Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 25

Yazı tipi:

III

Ул цехка килгән вакытта төнге смена эшли иде әле. Икенче смена башланырга байтак вакыт бар иде. Шулай да теге Ибрай Хөсәенев дигән егет килеп өлгергән иде инде. Аның шулай иртә килүен күрү Иван Кузьмичның болай да күтәренке күңелен тагын да тулыландырып җибәрде. «Молодец, егет йоклап ятмый, эш өчен яна», – дип уйлады ул аның турында. Ләкин бу уен егетнең үзенә белдермәскә тырышып, гади генә тонда сүз кушты.

– Нихәл, Ибрай, нишләп болай иртәләдең?

– Смена башланганчы сезнең белән сөйләшмәкче идем мин, Иван Кузьмич.

– Шулаймы? Нәрсә бар? Рәхим ит. Әйдә.

Алар өлкән мастер бүлмәсенә кереп, өстәл янына утыр- дылар.

– Йә, – диде Иван Кузьмич, – сөйлә, Ибрай.

– Минем башка бер уй килде бит әле, Иван Кузьмич, – диде Ибрай, кызарып кына. – Менә сезнең белән киңәшмәкче идем.

– Бик яхшы. Тыңлап карыйк.

– Бәлки, мин бөтен якларын исәпкә алып та бетермәгәнмендер, – дип сөйләнә-сөйләнә, Ибрай кесәсенә тыгылды һәм бик яхшы итеп эшләнгән 604 нче номерлы детальне китереп чыгарды.

– Йә, йә, – диде Иван Кузьмич, кинәт сагаеп.

– Моны мин менә бу отходтан ясадым, – диде Ибрай һәм икенче кесәсеннән, нәкъ Иван Кузьмич кесәсендәге шикелле ап-ак металл диск чыгарды.

Монысын да күргәч, Иван Кузьмичның йөрәген нәрсәдер бик авырттырып, чеметеп алган төсле булды. Йөзе кинәт җитдиләнеп китте аның.

– Кем күрсәтте моны сиңа? – диде ул, ашыгып.

Ибрай Иван Кузьмичның эшчеләр арасыннан керә торган рационализация тәкъдимнәренә ничек каравын яхшы белә иде, шулай ук аның соңгы көннәрдә 604 нче деталь өчен ничек борчылуын да аңлый иде. Шуңа күрә үзенең бу беренче тәкъдиме белән Иван Кузьмичны шатландырам дип уйлаган иде ул, бу турыда ишетү белән мастерның йөзе яктырып китәр дип көткән иде, ә ул – мастер… әнә ничек! Нәрсәдәндер шикләнгән сыман, «Кем күрсәтте моны сиңа?» дип сорый. Нәрсә бу? Ибрайның иҗат көченә ышанмыймы ул? Юк, алай булмас. Ибрайның үзенә дә әйткәне бар бит аның «Син – өметле егет, без синнән зур эшләр көтәбез» дигәне бар… Әллә, булмаса, Ибрай бөтенләй техника кагыйдәләренә сыймый торган берәр ахмаклык эшләгәнме?..

– Юк, Иван Кузьмич, – диде ул, куркып кына, – берәү дә күрсәтмәде. Бу уй минем үз башыма килде. 604 нче детальне шушы отходтан ясауга күчсәк, цехка бик күп җиңеллек килер дип уйлыйм мин. Бөтен ягы килгән. Корычы да шул. Минемчә, бик мөмкин эш кебек күренә бу…

Менә шунда инде Иван Кузьмич моңарчы үз күңелендә бөтенләй юк дип йөргән тискәре бер тойгы уянганын сизде, ул, Ибрайга нәрсә дип тә әйтергә белмичә, шактый вакыт аптырап торды, һәм шушы аптырап сүзсез торган арада нинди генә уйлар, нинди генә тойгылар кичмәде аның башыннан. Хәл кылу өчен шактый авыр мәсьәлә булды бу. Дөрес, Иван Кузьмич аны бик җиңел генә дә хәл кыла алган булыр иде. «Тәкъдимең яхшы, энекәш, ләкин соңгарак калгансың, аны сиңа чаклы мин үзем уйлап таптым шул» дип кенә әйтсә, бетте-китте иде. Нишли алыр иде Ибрай? Бәхәс чыккан хәлдә дә, Иван Кузьмичка тизрәк ышанырлар иде… Ә Ибрай үзе ышаныр идеме моңа? «Мастер мин уйлап тапканны үзләштерде» дигән шик калмас идеме аңарда? Шуның белән аның Иван Кузьмичка булган ышанычы югалыр иде түгелме соң? Аның аша бүтән эшчеләр каршында да мастерга булган ышаныч кимемәс идеме?.. Юк ла… Нинди юк-бар уйлар килә соң аның башына? Хикмәт андамыни?

Ярый, Ибрайда бернинди шик тә тумасын ди. Бүтәннәр дә Ибрай турында берни дә белми калсыннар ди. Шулай булган хәлдә дә, Ибрайның яшьлегеннән, тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, өстенлекне үз ягында калдырырга хакы бармыни соң аның?.. Ә ник булмасын? Бу тәкъдимнең Ибрайдан башка Иван Кузьмичның үз башына килүе хакыйкать түгелмени? Тукта әле, хакыйкать булгач, нигә болай икеләнә соң ул? Икеләндерә икән, нигә кирәге бар аның? «Молодец, энем» дип кулын кысарга да, Ибрайга бирергә дә куярга. Күңеле үссен яшь кешенең. Аңа кыйммәтрәк бит ул!.. «Тукта әле! – ди тагын шунда кемдер, кайдадыр эчтә, тирәндә кузгалган кебек булып. – Аяк астыннан гына табылган тәкъдим дип уйлама син аны, төннәр буе уйлануларыңның, эзләнүләреңнең нәтиҗәсе түгелме соң ул? Көн саен табып булмый бит аны. Нигә аны тик торганнан гына кешегә тоттырырга?..»

«Ә даны ни тора! – ди шул ук тавыш, кабаланып. – Юк дигәндә, мең сум премиясе!»

«Фу! – дип каршы төшә Иван Кузьмичның тойгылары. – Нәрсәгә исем китте соң әле минем болай? Минеке булды ни, бүтәннеке булды ни – цехка файда китергәч барыбер түгелмени?»

Ул арада, аның уйларын бер якка кысрыклап, ап-ак клавишлары белән ялтырап, кап-кара пианино чагылып үтә, аның матур, моңлы тавышы колак төбендә яңгырап торгандай була…

Кинәт әллә кайдан, читтән килгән кебек сүрән булып ишетелгән Ибрай тавышы сискәндереп җибәрде аны:

– Барып чыкмас дисезмени, Иван Кузьмич?

– Ә?..

Иван Кузьмич шунда Ибрайның чыраена ныграк игътибар итте һәм егетнең әле яңа гына ниндидер дәрт белән, өмет белән янган күзләре сүнә баруын, кайнарланып алсуланган йөзе салкынаеп, сүрелеп киткәнен күрде.

Тик шунда гына Иван Кузьмич бу тәкъдимнең Ибрайныкы булуы ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлегенә төшенгән шикелле булды… Ул бит әнә ничек, аны үз итеп, атасына ышанган шикелле ышанып, аңардан ярдәм өмет итеп килгән… Бу бит аның беренче тәкъдиме, аның өчен нинди зур, нинди кыйммәтле тәкъдим!.. Үз исеме белән тормышка ашса, никадәр яңа уңышларга рухландырачак ул аны, яшь кешене!.. Ә шулай да… Юк, шулай да… Ә Зинаида Васильевна? Нигә ул «Балалар бәхетенә» диде.

Ә балалар… Әллә?.. Фу! Нинди шайтан тора соң монда ике арада?..

* * *

Эштән соң өенә кайтканда, Иван Кузьмич бүген кичәгегә караганда да кәефлерәк иде. Бүген ул, Зинасының сорау биргәнен дә көтеп тормыйча, шатлыгын тизрәк әйтеп бирергә ашыкты.

– Җиңдем бит! – диде ул, җиңел сулап.

Зинаида Васильевна, ирен ярты сүздән аңларга өйрәнгән булса да, бу юлы аның «җиңдем» дигән сүзен ничек аңларга да белмәде.

– Кемне җиңдең?

– Теге шайтан калдыгын… Менә бит ул, мин булып минем күңелдә яшәп килгән бит… Капиталистик шайтан калдыгы инде…

– Капиталистик шайтан калдыгы сорый дип, ашаудан да баш тартмасаң ярар иде.

– Шаяртма.

– Күп булса, тәкъдимең өчен акча алудан баш тарткансыңдыр.

– Юк шул, – диде Иван Кузьмич, кәефле көлеп. – Минем тәкъдим булып чыкмады ул, Ибрайныкы булып чыкты. Әйттем бит мин сиңа, Ибрай Хөсәенев – өметле егет, дип…

– Ә синеке?

– Минеке юк, дим ич. Ибрайныкы гына бар.

– Кызык.

Ә тагын да кызыграгы, тагын да шәбрәге шул – берьюлы ике куян: файдасы күренеп торган яңа тәкъдим дә керде, тагын бер яңа рационализатор да туды. Йә, җиңү түгелмени бу?..

Агитатор

I

Колхозда иң күңелле көн иде.

Заманалар тыныч вакытта да елга бер тапкыр гына килә торган күңелле көй иде ул. Ә сугыш башланганнан соң исә, ул, елга бер дә булмый башлап, өч ел көттереп килде. Шунлыктан аны колхозчылар бик кадерле бәйрәм итеп, чиксез шатлану белән каршы алдылар.

Шатланырлык та бар иде шул.

Әйе, байтак еллар буенча сынатмыйча, эш вакытларында җимереп эшләп, ел ахырлары якынлашкан саен, дөньясын селкетеп, бәйрәм итеп килергә гадәтләнгән «Гөрләвек» колхозы сугыш башланган елның көзендә үзенең кинәт кенә авыр хәлгә төшүен күреп, тәмам аптырап калган иде. Ел искиткеч матур башланган иде башлануын. Дөньяга байлык һәм туклык исе сибеп, дулкынланып утырган күксел арыш кырларына, тигез тугайлар өстендә күпереп үскән һәм, берсеннән-берсе гүзәл чәчәкләргә күмелеп, бөтен тирә-якка күңелләрне исертерлек хуш исләр бөркеп утырган нәфис болыннарга карап, сокланып туя алмый иде кеше. Тик шундый ямьгә батып, иксез-чиксез татлы, өметле хыяллар белән күкрәп яшәгән ил өстенә коточкыч сугыш афәте килеп кара канатларын җәю белән, ул гүзәллекләр күзгә күренмәс булып калды… Юк, күзгә күренмәс булып калмадылар алар. Күренделәр. Күренделәр генә дә түгел, гади, тыныч вакытта игътибарга алынмый торган бөтен нечкәлекләре белән ачылып, йөрәкләрне сыкрата торган булып киттеләр. Әүвәлгечә, күңелләрне гамьсез шатлык белән исертми иде инде алар, киресенчә, кешеләрнең барлык уй-тойгыларын тирән сагыш белән томалыйлар иде.

Сугышка китүчеләрне пристаньнарга яки тимер юл станцияләренә кадәр озатып, салмак адымнар белән авылларына кайтучы хатын-кызлар, карт-коры, бала-чага, талгын гына селкенешеп утырган арыш, бодай башакларының ямансулауларын күреп уфтаналар, чәчәкләргә карап елыйлар иде. Ул чәчәкләр, ата-аналарыннан аерылып ятим калган, ләкин үзләре бу турыда берни дә аңламыйча һаман уйнауда, шаяруда дәвам иткән гөнаһсыз сабый балалар сыман тоела иде аларга.

Нәрсәгә генә карасалар да, күңелләре тулып бара иде аларның.

Шундый көннәрдә кайбер кешеләрнең эшкә кулы бармый торса гаҗәпмени? Ул көннәрдә «Гөрләвек» колхозчылары арасында да булды андый кешеләр. Ә ул көннәр озакка сузылды. Иген кырлары өстендә янып эшлисе таза ирләр һаман, өерелешеп-өерелешеп, пристаньнарга, станцияләргә агылдылар да агылдылар. Ата- аналар, хатын, бала-чагалар да, чалгы сорап, мөлдерәп торган болыннарны, урак-машина көтеп, көйрәп утырган иген басуларын онытып, якыннарын, авылдашларын озатырга йөрүдән туктый алмадылар.

Сугышка җитәкчеләр дә китеп барды. Колхоз тәҗрибәле җитәкчеләреннән аерылгач аптырый калды. Дөрес, колхоз бу аптыраштан айныды. Ләкин соңгарак калып айныды шул. Ул айнып өлгергәнче, җәйнең сатып алыйм дисәң дә табылмый торган кыйммәтле көннәре узып киттеләр.

Салкын яңгырлары, пычрак көннәре өстенә берсеннән-берсе коточыргычрак булган күңелсез, авыр хәбәрләр дә алып, көз килде. Көз артыннан шундый ук авыр кыш ашыкты. Дәүләт складларына һәм колхоз амбарларына шылтырап торган орлык булып килеп керәсе ашлыкның шактый өлеше, урылган яки урылырга да өлгермәгән хәлдә, кар астында калып юкка чыкты. Казып алынмаган көе җир белән бергә кушылып туңган бәрәңгеләрнең, сабагында яки тамырда килеш өшеп үлгән яшелчәләрнең исәбен алырга да өлгермәделәр.

Әнә шулай итеп, колхозда сугыш вакыты авырлыгы башланды. Ә аны җиңәргә кирәк иде. Моның өчен алдагы елны көтәргә кирәк иде.

Көздән әзерлек күрелмәү аркасында, киләсе елда язгы эшләрнең күләме бермә-бер артачагы көн кебек ачык. Аның өстенә иген эшендә табигать кануннары белән бәйләнешле серләр бик күп; аларны вакытында файдаланып кала алмагансың икән, соңыннан бернинди көч белән дә барлыкка китерә алмыйсың. Әйе, җирне син аны яз көне биш кат сукаласаң да, көз көне бер тапкыр сукалау бирә торган шифа белән сугара алмыйсың инде. Болар гынамы соң! Барыннан да авыры: гадәттәгегә караганда кимендә бермә-бер арткан эшне нинди кешеләр, нинди көчләр белән ерып чыгарсың? Колхозның тоткасы булып килгән иң таза, иң тәҗрибәле кешеләр сугышка китеп беткән. Кешеләр генә түгел, күпме ат, автомашиналар киткән. Ә орлык тагын! Ә азык мәсьәләсе!.. Мондый читен шартларда эшләүгә күнекмәгән генә түгел, гомумән дә тәҗрибәләре аз булган яңа җитәкчеләрнең хәле чиктән тыш авыр иде.

Нәкъ менә шундый көннәрне кичергән чорда колхозда бер карт күтәрелеп чыкты. Яртылаш көмешләнгән булса да, елкылдап торган каралыгын югалтмаган түгәрәк сакаллы, кешенең йөрәгенә үтәргә теләгән сыман туры итеп, батырып караучан кара күзле, яше җитмештән узса да, үзеннән күп яшь булган кешеләрне дә сокландырырлык килбәтле Әсман карт иде бу. Колхозда аны белмәгән кеше юк иде, әлбәттә. Үзен ихтирам итәләр, олылыйлар иде. Тик бу ихтирам безнең авылларда һәр олы кешегә карата күрсәтелә торган әдәп тәртибендә генә күрсәтелеп киленә иде. Ә бу юлы ул колхозчыларга, бигрәк тә җитәкчеләргә, бөтенләй башкача булып күренде.

Ул үзе искитәрлек әллә ни дә эшләмәде. Тик шул гына булды: карт кинәт кенә, эченнән ниндидер бер ныклы карарга килгән сыман, янып, дуамалланып эшләргә тотынды. Ә бу хәлнең һәркем өчен күзгә бәрелерлек үзгәреш булуы ачык иде. Чөнки Әсман карт, менә дигән дүрт ул һәм өч кыз үстергән кеше буларак, соңгы елларда җылы түр һәм каты чәй яратучы бабайлар җөмләсеннән исәпләнә башлаган иде. Колхоздагы авыр эшләргә бик якыннан катнашмыйча, үз җае белән генә кыймылдап, йорт-каралты тирәсендә генә уралу белән канәгатьләнә иде. Кыскасы: балаларына таянып иркәләнерлек рәте бар иде картның һәм ул, үзенең бу хәленнән хаклы рәвештә файдаланып, тыныч картлык ләззәтен татый иде.

Менә шушындый, инде күбрәк «теге дөнья» турындагы уйлар белән яшәүгә күчкән картның кинәт кенә яңабаштан яши башларга карар биргән сыман дәртләнеп, ярсып эшкә тотынуы һәм бик күп урында яшьләрне оялтырлык көч һәм сәләт күрсәтеп эшләве колхозчыларны айнытып җибәрде. Үзенең шундый күп һәм таза итеп эшләве генә бер хәл иде, үзе белән бергә үк аның кызлары да, киленнәре дә, аңа «бабакаем» дип йөрүче оныклары да, сүз берләшкән төсле күтәрелеп чыгып, моңарчы күрелмәгән бер егәрлек белән эшләргә тотындылар. Беркемгә берни әйтмәделәр алар. Җыелышларда да чыгып сөйләмәделәр, бернинди йөкләмә дә алып тормадылар: тоттылар да ярсып эшләргә керештеләр. Һәм бу хәл үзе генә дә моңарчы хәсрәткә батып, аптырашта йөргән күп кенә колхозчыларны эшкә, хезмәткә дәртләндереп, аларны да җанландырып җибәрергә җиткән иде. Ләкин председатель дә, колхозда җитәкчелек эшен алып баручы башка актив та аны болай гына калдырмадылар: картның бу хәрәкәтен бик тиз элеп алып, аны колхоздагы бөтен кеше өчен үрнәк итеп күтәрделәр. Әсман карт исеме җитәкчеләр һәм агитаторлар кулында колхозның алдынгыларын тагын да яхшырак эшләүгә рухландыручы байрак та булды, ялкауларны, таркауларны рәхимсез суктыручы камчы да булып әверелде.

Әсман картның җиңел кулы белән башланып киткән шушы тиңсез хезмәт ташкыны колхоз алдына килеп баскан котчыккыч авырлыкны җиңүгә ярдәм итте бит. «Гөрләвек» сугышның икенче елы көзендә төп бурычларын үтәп чыкты.

Әсман карт исеме колхоз күләмендә генә түгел, район күләмендә дә яңгырый торган атаклы исем булып китте.

Икенче елны ул исем тагын да көчлерәк дан белән, тагын да зуррак күләмдә яңгырады. Карт, Кызыл Армиянең җиңү фондына үз кесәсеннән йөз егерме мең сум акча чыгарып биреп, турыдан-туры иптәш Сталинның үзеннән рәхмәт алу дәрәҗәсенә күтәрелде…

Сугыш шартларында узган өченче эш елы ахырында исә «Гөрләвек» иң алдынгы колхозлар рәтенә чыгып, район советының һәм ВКП(б) район комитетының күчмә Кызыл байрагын алуга иреште.

Менә шушы шатлык уңае белән «Гөрләвек» колхозы ул елны үзендә уңыш бәйрәме уздырырга карар бирде. Сугыш чорында беренче тапкыр килгән бу күңелле көнне, билгеле, колхозчылар зур шатлык белән каршы алдылар. Фронтлардан килеп торган хәбәрләрнең һаман җиңү турында гына булуы бу шатлыкны тагын да чәчәкләндеребрәк, тагын да нурландырыбрак җибәрде. Колхозда һәркем шат, һәркем көләч иде ул көнне. Билгеле, сугышка киткән якыннарының бәхетсез язмышы өчен кайгыручылар, хәсрәтләнүчеләр дә булгандыр. Ләкин ни генә булмасын, һәркемнең күңелендә рәхәт бер горурлык тойгысы яши иде. Фронт өчен дә, үзләре өчен дә эчке горурлык тоялар иде алар.

II

Шулай да, ул көнне колхозда үз-үзеннән канәгать булмаган берәү бар иде.

Төсе-башы белән дә, килеш-килбәте белән дә күзгә чалынмый торган, юаш кына табигатьле 16–17 яшьлек бер малай иде ул. Җидееллык мәктәпне яхшы гына тәмамлап чыкканнан соң, югарырак мәктәпкә кереп укуын дәвам иттерергә теләге зур булса да, аңа бу теләген тормышка ашыру насыйп булмады. Язу-сызуга, исәп-хисапка осталыгы зур булуын искә алып, аны авыл советына секретарь итеп алдылар. Советка көндез барып керсәң дә, төнлә сугылсаң да, һаман язу-сызу өстендә күрергә була иде аны. Үзе комсомолец иде. Чәчрәп торган активлык күрсәтә алмаса да, җәмәгать эшеннән бөтенләй читтә түгел иде егет. Ни кушсалар да, сүз әйтмичә, эшли дә эшли иде ул. Ничектер башкалар да аны шулай һаман кушканны гына эшләп, язып-сызып утырырга гына тиешле кеше итеп күрергә гадәтләнеп киткәннәр иде. Әйтерсең башка эшләргә катнашырга, халык арасында үз тавышын ишеттерергә аның хакы да юк иде инде. Дөрес, комсомол оешмасы аңа бик җанлы бер эш тапшырып караган иде каравын: үзен бер бригадага агитатор итеп билгеләгәннәр иде. Ләкин егет бу эштә зур уңыш күрсәтә алмады. Күзгә бәрелеп торган бер кимчелеге бар иде аның: сөйләгәндә бераз тотлыга иде. Шул сәбәп булдымы, әллә, гомумән, сүзгә осталыгы булмавы яки артык оялчанлыгы комачауладымы – агитаторлык эше барып чыкмады. Район үзәгеннән килгән уполномоченныйларның берсе аның колхозчылар белән беседа уздырган чагына туры килеп тыңлап торды да «мондый агитаторлардан эш чыкмый» дигән бәя биреп китте. Колхозда аны гаепләргә дә урын тапмадылар. Артык зур таләпләр дә куймыйлар иде аңа, яманламыйлар да, мактамыйлар да иде.

Ләкин егет үзенең мондый булуына күңеленнән бер дә генә дә риза түгел иде. Тышкы кыяфәте һәм чаялыгы булмаса да, йөрәге буш түгел иде аның. Үз авылының шатлыгын да, кайгысын да йөрәгенә ала, аның хәлен яхшырту, аны һаман алга алып бару турында өзлексез уйлана һәм хыялыннан зур-зур эшләр башкара иде ул. Авыл советы буенча эшләнгән барлык эшләрне белеп тору өстенә, килгән газета-журналлар һәм яңа китаплар аркылы киңрәк дөнья күләмендә ниләр эшләнүе белән дә танышып бару малайның сизгер йөрәгенә тынычланырга ирек бирмиләр иде. Тик, шулай була торып та, үзенең кеше күзенә күренерлек яки телгә алып сөйләрлек эш күрсәтә алмавы малайны хурландыра иде. Ләкин кешеләр бу малайның күкрәгендә тынгысыз йөрәк тибә торгандыр дип тә уйламыйлар иде, ичмасам. Чөнки үз эчендә янганнарны бервакытта да халык алдында тышка чыгармый иде егет.

Әмма бу юлы, бөтен колхозчы шатланып бәйрәм кичәсенә хәзерләнгән көнне, ул үзенең сагышын эчендә генә яшереп кала алмады. Дөрес, ул бу турыда беркемгә дә бер сүз дә әйтмәде. Хәтта әйтергә дә җыенмаган иде. Тик бәйрәмчә җыештырылган авыл советы канцеляриясендә үзенең һәрвакыт утыра торган өстәле янына утырган хәлдә тирән уйга чумып онытылган гына иде. Башка вакытта булса, әлбәттә, уяурак булыр иде егет; күңелсез уйларга батып утырган чагы булса да, ишек тавышын ишетү белән, нинди дә булса берәр эшкә тотыныр иде дә, йөзенә тыныч чырай бирергә тырышыр иде. Ә бу юлы исә сагышлы уйлары гадәттәгедән тирәнрәк киткән булды, күрәсең, абайламыйчарак калды, ишек тавышын да ишетмәде, бүлмәгә, батыр-батыр басып, Әсман карт килеп керүен дә тоймады. Карт, малайның бу кадәр борчулы кыяфәттә уйга чумып утыруын күргәч, сәерсенеп, беравык ни әйтергә белмичә, аңа сүзсез генә карап торды. Ниһаять, түзмәде, сүз кушты:

– Бәй, ни булды сиңа, Нәҗип? Нишләдең син?

Нәҗип гаеп эш өстендә тотылган сыман сискәнеп китте һәм бабайга гамьсез, көләч чырай күрсәтергә азапланды. «Юк, бабай, берни дә юк» дип, ашыгып кына җавап бирмәкче булган иде дә, гадәттәгегә караганда да ныграк тотлыгып, ул сүзне дә зур азап белән генә әйтеп бетерә алды.

– Яшермә, Нәҗип, син мондый бала түгел идең, әйт, ни гамең бар?

Малай тагын гаепле кеше төсле елмаеп куйды. Карт аның бу елмаюын «Синнән яшереп булмас инде, Әсман бабай» дигән сүзе итеп аңлады. Һәм шулай аңлавы белән ул хаклы иде. Чөнки Нәҗип аның йортына күрше өйдә генә туып үскән малай булып, балачагыннан ук картка бик нык ияләшкән, аның матур-матур әкиятләрен дә тыңлаган, аталарча биргән киңәшләрен дә тотып килгән һәм, күрше баласы буларак, Әсман бабасының аш-суын да күп кенә авыз иткән егет иде.

– Әйе шул, Әсман бабай, – диде Нәҗип, – ничек уйланмаска миңа, нигә кайгырмаска! Бөтен кеше бүгенге бәйрәмне шатлык белән каршы ала, һәркемнең мактанырлык, горурланырлык эше бар. Ә мин кеше күзенә күренерлек нәрсә эшли алдым соң?..

Карт аның бу сүзләреннән кинәт тынычланып көлеп җибәрде һәм, бәләкәй балаларны юаткан сыман, Нәҗипне йомшак кына чәченнән сыйпап куйды:

– Әй юләр малай, юләр малай, хәсрәтең шул гына булса…

Әсман картка сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр: яңадан ишек тавышы ишетелде дә, ул тукталып калды. Нәҗип куркып китте, бабайның күзләренә карап, нидер әйтергә җыенды, куллары белән дә ымлап куйды. Малайның күз карашы да, кул хәрәкәтләре дә аның, «Зинһар, бу турыда кеше алдында сөйләшмик, бабай!» дип ялынуын күрсәтәләр иде.

– Ярар, ярар, бетте, – диде карт һәм йөзе белән ишеккә борылды. Ишектән керүче кеше колхозның партоешма секретаре иде.

– Әһә, нәкъ үзе! – диде ул, Әсман картны күрү белән. – Миңа син кирәк идең бит, Әсман бабай.

– Бик исән-сау гынамы әле, – диде карт, секретарьның исәнләшергә онытуына төрттереп.

– Куй инде, бүген бөтенләй баш-күз әйләнгән. Исән-сау гына йөрисеңме?

– Бик шөкер, үзең исәнме? Картта ни йомышың бар тагын?

Секретарь ялынулы тавышка күчте:

– Әсман бабай, башка вакытта бәйләнмәм, син, зинһар, бүгенге кичәдә бер-ике сүз әйтерсең инде.

– Була анысы, бүген әзрәк әйтәсе килә.

– Буламы? – дип кычкырып ук җибәрде секретарь. Ул, шатлыгыннан нишләргә белмәгәндәй, бөтенләй җанланып китте. – Молодец, бабай, югыйсә ничек ризаландырырмын икән дип куркып тора идем әле.

Секретарь дөресен әйтте: Әсман карт, гомумән, җыелышларда чыгып сөйләргә яратмый һәм, үзе теләмәсә, аны үгетләп ризаландыруы да кыен иде.

– Тик, – дип дәвам итте секретарь, сакланып кына, – ни турыдарак булыр икән синең сүз?

– Зарарлы сүз әйтмәм инде. Эшемне ошатсагыз, сүземне генә ошатырсыз.

– Юк, алай дип әйтмим, әйтәсең килгәнне әйтә бир. Тик мин бүгенге кичәдә әйтелергә тиешле сүзләр әйтелеп бетми калмасын дип кенә борчылам.

– Әйтелеп бетмәгәнен үзең әйтеп куярсың.

– Шулай анысы. Аннары бит әле аның шунысы да бар: бер үк сүзне икенче берәү әйтсә, бертөрле генә тыңлыйлар, ә аны Әсман бабай әйтсә инде, икенче төрлерәк колак салалар аңа. Ә? Дөрес бит?

– Әллә тагын. Мин үзем, кем әйтсә дә, акыллы сүз әйтсә, мыекка чорнап куям.

– Юк, алай гына түгел ул. Синең әйтү башкачарак тыңлана инде.

– Ярый-ярый, – диде Әсман карт, ишеккә табан кузгалып. – Сөйләргә хирыслыгым юк. Анысын үзем дә беләм, сез дә беләсез. Телдән килгән хәтлесе булыр. Әйтербез. Тик, – карт сакалы белән генә Нәҗипкә таба ымлады, – бүгенге бәйрәмдә бу егетне дә бүләкләргә онытмагыз.

Әсман карт шуның белән сүзен бетереп чыгып та китте. Аның соңгы сүзе белән ни әйтергә теләгәнен төшенеп бетә алмый калган секретарь Нәҗипкә борылды.

– Нәрсә, Нәҗип, үзеңне бүләкләмиләр дип үпкәлисеңмени?

Оялудан, уңайсызланудан кызармаган җире калмаган Нәҗип тотлыга-тотлыга акланырга ашыкты:

– Ю… ю… юк, у… у-уйлаганым да юк. Мине ни өчен бүләкләргә ди?

– Әсман карт юкны сөйләмәс, әйткәнсеңдер.

Нәҗип тагы нидер әйтергә теләгән иде дә, секретарь аңа ирек бирмәде.

– Юк, начар эшлисең дип әйтмим мин сине. Берәү дә алай дип әйтмәс. Ләкин бит үзе эшләргә тиешле эшне эшләп барган бар кешене дә бүләкләп бетмиләр, бүләкләнү өчен кеше гадәттәгедән артыграк эш күрсәтергә тиеш, ә?

Бу минутта Нәҗип артык уңайсызланудан ни әйтергә дә белми һәм, үзен мондый хәлгә төшергән өчен, күңеленнән Әсман бабасын шелтәли иде.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi:
Der König geht tot
Kathrin Heinrichs
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre