Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 23
15
Хәтирә бу кешенең элекке Каһарман түгеллеген күптән белә иде инде. Аның бу вакытта, Хәтирә ялгыз калган кичтә, әлбәттә, яхшы ният белән килмәгәнлеген дә бик ачык аңлады. Нишләргә? Бер мизгел уйланып торганнан соң, ул, кинәт катгый бер карарга килеп, ишекне ачты. Аны-моны сизмәгәндәй, юри беркатлылык күрсәтеп, йомышын сорады:
– Нәрсә бар, Каһарман?
Каһарман үзенчә көлеп, шаярган булып сөйләшә иде:
– Миңа ат киләк иде, Хәтилә. Галләм бабайга балган ием дә, ул калт белән бутка пешелеп булмый. Вакытсыз, ди. Хәтиләдән башка, ди…
– Чынлап та бик вакытсыз бит, Каһарман!
– Келим әле булмаса, Хәтилә, аңлатыйм әле.
– Килешмәс бит, Каһарман. Өйдә ялгызым гына.
– Бигләк тә яхшы, – диде Каһарман һәм шул арада эчкә таба узып та өлгерде.
Хәтирә аның әрсезлеген тыныч кына үткәрде. Өйгә керделәр. Каһарманның теле, хәрәкәтләре эчкән чагында да, эчмәгәндә дә бертөсле иде. Хәтирә аның аекмы, түгелме икәнлеген дә чамалый алмады: аның өчен барыбер иде.
Каһарман куян мехыннан тегелгән колаклы бүреген салып кулына тотты. (Сәламәт кешенеке төсле кара бөдрә чәче аның физик яктан булган бердәнбер матур җире иде. Шуңа күрә булса кирәк, кая барып керсә дә, элек бүреген салу аңарда гадәткә кереп киткән.) Агач курчак шикелле капыл-капыл хәрәкәтләр белән башын әле уңга, әле сулга борып, күзләрен әле түшәмгә, әле идәнгә таба әйләндереп, өй эчен карап чыкты.
– Маскиловка ялаллык синең, Хәтилә, – диде ул, көлгәндәй итеп. – Анысы әйбәт, ул тулыда авыл советы калалын бозалга яламый.
Хәтирә, аның сүзләрен игътибарсыз калдырып, тизрәк төп мәсьәләгә күчәргә теләде.
– Кая барырга ат кирәк булды? Нинди мөһим эш килеп чыкты?
– Туктале, Хәтилә, ашыктылма әле, – диде Каһарман, инде ачыктан-ачык көлеп. – Может, киләк тә булмас әле ат, может, эшне монда гына хәл кылылбыз, хи-хи-хи, Хәтилә.
Хәтирә тыныч һәм җитди иде:
– Ни йомыш, Каһарман?
Каһарман һаман көлә иде.
– Туктале, – диде ул тагын. – Алай усал булма әле. Кунакны шулай калшылыйлалмыни? Бүлегеңне эл, диген. (Ул бүреген ишек катындагы чөйгә элде.) Менә шулай. Туныңны сал, диген. (Тышсыз ак тунын салып, бүреге янына элде.) Менә шулай. Инде түлгә уз, диген. (Ул, киез итекләрен салмыйча гына түргә узып, сәке йөзлегенә утырды.) Менә шулай. Самавыл куймасаң да ялал.
– Сиңа нәрсә кирәк, Каһарман?
– Әллә син бел дә көлә белмисең инде, Хәтилә? Хи-хи-хи!
– Нәрсә кирәк, Каһарман?
– Менә әкият, хи-хи-хи. Флонтовик хатынының хәлен белелгә килдем.
– Рәхмәт, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелмен.
– Ялганлыйсың! Беләм мин солдаткалалның нәстәгә мохтаҗ булганын.
– Син эчкәнсең!
– Әзеләк кенә. Гайләт келтеллек кенә, хи-хи-хи…
– Килешми, Каһарман.
Хәтирәнең әз генә дә ачуланмавы һәм үзен үтә җитди тотуы Каһарманның тилерергә әзер торган гайрәтен беркадәр сүрелдергәндәй булды. Шул ук вакытта бу матур хатын янында үзенең көчсезлеген тоюдан аның гарьлеге дә кузгалды. Юк, болай гына бирешәсе килми иде аның.
– Ташла әле, Хәтилә, – диде ул, – кил әле, утыл әле яныма, сөйләшик әле бел чын күңелдән.
Хәтирә таш багана төсле хәрәкәтсез торганны күргәч, ул әрсезләнеп аның каршысына килде. Кулыннан тотып, сәкегә таба тартмакчы булды.
– Кил әле, кил, утылыйк әле, Хәтилә матул!
Хәтирәнең ачуы, гарьлеге эченә сыярлык түгел иде. Ләкин ул аны тышка чыгармады. Тавыш та күтәрмәде. Җитди тынычлык саклаган хәлдә бик җиңеллек белән кулын тартып алды да, Каһарманны ике җилкәсеннән этеп кире чигендерде, яңадан сәкегә китереп утыртты.
– Утыр әле тик кенә, Каһарман, утыр да тыңла.
Каһарман ничектер ихтыярсыз үзе дә көлүдән туктады.
– Җә!
– Нинди ният белән килгәнеңне бик яхшы аңлыйм, Каһарман!
– Минем хакта авыл халкы сөйләгәнне ишеткәнсең?
– Ишеттем. Бәлки, арттырып та сөйлиләрдер. Ләкин дөрес булган кадәресе дә җитәрлек.
– Дөлес, бел дә юкны сөйләмиләл. Ну бит, Хәтилә, син шуны бел: ул хатыннал үзләле бәйләнде. Тилемсә бичәләл алал. Төкеләм мин алалга бишенче ятаждан. Мин сине генә ялатам. Валлаһи әгәл…
– Тукта…
Хәтирә аңа шундый кырыс итеп кашларын җыерып карады – Каһарман ихтыярсыз тыелып калды. Һәм берни төшенмәгәндәй хәйран калып, беравык Хәтирәнең күзләренә карап торгач, яңадан телгә килде:
– Нигә син минем мәхәббәт ялкыныма салкын су сибәсең, Хәтилә?
– Юкны сөйләмә, Каһарман!
– Син, мөгаен, минем теге ялты акыл килеп тавыш чыгалыл дип кулкасың. Кулыкма, Сабила апа киткән җилгә җибәлдем мин аны. Базалга, бүген кайтмый…
– Тукта, Каһарман, тыңла!
– Җә…
– Күңелеңә авыр алма, минем сине кимсетәсем килми. Ләкин миңа карата ул уеңны башыңнан чыгар. Минем мәңге риза буласым юк. Ә көч сынашуга китсә, мин сиңа гына бирешәсе түгел, син моны үзең дә аңларга тиешсең.
– Әгәл дә мин җиңсәм?
– Булмас. Хәтта син көчлерәк булып чыксаң да, барыбер кычкырып күршеләрне чакырачакмын. Майбәдәр хәзер кереп җитәр.
Каһарман кәефләнеп көлеп җибәрде:
– Ә беләсеңме син, Майбәдәл дә өйдә юк бүген.
– Булмаса, үз көчем дә җитәрлек.
Каһарман чынлап та уйга калды. Бер кулы белән башын тотты, икенче кулы белән ияген. Кашлары дүрткә-бишкә сынып хәрәкәтләнеп тора, бит тиреләре дә тартышып-тартышып куя иде.
Бик тырышып уйлый торгач, ул үз хәлен аңлады булса кирәк. Шул ук вакытта сер биргән булып күренәсе дә килмәде, ахрысы, үзенчә шаян артистланып, кычкырып җырлап җибәрде:
– Их!
Без бай балалалы түгел, камалы тун киялгә.
Ник яналга, ник көялгә, насыйп түгел сөялгә!
Молодец, Хәтилә, ләхмәт.
Хәтирә аны якын иткән, үз иткән тавыш белән әкрен генә сорау бирде:
– Син бит мондый кеше түгел идең, Каһарман, нишләдең син?
– Ә мин нишләгән?
– Акыллы кеше идең бит син, тыйнак идең…
Каһарман тиз генә җавап бирмәде.
Хәтирә, үзалдына көрсенеп, өстәп куйды:
– Эчү боза ирләрне.
– Юк, – диде Каһарман капыл гына. – Илләлне хатыннал боза!
Хәтирә аңа сүзсез генә сорау белән карады:
– Ягъни ничек алай?
– Шулай, үз хатының булса – бизделеп боза, кеше хатыны булса – сөйделеп.
– Сәер фәлсәфә, бик сәер.
– Их, Хәтилә! Ачуланмыйсыңмы? Сөйлимме? Син кешене тыңлый беләсең. Аңлый беләсең. Шуңа күлә сиңа эч селләлен сөйлисе килә. Сөйлимме?
Хәтирәнең ачуы басылган иде инде. Бу сәер кешенең серләрен ишетәсе, аның эчке дөньясын аңлыйсы килә иде. Шулай да үзенең йомшарганын сиздерергә ашыкмады.
– Вакыт соң бит инде, Каһарман.
Каһарман аның тыңларга каршы түгеллеген аңлап алды.
– Озак сөйләмим, – диде һәм үзенең ничек болай булып китүе турында аңлатырга кереште. – Мин бел солдатка янына балдым. Бик яхшы ният белән. Флонтовик хатынының хәлен солашылга, аңа нинди ялдәм киләген белелгә дип балдым. Кем икәнен әйтмим. Үзең белсәң белелсең. Шул хатын минем исемне кителде. «Йөлмә, Каһалман туганым, юк белән, – ди. – Миңа ашалга да киләкми, киялгә дә. Миңа ил (ир) киләк», – ди.
Чибәр генә, яшь кенә хатынның үзе белән шулай сөйләшүенә Каһарманның гарьлеге килгән. Шул уңайдан ул үзенең гарип кеше буларак бик күп еллар буенча кимсенеп, дөньяга, кешеләргә ачуы килеп йөргәнлеге турында сөйләп бирде:
– Матул-матул кызлалга, чибәл-чибәл хатынналга күз төшә, әйтелгә, сизделелгә галиплегем кушмый. Галиплекне бит мин сатып алмаган. Элекке заман булса, Аллага үпкәләл идең. Хәзел бит Алла да юк… – Ул тагы теге хатынга күчте: – Мине кешегә санаса, шулай әйтел идемени? Үзе шулай булгач, мин дә талтынып толмадым: ил киләк булса, менә мин – ил кеше! Сугыш вакытында миннән дә яхшысын табалмассың!.. Телсез калды, малай. Кулкып толам: хәзел табагач белән ватып чыгала инде бу, мәйтәм. Белзаман көлеп җибәлде: калале, ди, чукынган мөлтәт икәнсең син, ди. Утыл, хәзел чәй эчәбез, ди. Чәй өлгелгәнче дип, бел стакан зәмзәм суы кителеп куйды. Илемнән калган иде, ди. Лизыгын ашасаң, үзе кайта дип әйтәләл, эч, ди, кайтмасмы, ди. Ә иленең киткәннән билле хәбәле юк. Синең Камалетдин кебек. – Каһарман бераз туктап торды. Хәтирәгә карап, гаепле көлгәндәй итте. – Хәтилә, син миңа ачуланма инде, – диде һәм шул хатын янында кунып калганлыгын сөйләп бирде. – Ә беләсеңме, чыгып киткән чакта нәлсә диде миңа? Үз каделеңне үзең белмичә йөлисең икән, ди, тагын кил, ди.
Шуннан Каһарман үз кадерен үзе белә башлаган. Теге яки бу хатын белән исеме чыкканга борчылмый, киресенчә, аны дан саный, горурлана гына икән.
Моңарчы шыр тилегә санап йөргән үз хатыны да акыллыга әйләнеп киткән, имеш.
Каһарманның бар сөйләгәннәреннән, кыланышларыннан Хәтирә шуны аңлады: ул хәзер үзенең гариплегеннән бик канәгать һәм, сугыш күпмегә сузылса да, артык исе китмәячәк. Кадерем арта бара дип кенә уйлый. Якыннанрак карагач күренә: үзе болай акылсыз кеше түгел. Бер аңлап алгач, Хәтирәгә карата тупаслык та күрсәтмәде. Аны хөрмәт итеп сөйләште. Аны шундый акыллы, иренә турылыклы булуы өчен мактады. Ниһаять, рәхмәт әйтеп чыгып китте.
Ялгыз калгач, Хәтирә, берни эшли алмыйча, шактый озак уйланып утырды. Нәрсә бу? Нигә ул миңа шундый нәрсәләр турында сөйләп утырды? Нинди генә кешеләр юк безнең хатын-кызлар арасында! Хәер…
Хәтирә, уйлана торгач, үзе өчен бөтенләй көтелмәгән бер ачыш ясаган кебек булды: бит чынлап та, шундый ямьсез, гарип булса да, кешене үзенә җәлеп итә торган ниндидер ягы бар. Әйе, аны каршы алган вакытта, Хәтирә үз күңелендә туган нәфрәт, чиркану хисен көч-хәл белән тыеп кына тыныч күренә алган иде, ә озатып җибәргәндә, аңа карата булган барлык ямьсез тойгылары юкка чыкты түгелме соң? Хәтта аңа карата ниндидер яшерен хөрмәт хисе дә уянгандай булды түгелме?
Әйе, ул бит кеше! Шулай да нәрсәләр сөйләде соң ул миңа? Нигә сөйләде? Туктале, аның бит тел төбе… Хәтирәнең тәннәре чымырдап китте. Әйе, аның тел төбеннән нәрсә аңлашыла? Тагын берәр ел Камәретдинеңнән хәбәр килми торса, сиңа да матуррак күренә башлармын әле мин, дип әйтергә теләде түгелме соң ул? Әгәр дә ул Камәретдин турында дөресен белсә? Чынлап та, шушы хәлендә дә хәзерге Камәретдиннән ягымлырак түгелмени ул?
Хәтирә, үз уеннан үзе куркып, калтыранып китте. Үз-үзенә мескен булып күренә башлады. Күңеле тулды. Ул тыела алмыйча елап җибәрде…
Аның ярсып-ярсып үксүе Камәретдингә дә аермачык ишетелә иде. Ләкин Хәтирәсен юату өчен нишли ала иде соң ул? Бары шуны гына хис итә аның күңеле: ул хәзер тынын да чыгармаска тиеш. Хәтирә аны бу минутта бар дип тә белмәсен, онытсын! Сүз-мазар кушсаң, юатам дигән булып янына чыгарга азаплансаң… Алла сакла- сын…
Тагын бер азаплы төн узды. Авыр булды Камәретдингә. Ул хәзер үзенең мондый юлга басуына үкенә дә башлаган иде инде. Аны ирләрчә төзәтергә көче генә җитми иде.
Ләкин үкенәсе көннәре алда булган икән әле.
16
Икенче көнне Хәтирә, гадәттәгечә, иртүк торып эшенә китте. Төш ауган вакытларга әнисе кайтып җитте. Күп сөйләнмичә, бернинди хискә бирелмичә генә, бәхетсез улының хәлен белеп алды. Аннары, гадәттәгечә, кирәк җирләрен идән астына да ишетелерлек итеп үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өй эшләрен карарга кереште.
– Ходаем, кая барып чыгар болай булса эшләр, – дип зарлана иде ул үзалдына. – Бозау итенең килосын утыз биш тәңкәдән кулга да тидермәделәр…
Камәретдин аның зарларына күнегеп беткән иде инде. Бу юлы ул аны хәтта күңеленнән гаепләп тә куйды. «Товарын кыйммәт сатканга кеше шатлана торган иде, ә безнең әни бигрәк инде…»
Байтак вакыт сүзсез генә йөргәннән соң, Сабира Майбәдәрне исенә төшереп сукранырга тотынды:
– Аның урынында берәү булса, кеше күзенә күренергә оялып, артыннан тынын алып йөрер иде. Ә ул бөтен базарны яңгырата. Ят ирләр каршында түшен киереп, шар-шар көлүен белә. Авызында җыен әдәпсез сүз… Илаһым, кая барып чыгар бу солдаткалар?..
Камәретдин әнисенең бу зарын да тәнкыйть күзе аша кабул итте. Ул бик яхшы белә: Сабира кеше алдында берәүнең дә гайбәтенә керергә яратмый. Үз идән астындагы хәл бу мәсьәләдә аның телен бәйләп тота. Ә менә кеше юкта, үзалдына сөйләнгәндә, бигрәк тә Камәретдиннең колагына салырга кирәк тапса, теленә ирек бирә. Сөйләсен, һәрхәлдә, Хәтирә Майбәдәр түгел… Чү!.. Кемдер килде. Әллә Майбәдәр үзе инде?
Чынлап та, Сабира җилбәзәк күршеләре турында зарланып бетәргә өлгермәде, Майбәдәр үзе килеп керде. Чәче-башы тузган, өстенә рәтләп кимәгән дә иде. Ул «Сабира апа!» дип, нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин әйтеп бетерә алмады, кычкырып елап җибәрде.
Сабира аптырый калды.
Каһарман белән яманаты чыкканнан бирле, бу өйгә аның беренче аяк басуы. Ни булган аңа? Әле бүген генә базарда аңардан көр күңелле кеше юк иде. Бу ни хәл?
– Нәрсә бар, күрше, ни булды?
– Харап булдым, Сабира апай гынам, – диде Майбәдәр, елый-елый. – Харап кына булдым.
– Туктале, сабыррак бул әле. Нишләдең син?
Майбәдәр, елавын тыярга тырышып:
– Камалетдин… – диде дә, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, күз яшенә буылды.
– И Ходаем, нишләгән?
– Исән, Сабира апакаем! Бернинди дезертир да түгел. Герой!
– Әстәгъфирулла-тәүбә, – диде Сабира, тирә-ягына төкеренеп, – тфү, тфү… Алай булгач, нигә шулай тилереп елыйсың? Үле хәбәре килгән мәллә дип торам. Тфү- тфү, котымны алдың!
Майбәдәр беразга елавын җиңеп торды.
– Марҗасы куенында качып ята дип белеп хур булдым бит, – диде ул, кемгәдер ачуланган тавыш белән. – Кайсы каһәр сукканы аның турында шундый әшәке хәбәр чыгарды икән, муены астына килгере! Җаны җәһәннәмгә киткере! Хур гына булдым, хурлар гына булдым. – Ул инде елау аралаш тагын такмакларга тотынды: – Кемгә алыштырам бит! Арыслан кебек иремне кемгә алыштырдым… Адәм рәтле кеше булса, көчләде дип тә акланырга булыр иде ичмасам… Сабира апай гынам, нишлим? Әйт, ничек итеп терсәгемне тешлим?
Сабира аны сүзсез генә тыңлап торды. Майбәдәр бераз басыла төшкәч, тыныч кына әйтте:
– Терсәкне берничек тә тешләп булмый шул, Майбәдәр, – диде. – Баштарак бераз акыллы була белергә кирәк иде.
– И Сабира апа, белмисең. Элекке иремне командировкага йөртеп аердылар. Монысын – сугышка җибәреп. Нинди бәхетсез заманга туры килдем соң мин? Янымда гына торган ир булса, миннән яхшы хатын булмас иде. Валлаһи әгәр! Уф, йөрәгем! Бу кадәр хур булырмын дип бер генә дә күңелемә килмәде шул… Миннән дә бәхетсез кеше юктыр, Ходаем… – Ул, авызын ничектер кызганыч итеп җәеп, тагын сулыгып еларга тотынды.
– Син алай дип өзгәләнмә әле, Майбәдәр, – диде Сабира, ашыкмыйча гына. – Бәхетсезлекнең аннан хужелары да була. Үзең эзләп тапкан бәла. Үзең күтәрерсең.
– Куып җибәрә инде ул мине. Йә бөтенләй яныма кайтмый. И Ходаем, герой хатыны булып йөрисе урында, эт типкесенә… – Ул тагын сүзен әйтеп бетерә алмый елый башлады.
– Җитәр, күрше, – диде Сабира коры гына. – Барыбер терсәгеңне тешли алмассың. Кайгырма, бу холкың белән бер чарасын табарсың әле син, яшьлегең бар…
Майбәдәр чынлап ук елавыннан тыела төште.
– Анысы, ил бетмәсә, ир бетмәс лә, – диде, яулыгы белән күз яшьләрен һәм борынын сөрткәләп. Инде тынычланып җитәм дигәндә, яңадан иреннәре йомшарып китте. – Юк инде, аның кебек булмас инде. Бигрәк әйбәт иде Камалетдинем, – дип, яңадан ярсып еларга тотынды.
Кич җиткәндә, Камалетдин турындагы яңа хәбәрне бөтен авыл белә иде инде.
– Юкка гайбәтен таратканнар егетнең, менә дигән батыр солдат булып чыккан.
– Батыр гынамы? Герой!
– Советлар Союзы Герое, диген…
Һәм шул уңай белән Майбәдәр турында инде онытылып бетеп барган ямьсез хәбәр яңадан кузгалып китте.
Камалетдин турында «герой» дип Майбәдәр беркадәр арттырган иде. Ләкин ул аны юри күпертергә теләүдән түгел, үзе шулай дип ышанганнан әйтте. Ире аңа язган хатында үзенең Казаннан ук аерым командага эләгеп китүе, хат язышырга ярамый торган җирләргә барып эләгүе, ахыр чиктә дошман тылындагы бер сугышта яраланып госпитальгә керүе турында язган. Хатының ахырында гына: «Мине наградага күрсәткәннәр икән, – дип тә өстәгән һәм, – бәхет булса, бәлки, кайтарып та җибәрерләр әле», – дип өметләндереп куйган иде.
Сүзләре дөрескә чыкты, атна чамасы узгач, аның исемен газета битләрендә күрделәр. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүчеләр җөмләсендә Абдуллин Камалетдин дә бар иде.
Тагын бер-ике атнадан соң, урамнарда, басу юлы буйларында гөрләвекләр шаулап торган бер матур көндә, Камали үзе кайтып төште.
Майбәдәр турындагы күңелсез хәбәрне аңа, әлбәттә, район үзәгендә үк ишеттергәннәр. Ул башта авылга бөтенләй кайтмаска, кире борылып китәргә уйлаган. Ләкин китмәгән, кайткан. Өенә кермичә, туп-туры колхоз правлениесенә, Корбангали янына барган. Корбангали аны үз өенә алып кереп кунак иткән. Колхоз эшләре, фронт хәлләре турында сөйләшеп утырганнар.
Боларның барын да Хәтирә ишетеп кайтты.
– Ничек соң, Майбәдәр турында нәрсә әйтә икән? – дип кызыксынды Сабира.
– Әйтми, ди. Каһарман белән дә тыныч кына исәнләшеп узган. Шулкадәр тынычлыгына бөтен кеше шакката, ачуы килгәндә, нинди кызу канлы нәрсә иде, сугыш шулай үзгәртте микәнни, диләр.
– Үзең күрмәдеңме, килен?
– Юк. Атлар янына килмәде. Үзем аның янына барырга уңайсызландым.
– Бергә киткәннәр иде бит. Ире турында кызыксынмый да дип уйламады микән?
Хәтирә тиз генә җавап бирә алмады. Аның күңеле тулды. Бер-ике тапкыр сулыгып алганнан соң, борынын тарткалап, күз яшьләрен сөртә-сөртә әйтте:
– И әни, аның белән очрашырга куркуым да шуннан. Ничек итеп, телем барып, Камәретдин турында сорашыйм мин аңардан? Сорашмасаң, тагы…
Сабира дәшмәде. Аның да күңеле тулып, керфек төпләре җылынып китте. Алар сүзсез генә ашка утырырга әзерләнәләр иде. Көтмәгәндә-уйламаганда, өйалды идәне шыгырдады. Шундук саклык белән генә өй ишеге ачылды, һәм көр ирләр тавышы ишетелде:
– Мөмкинме?
Һәм, җавап биргәнне дә көтмичә, озын гына зифа буйлы бер солдат килеп керде.
Шул ук тавыш, тагын да көррәк булып, бөтен өй эчен тутырып, яңгырап китте:
– Күршеләр ни хәлдә? Исән-саулармы?
Башлап Сабира телгә килде:
– Ай Ходаем, Камалетдин ич! Әйдүк, әйдүк! Исән-сау гына кайтып җиттеңме?
Күрешү, исәнлек-саулык сорашулар китте. Солдатның шинелен-бүреген салдырдылар. Гимнастёрка, чалбардан калгач, ул тагын да төзегрәк гәүдәле, яшь, матур кеше булып калды. Таза итекләре белән идәнне сыгарлык басып атлаулары өй эчен тулыландырып, ямьләндереп җибәрде. Уң як яңагындагы шактый тирән яра эзләре аны ямьсезләми, киресенчә, чын ирләр йөзенә хас матур бизәк булып кына күренә иде.
Сабира аңа сокланганын әйтми түзә алмады:
– Сөбханалла! – диде. – Күз генә тимәсен, тфү-тфү, бигрәк матурланып кайткансың. И-и, килешә дә шушы солдат киеме ирләргә!
– Килешсә-килешмәсә дә кими хәлең юк инде, заманы кушкач.
Сүз җаен китереп, ярасы турында да әйттерделәр. Чигәсенә яңа бизәк өстәлгән өчен генә кайтармаганнар, әлбәттә. Эчтә дә бар икән. Хәзергә дүрт айга дип җибәргәннәр.
– Исән булсак, без төзәлеп җиткән көннәргә дә калыр әле бу сугыш, – диде ул. – Азат итәсе җирләр күп.
Үзенә кагылышлы сораулар беткәч, Камали адашы турында үзе сүз башлады.
– Камәретдиннән хәбәр юк икән, – диде, бу турыда сүз чыккач. Хәтирә белән Сабираның боегып сүзсез торуларын якын кешеләре турында берни белмәүләренә борчылуга юрап, аларны юатырга тырышты: – Ул кадәр каты борчылырга урын юк әле, – диде. – Бу сугышта әллә нинди көтелмәгән хәлләр дә була. Менә бит, мин дә ничә ай буе өйгә хәбәр итә алмадым.
– Ходай язганны күрербез инде, – диде Сабира.
Өйгә Камали килеп керү белән, Хәтирәне ниндидер каушау алды. Ул аңа ни дип сүз кушарга да, нинди сорау бирергә дә белми. Камалетдингә әйтергә түгел, хәтта аның алдында Сабира белән сөйләшергә дә сүз тапмый. Шул ук вакытта электән шундый таныш, үз кеше булган Камали каршында тилемсә шикелле сүзсез торуыннан да уңайсызлана иде.
Камали аның нәфис, оялчанлык нуры белән алсуланган йөзенә сокланып карап торды. Көрсенеп куйды. Аннары уйчан гына итеп әйтте:
– Шулай да Камәретдин бәхетле, – диде.
Сабира үзенең дә, Хәтирәнең дә уңайсызлануын яшерергә теләде, ахрысы:
– Ни хәлләрдә икәнен белмәгәч, әйтеп булмый шул, – дип куйды.
Камалиның тавышы күтәрелә төште:
– Ни хәлдә булса да бәхетле! – диде. – Хәтта, мин әйтер идем, үлгән булса да бәхетле. Артыңда елап кала торган шушындый (ул «матур» дип әйтергә теләде – килештермәде, «гүзәл» дип әйтергә теләде – килештермәде. Беразга сүзсез калып торды. Ниһаять, кирәкле сүзне тапты), әйе, артыңда елап кала торган шушындый намуслы хатының булганда, үлү дә җиңелрәктер дип уйлыйм мин… Калган кешегә, кәнишне, икенче мәсьәлә…
Хәтирә һаман сүз тапмады, оялудан, тартынудан һәм елыйсы килүдән котылу өчен, ашыга-ашыга сәкегә чәй урыны әзерләргә кереште.
– Берүк, мәшәкатьләнмәгез, – диде Камали. – Мин бит күрше итеп, хәл белеп кенә чыгарга…
Сабира бу турыда аның авызын да ачтырмады:
– Юк, юк, чәй дә эчмичә соң. Болай да ашарга утырырга әзерләнеп кенә тора идек. Үзең дә бик мактап йөрисең икән.
Камалетдин артык каршылык күрсәтмәскә булды. Сабираның сүзен ялгап алып китте:
– Мактамыйча! Мактарлык күршеләрең булгач, мактыйсың инде. Бигрәк тә, Хәтирә, син. Атларны бик шәп кайгыртасың икән. Рәхмәт. Атлар белән мин электән дус бит инде, беләсез. Хәзер дә, отпускыда дип, мондый вакытта эшсез ятып булмас.
– Андый ниятең булгач, бик…
Сабира сүзен әйтеп бетерә алмады, көтелмәгән бер капыллык белән өйгә Майбәдәр килеп керде. Йөзен, өс-башын күрми дә калдылар, ул, сәке йөзлегендә утырган Камалетдингә таба сөрлегеп киткәндәй, аның аякларына килеп егылды, итекләрен кочып, үкереп елап җибәрде.
Хәтирә белән Сабира баскан урыннарында катып калдылар. Камалетдин аякларына елан уралган кеше шикелле сикереп торды, читкә сикермәкче булды. Ләкин тиз генә ычкына алмады. Майбәдәр аның ике аягын бергә кысып кочаклаган, йөзе белән итек кунычларына капланган иде.
– Җибәр! – Камалетдин тавышын күтәрмәде, ләкин балта белән чапкандай өзеп әйтте: – Җибәр!
Майбәдәр җибәрмәде, шулай да кулларын бераз бушатты. Тезләнгән хәлендә башын күтәреп, яшь тулы зәңгәр күзләрен солдатның йөзенә төбәде.
– Ат! – диде ул, ниндидер кыргый, карлыккан тавыш белән үкереп. – Атып үтер мине, Камалетдин!
Камалетдин, кискен хәрәкәтләр белән аңардан ычкынып, ишеккә таба атлады. Элгечтә торган шинеленә килеп тотынды. Майбәдәр үрмәләп тагын аның аягына килеп егылды.
– Кыйна мине, Камалетдин җаным, каеш чыбыркы белән яр. Бозау муенчагы белән муенымнан асып куй! Үтмәс пычак белән суй! Сугыш кырларыннан кайткан итекләрең белән типкәлә! Яныма кайтмыйча гына җәфалама…
Камалетдин шинеле белән бүреген алып киде. Ләкин капыл гына чыгып китә алмады. Ул үзенең турылыксыз һәм бәхетсез хатынына нидер әйтергә теләде, ләкин сүз табалмый иде.
Майбәдәр исә, аның итәгенә ябышкан хәлдә, яшь белән чыланган йөзен аңа төбәп, үкереп елый-елый ялвара иде:
– Камалетдин җаным, бәгърем, бәхиллә мине йә үтер! Гөнаһым зур, үкенәм, җаным, ни хәл итим? Алдадылар бит, ходайсызлар, военкомат үзе алдап зиһенемне чуалтты… Барыбер мин гаепле, үтер, кыйна!..
Камалетдиннең бераз күңеле йомшаргандай булды. Хәтта ул күңеленнән Майбәдәрне бәхилләргә дә каршы булмас иде кебек. Әйе, аның шундый ямьсез хыянәте турында йөзләгән авылдашлары белмәсә, ул аны, йөрәккә үткәреп карый ала торган зәңгәр күзне, кочакта балавыз кебек эри белә торган сыгылма билне, бәлки, гафу да итә алыр иде. Ләкин юк… Аның күз алдына авылдашлары килде. Әнә күршеләре… Майбәдәргә теләктәшлек күрсәтеп ник бер сүз әйтсеннәр! Җитмәсә, пәри алыштырган Каһарман…
Камалетдин, кинәт тартылып, Майбәдәрне итәгеннән аерды. Тәки бер сүз дә әйтә алмыйча, атылып ишектән чыгып китте.
Майбәдәр аның артыннан ташланды. Аның тавышы инде ишегалдыннан ишетелә иде:
– Камалетдин җаным, үзебезгә кайт! Камалетдин!..
Тавыш ерагайды. Сабира, кызыксыну көченә каршы килә алмыйча, ишегалдына чыкты.
Караңгы төшкән. Майбәдәрнең үрсәләнеп кычкырган тавышы үз өеннән ары еракта ишетелә иде инде.
– Юк, кермәде. Үз өен узып китте… Керәме соң?!
Иртәгесен Хәтирә, алдын-артын уйлап тормастан, Корбангали янына барырга, үзен өлкән ат караучы хезмәтеннән азат итүне сорарга ниятләде. Тик нинди сәбәп табарга, бу теләген ничек аңлатырга белми аптырабрак тора иде, бик уңай килде: Корбангали үзе чакырткан булып чыкты.
Әлеге Роберттан Рәшиткә әйләнгән үсмер ярдәмчесе әйтте:
– Хәтирә апа, председатель килгән иде. Сине үз янына керсен әле диде.