Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 24
17
Бик күп колхозларны чыгырыннан чыгарган сугыш «Сталин» колхозының нигезен какшата алмады. Дөрес, коточкыч кыенлыклар тудырды. Ләкин кыенлыкларның бик күп төрләре белән яшьтән танышып үскән авыл кешеләрен Корбангали бик яхшы белә, аларга ышана иде. «Җитәкчеләрне тыңла, үзеңчә эшлә!» дигән девизы вакытына күрә үзен аклады. Дәүләт каршында йөзе ак. Көздән чәчеләсе җирләре чәчелгән. Бала-чагадан башлап карт-корысына кадәр көн-төн белән, тездән баткак белән исәпләшмичә, кара көзгә кадәр тырышу нәтиҗәсендә бәрәңгеләр җыеп алынган, төрле вәкилләр күзе җитмәслек ерак кырларда утырып калган эскертләр куенында язгы чәчүгә җитәрлек орлык та сакланган иде. Колхозчыларның да тамаклары тук, өсләре бөтен әле. Ул еллар өчен бик зур эш иде бу.
Колхозның алдагы язмышын хәл кыла торган көннәр җитеп килә. Язгы чәчү! Корбангалинең хәзер бөтен күңеле шунда. Ул бүген дә, гадәттәгечә, караңгылы-яктылыда торды. Правлениегә барышлый, атлар янына кереп чыкты, һәр көнне диярлек бу вакытта урынында була торган Хәтирәнең күренмәвенә бераз сәерсенгәндәй итте. Ләкин моңа артык мәгънә биреп тормыйча, атларны берәм-берәм диярлек күзеннән кичерде, кайберләрен тотып-тотып карады. Ике атның муены кырылган булуга игътибар итте. Бу вакытта атлар тирәсендә Роберт-Рәшиттән башка кеше юк иде, председательнең сорау биргәнен көтмичә үк аңлатырга тотынды:
– Марат белән Хәмәт эше, – диде, – салам ташыганнар иде. Сорап та тормыйча, белер-белмәс көйгә теләсә нинди камыт кидереп, атларны эштән чыгарганнар…
– Ә Хәтирә нәрсә карый? – диде Корбангали.
– Хәтирә апа, бик тырыша инде ул да… – Егет артыгын әйтеп бетерәсе килмичә тукталып калды.
– Әйтеп бетер…
– Гел яхшылык белән генә тыңлатмакчы… Төрле кеше бар бит…
Корбангали артыгын сорашып тормады: үзе дә белә иде.
– Ярар, – диде, – килгәч әйтерсең үзенә, минем янга керсен.
Хәтирәне ул һәрвакыттагыча ачык йөз белән каршы алды. Исәнлек-саулык сорашып, каршысына утыртты һәм, сузып тормыйча, төп мәсьәләгә күчте. Чәчү вакыты якынлашуы турында Хәтирәнең исенә төшерде: иң җаваплы көннәр җитә. Төп терәк атларда булуын әйтте: иң кирәк вакытта берсе дә калмыйча эшкә чыгарлык дәрәҗәдә була алырлармы?
Хәтирә дәртсез генә җавап бирде:
– Чыгарлар дип уйлыйм. Авырган-ниткән юк, азыгыбыз җитә.
– Мин әле генә атлар янында булдым, – диде Корбангали. – Кайбер атларның муены чиләнгән икән.
Хәтирә гаепле кыяфәттә башын ия төште, тавышы да сизелерлек әкренәйде.
– Җавапсыз караучылар бар шул әле. Бигрәк тә малайлар арасында. Яхшылап әйткәнгә колак салмый- лар…
– Нәкъ менә шул турыда әйтәсем килә сиңа, – диде Корбангали, – шуның өчен чакырдым да. Болай начар эшләмисең, Хәтирә. Чын күңелдән бирелеп эшлисең. Рәхмәт. Тик тәртип бозучыларга, атны җәберләүчеләргә карата артык йомшаксың, диләр. Үзем дә күрәм: бар кешене дә яхшылык белән генә тыңлатырга телисең, анысы бик әйбәт. Ләкин, Хәтирә килен, бүгенге шартларда бар кешене дә йомшаклык белән генә җиңеп булмый. Кешесенә карап, вакытына карап, бик каты куллы булу да кирәк. Даже обязательно.
Хәтирә башын ия төшкән хәлдә җавапсыз утыра иде.
– Мин берәүне дә җәберләмәс идем дә бит, – дип дәвам итте председатель. – Булмый. Үзең дә күрәсең. Ишетәсеңдер, бик каты бәрелергә туры килгән чаклар да була. Тотып яру чигенә җитәсең кайберәүләрне. Башкача булмый. И, әйтергә кирәк, халык та моны аңлый – урынлы катылык өчен гаепләмиләр. Ни өчен дисәң, күпчелеккә кагылмый ул. Көтүне боза торган берничә сыер була, чыбыркы күбрәк шуларга эләгә. Намус белән эшли торган күпчелек бервакытта да андыйларны яклап председательгә каршы күтәрелми. Сиңа да шуны аңларга кирәк, Хәтирә. Эленке-салынкы йөрүчеләргә карата рәхимсез бул.
– Корбангали абзый, – диде Хәтирә, тагын да әкренрәк тавыш белән. – Бу турыда мин үзем дә бүген сезнең яныгызга килергә уйлаган идем. Тик ничек сүз башларга белми аптырабрак тора идем әле. Рәхмәт, үзегез әйтеп бирдегез. Әйе шул, кирәк вакытта катырак куллы була алмыйм шул. Ә минем урындагы кешегә ансыз кыен. Ансыз ярамый да, дисез әнә. Шуның өчен сорыйм сездән: алыгыз мине бу эштән.
– Юк, – диде Корбангали, кырт кисеп. – Ул турыда сүз бармый. Сине начар эшли, булдыра алмый дигән кеше юк.
– Мин чынлап әйтәм, Корбангали абзый.
Председатель, аның тавышында чын-чынлап ялвару моңы ишетеп, сагая калды: «Моңа берәр хәл булганмы әллә?..»
Катлаулы, четерекле хуҗалык эшләре өстенә Корбангалигә еш кына аерым колхозчыларның йөрәк эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килә иде. Каһарман хатыны да иреннән һәм азгын солдаткалардан зарланып килгән иде аңа. Шул вакытта ул Хәтирә исемен дә телгә алган иде. Корбангали Каһарман белән бик каты сөйләште. Ләкин ул кеше, үз эшен яхшы белүче хисапчы буларак, председательнең иң якын ярдәмчеләреннән берсе иде, һәм Корбангалинең бик күп сынаганы бар: ышанычлы ярдәмче. Шуңа күрә, каты бәрелсә дә, аңа карата административ чара күрерлек сәбәп таба алмады. Гариплеген дә искә алгач, гаепнең зур өлешен аның белән чуалучы солдаткаларга аударып, алар белән сөйләште. Аларны аталарча каты итеп тиргәде. Дөрес, Каһарман әүвәлге хәленә кайтмады. Шулай да председательнең боерык төсен ала язган кырыс киңәшләре аңа сизелерлек әйбәт йогынты ясадылар.
Каһарман хатынының Хәтирә исемен телгә алуын ул игътибарсыз үткәргән иде. Әле дә ул турыда бернинди шик тумады. Тик шул уңай белән күңеленә «Бу тыйнак хатынның да әллә нинди күңел серләре булуы мөмкин бит» дигән уй килде.
– Нәрсә булды сиңа, Хәтирә? – диде ул, солдатканың уйчан чыраена карап. – Авырыйсыңмы әллә?
– Авырыймдыр, ахрысы.
– Юкны сөйләмә, Хәтирә. Камәретдиннән хәбәр булмаганга гынадыр ул. Үтәр…
Ишектә Камалетдин күренде.
– Ярыймы?
– Рәхим ит, утыр, Камалетдин. Булдымы?
Камалетдин, түргә узып, өстәлнең икенче ягыннан Хәтирә каршысына килеп утырды. Гимнастёрка кесәсеннән үзенең солдат кенәгәсен һәм ниндидер кәгазьләр чыгарып, Корбангалигә сузды:
– Пожалуйста, карагыз!
– Үзем өчен берсенең дә кирәге юк, – диде председатель, документларны алып. – Менә военкоматка бик каты тозлап-борычлап язып җибәрергә кирәк. Нинди башсыз кешеләр утырадыр анда?.. Теге вакытта бутап, Майбәдәр киленне кеше мәсхәрәсенә калдырулары җитмәгән…
Ул, Хәтирәгә дә аңлатырга теләп, эшнең нәрсәдә икәнен әйтеп бирергә кирәк тапты:
– Дезертир дип, өендә качып ята дип, Камалетдинне бер эзләткәннәр иде бит инде. Менә хәзер тагы шул ук история. Сельсоветка язу килгән. Ә «дезертир» менә утыра! Яраланып кайткан солдат! Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Менә документлары. Безобразие. Акылга сыярлык түгел. Әллә, Камалетдин, берәр хәл булган идеме? Ягъни документыңны-фәләнеңне югалтмаган идеңме? Или берәрсе белән бутап-нитеп…
– Белмим, – диде Камалетдин, иңбашларын күтәреп. – Документларым һаман үз артымнан калмый йөрде. Бутап-нитеп дисәң, белмим… Казанда чакта, проверка вакытларында, Камәретдин белән мине буташтыралар иде, башкасын белмим.
– Камәретдин?
Корбангали, аны-моны уйлап тормыйча гына, беркадәр көлгән-шаяргандай итеп, Хәтирәдән сорап куйды:
– Хәтирә килен, алай-болай Камәретдиннең күренеп киткәне булмагандыр бит?
Хәтирә дәшми торгач, Корбангали җентекләбрәк аның йөзенә карады: Камәретдин хатынының йөзе сөт кебек агарган иде.
– Чү, ни булды сиңа?
Хәтирә, үзенекенә охшамаган тавышы белән үрсәләнеп: «И Корбангали абзый!» – диде дә өстәлгә куелган ике беләгенә капланып, үксеп еларга тотынды.
Председатель дә, Камали дә аптырап бер-берсенә караштылар. Корбангали, авыру кешене юаткандай, йомшак тавыш белән аны тынычландырырга тырышты:
– Тукта, Хәтирә килен, ни булды? Мин бит аны-моны уйламыйча гына, җәберләгән булсам, гафу ит…
Хәтирә капыл башын күтәрде. Яшькә чыланган йөзе белән Корбангалигә борылды:
– Артык булдыра алмыйм, Корбангали абзый, – диде. – Син дөресен әйттең: ул көздән бирле өйдә…
Корбангалинең күкрәгендә нәрсәдер җимерелеп төшкәндәй булды. Беравык сүзсез генә башын селкеп торганнан соң, тирән көрсенеп әйтеп куйды:
– Их, Хәтирә килен, Хәтирә килен!..
Хәтирә яфраксыз өянке башларында кара каргалар кычкырышуын да, өй түбәләрендәге ботаклы колга очларына беркетелгән тартма оялар янында сыерчыклар сайрашуын да ишетмәде. Канау буйлап шөлдерәгән ерганакларны, алар янында кәгазь җилкәнле көймәләр агызып уйнаучы бала-чаганы да күрмәде ул. Итекләренә сыланган кара баткакка да игътибар итмичә, кызу-кызу атлап, үз өенә кайтып бара иде. Эч яктан элгеч белән бикләнгән бәләкәй капканы механик рәвештә ачып, өйалдына таба узды. Абзардан ашарга сорап мөгрәгән сыер тавышы да аның колагына кермәде.
Ни өчендер ачылып ук калган өйалды ишеген үтеп керүгә, куе булып үсеп утырган бер кәрзин бәрәңгегә күзе төште. Чырайсыз ак булып, пешкән вермишель төсле чәбәләнеп базда үскән бәрәңге! Хәтирә үзе дә аңламастан чирканып китте. Ләкин игътибар итеп тормады, өйгә узды һәм, бусаганы атлап керүгә, тетрәнеп, ихтыярсыз тукталып калды. Аның каршысында базда үскән бәрәңге кебек төссез ак чырайлы, мыегы белән тоташып, чәбәләнеп, укмашып беткән кара сакаллы, килбәтсез озын һәм пычрак чәчле, кабердән чыккан төсле арык, хәлсез ят кеше басып тора иде.
Аның эчкә баткан тонык күзләре белән очрашкач, Хәтирә шомланып артка чигенеп куйды. Ят кеше, Хәтирәнең куркынган күзләренә текәлеп, көлгәндәй итте. Юк, елмаю да аның күзләренә нур өстәмәде, бары йөзендә җыерчыклар гына күбәя төште.
Ниһаять, шомлы өрәк телгә килде:
– Хәтирә!
Йа Ходай! Камәретдин! Хәтирәнең тәннәре өшеп китте. Ул ни әйтергә белми телсез калды.
Теге тагын аның исемен кабатлады:
– Хәтирә, – диде. – Мин артык түзә алмадым, сезне тыңларга булдым…
Хәтирә һаман телсез иде. Бүлмә яктан килеп чыккан Сабира сүзгә кушылды:
– Шәт, иншалла, хәерлегә булыр.
– Менә чыктым, – диде Камәретдин. – Хәзер әзрәк өс-башымны рәтлим дә сельсоветка барам. Теләсә нишләтсеннәр…
Ниһаять, Хәтирә дә сүз әйтерлек хәлгә килде:
– Соңга калдың, Камәретдин.
Аның тавышында Камәретдинне кызгану да, үкенү дә юк иде. Беркем берни дәшмәде, бары да хәрәкәтсез калдылар.
– Әйе, соңга калдың, – дип кабатлады Хәтирә. – Военкоматтан сине эзлиләр. Хәзер монда килеп җитәрләр.
1969
Хикәяләр
Җиңү
I
Иван Кузьмич, гадәттәгечә, тыныч кына, сабыр гына кайтып керде. Авызын ачып бер сүз әйтергә дә өлгермәгән иде әле ул, шулай да Зинаида Васильевна аның күңелендә ниндидер бер куаныч барлыгын сизеп алды. Тик нинди куаныч, нәрсәгә шатланган ул – менә шунысын беләсе иде.
Егерме елдан артыкка сузылган гомер эчендә ирен үтәдән-үтә күрергә өйрәнеп, аның барлык гадәтләрен диярлек үзләштереп беткән Зинаида Васильевна, бәлки, анысын да белгән булыр иде дә… юк шул, булмый: Иван Кузьмич һаман беркөе генә тормый, һаман яңа гадәтләре, Зинаидага таныш булмаган яклары ачыла бара аның. Нәрсәгә генә кайгырмый, нәрсәгә генә шатланмый ул!..
Әйе, заводтан шатланып кайтып кергән чаклары еш була Иван Кузьмичның, тик Зинаида Васильевна әлеге дә баягы – шатлануының сәбәбен генә Кузьмичның үзеннән сорашмыйча аныклый алмый. Шулай да иренең куанып кайтып керүләрен һәрвакыт бер генә нәрсәгә юрарга ярата: «Мөгаен, тагын берәр яңа тәкъдим керткәндер», – дип куя ул эчтән генә һәм бөтен күңеле белән шул юравының дөрескә чыгуын тели. Бу юрау күп вакытта дөрескә дә чыга. Чөнки Иван Кузьмич – үз заводы каршында күптән танылган рационализатор. Инде тормышка ашырылганнарын гына санаганда да, эресе-вагы белән егермедән артык рационализация тәкъдиме бар аның. Зинаида Васильевна моны бик яхшы белә һәм шуңа күрә дә, ире шатланып кайтып кергән саен, ул бу шатлыкның яңа рационализация тәкъдименә баглы булуын тели. Әгәр чыннан да шулай булып чыкса, Зинаида Васильевна куанып бетә алмый…
Тик һәрвакытта да алай булып чыкмый. Күп вакытта Иван Кузьмич бөтенләй башка нәрсәләргә, өйгә, семьяга бернинди бәйләнеше булмаган нәрсәләргә дә шулай шатланып кайта… Дөрес, ата кешенең шатлануы, нинди сәбәп аркасында гына булмасын, барыбер бөтен өй эченә ямь кертеп җибәрә. Ә инде Зинаида Васильевна теләгәнчә булса, тагын да күңеллерәк. Иң күңелсезе – алдану.
Беркөнне шулай, әле күптән түгел генә, Иван Кузьмич, нәкъ бүгенге шикелле, шатлыгын эченә яшереп кайтып керде. Зинаида Васильевна, гадәттәгечә, моны бик тиз сизеп алды һәм яңа тәкъдим табылуга юрады. Шулай булып чыгасында шиге юк иде аның ул көнне. Ләкин алданды.
– Ибрай Хөсәенев дигән егет турында әйткән идемме мин сиңа, Зина? – диде Иван Кузьмич.
– Әллә тагын. Нәрсәдер әйткән идең бугай шул.
– Әйткән идем, билгеле. Бик сәләтле, өметле егет күренә, дигән идем. Менә хәзер шул егет самоналадкага күчте. Күчкән көнне үк нормасын йөз җитмеш процентка үтәде.
– Шуннан?
– Шул. Кечкенә эшмени бу? Кайчан гына килде бит әле ул безгә! Ә мин аны беренче көн күргәч тә әйттем: өметле егет бу, карагыз, өйрәтегез, дидем бригадирына. Смена мастерына да әйттем. Үзем дә күздән ычкындырмадым. Әнә хәзер…
– Шуңа куанып кайттыңмыни инде, Ванюша?
– Куанмыйча! Кадр бит ул хәзер. Тап әле син шундый эшчене! Ерак китәчәк егет ул. Күрерсең әле менә. Тик тәрбияли белергә генә кирәк…
Шулай булып чыкты ул көнне. Ә бүген? Бүген дә Зинаида Васильевна үзен шул көнге кебек хис итә. Ире, мөгаен, эшлекле бер яңалык уйлап тапкандыр сыман тоела аңа.
– Кайдалар? – диде Иван Кузьмич.
Зинаида Васильевна, иренең бу ярты соравын үзе тутырып аңлап җавап бирде:
– Любочка белән Алёша паркта, Коля кинога китте.
– Алаймы? – Иван Кузьмич шаян тонга күчте. – Йә, нәрсә белән сыйлыйсың мине, Зина?
– Шатлануың нәрсәгәдер бит?
– Шулай да шатлануым сизеләмени?
– Сизелми ни: заёмга акча откан кеше кебек кыланасың бит.
– Һм! – диде Иван Кузьмич, көлүгә охшаган тавыш чыгарып. – Заёмга, имеш! Заёмга кем отмый аны!
– Йә, әйт инде, алайса, нәрсә бар соң?
Иван Кузьмич ашыкмыйча гына урыныннан торды, әле генә салып элгән пиджагы янына килеп, аның кесәсеннән чәнчә бармак калынлыгы ак металлдан түп-түгәрәк итеп киселгән бер диск чыгарды.
– Нәрсә бар, дисеңме? Менә нәрсә, – диде ул, дискны Зинаида Васильевнага тоттырып.
Зинаида Васильевна аны бик җитди кыяфәт белән әйләндергәләп карады:
– Нәрсә соң бу?
– Отход. Утиль!
– Ә-ә-ә… – дип сузды Зинаида Васильевна, эшнең төбен аңлап һәм эченә тулып таша башлаган куанычын көчкә тыеп. – Күпме экономия бирәчәк соң?
– Шул булыр инде синең, – диде Иван Кузьмич, шаян ачуланып, – башкасында синең эшең булмас…
– Йә-йә, ачуланма, – диде Зинасы, ашыгып. – Яхшылап сөйләп бир, нәрсә уйлап таптың? Ничек?
II
Завод ел башыннан бирле инде агач утырту эшендә бик кирәкле булган бер яңа төр машина ясап чыгаруны үзләштерү өстендә эшли иде. Хәер, күптән үзләштерде дә инде ул аны. Берничә партия яңа машина тиешле җирләргә дә озатылды. Тик производствоны оештыру эше завод алдына куелган бурычлардан артта кала иде әле. Эшчеләрдә яңа детальләр эшләүне тиешле тизлеккә күтәрерлек тәҗрибә дә тупланып өлгермәгән иде. Өстәвенә яңа машиналарны эшләп чыгару планының айдан-айга арта, зурая баруы эшне аеруча катлауландырып, авырайтып җибәрде.
Бигрәк тә механика цехында сизелә иде бу авырлык. Чөнки яңа машинаның барлык детальләре диярлек шушы механика цехында эшләнә яки эшкәртелә. Шуңа күрә, айдан-айга зурайтыла барган планны үтәп өлгерү өчен, бу цехны киңәйтергә: яңа станоклар куярга, эшчеләр санын арттырырга кирәк булды. Билгеле, мондый чакларда цехта һәркемгә эш җитәрлек була. Мастерларга исә аеруча күп баш ватарга туры килә.
Иван Кузьмич – менә шушы механика цехында өлкән мастер. Дөрес, ул инженер түгел түгелен, ләкин үзенең күпьеллык тәҗрибәсе һәм үзлегеннән укып алган теоретик белеме белән шул дәрәҗәгә ирешкән кеше. Цех өчен, завод өчен күзгә бәрелеп торган ике яхшы ягы бар аның. Беренчедән, ул – яңалык сөюче, һаман алга омтылучы кеше. Детальләрне күбрәк итеп кенә түгел, яхшырак итеп тә эшләп чыгару өчен цех эчендә нинди мөмкинлекләр барлыгын өзлексез эзләп тора ул. Башка цехлардагы, башка заводлардагы яңалыкларны өйрәнеп, аларны үз цехында да куллануга бик нык әһәмият бирү өстенә теге яки бу детальне эшләүдә вакытка һәм металлга экономия ясый торган юлларны үзе дә эзләп таба.
Үзе уйлап тапкан һәрбер тәкъдим Иван Кузьмичка искиткеч ләззәтле иҗат куанычы бирә. Ил күләмендә барган бөек төзелештә үзеңнең актив катнашың барлыгын белү куанычы ул!
Шуның өстенә һәрбер уйлап табылган яңа тәкъдим аның семьясына да зур шатлык китерә. Балалар да куанышалар, хатыны да… Тик Зинаида Васильевнаның шатлануында Иван Кузьмичның азрак хәтерен калдыра торган бер момент бар: ул күбрәк яңа тәкъдим өчен бүләк ителә торган акчаның күпме булуы белән кызыксына; ә ул эшкә күпме тапкырлык, күпме акыл нечкәлеге, күпме тәҗрибә кирәк булган, аңа ирешү өчен Иван Кузьмичның күпме иҗат көче түгелгән – аларына артык исе китми. Баштарак ул үзенең мондый кызыксынуын шактый тупас төстә күрсәтә торган иде. Иван Кузьмич үзенең берәр тәкъдиме тормышка ашырылуы турында кайтып сөйләсә, турыдан-туры гына:
– Аның өчен сиңа күпме акча бирәләр? – дип сорау куя торган иде.
Күкрәге саф иҗат куанычы белән тулып кайткан Иван Кузьмичның мондый сорауга кәефе кырылганың күргәч, ул бераз саграк була башлады. Хәзер инде ул аңа бервакытта да андый сорау бирми.
– Кая, тагы нәрсә уйлап чыгардың, Ванюша? – дип, башта иренең иҗат эшенә карата кызыксыну күрсәтә: – Ай-яй, ничек зиһенең җитте моңа? – дип, аның нечкә кылларын тибрәтеп куя, аннан соң гына: – Илгә нинди файда бирә инде бу? Заводка күпме экономия китерә? – дип сорый.
Заводка күпме экономия китерәсен белгәч, шуңардан алып, авторга күпме акча бүләк итәселәрен исәпләп чыгару җидееллык мәктәп бетергән Зинаида өчен читен түгел инде…
Иван Кузьмич, әлбәттә, аның бу хәйләсен сизә, тик аның өчен ачуланмый, шулай да, битәрләгән булып, шаяртырга ярата:
– Обыватель син, Зина, – ди ул аңа. – Синең өчен өйгә күпме акча кайтуы гына әһәмиятле.
– Ә синең өчен аның бер дә әһәмияте юкмыни соң? – ди Зинасы.
– Мин анысы турында уйламыйм.
– Хәер, анысы турында синең уйлавыңның кирәге дә юк. Тик завод өчен зуррак экономия бирә торган яңа тәкъдимнәреңне генә күбрәк уйлап тап…
– Беләсеңме, Зина, рационализация тәкъдиме керткән өчен бөтенләй түләми торган булсалар да, мин аларны уйлап табудан барыбер туктамас идем.
– Ышанам. Ләкин бүләклиләр икән, тагын да яхшырак бит!
– Начар дип әйтмим. Тик менә анысы минем өчен төп мәсьәлә түгел. Беләсеңме, цехның эшен алга җибәрү кыйммәт миңа. Цехымда икенче берәү берәр яхшы тәкъдим кертә икән, мин аңа да үзем яңалык уйлап тапкандагы кебек шатланам…
Әйе, дөресен әйтә Иван Кузьмич. Цехындагы һәрбер эшченең уңышына чын күңелдән шатлана торган кеше ул. Икенче яхшы ягы шул инде аның…
Аның бүгенге куанычы, дөрестән дә, үзе уйлап тапкан яңа рационализация тәкъдименә баглы булып, Зинаида Васильевнаны да чынлап ук куандырырлык иде.
Болай булды: сызымнарда 604 нче номер белән йөртелә торган деталь Иван Кузьмичның эчен бик каты пошыра иде. Соңгы вакытларда, махсус әзерләнгән заготовкаларда тоткарлык булу сәбәпле, ул детальне 110 миллиметр юанлыгындагы корыч цилиндрдан, бәләкәй арба тәгәрмәче сыман итеп дисклар кисеп алып, шулардан эшләргә туры килә иде. Авыр, мәшәкатьле, озак эш иде бу. Кечерәк диаметрлы, ягъни нечкәрәк металлдан озынрак итеп кисеп алып, аны чүкеп җәю юлы белән дә эш итеп карадылар – җиңеллек бирмәде.
Бу кечкенә деталь өлкән мастерга бөтенләй йокы бирми башлаган иде. Ничек итеп аны азрак көч белән, җиңелрәк һәм тизрәк эшләү әмәлен табарга дип баш вата иде Иван Кузьмич. Ниһаять, бүген, бөтенләй уйламаганда, цехтан кайтырга чыгып барган вакытта гына, читен мәсьәләнең ачкычы табылды, «йолдыз» дип йөртелә торган икенче бер детальне эшләүче станок яныннан үткәндә, Иван Кузьмичның күзләре отходка чыга торган корыч дискларга төште, һәм ул ничек итеп бер дискны кулына алганын сизми дә калды. Корычы шул! Диаметры 140. Нәкъ үзе ич бу! Әйләнәсен кырып, аз гына кечерәйтәсе бар барын. Анысы гына берни түгел. Ә эшләп чыгару темпы бермә-бер генә түгел, берничә тапкыр тизләнәчәк бит! Өстәвенә утильдән. Металлга ничаклы экономия дигән сүз! Булды бу! 604 нче детальне шушы отходтан эшли башлыйбыз… Кара син аны! Кайчаннан бирле аяк астында аунап яткан әйбер. Нинди гади идея! Ничек итеп моңа кадәр башка килми торган бу?!
Иван Кузьмич отходка чыккан дискларның берсен алып кесәсенә тыкты да, яңа ачыш шатлыгы белән канатланып, кайтырга чыкты. (Кайтып кергәч, Зинаидасы белән ничек сүз башлавын күрдек инде без аның…)
Ниһаять, Иван Кузьмич Зинаиданы кызыксындыра торган мәсьәләгә дә җавап бирде.
– Әле мин бу тәкъдимне тиешенчә формалаштырганым юк. Иртәгә, әйбәтләп эшләп, бюрога бирәм. Хәзергә кара исәп белән генә әйткәндә, бу тәкъдимнән заводка килә торган экономия 50 меңнән дә ким булмас.
– Димәк, җыйган запасыбызга 50 меңнән килә торган ике ярым процентны да кушсак, пианино алырга җитә яза дигән сүз?
– Син һаман үзеңнекен генә беләсең, – диде Иван Кузьмич, көлеп.
– Нигә минеке генә булсын инде? Синең үзеңнең дә балаларыңны культуралы итеп тәрбиялисең килмимени соң?
– Синең белән миндә генәмени бала?
– Син уйлап тапкансың икән, синең балаларың бәхетенә.
– Безгә машиналар эшләп чыгару планын үтәү кыйммәт, ә тәкъдим минекеме, бүтәннекеме – анысы вак мәсьәлә. Тик булсын гына, цехның эшен алга җибәрүгә ярдәм итсен…
Бу сүзләрне Иван Кузьмич һичбер икеләнүсез, тирән тынычлык белән, чын күңелдән әйтте. Әйе, эшлекле тәкъдимнең булуы кыйммәт. Кемнеке ул тәкъдим – аныкымы, бүтән берәүнекеме – анысы вак мәсьәлә иде аның өчен. Әйе, шулай кебек иде. Ләкин икенче көнне аңа бу мәсьәләдә үз-үзенә шаккатарга туры киләсен белми иде әле ул.