, «фронтта» дип кенә җавап бирәм.

Бары да көлделәр.

– Ярар, кызлар, – диде Хәтирә. – Урнашыгыз, җайланыгыз. Минем әле атларым янына барасым бар. – Һәм ул чыгып та китте.

– Ай бу яшьлекнең матурлыклары! – диде Сабира, Мәрьямгә сокланып. – Нинди көннәрне дә көлеп-шаярып кына үткәрергә ярата.

– Шулай булмасаң, үләргә генә кала бит, апа.

Сабира аларны өйдәге тәртипләр белән таныштырды, мич алларын, юыну урыннарын күрсәтте дә ишегалдына чыгып китте.

Үзләре генә калгач, кызлар беркадәр вакыт сөйләшми тордылар. Тагын башлап Мәрьям телгә килде. Ул хәзер җитди иде инде.

– Бу өйнең һавасы ошамый миңа, – диде ул, – әллә нинди авыр ис бар монда.

– Шаулама инде, – диде Зәкиясе. – Мин дә тоям тоюын да, әйдә, ярар. Бер ияләшкәч бетә ул.

– Үзләре нинди әйбәт кешеләр. Шул искә ничек чыдап торалар диген.

– Алар күптән ияләшеп беткән инде аңа.

– Сәке асларындамы, баздамы берәр хәшәрәт үләксәсе исләнеп ятмый микән?

– Үзләре карар инде, Мәрьям. Юкка борчылма. Без монда мәңге торырга килмәгән.

– Шулай да…

Ул арада, утын күтәреп, Сабира әйләнеп керде. Кызлар сүзне икенчегә бордылар.

– Сезнең өйдә радио юк мәллә, Сабира апа? – диде Зәкия.

– Бар ие дә, сугыш башлангач җыеп алдылар бит.

– Яңадан керттермәдегезмени?

– Аның кайгысы булмады, күрәсең инде. Килен һаман эштә. Минем үземнең артык исем китми.

– Мин дә, – диде Мәрьям, баягыча шаян тонга күчеп. – Кеше сөйләгәнне тыңлауга караганда, күбрәк үзем сөйләргә яратам. Җырны да шулай, биюне дә, ашауны да. Ә менә кеше эшләгәнне карап торырга каршы түгел. Үзем эшләүгә караганда, кеше эшләгәнгә кызыгып торырга яратам. Әнә Зәкиянең эшләвенә сокланып бетә алмыйм. Шундый матур итеп, оста итеп кыеп төшерә ауган агач ботакларын, көне буе карап кына торыр идем, билләһи, әгәр туңмасам. Сезнең авылның кышы бигрәк рәхимсез, бер дә рәхәтләнеп карап торырга ирек бирми.

– Әле дә түзәсез инде, яшь кенә башыгыз белән…

Көлешә-көлешә сөйләнгән арада, алар чиратлашып юынып алдылар, өсләрен дә алыштырдылар. Икесенең дә аякларында хәзер чүәк иде инде. Киез итекләр мич башына менеп кунаклады. Капчыклардан чыгарылган сырмалар да, мич буендагы элгечләрдә кипшенеп, иртәгә эшкә барырга әзерләнәләр иде.

Нәкъ кичке чәй өлгерүгә, Хәтирә дә кайтып керде. Яңадан атлары янына бару турында да сүз кузгатмады. Кызлар үзләренең паёкларын чыгардылар, хуҗалар да хәзинәдә барын табынга куйдылар. Бер-берсен сыйлаша-сыйлаша, гөрләп чәй эчтеләр.

Зәкия тагын радио турында сүз кузгатты.

– Информбюроны тыңламадыгызмы? – дип сорады ул Хәтирәдән.

– Кичкесен тапшырмадылар әле, – диде Хәтирә. – Хәзергә әйтерлек үзгәреш булмас дип уйлыйм.

– Әллә правление янына барып тыңлап кайтабызмы, Мәрьям?

– Китсәнә, – диде Мәрьям, – радиосыз бер минут торалмый шушы Зәкия. Иртүк эшкә чыгасыбызны онытма.

– Йоклап калмабыз әле, нибуч!

Мәрьям тагын сүзне шаян дулкынга күчерде:

– Чыгып йөрмик инде, үзем генә сөйлим. – Ул, тавышын радиорепродукторга охшатып, тамак төбе беләнрәк сөйли башлады. – Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли. Читтән торып сугыш кырларында батырлык күрсәтүче яшь патриотка Зәкия Халитова турында боевой эпизод тапшырабыз.

– Кыланма инде, Мәрьям.

Мәрьям, аны игътибарсыз калдырып, үзенекен дәвам итте:

– Ул үзе җәлпәк кенә битле, курнос кына борынлы булса да, передовойда сугышучы егете яныннан мең чакрым тылда торса да, немецларның әллә ничә калаларын җимертте, бик күп боевой техникасын, меңнәрчә солдат һәм офицерларын кырып салды…

– Мәрьям, дим, җитәр сиңа, шаяртма, зинһар!

– Ярый, алайса, – диде Мәрьям, гади тонга күчеп. – Шаяртмыйм, чынлап әйтәм. Әйе, дөресе шулай. Мин бит ялганламадым. Хәтирә апа, Сабира апа, сезнең Халитова дигән кеше турында бер дә ишеткәнегез юкмы?

– Белмим шул.

– Радиодан да ишетмәдегезме? Сезнең бит приёмнигыгыз булган!

– Карале, чынлап та, – диде Сабира, – «Тапшыруларны алып барды Халитова» дигәннәре хәтеремдә.

– Менә шул үзе инде.

– Юктыр ла.

– Ни өчен ул һаман радио да радио дип өзелә? Хәзер әйтсен, «Тыңлагыз, Казан сөйли» дип, шундук танып аласыз. Йә, Зәкия, әйт инде.

– Такылдама, дим, зинһар, Мәрьям, кемгә кирәк соң ул?

– Шуңардан оялган була әле ул үзе. И-и, мин синең урыныңда булсам… – Мәрьям тагын юрамалый җитдиләнгән булды. – Хәер, – диде ул, – оялса да урыны бар шул.

– Китте инде, китте, тишек авыз.

Мәрьям аңа игътибар бирмәде, үзенекен дәвам итте:

– Бик кызык хәлгә калдык үзе белән «Ак тирәк» колхозында. Бер колхозчы өендә утырабыз. Шулай радио турында сүз чыкты. Зәкия булган җирдә радио турында сүз чыкмый калмый инде. Казаннан икәнлегебезне белгәч, берсе сорый куйды бит: «Сез белмисезме, – ди, – соңгы вакытта Халитова дигәннәренең бер дә тавышы чыкмый башлады, бик матур сөйли иде, нигә аны сөйләтмиләр икән?» – ди. Мин инде бик тәмләп җавап бирергә әзерләнгән идем. «Халитова ул сөйләп кенә калмый, Ватанның куәтен ныгытуда батырларча үзенең кул көче белән дә катнаша, ул госпитальләр өчен утын хәзерләргә китте, менә ул үзе сезнең каршыгызда утыра!» дип әйтергә авызымны да ачкан идем, ул арада теге хатынга икенче берсе җавап биреп өлгерде: «Матур сөй- ләсә дә, бик күп ялганлый иде шул ул, – диде. – Колхоз турында гел тузга язмаганны сөйли иде инде. Колхозчылар фәлән хәтле байлык алалар да, фәлән хәтле йортлар салдыралар. Ә без монда…» – дип тезеп китте үзенең зарларын, хезмәт көннәренә бернәрсә дә түләмәүләре турында дисеңме, күтәртә торган атлар турында кирәкме, тамагыбыз ач, өстебез ялангач… чыдап кына тор. Җитәкчеләргә тел тидерә башлады. «Әле дә ул кызның ялганнарына бик күп түзеп тордылар инде», – ди. Хет колакларыңны тык, хет чыгып кач… «Соң, апа, – мин әйтәм, – диктор биноватмыни? Диктор бит ул үз сүзләрен сөйләми, редакторлар язып биргәнне кычкырып укый». «Барыбер биноват, – ди. – Менә миңа ялган сөйләргә кушсыннар әле, – ди, – муеныма бау салсалар да сөйлә- мим», – ди.

Хәтирә дә, Сабира да, Зәкия үзе дә рәхәтләнеп көлделәр. Мәрьям генә көлми иде.

– Үзәгенә үткәнгә әйткән инде ул, – диде Сабира. – Ул «Ак тирәк» колхозы бик күптәннән бирле чак сөйрәлеп килә шул.

– Бар инде бездә андый колхозлар да, – дип куйды Хәтирә.

– Булса булыр, барыбер отпор бирдем үзенә: «Син, – мин әйтәм, – чибәр апа, үз колхозыңа карап кына хөкем йөртмә, Татарстанда яхшы колхозлар да җитәрлек». Шулай дигәч, бераз йомшарды. Анда да бирешергә теләми: «Яхшысын яхшы дип әйтсеннәр, начарын да яшермәсеннәр», – ди.

– Безнең башлыклар арасында мактанырга ярату гадәте бар инде барын, – дип куйды Сабира.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: