Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 22

Yazı tipi:

Хәтирә, кызыксынып, Зәкиягә карап торды:

– Әллә сез чынлап та шул Халитовамы?

– Булса, нәрсәсе бар дип беләсез соң сез дикторның?

– Шул, шул. Тавышыгыз таныш. Әни, чынлап та шул радиодан сөйләгән кыз икән бит кунагыбыз!

– И Ходаем, шундый зур кешеләрне дә урман кисәргә җибәрсеннәр инде!

Зәкия кычкырып көлеп җибәрде:

– Таптыгыз зур кеше! Безнең арада галимнәр бар, атаклы композиторлар.

– Булмас ла!

Мәрьям, кинәт уң кулын күтәреп, шауламый торырга ишарә ясады:

– Тс-с!

Бары да тынып, сагаеп калдылар. Мәрьям ниндидер тирән, үзәк өзгеч моңлы тавыш белән җырлап җибәрде:

 
Сагынасыңмы, дип сорый-ла-ар,
Сагынмаган кая у-у-л!..
 

Өйдәгеләр, хәйран калып, җырның дәвамын көттеләр.

Ләкин Мәрьям артык җырламады. Көлеп, хуҗаларга сорау бирде:

– Шундый җырны ишеткәнегез бармы?

– Ишетмичә соң.

– Аны җырламаган кеше юктыр хәзер.

– Ишетсәгез, әнә шул көйне язган композитор да сезнең авыл янында эшләп йөри.

– И Ходаем, нинди көнгә калдык. Бигрәк матур җырлыйсың, кызым, тагын бераз җырла инде. Ымсындырып кына калдың.

– Беренче көнгә җитеп торыр, Сабира апа, җырлаган чакларыбыз да булыр әле.

– Син үзең дә менә дигән әртискә булсаң кирәк, бик матур җырлыйсың, сүзгә дә бик оста.

Хәтирә дә моны расларга ярдәм итте:

– Әни дөрес әйтә: сезнең моңыгыз миңа таныш.

Мәрьямнең үзе турында сүзне озынга җибәрәсе килмәде:

– Артисткасын артистка мин, дөрес. Ләкин, кызганычка каршы, артистканың менә дигәне минем кебек күп сөйләүчән булмый шул. Шуңа күрә артистка турында башка вакытка калсын. Әле без Зәкия турында сөйләп бетермәдек.

– Үзе турында сөйләтәсе килми, хәйләкәр.

– Чү, Зәкия. Болай калдырсам, синең турыда мыскыл итеп сөйләде дип уйлаулары мөмкин.

– Һи, синең сүзеңне кем чынга алсын?

Хәтирә чынлап та кызыксына калды:

– Әйе шул, – диде. – Сез аны, Мәрьям, ни өчен алай «читтән торып сугыш кырында батырлык күрсәтүче» дип атадыгыз әле?

– Дөресе шулай. Сез әллә дикторны теге, «Ак тирәк» апасы әйтмешли, гел юкны сөйләп кенә утыра дип беләсезме? Безнекеләрнең Берлинны бомбага тотуы турында ишеткәнсездер бит. Ишетсәгез, менә шул: безнең бомбардировщикларга шушы Зәкия юл күрсәтеп утырды инде.

Сабира шикле елмаеп куйды:

– Анысы инде, кеше ышанмастайны…

– Шуңа күрә сөйлим дә мин сезгә. Серен белгән кешегә бер дә ышанмастай эш юк монда. Зәкия төн уртасында микрофон алдында пластинка әйләндереп утыра. Төрле бию көйләрен уйната. Фокстрот, вальс-бостон, арага әнә шул «Гайнавал» кебек үзебезнең татар көйләрен дә кыстырып җибәрә. Көйләр арасында кайсы дулкында эшләгәнен әйтеп куя. Нинди дулкын икәнен әйтмим: хәрби сер. Шул Зәкия уйнаткан көйләргә карап, лётчик юл таба. Германиягә бара. Немец калалары өстенә бомбалар ташлый да шул көйләр дулкыны буйлап Казанга кайта…

Сабираның һаман да ышанып бетәсе килмәде.

– Ай-һай, ул тикле үк булыр микән? Бер дә зиһенем җитми, әкияттер.

Хәтирә Мәрьям сүзләрен куәтләп куйды:

– Бер дә гаҗәп түгел, әни. Хәзерге радио заманында бик була торган эш.

Мәрьям, бик кирәкле нәрсә исенә төшкән кебек, кинәт Зәкиягә борылды:

– Зәкия, иренмә әле, җаным, чыгар әле теге хатларыңны.

Зәкия, гадәтенчә, карышып караган иде дә, Мәрьям аның ай-ваена карамады. Үзе дә булышып, аның чемоданын ачтырды. Кечкенә папка эченә салынган берничә хат китереп чыгардылар. Мәрьям берсен алып укый да башлады:

– «…гафу итегез, исемегезне белмим. Шулай да сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтеп хат язасым килде. Сез күрсәткән юл белән дошман өстенә очып, сез тапшырган көйләр белән рухланып, үземә йөкләнгән сугышчан бурычны үтәп кайттым. Сезнең ягымлы тавышыгыз безгә, төнге очучыларга, дәрт бирә…» Менә «очучы-лейтенант Турсунгали» дип кул куйган.

Мәрьям Хәтирә белән Сабираның бу хат турында ни әйтүләрен көтеп тормады, хатлар арасыннан бер фоторәсем тартып чыгарды.

– Менә монысын карагыз әле сез!..

Рәсемдә яшь кенә хәрби егет ялт итеп күренеп калырга гына өлгерде, Зәкия, аны тартып алырга теләп, Мәрьямгә үрелде.

– И кыбырсык та инде шушы Мәрьям, – диде ул, шактый җитди ачуланып. – Китер, зинһар!

Мәрьям үзенең иптәш кызын яхшы белә иде, күрәсең. Зәкиянең ачулануы аны каушатмады. Ул, рәсемне хуҗасына бирергә теләмичә, көлә-көлә бер кулыннан икенче кулына күчерә башлады. Ике кыз ачулану катыш көлешә-көлешә тартыша торгач, фото икесенең кулыннан ычкынды да, җәлтен-җелтен әйләнгәләп, идәнгә таба очты. Күрми дә калдылар, гөнаһ шомлыгына каршы, ничектер яны белән ярыкка туры килеп, идән астына ук төшеп китте.

– Менә мә, тик кенә тора белмәсәң…

– Ну, Мәрьям, тиясең теңкәләремә шушы тилелекләрең белән. Давай, теләсәң ничек табып бир!

Хәтирә белән Сабира бер-берсенә мәгънәле карашып алдылар.

– Котың очмасын, – диде Мәрьям, Зәкияне тынычландырырга тырышып. – Хәзер төшеп алып бирәм. Сабира апа, идәнегез ачыламы?

Хәтирә ашыгып урыныннан торды:

– Борчылмагыз, хәзер үзем төшеп алып бирәм.

13

Өйгә яңа кешеләр килеп керүгә, Камәретдин керпе кебек йомарланып, тынып калган иде. Башта ул бик саклык белән генә Мәрьямнең шуклыкларына колак салып ятты. Кызларның өйдә үзләре генә калган арада сөйләшкән сүзләре аның йөрәгенә тирән шом салды. Борыннары бик сизгер күренә, хәерле булсын. Эш зурга китмәсә ярар иде дип хәвефләнде ул. Соңга таба исә, Хәтирә дә кайтып кергәч, Мәрьямнең бетмәс мәзәкләрен ишетә-ишетә, әкренләп языла барды. Өстә шау-шу көчәйгән саен, ул үзен иркенрәк хис итә, шаян кызның яңа мәзәкләрен көтә, аның тагын бер тапкыр гына булса да җырлап та җибәрүен тели иде. Көтмәгәндә ниндидер фоторәсем аркасында килеп туган хәвефне бер секунд эчендә бөтен хәтәрлеге белән аңлап алды ул. Чөнки караңгыга ияләнгән күзләр ярык аркылы идән астына карточка килеп төшкәнне күреп калдылар. Ул аны әле дә күреп тора. Әнә, Камәретдиннең аяк очындарак. Аның ятагын бәрәңгедән аерган такта кырына сөялеп тора. Ләкин Камәретдин аңа үрелерлек хәлдә түгел.

Ул тагын, янына кеше килеп чыккан керпе хәлендә куырылып, хәрәкәтсез катып калды. Гүя кемдер аңа хәзер күсәк белән китереп сугарга тиеш. Һәм ул сугуны бернинди көч белән дә кире кайтару әмәле юк. Ул бары йөрәге тибүдән туктар чиккә җитеп, күсәкнең кайсы җиренә килеп төшүен көтә генә ала. Башка берни эшли алмый. Ни була хәзер? Иң элек күсәк килеп төшәрме, әллә аның сугуын көтәргә тәкате җитмичә, йөрәге ярылырмы?.. Тукта! Ул ниндидер бөҗәккә хас инстинкт белән хәвефле хәлнең үз файдасына таба юнәлеш алуын тойды. Хәтирә җаен тапты! Ул, әлбәттә, аны коткарачак. Шул ук бөҗәк инстинкты белән аңа кыюлык керде. Ул, үрелеп, аяк очындагы карточканы алды. Механик рәвештә генә анда пилоткалы бер егет рәсеме барлыгын шәйләде. Ләкин кем портреты икәнлеге кызыксындырмый иде аны. Хәтирәгә озак эзләргә туры килмәсен – шунысы әһәмиятле. Ул хәзер хатынының тизрәк базга төшүен көтә, күренү белән аңа карточканы сузарга җайлап тора иде. Хәтирә аңа бик озак кыймылдый сыман тоелды. Нишләде инде? Ә-ә, фонарен яндыра, ахрысы. Анысы нигә кирәк инде, юләр. Әһә, идән тактасы ачылды… Чү! Тагын теге тел бистәсе килеп кысылды.

– Хәтирә апа, бирегез фонарьны, үзем генә төшеп алыйм. Сез мәшәкатьләнеп йөрмәгез, пычранып.

Хәтирә, әлбәттә, аны кырт кисте:

– Юк, юк, – диде. – Таба алмассыз, абынып-егылып бетәрсез йә тагын өстегезгә күсе-мазар сикереп куркытыр.

– Күсе?! – дип кычкырып җибәрде Мәрьям, коты очып. – Сездә күсе бармыни? Абау!

– Бу арада ияләште шул.

Тынып калдылар. Камәретдиннең күзен чагылдырып, базга фонарь яктысы керде. Аннары Камәретдин фонарь яктысында Хәтирәнең алсу йөзен күрде. Күрде дә аңа бирергә дип әзерләгән карточкасын сузарга онытып, шашып калды.

Йа Ходай! Әнә нинди икән аның Хәтирәсе!

Хәтирә яланбаш иде, ярым тузгып чигәсенә төшкән кара чәч дулкыннары янында алсу ак булып күренгән яңаклары, колак йомшаклары шундый нәфис, аларга карап туя торган түгел. Ул аның зур булып ачылган коңгырт күзләре! Алар кырыс карый, ләкин шулай да нинди гүзәл ул күзләр! Нинди баш әйләндергеч серләр яна анда? Ул аның ярым ачылган хәлдә гаҗәпләнеп калган алсу иреннәре… җыйнак кына борыны, кара кашлар белән бизәлгән киң ак маңгай, алсу иякләре… Камәретдиннең, ничә ел дөньяда яшәп, бервакытта да, беркайда да мондый гүзәл йөз күргәне юк иде. Хәтта шул ук Хәтирәсенең үзенең дә бу кадәр матур чагын белми. Әйе, ул акыл алгыч дәрәҗәдә матур, шул ук вакытта ничектер ят та кебек. Хәтта бераз куркыныч та. Әнә ул туп-туры итеп Камәретдингә карый һәм аңа әкрен генә якыная килә. Әллә ничек гаҗәпләнеп, исе китеп карый ул Камәретдингә. Камәретдин аны хәзер тагын да тулырак күрә. Алсу нур балкытып торган ялангач беләкләренең, юка күлмәк изүе аша әйтеп бетергесез нәфис булып күренгән ап-ак күкрәкләренең баш әйләндергеч җылылыгын тоя. Менә ул сул кулына тоткан фонарен өскәрәк күтәреп, уң кулы белән Камәретдин тотып торган рәсемгә сузылды. Бик сакланып кына аны ике бармагы белән чеметеп тотты.

Әллә нишләде шунда Камәретдин. Карточканы тыныч кына ычкындырасы урында, нишләгәнен үзе дә аңламастан, ихтыярсыз Хәтирәне шул сокландыргыч матур беләгеннән тотып алды.

Әйтерсең елан чакты Хәтирәне. Йөрәк яргыч тавыш белән, бөтен өйне яңгыратып, чарылдап кычкырып җибәрде:

– Көш, ләгънәт! Көш!

Ул атылып баздан чыкты. Шундук идәнне ябып, өстенә тибеп куйды. Үзе һаман ярсып кычкырудан, карганудан туктый алмый иде.

– Котымны алды, каһәр суккыры! Хәшәрәт!

Куркынган кызлар:

– Нәрсә булды, Хәтирә апа? – диештеләр.

Хәтирә һаман тынычлана алмый, аларга рәтләп җавап та бирми иде.

– Паразит! – дип дәвам итте ул. – Әрәмтамак! Каян ияләшкән безгә шундый хәшәрәт! Бөтен өйнең ямен җибәрә, шакшы!

– Хәтирә апа!..

Аның өчен Сабира җавап бирергә кирәк тапты:

– Шул күседер инде, нәрсә булсын. Бигрәк яратмый шул килен.

– Беләгемә үрмәли башлады, ләгънәт! – диде Хәтирә, тынычлана төшкәч. – Мәгез карточкагызны, әле дә табып өлгергән идем.

Зәкия рәсемне, тиз генә эләктереп, җыеп та куйды. Мәрьямдә хәзер шаяру кайгысы түгел иде инде.

– Нигә бетермисез соң ул хәшәрәтне? – диде ул. – Нигә агуламыйсыз?

– Агулап та карадык инде. Өскә чыгып йөрми анысы. Шунысына шөкер.

Камәретдин башына сугылган песи кебек җыерылып, кечерәеп калды. Тагын сукканны көткәндәй, бик озак тынсыз ятты. Тән-әгъзаларын түгел, уен-фикерен хәрәкәткә китерерлек тә ихтыяр көче калмаган иде аның. Хәтирәсеннән мондый да шәфкатьсез ударны көтмәгән иде ул. Миңгерәгән хәлдә күпме вакыт ятканнан соңдыр, ул бераз аңын хәрәкәтләндерерлек хәлгә килде. «Әйе, – ди иде аның күңеле Хәтирә турында. – Ире өйгә кайтканнан бирле эченә җыелып килгәннәрен әйтеп бирде. Нинди җайлы вакытын китереп, ничек чатылдатып әйтте, Камәретдингә кыймылдарга да урын калдыр- мады…»

Ләкин бу хәлдән нинди дә булса нәтиҗә ясау турында Камәретдиннең уйлыйсы килми иде. Уйлау куркыныч иде ул турыда. Юк-юк, кирәкми, һәм чынлап та ул, үзен нинди дә булса фикер йөртүдән көчләп тыярга тырышып, игътибарын өстәгеләргә юнәлтте. Андагыларның, сөйләшүдән бигрәк, йөрүләре, селкенүләре сизелә. Ишек ачкан, ишек япкан, комган шылтыраткан тавышлар ишетелә иде.

Бераздан теге ике кыз тагын үзләре генә калдылар, ахрысы, ашыгып кына серләшеп алдылар:

– Каптык без бу өйгә килеп, – диде Мәрьям дигәне.

Тегесе аны һаман тынычландырырга тырыша иде:

– Исең китмәсен лә, көне буе эштә булабыз.

– Ә төне буе?

– Йокларга ярамаган тагы.

– Йокларсың! Уйлап кара: бердән, сасы! Икенчедән, күсе! Өченчедән, әби әйтә, сыерыбыз бүген-иртәгә бозауларга тора, ди.

– Бозаулый бирсен.

– Тукта. Бу суыкта ул бозауны тышта тоталмаслар бит. Яныбызга бозау керә дигән сүз. Бозау янына сыеры да керә аның.

– Анысы инде…

– Тукта. Дүртенчедән, син сизәсеңме, бу кешеләрнең күңелләрендә әллә нинди…

Ишек тавышы ишетелде. Мәрьям бүленеп калды, берни булмаган кебек, хуҗалар белән сөйләшә башлады:

– Сыер ни хәлдә, Сабира апа?

– Бу арада төннәрне йокламыйрак уздырырга туры килер инде…

Озакламый өстә хәрәкәт басылды. Бераздан ут та сүнде. Әкренләп өй эче тынып калды.

Камәретдин тиз генә йокыга китә алмады. Мәрьям авызыннан ишетелгән сүзләр уйландыра иде аны. Нәрсә әйтмәкче иде икән? Сизенә бугай, кәнтәй. Их, йоклаган чагында, чынлап та, колагын күсе кимерсә? Бер көн тормас иде. Сиңа кирәктә күсе дигәне дә юк бит аның. Күсе? Күсе?..

Аның күңелендә ниндидер өмет чаткысы ялтырап киткәндәй булды. Чынлап та, аларның өендә күсе юк ич. Әйе, тычкан бар, ә күсенең булганы да юк. Димәк, Хәтирә юри «күсе бар» дип кычкырган! Кызларны куркыту өчен! Ә ничек оста ышандырды ул аларны! Менә кайда ул артистка! Ә ул, Камәретдин, юләр, каракның бүреге яна дигәндәй, аны үзенә ала…

Башына мондый уй килгәч, ул шактый тынычланды. Күңеленең кай җирендәдер «ай-һай!» дигән шик корты кыймылдаудан туктамаса да, Камәретдин аның белән исәпләшергә теләмәде.

Икенче көнне иртүк торып, Хәтирә дә, кызлар да эшләренә киттеләр. Кичен тагын гөрләшеп чәй эчтеләр. Хәтирә дә вакытында кайтты. Алар янына биләм яратучы күршеләре Майбәдәр дә кереп утырды. Ул төрле кызыклы хәбәрләр сөйләүдә Мәрьямгә бирешерлек түгел иде. Кызлар аны, ул кызларны яратып аерылдылар, бер-берсен кереп утырырга чакырыштылар.

Төн, Сабираның берничә тапкыр сыерын карап керергә кузгалуын исәпкә алмаганда, тыныч узды.

Көндез тагы өй аулак калды. Кич булгач, Хәтирә белән бер үк вакытта диярлек кызлар, нәкъ кичәгечә арып, туңып, эштән кайттылар. Чишенеп, җылынып чәй янына утыргач, яңадан күңелләре күтәрелде. Мәрьям дигәннәре Майбәдәрне сагынып искә алды.

– Нишләп бүген кермәде әле теге кызык телле күршегез? – диде ул. – Майбәдәр апа бит әле?

– Бер керә башласа, туйдырып бетерер әле, – диде Сабира. – Гайбәт сөйләргә тотынса, бер дә туктый белә торган түгел.

Мәрьям кәефле көлеп куйды.

– Мин үзем гайбәт тыңларга ифрат яратам, – диде. – Килештереп сөйләүче булса, бигрәк тә.

Сабира сизелер-сизелмәс кенә көлеп куйды:

– Майбәдәрдән дә килештерүчесе юктыр инде аның.

Ләкин аларга Майбәдәрне тыңларга туры килмәде, һәм тиз генә туры килер микән? Чөнки бу төнне Майбәдәр үзе гайбәт өчен азык булып әверелде.

14

Таң алдыннан, бөтен кеше тирән йокыда вакытта, Сабира тавышланмыйча гына киленен уятты:

– Килен, тор әле, сыер бозаулады.

Хәтирә сикереп торды, тиз-тиз киенеп алды. Икәүләшеп тышка чыгып киттеләр. Озакламый Хәтирә бозау күтәреп керде. Ишегалдында тынычсызланып сыер мөгрәгән тавыш ишетелде. Каенана белән килен тавыш-тынсыз гына хәрәкәтләнергә тырышсалар да, кызлар уянды. Үзләре торган өйдә булган мондый зур вакыйгага алар да игътибарсыз кала алмады. Урыннарыннан тордылар. Кереп-чыгып йөрү башланды.

– Тышта бик хәтәр суык, – диде Сабира, – өйгә кертми булмас.

Сыер турында сүз бара иде. Азаплана-азаплана, ләкин көчләп түгел, иркәләп чакыра-чакыра, сыерны өйалдына керттеләр. Ишекне ачып бозавын күрсәткәч, ул артык ялындырып тормады, анага хас шәфкатьле тавыш белән мәгънәле мөгрәп, газиз баласына дәшә-дәшә, ашыгып җылы өй эченә узды, иркәләп бозавын яларга тотынды. Өй эче тыгызланып, тулып китте, идәндә сәкедән төшәрлек тә урын калмады. Килен белән каенана сыер тирәсендә кайнаштылар. Мәрьям белән Зәкия өчен кызыклы тамаша иде бу. Әнә алар яңа туган бозауны имәргә өйрәтәләр. Сыерның бер имчәген авызына каптыралар да, бозау тырышып кына имә башлагач, шалт итеп тартып алалар. Бу хәл бозауга да, сыерга да ошамый. Ул арада икенче имчәген каптыралар. Тагы шалт итеп тартып алалар, өченчесен, дүртенчесен… Туйганчы имезмәделәрме, әллә бозау үзе туеп, анасының сөтен имеп бетерә алмый туктадымы, аны бер читкә алдылар да, Хәтирә сыерны иркәләп кенә саварга утырды.

Сабира хайванны тынычландырып, аңа ипи сыныгы каптырып тора иде…

Шулвакыт ишегалдында ниндидер бер хатын-кыз чарылдаган тавыш ишетелеп, кызларның игътибарын үзенә тартты. Хәтирә белән Сабира эшләреннән аерылмадылар. Кычкырышкан тавыш көчәя барды. Хәзер инде Мәрьямнең бөтен игътибары шунда иде. Нәрсә булды икән анда? Бу кадәр иртә?

Ул, күңелендә уянган кызыксыну көченә каршы килә алмыйча, бүлмә тактасы буйлап кына идәнгә төште. Өстенә юньләп киенеп тә тормыйча, ишегалдына чыкты.

Ишекне ачуына колагын ярып кергән әшәке сүзләрдән аның җаны-тәне чирканып китте. Ләкин кире борылып керергә көче җитмәде, кызыксыну, ни барын беләсе килү теләге җиңде.

Тавыш Майбәдәр ишегалдыннан килә иде. Усал итеп, бер-берсен ашардай булып ике хатын тиргәшә. Иртәнге караңгылык әле таралып бетмәгән булса да, әйләнә-тирәдә ни бар, ни югын шәйләрлек иде инде. Мәрьям читән аша шактый ачык күрде: өстенә – төймәләрен эләктермичә генә тышсыз тун, башына яулык өстеннән камасыз бүрек кигән юантык гәүдәле бер хатын Майбәдәрнең өенә керергә омтыла. Ишектә Майбәдәр үзе булса кирәк, әле кулы белән төртеп, әле аягы белән тибеп, аны якын җибәрми. Икесе дә бер-берсен тыңлап тормыйча кычкырышалар.

Тыш яктан һөҗүм итүче хатын кемнедер чыгаруны таләп итә. Майбәдәр үз өендә беркем дә юк дип ышандырырга тели. Тегесе өйгә кереп карамакчы. Уйнашчы зәхмәтне үзе өстерәп чыгармакчы. Майбәдәр, ишеккә җибәрмәгәч, тәрәзәңне ватам, дип яный.

– Ватып кара! – дип кычкыра Майбәдәр. – Башың төрмәдән чыкмас, фронтовик семьясына кагылып кына кара!

– Каян килгән фронтовик? Дезертир хатыны, уйнашчы, ирләрне аздырып ятучы өстерәлчек!

– Кит, убырлы! Синең шул зәхмәтне дә каратып тотарлык рәтең булмаганга кем гаепле?! Сасы көзән! Адәм актыгы!..

Мәрьям болай да шактый туңган иде инде. Хурлау сүзләре колак күтәрә алмаслык әшәке әйтемнәр белән аралаша башлагач, артык тыңлап тора алмады. Ишектән чыгып килүче Зәкияне дә кире борып алып керде.

Сабира белән Хәтирә сыер белән эшне бетергәннәр, аны ишектән чыгарырга азапланалар, сыер исә, бозавыннан аерыласы килмәгәнгәме, әллә үзенә җылы өй, иркәләү сүзләре, тәмле икмәк кисәкләре ошап киткәнме – кире чыкмаска тартыша иде. Билгеле, аның белән исәпләшеп тормадылар: бер үк вакытта ипи белән дә алдап, арт санына да суккалап, бик тиз куып чыгардылар.

Сыер белән мәшгуль булуларына карамастан, Хәтирә белән Сабира да Майбәдәр өе ягыннан килгән тавышларны ишетеп торганнар иде. Сыер артыннан үзләре дә чыгып колак салдылар.

Ул турыда сорашулар, кызыксынулар, аңлатулар, юраулар иртәнге аш янында гына хәл кылынып бетмәделәр. Кичке чәй янында, яңадан бары да бергә җыелгач кына ачыкланды: Майбәдәр янына Каһарман кереп кунган икән, артыннан эзәрлекләп килгән хатыны дау куптарган.

Сабира Майбәдәрнең бу эшен бик зур оятсызлык, әшәкелек дип бәяләде. Хәтирә исә аны кызгана иде. Кызлар бу уңай белән ни әйтергә дә белмәделәр. Мәрьямнең дә хәзер аның белән очрашасы, ул сөйләгән гайбәтләрне тыңлыйсы килү дәрте сүрелгән иде инде.

Өйгә кызлар кергәч, Камәретдин дә авыл хәбәрләрен, хатын-кыз гайбәтләрен күбрәк ишетә башлады. Хәтирә белән әнисе, үзләре генә булганда, кайбер тиешсез хәбәрләрне идән астына ишеттерми генә дә үткәреп җибәрә белгәннәр икән. Камәретдин моны хәзер аңлады, һәм шулай эшләүләре дөрес тә булган. Үзең ишетергә тиеш булмаган хәбәрне ишетүнең куанычы юк икән. Җан газабы икән ул. Майбәдәрнең хурлыкка калуы турындагы яңалык аның күңеленә таш булып утырды. Болай өстән генә караганда кызык та кебек, шаркылдап ук булмаса да, көләргә генә кирәк иде. Юк, көлә алмый Камәретдин. Шундый кызыклы хәбәр аның үтереп эчен пошыра.

Эч пошуы бер дә юкка гына булмаган икән шул. Дөрес, Майбәдәр турындагы гайбәт озакка сузылмады, биш-алты көн үтүгә, аны бөтенләй телгә дә алмый башлаганнар иде инде. Ул арада теге кызлар да икенче фатир таптылар. Сабира белән Хәтирәгә алай дип әйтмәделәр, әлбәттә. Бер дә китәселәре килмәгән кебек кыландылар.

– Сездә безгә бик рәхәт иде, күңелле иде, – диделәр алар, бер-берсеннән уздырырга тырышып. – Яратмыйча икенче җиргә күчәләр, дип уйлый күрмәгез, – диделәр.

Ниндидер электән якын дус булган кызлары кара-каршы ике өйле, кечкенә семьялы кешедә ялгыз гына тора, имеш. Шул бик өзелеп чакыра икән, болар бармаска иткәч, үпкәли икән.

Сабира белән Хәтирә дә алардан ким алдашмадылар: сез килгәч, өйгә ямь кереп киткән иде, янәсе. Сездән башка бик күңелсез, ямансу булыр инде. Иптәш кызыгызның үзен генә бирегә чакырыр идек тә, тыгыз, дияр шул. Без сыяр идек анысы, күңелебез киң. Бозавыгыз да бар, дияр шул, ни хәл итәсең, гаепләп китмәгез инде.

Бер-берсенә кат-кат рәхмәтләр әйтешеп, кунакка чакырышып аерылдылар.

Өйдә хәзер тыныч. Камәретдин өчен махсус әзерләнгән шикелле, уңайлы шартлар тудырылган иде. Сабира да чыгып киткән чакларда, өстә бозау гына кала. Ул муенчагыннан ычкынырга тырышып тыпырчына, кайвакыт берәр нәрсәне аударып, дөбер-шатыр китерә. Бозау чыгарган тавышларга ышыкланып, Камәретдин дә ялгыз калган вакытларда үзен иркен тота ала иде.

Кичләрен Хәтирә белән Сабира бик аз сөйләшәләр. Күп сөйләгән чакларында да Камәретдин өчен яңалык булырлык хәбәрләр сирәк ишетелә иде.

Бер кичне Хәтирә теге Мәрьям белән Зәкиядән саубуллашу сәламе алып кайтты. «Камәретдин, син дә ишет» дигән сыман, тантаналы тавыш белән Сабирага әйтте ул:

– Әни, – диде, – теге кызлар китте бит. Сиңа бик күп итеп сәлам әйттеләр.

– Шулаймыни, рәхмәт төшкерләре! – диде Сабира, нәрсәгәдер куанып. – Кая киттеләр икән?

– Казанга, өйләренә кайтып киттеләр. Станциягә кадәр ат белән озаттырдык.

Тышта көннәр сизелерлек җылынды. Бозауны көндезләрен ишегалдына чыгара башладылар. Тора-бара төннәрен дә өйгә кертми торган булдылар. Ә беркөнне әнисе Камәретдинне бозауның эчәкләре, үпкә-бавырлары белән сыйлады. Суйганнар икән, Камәретдиннән сорап та тормаганнар. Димәк, аны хуҗа итеп тә санамыйлар хәзер. Кәефе кырылса да, берсенә дә сиздермәде. Үзләре әйтмәгәч, бу турыда сүз кузгатырга да көче җитмәде. Бозауны да суймагач, нәрсә ашатып яткырыйк соң без сиңа, дисәләр, ни дип җавап бирерсең?

Иртәгә базар буласы көнне кичкә каршы Сабира, юлаучы атка салып, бозау итен район үзәгенә алып китте.

Камәретдин, моны белгәч, күңеленнән генә булса да, дөрес шул, дип куйды. Үгез бозауны җәйгә хәтле ашатып яткырганчы, ит кыйбат чакта сатып калу әйбәтрәк.

Бу кичне Хәтирә өйдә ялгыз иде. Ул вакытында кайтты. Үзенә ашарга-эчәргә әзерләде. Камәретдиннең дә тамагы барын онытмады. Ләкин нә ачуланып, нә юатып, нә киңәш-уңаш тәртибендә аңа ник бер генә сүз әйтсен! Хатыны үзе авыз ачмагач, Камәретдиннең дә үзе турында сиздерергә кыюлыгы җитмәде. Ул үзенең шыксыз өнендә тавышсыз гына ут йота иде.

Хәтирә ашады, эчте. Ашыкмый гына савыт-сабаларны юып куйды. Ишегалдына чыгып, сыерына төнгелеккә ашарга биреп керде. Ятар алдыннан, тегәсе, ямыйсы әйберләрен алып утырды.

Тышкы яктан ул идән астында яткан ирен бар дип тә белмәгән төсле кыланса да, күңеленнән аны бер генә минут та онытып тора алмый иде. Хәтта аның турында уйламаганда да, бетми торган чир шикелле, Камәретдиннең барлыгы тоелып, аның күңелен сызлатып тора. Һәм бу әшәке чирдән исән-сау котылу чарасы аның өчен бер генә, ул да Камәретдин кулында. Әгәр дә ул үзендә җитәрлек егетлек табып, үз ихтыяры белән якты дөньяга чыкса, Хәтирә аны гафу итә алачак, һәм алар арасында булган мәхәббәт тә, бәлки, исән калыр дигән өмете бар.

Билгеле, аны гафу итмәячәкләр. Иң җиңел җәза дигәндә дә, алгы сызыкка, сугышның иң каты, иң күп корбан сорый торган җиренә җибәрәчәкләр. Шулай да югалткан намусыңны кайтарып алу, ил белән бергә яңадан бәхетле булу өмете кала әле.

Әгәр дә инде читтән эзләп килеп тапсалар, Хәтирә аны гафу итә алмаячак. Үзе дә җинаятьче сыйфатында җавапка тарттырылуы өчен генә түгел, түбәнлеге өчен, мескенлеге өчен.

Шул ук вакытта үзе дә аны фаш итүгә баралмый. Хәтирә өчен бу да ире белән араны мәңгегә өзү булыр иде. Өстәвенә үз ирен үзе чагып үтергән дигән яманаты чыгып кала…

Ул көтә. Камәретдиннең, шушы хәлне аңлап, үз ихтыяры белән якты дөньяга чыгуын, тиешле кулларга тапшырылуын көтә. Әгәр ул көн килсә, Хәтирә үзенең ирен әүвәлгечә сөеп, иркәләп озатырга һәм, күпме йөрсә дә, аны көтәргә әзер. Ләкин Камәретдин ашыкмый. Ачыктан-ачык аңлатуларга да колак салмый. Җәй җиткәнне көтә. Анда да «күз күрер» дигән караштарак тора шикелле әле.

Җитәр микән соң ул җәй? Хәтирәнең бит аңа карата көннән-көн күңеле суына бара. Вакыт-вакыт аның күңелендә шундый нәфрәт уты кабына: ул аны урамга куып чыгарырдай була, дүрт ягың кыйбла, теләсәң кая кит, дип кычкырасы килә. Әллә әнисе белән икесен ташлап, бу өйдән бөтенләйгә кул селтәп чыгып китимме, дигән чаклары була. Ләкин китә алмый. Сабираны кызгану хисе тыеп кала. Ниһаять, ул көннәр җылытканчы түзеп карыйк инде дигән карарга килә. Һәм, йөрәгенә яшергән авыр гөнаһын бераз булса да җиңеләйтү өчен, эшендә фидакярлек күрсәтергә тырыша…

Идән астында тактаны кытырдаткан тавыш ишетелде. Белмәгән кеше булса, аны тычкан шытырдый дип аңларга тиеш. Ә Хәтирә өчен ул – Камәретдин тавышы. Тавышы гына түгел, «Йомышым бар, синең белән сөйләшергә мөмкинме? Хәвеф-хәтәр юкмы?» дип әйтүе.

Шытырдау авазының кыюсыз гына, куркып кына чыгуына карап, Хәтирә хәтта иренең күңелендә нинди уе барлыгын да чамалады: аулак өйдән файдаланып, Хәтирә янына менәсе килә хәсрәтнең. Тот капчыгыңны!

Ул аңа җавап бирергә ашыкмады. «Тычкан» тагын шытырдады. Хәтирә аңа «тик кенә ят» дип әйтергә җыенган гына иде, тышта капка шыгырдаган тавыш ишетелде дә, ул, тиз генә урыныннан торып, идәнгә тып итеп тибеп куйды. «Тыныңны чыгарма, куркыныч бар!» дигән ишарә иде бу.

Шундук ишек шакый башладылар.

«Камәретдинне эзләп килделәрме әллә?» Хәтирәнең күңеленә беренче булып килгән уй шул булды. Юк, капканы үзе ачып керде. Белгән кеше булырга тиеш. Ул ашыкмыйча гына өйалдына чыкты.

– Кем бар?

Ишек артыннан ниндидер ят та, таныш та тавыш ишетелде:

– Хәтилә, ач әле, акыллым!

Пәри алыштырган!

Хәтирә эсселе-суыклы булып китте. Ул беравык ни әйтергә белми торды.

– Хәтилә, – дип кабатлады Каһарман, – йә, ач инде, сиңа йомышым балие.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: