Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 26

Yazı tipi:

III

Моннан биш-алты ел гына элек салынган зур клубның сугыш башланганнан бирле һәрвакыт диярлек ягылмый килгән тамаша залы нәкъ тыныч вакыттагыча җылытылган, өстәмә лампалар куелып, бөтен почмакларына кадәр яктыртылган иде. Иптәш Сталинның зур итеп эшләнгән портреты, стеналарга эленгән рәсемнәр, плакатлар, порталны әйләндереп алган лозунглар, оста кулы белән эшләнгән булмасалар да, һәркемнең күңелен рәхәтләндерерлек җанлы, мөлаем булып күренә иделәр. Иң яхшы, иң кадерле киемнәрен киеп килеп, тамаша залына тыгызланып тулган колхозчылар, сәхнәнең сул як читендә торган трибунага беркетелгән Кызыл байракка аеруча бер канәгатьләнү һәм горурлык белән карадылар. Бу аларга авыр сугыш шартларында колхоз кырларында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән һәм яңа гына районнан кайтарып куелган күчмә Кызыл байрак иде. Президиум өстәле янында утырган олыларның, алдынгыларның, җитәкчеләрнең һәм кунакларның тамаша залында утыручы йөзләр күзеннән агылган җылылык белән болай да кызарып торган йөзләре байрактан бөркелгән ал шәүлә астында тагын да ялкынланыбрак күренә иде.

Күп сүзләр сөйләнде: авыр шартларда ирешелгән уңышлар турында әйтелде, алда торган җитди бурычлар искә төшерелде; алдынгыларны бүләкләү, бик күпләргә рәхмәт белдерү турында карарлар игълан ителде. Зал әледән-әле кабатланган тантаналы музыка һәм шашып-шашып кул чабу тавышлары астында өзлексез гөрләп, бөтен авылны яңгыратып тора иде. Искиткеч күңелле дәвам итә иде кичә.

Тик йөзләрчә кешеләр арасында кысылып калган Нәҗип кенә һаман тынычланып җитә алмый иде әле. Бәлки, ул гомуми тантана дулкыны эчендә бөтенләй югалып, күптән онытылган да булыр иде, ләкин үзенең бүген секретарь каршында шундый оятка калган кеше булуы аңа тынычланырга ирек бирмәде. Кемне дә булса бүләкләү турында игълан ителгән карарларны яки берәрсенә карата атап әйтелгән мактау сүзләрен ишеткән саен, малайның йөрәге әллә нишләп китә иде. Әйтерсең секретарь һаман Нәҗип турында гына уйлап тора да, бүләкләү турында сүз чыккан саен, аңа ымлап, «Менә кемне бүләклиләр, Нәҗип, ә син!..» дип төртеп куя…

Менә берзаман Әсман карт сүз алды. Нәҗип, нәрсәдер сизенгән сыман, шикләнеп, сискәнеп китте. Шушы карт харап итте бит аны бүген! Ә үзе – Нәҗипнең бәләкәйдән бирле яратып, сөеп килгән күрше бабасы. Нәрсәдер уйлапмы, әллә бөтенләй берни дә уйламыйча, карт башы белән юләр малайларча шаярып кынамы әйткән бер сүзе белән Нәҗипне партоешма секретаре алдында хур итте бит! Эшләмәгәнгә бүләк сораучы итеп күрсәтте бит ул аны! Тагын бер шундый юләрлек эшләп, бөтен җыелыш алдында исемеңне телгә алса нишләрсең? Егыл да үл… Алай итмәс лә… әйбәт карт бит ул, акыллы, эшлекле бабай бит ул…

Нечкә күңелле малайның шикләнүләре юкка гына булып чыкмады: Әсман карт, чынлап та, аның исемен телгә алды. Ләкин көлкегә калдырырга теләп түгел, бик җитди итеп, Нәҗип турында сөйләде ул.

Иң башта бабай, бик кыска гына итеп, сугыш дәвам иткән чорда колхоз башыннан үткән авырлыкларга тукталды. Ул авырлыкларны җиңеп чыгуның сәбәпләрен аңлатуга күчкәч, җәелә төште, хәтта әзрәк фәлсәфәгә дә бирелеп китте.

– Әйе, – ди иде ул, туктап-туктап уйлана-уйлана. – Совет власте. Анысы дөрес. Бик дөрес. Совет власте булмаса, мондый көннәрдә авылыбызның хуҗалыгын болай итеп алып бара алмаган булыр идек. Берәү баер, унау бөлер иде. Авыл какшар иде, ил көчсезләнер иде. Әйе, моны беләбез инде без, моны без күреп үткәргән кешеләр… Ә менә совет властеның үзен алып карыйк әле. Ничек килеп эләкте соң ул безгә? – Карт, җыелыш алдына бу сорауны куйгач, җавап көткән шикелле бераз тукталып торды. Җыелыш аны тирән тынлык белән каршы алганны күргәч, «булмаса, үзем аңлатып бирим» дигән сыман, ашыкмыйча гына тагын сүзен дәвам иттерергә кереште: – Мин үземнең карт башым белән болай уйлыйм: совет власте ул бер мең дә тугыз йөз дә унҗиденче елны гына ялт итеп килеп чыккан икенче кояш түгел. Унҗиденче елга чаклы ук дөньяга килгән зат ул. Тик ул чакта әле ул, урмандагы тотылмаган киек кебек, кайдадыр шунда, халыклар арасында, хыялда гына яши иде. Җир йөзендә дөреслекне өскә чыгару өчен, адәм балаларын бәхетле итү эшен кайгыртучы изге кешеләр иң башта аның барлыгын белделәр. Зур эш иде бу. Аннары аны тотып алып үзебезнеке итәргә мөмкин икәнлеген белделәр. Бусы тагын да зуррак эш. Ә аннары тотып ук алдылар. Бусы инде адәм баласы яшәгән гомердә тиңе булмаган зур эш. Уйлап карыйк әле: әгәр дә шуны иң кирәк вакытында, иң җайлы урында туры китереп, иң кирәк җиреннән тотып ала белүче кешеләребез булмаса, Ленин кебек, Сталин кебек юлбашчыларыбыз булмаса, алар төзегән партия булмаса, бүгенге көндә ул безнең кулыбызда булыр иде микән?.. Ә?..

Президиумда утыручылардан берәү, елмая-елмая, әкрен генә үрелеп, бабайның итәгеннән тартты.

– Әсман бабай, – диде ул шыпырт тавыш белән генә, – бик еракка китмә, конкретрак сөйлә. Үзебезнең колхоз турында. Үз тәҗрибәләрең турында…

Бабай аның пышылдап кына әйткән сүзләренә бөтен кешегә ишетелерлек көр тавыш белән җавап бирде:

– Ә, әйе, беләм-беләм… Үзем дә шуны әйтергә азапланам бит… Сөйләп күнеккән кешемени соң мин. Монда чыгып сөйләү кибән салу гына түгел шул ул минем өчен…

– Дәвам ит, дәвам ит, Әсман бабай…

Президиум белән оратор арасында барган бу сөйләшү залдагы тынлыкны бозып җибәрде. Халык гөр килеп көлешеп алды. Председатель өстәлдә торган кыңгырауны шалтыратып куярга мәҗбүр булды. Әсман карт, ашыкмыйча гына су эчеп, халыкның тынычланганын көтте дә, тамагын кыра-кыра, сүзен дәвам итте:

– Әйе, бик зур әйберләр турында сөйли башладым бугай шул. Кечкенә әйберне шундый зур эш белән чагыштыра дип гаепләмәгез. Мин әйтәм, төптәнрәк уйлап караганда, эшнең аның зуры-кечкенәсе дә булмаска тиеш. Әйтик, менә минем, «Гөрләвек» колхозындагы ниндидер бер Әсман картның тырышып эшләве яки эшләмәве, җиңү файдасына аның акча бирүе яки бирмәве Совет хөкүмәте кебек зур бер хөкүмәт өчен сизелерлек тә түгел. Ә минем кебекләрнең барын бергә кушып карый башласаң, ул инде зур эш. Һәрбер бәләкәй эшнең әнә шундый зурга китә торганнары була, бер дә зураймыйча, бәләкәй килеш кала торганнары да була. Ә бит шуны белү өчен дә аңлау кирәк. Берәү, кулыннан зур эш килә торган булып та, үзе шуны аңламый йөри икән, аны аңлатып бирә белүче кеше кирәк. Менә шул аңлату эше турында сөйләмәкче булам. Безнең колхозның авырлыкны җиңеп чыгуында да аңлату эше бик зур урын тотты. Агитация дибез инде. Әйе, менә минем үземә кирәкле вакытта сызганып эшкә тотынырга агитация ярдәм итте. Агитаторларга рәхмәт әйтәсем килә. Агитаторлык та бик зур эш. Тик бит агитаторның да бар яхшысы, бар начары. Бездә күп булды алар. Кайберләре, бөтен кешене җыеп ала да, берәүнең дә күзенә карамыйча, тотына үзе ятлаган сүзләрне такылдарга. Йә бөтен кешене берьюлы сүгә ул, йә берсен дә аермыйча мактый, йә үгетли. Әйтик, урманга бар да бер балтаң белән берьюлы бөтен агачка кизән инде син! Юк, андый агитаторлардан файда күрмәдем мин. Дөрес, бер сүзе белән берьюлы мең кешене эретерлек кешеләр дә бар. Басу өстенә яуган яңгыр шикелле, бөтенеңне берьюлы сугара ул андый кеше. Аның өчен шул ул эшнең дә остасы булу кирәк. Ә бер бәләкәй генә кеше, көченнән киләме-юкмы, үзен болыт дип уйлап, басу өстенә төкеренә башлый икән, аңардан мәгънә юк инде. Ә шундый ук бәләкәй кеше, үз хәленнән килгәнне генә намус белән эшләсә, зуррак файда китерә.

Картның тагын чабуыннан тарттылар:

– Конкретрак, бабай, конкретрак.

– Бете-бетте. Конкретлыйм. Әйе, менә шундый бер бәләкәй агитаторның зур эше турында сөйлим. Бар бездә шундый кеше. Безнең җитәкчеләр шуны күреп бетмиләр. Әйе-әйе. Менә болай булды. Барыбызның да хәтерендә, өченче елның көзендә без бик авыр хәлдә калдык. Барыбыз да: «Безне бу бәладән кем коткарыр» дип аһ орабыз. Коткаручы күренмәгәч, «Ходай ни язган булса, шуны күрербез» дип тынычланмакчы булабыз. Дөрес, «Бөтен ышаныч үзебезнең кулда» дип әйтүчеләр дә булды. «Бөтен эш, бөтен көч үзебездә» дип, бик күп әйттеләр. Ә шуңа ышандыручы, ул көч менә шушында, шушы кешенең шушылай эшләвендә дип төртеп күрсәтеп бирә алучы булмады. Ә менә шул вакытта минем яныма бер малай килде дә кузгатып та җибәрде. Бер дә зур нәрсә турында сөйләшмәдек. Ул зарлана – мин зарланам, мин зарланам – ул зарлана. Сүз шуңа килеп терәлде: «Соң, – мин әйтәм, – Нәҗип улым, син инде кәнсәләр тирәсендә кайный торган кеше, күрәсеңдер, ишетәсеңдер, колхозыбызны бу хурлыктан ничек итеп чыгармакчы булалар?» – дим. «Бабай, – ди бу, – хикмәт кәнсәләрдә генә түгел шул, – ди. – Хикмәт – бөтен колхозчыда», – ди. «Ничек соң, – мин әйтәм, – нигә бөтен колхозны кузгатмыйлар?» «Безнең колхозда, – ди малаем, – җир астындагы чишмә шикелле бәреп чыгарга торган көч бар, – ди. – Әгәр дә шул атылып чыкса, безнең колхозның эше бер ел эчендә рәтләнеп китәргә тора, – ди. – Ә менә шул чишмәнең чыганагын бер зур таш басып ята, – ди. – Шул ташны кузгатып җибәрсәң, эш рәтләнер иде», – ди. «Соң, – мин әйтәм, – алай гына булгач, аны кузгатыйк. Кайда ул таш?» – дим. «Ул таш – менә син!» – ди бу, миңа әйтә. Янәсе, колхозны алга җибәрә торган көчне буып торучы кеше – мин… Минем урында берәр кызурак канлы кеше булса, бу сүзе өчен сал да җибәр бит инде теге малайны! Малай дигәнем Нәҗип булмаса, мин дә салып җибәрергә күп алмас идем. Юк, сабыр иттем. Тукта, мин әйтәм, бу бит минем күз алдымда үскән малай, беләм, юкны сөйли торган кеше түгел, берәр мәгънәсе бардыр бу сүзнең, дим. «Алай икән, мин әйтәм, ачыграк итеп әйтеп кара, булмаса, бу сүзеңнең мәгънәсе ни?» «Әгәр дә мин синең урыныңда булсам, – ди бу, – синдәге тәҗрибә булса миндә, халык тарафыннан сиңа булган хөрмәт булса, синдәге көч, синдәге тазалык белән мин, бөтен колхоз хуҗалыгын үземнеке дип ышаныр идем дә, төн-көн белән исәпләшмичә, сызганып эшкә тотыныр идем», – ди. «Эшемне кырыр идең инде берүзең!» – дим. «Берүзем генә түгел, – ди егетем, – бөтен семьямны, нәсел-нәсәбемне күтәрер идем», – ди. «Нәсел-нәсәп дигәнең биш-алтыга җыелсын ди. Аның белән дә кая барыр идең?» – дим. «Әй, Әсман бабай, – ди бу, – әгәр дә син шулай бирелеп тотынсаң, синең эшләгәнеңне тыныч кына карап ятарга авылда кемнең намусы җитәр иде икән?» – ди… Йөрәккә җитте бит шул сүзләре белән. Ул әйтеп бетермәгәннәрен күңелдән үзем әйтеп бетереп куйдым. Чынлап та, мин әйтәм, тукта әле… Үзегез беләсез, тотындым мин. Үзем генә түгел, кызларны, киленнәрне дә куштым. Ә аларга минем бер сүз әйтү җитә: ата сүзен тота торган балалар. Үзегез беләсез, кул җиңел булды минем. Шуннан башланып китте бит. Нәҗипне әйтәм, шулай буласын кайдан белгән диген! Карт кеше булып, үз башыма килмәде бит шул уй… Ничек рәхмәт әйтмисең ул малайга…

Ә менә быел, шул малайның тагын бер алтын киңәшен вакытында колакка алмыйча, әзрәк оттырдым. Берзаман бу миңа килгән дә: «Әсман бабай, – ди, – син тагын бер зур чишмәне басып ятасың, – ди. – Бу сугышта безнең илнең җиңеп чыгуын тизләтүгә ярдәм итә торган бик зур чишмә бар», – ди. «Аңлатып кара», – мин әйтәм. «Беләсеңме, – ди, – мин синең урыныңда булсам, сельсоветка барыр идем дә, мәгез, шушыны хөкүмәткә тапшырыгыз, хөкүмәт аңа кораллар ясатып, фронтка җибәрсен дип, йөз мең сум акча чыгарыр идем дә бирер идем», – ди. Аяз көндә яшен яшьнәп, күк күкрәдемени. Ни дияргә белми катып тордым беравык. «Соң, – мин әйтәм, – кем дип беләсең син мине. Кайдан килсен ди миңа ул чаклы байлык!» «Нигә аңа гаҗәпләнергә, – ди бу, – синең кулыңда хәзер ким дигәндә йөз егерме-йөз утыз мең сум акча запасы ята бит», – ди. «Как, – мин әйтәм, – смеешь син миңа болай дип бәйләнергә!» – «Тукта әле, – ди малаем, – мин бит әзрәк хәзерге базар хәлләрен беләм…» Тотынды бит санап күрсәтергә. «Фәлән чакмы фәләнчә пот бодай саттыңмы, – ди, – фәлән сум. Фәләнчә пот балдан сиңа килдеме? Фәлән сум…» Китте тезеп, китте тезеп, тезә торгач китерде дә чыгарды бу.

Менә сиңа сер, мин әйтәм, эчтән генә. Дөресен әйткәндә, запас акчаның күп җыелуын күреп, үзем дә уйлана идем. Тик, запас зыян китерми дип, кирәк-яракны ала башласаң, ул күп тә түгел бит дип, үземне тынычландырып килә идем. Икенче кеше килеп әйткәч, бөтенләй уңайсызланып киттем. Малайга ачу килә башлады. «Юк инде, – мин әйтәм, – улым, син алай бабаңның яшерен җирләренә кулыңны сузма». Тотынды бу миңа аңлатырга. «Беләм, – ди, – ул синең хәләл көчең белән тапкан байлыгың. Яшермәсәң дә гаебе юк, – ди. – Тик син шунысын да уйла: шушындый сугыш вакытында син үз хуҗалыгыңны баету турында тыныч кына уйлый аласыңмы? – юк. Аннары килеп, ул акча синдә тик ятып кемгә файда китерә? Ә инде базарга чыгарып, аерым кешеләрдән товар алсаң, тагын кем кулына керә ул акча? Дөресен генә әйткәндә, синең бит аңа ул тикле мохтаҗлыгың да юк. Ә хөкүмәткә ничек кирәк ул?!» – «Һе, – мин әйтәм, – хөкүмәт бер минем йөз меңгә калмагандыр бит!» – «Бер син генә булсаң, мин сиңа зур чишмәне басып ятасың дип тә әйтмәс идем, – ди. – Синең кебекләр хәзер колхозларда әзмени? Син кузгатып җибәрсәң, менә күр дә тор, синең кебек йөзләр, меңнәр күтәреләчәк. Синең кебек колхозчылар сандыгында бикләнеп яткан әллә ничә миллион сум байлык сугыш файдасына китәчәк. Син бит бу сугышта безнең илнең җиңеп чыгуын тели торгансыңдыр?» – дип куя әле, җитмәсә.

Тәмам күңелне җилкендерде бу. Шулай да тәвәккәллек җитмәде бит. Мужиклык чыгып бетмәгән, күрәсең. Тукта, мин әйтәм, бераз уйлабрак карыйм, кечкенә эш түгел бу! Йөз мең сум! ди бит. Уйланып йөреп өч-дүрт көн узмады, менә берзаман – шалт Головатый! Газетка язып та чыгардылар. Йөз мең сумга фронтка самолёт алып биргән. Сталинның үзенә язган бит! Аннан соң икеләнү бетте инде миндә дә. Йөз егерме үк итеп бирдем. Үзебезнең тирәдә минем дә кул җиңел булды. Әсман картның да даны еракка китте. Беләсез, Сталинның үзеннән рәхмәт алу уен эш түгел! Шулай да, Головатыйның йөз меңе минем йөз егермедән кыйбатрак булды дип уйлыйм мин. Соңыннан аптырыйм үзем: ничек шушы простой гына эш, ә үзе шундый зур эш минем үземнең башыма килмәгән? Әле Нәҗип әйтеп биргәч тә икеләнеп йөрү нигә кирәк булган. Әгәр дә шунда Нәҗипнең киңәшен тоткан булсам… Кара син аның акылын! Нәкъ ул әйткәнчә булды да чыкты бит. Дөрес, Головатый миңа караганда акыллырак та, аңлырак та булган, күрәсең. Аңа икенче берәүнең әйтүе дә кирәк булмагандыр. Ә кем белә, бәлки, аның да исенә төшерүче булгандыр. Дөресен әйтергә кирәк, ни булса да, көнләшеп куйдым бит шул Головатыйдан. Берни әйтер хәл юк, молодец. Бик зур эш эшләде. Миңа хәтле эшләп өлгерде. Рус халкын юкка гына өлкән агабыз дип әйтмибез. Җитәкләп бара бит! Хет, мин әйтәм, тиешенчә поддержать итәргә кирәк. Шушындый авыр көннәрдә хөкүмәт каршында үзебезнең абруйны төшермик! И төшермәдек бит. Шулай да башка бик күп уйлар килде. Безгә дә, мин әйтәм, хәзер, әүвәлге кебек, төштән соңга калган акыл белән яшәү оят түгелме? Без бит инде патша вакытындагы изелгән татарлар түгел, совет заманында яшәүче халык. Башка халыклар белән бертигез правалы, совет ватаны өчен башкалар белән бертигез янучы халык. Әнә Нәҗипнең башына килгән бит…

Менә шундый агитатор ул Нәҗип. Колхоз өчен, хөкүмәт өчен кирәкле мәсьәләләрнең иң кирәк җиреннән тота белә торган егет. «Тагын бер чишмә таптым, – дип йөри әле үзе бу арада. – Тик ул чишмәне басып торучы син түгел, башка кеше, – ди. – Син булсаң, өйрәнгән ташны кузгату җиңелрәк булыр иде, – ди. – Шулай да аны кузгатышырга синең ярдәм кирәк булыр», – ди. Чакырганын гына көтәм. Андый егеткә булышмый ярыймы соң! Йөрәк белән, җаны-тәне белән эшли. Ә менә безнең җитәкчеләр аны күреп бетерми. Агитаторга да санамыйлар бугай әле үзен. Ә күрергә кирәк иде аны. Бүләкләргә кирәк иде үзен!..

Тантаналы җыелыштан соң, ике катлы мәктәп бинасының бөтен бүлмәләрен тутырып, сыйлану мәҗлесе уздырылды. Өстәлләргә куелган сыйларны, ул сыйлар тирәсендә кунак булган барлык «Гөрләвек» кешеләре сөйләгән сүзләрне, алар җырлаган җырларны тасвирлау өчен тагың бер хикәя язу кирәк булыр иде. Бу эшне икенче бер вакытка калдырып, шуны гына әйтик: бу кичне безнең кыюсыз егетебезне күрергә теләүчеләр дә, аның белән сөйләшергә теләүчеләр дә күп булды. Тик өлкә газетасы редакциясеннән килгән махсус хәбәрче аны үз яныннан җибәрмәде: «Агитация эшендә үзеңнең тәҗрибәләреңне сөйлә», – дип аптыратып бетерде ул Нәҗипне.

1945

Мөстәкыйм карт йокысы

Мөстәкыйм картны күптән исәптән чыккан кешегә саныйлар иде инде. Дөрес, яшь ягыннан тугызынчы унны куса да, болай күрер күзгә таза иде әле үзе. Вакыты белән зур-зур, авыр-авыр эшләрне җиңел-җиңел генә эшләп ташлый ала һәм ашау ягына килгәндә дә сынатмый торган иде. Тик бер генә нәрсә аяктан ега иде аны: йокысын җиңә алмый иде карт.

Гаҗәп бер йокы булып чыкты ул Мөстәкыйм карт йокысы. Нинди генә вакытта, нинди генә хәлдә йокламый иде ул?! Тәмле генә итеп сөйләшеп утырганда дисеңме, ләззәтле генә итеп чәй эчеп утырганда дисеңме – әллә каян таяныр әйберен таба, әллә каян сөялер урын туры килә – эри дә китә.

Өй эчендәгеләр аның бу гадәтенә ияләшеп беткәннәр иде инде. Бервакытны ул тавык суйган вакытында йоклап көлкегә калды. Ә тавык суярга еш туры килә иде аңа. «Кулы тәмле» дип, күрше-күлән дә тавыкны аңардан суйдыралар иде. Шулай беркөнне шактый ерак күршеләреннән исәпләнгән Хөбби карчык кысыр тавыгын күтәреп килде.

– Тиз генә суеп бирче шушыны, Мөстәкыйм абзый, – диде карчык, – күкәй салмый башлады, рәхмәт төшкере.

– Хәзер эшен бетереп алып керәм мин аның, – диде Мөстәкыйм карт һәм, бер кулына – тавыкны, икенче кулына чалгы пәкесен алып, лапас астына кереп китте.

Хөбби карчык, Мөстәкыйм картның үзе белән бергә картайган Марзия карчык белән сөйләшеп, өйдә калды. Марзия карчык самовар да куймакчы иде дә, Хөбби карчык чын күңеленнән каршы төште:

– Кирәкмәс, күрше, эшем ашыгыч, зинһар, мәшәкатьләнмә, бик тиз кайтып җитәм дип кенә чыгып киттем, – диде…

Ләкин бик тиз генә кайтып китә алмады ул. Ике карчык байтак сөйләштеләр. Мөстәкыйм карт һаман тавыкның эшен бетереп алып керми иде. Хөбби карчык сабырсызлана башлады:

– Ай Алла, нишләп болай озаклады соң бу Мөстәкыйм абзый, рәхмәт төшкере? – дип, берничә тапкыр кабатлап алды.

Картының гадәтен белгән Марзия карчык, борчылып, кулын селкеп куйды:

– Йоклап китте микәнни, Ходаем, – диде, – чыгып карыйксана үзен.

Марзия карчыкның сизенүе дөрес булып чыкты: Мөстәкыйм карт тавыкның канатларын артка каерып, икесен бергә җиргә баскан, томшыгын кысып тоткан килеш, башын тез өстенә салган да йокыга киткән иде.

Икенче бер вакытны ул, тәһарәт алып утырган чагында, бер аягын юган, икенче аягын юмаган хәлдә, болдыр баскычына утырган килеш йоклап китеп, икенде намазының вакытын уздырып җибәрде.

Марзия карчыкның мондый хәлләргә бер дә исе китми, вакытлы-вакытсыз, урынлы-урынсыз йоклаган өчен картын шелтәләп торуны да кирәк тапмый иде. Шулай да бер тиргәде ул аны.

Ул көнне алар өйдә икәү генә калганнар иде. Уллары-киленнәре эштә, ә бала-чага уйнарга чыгып киткәннәр иде. Карт белән карчык аулаклап кына чәй эчәргә ниятләделәр. Карт, бик матурлап кына кисеп, кәрәзле бал алып керде. Ни җитте бал гына да түгел, бала корт балы иде. Карчык икесенә генә җитәрлек күләмдә итеп, сөт белән күкәйгә генә туглап, сары майда гына йөздереп, төче коймак пешереп алды. Чит-читләре бөдрәләнеп, сап-сары булып кәрәзләнеп пешкән коймаклар иде алар. Үзләреннән-үзләре авызга кереп эрергә генә торалар иде инде. Бүген генә савып утыртылган сөт өсте дә чыгарып куелды. Нечкә билле ак самовар, бөтен тишекләреннән пар бөркеп, сызгыра-сызгыра, сәке йөзлегенә килеп утырды. Әби болай да яхшы чыгышлы булган такта чәйне мул гына чеметеп алып, ак чәйнеккә салды. Аякларын бөкләп, самовар каршына менеп утырып, чәйнеккә су агызам дигәндә генә, урам яктан тәрәзә аша бер малай кычкырып узды:

– Марзия әби! Бәрәңгегезгә Муллагали дуңгызы кергән!

– Каһәр генә суксын инде, – диде карчык, – шул Ходай каргаган малны кайсы юньсезе генә авылыбызга аяк бастырды соң! Бер генә дә тынгы юк бит, Илаһым! Чәйне пешерә торчы, карт, хәзер керәм, – дип, малайлар җитезлеге белән урыныннан сикереп торды да каргана-каргана чыгып китте.

Баштарак ят булып тоелган колхоз тормышының бөтен якларына күптән ияләшеп, үзләшеп беткән иде инде карчык. Тик татар авылында дуңгыз терлеге асраучылык белән генә килешеп бетә алмады ул. Ите хәрәм булуы берни түгел инде, теләмәгән кешегә көчләп ашатмыйлар анысы. Менә бәрәңге бакчасын сөрү кебек әшәке гадәте булуы ямап мәлгуньнең.

Бакчаның аргы башында бәрәңге төпләрен чөеп җибәрә-җибәрә җир сөрүче ак дуңгызны күргәч, Марзия карчык ярсып кычкырып җибәрергә дип авызын ачкан иде дә, ни дип кычкырырга белмичә тукталып калды.

– Нәгъләт! Нәгъләт! Сыер булса, «һәш!» дияр идең, сарык булса – «төррә!» дип, эт булса – «чәбә!» дип, кәҗә булса, «кәҗә, ристан!» дип кычкырыр идең. Дуңгыз бит, чучка! Ни дип кычкырасың аңа. Синең татарча әйткәнеңне беләмени ул! Йөгереп бар да билен сындырганчы күсәк белән ор шул!

Билгеле, Марзия карчык карак дуңгызга күсәк белән ора алмады. Дуңгыз, мыскыл иткән шикелле, бер урыннан бер урынга күчеп, әбинең ачуын китерде-китерде дә кәкрәеп торган койрыгын болгый-болгый чыгып китте.

Марзия карчык үзалдына сөйләнә-сөйләнә: «Чәйнең тәмен җибәрде, нәгъләт, коймагым суынып беткәндер инде», – дип зарлана-зарлана, кире өенә кайтты. Өйалды ишеген керүгә үк борынына килеп бәрелгән тәмле чәй исе аның ачуын басып, күңелен тынычландырып, рәхәтләндереп җибәргән иде. Ләкин, өй эченә керү белән, беренче мәлгә ни дияргә белми катып калды. Бөтен идән су белән тулган, ашъяулыктан да, паластан да пар күтәрелә, ә шундый күңелле итеп, гөрләп калган самовар, яшелле-зәңгәрле ис чыгарып, эреп утыра иде.

Мөстәкыйм карт, гадәтенчә, стенага аркасы белән сөялеп утырган хәлдә йокыга киткән булып чыкты. Ничек кенә йоклаган әле: чәйнеккә су агызырга дип, самовар борынын ачкан да, чәйнек тулганны да көтмичә, эреп киткән картлач. Аннан соң инде самоварындагы су агып бетү генә түгел, бөтен коймаклары, баллары белән бергә ашъяулыгың, подносың агып китсә дә гамендә юк аның.

– Илаһым, бар икән бер бетмәс йокы! – дип кычкырып җибәрде Марзия карчык. – Самоварга тыкшынмый торсаң ни булды, ичмасам!

Мөстәкыйм карт, уянырга теләмәгәндәй, күзен ачмыйча гына җавап бирде:

– Төшне бүлдердең лә, карчык, бик матур төш күрә башлаган идем, Кытай илләрендәге чәй бакчаларында, мин сиңа әйтим…

– Төшең корсын ла, рәхәтләнеп кенә эчәрмен дигән идем иркенләп, бер йокыңа баш була алмадың лабаса. Ничә әйтәм инде мин сиңа, йокың килсә, әнә ястыкка ятып йокла, дип. Әнә бит, синең өчен җәеп куелган ястык бит ул! Бер-ике карыш җиргә күчеп ятарга да иренәсеңмени соң…

Күзләрен ачып, өй эчендәге хәлне күргәч тә, картның исе китмәде. Үзен аклау йөзеннән һәрвакытта әйтә торган сүзен кабатлады ул:

– Йокы кайда килсә, шунда тәмле була ул, карчык, – диде. – Әйе, йокы кайда килсә, шунда йокла син аны. Ә син ястык дисең. Синең ястыгыңа барып җиткәнче ачыла ул йокы. Аннары пущай ят син…

Шулай итеп, Мөстәкыйм картны колхоз өчен күптән исәптән чыккан кешегә саныйлар иде инде. Карт үзе дә бу хәл белән килешкән булып, зур эшләргә тыгылмый, тик үз йорты тирәсендә, үз җае белән генә кыштырдап йөри бирә иде.

Тыныч илебезгә Гитлер Германиясе юлбасарларча һөҗүм башлап, бөтен халык ватан сугышына күтәрелгәч, ир уртасы кешеләр фронтка китеп, колхоздагы барлык эш хатын-кызлар һәм картлар белән үсмерләр кулына калгач, Мөстәкыйм карт үзенең исәптән чыккан кеше булып яшәвенә риза булып кала алмады.

– Ике улымны да фронтка озаттым, – диде ул, колхоз правлениесенә килеп, – алар өчен биредә кем дә булса эшләргә тиеш бит, – диде. – Мин үзем, болай карт булсам да, йокламаган чагымда бер дә яшьләрдән ким түгел. Кулымнан килгән хәтле булыр, кушыгыз мине берәр эшкә, – диде.

Аны хуплап каршы алдылар. Карт өченче бригадага беркетелде.

Өченче бригаданың башлыгы Фагыйлә исемле, бик характерлы яшь кенә хатын иде. Ирләребез кайтканчы шушы бригаданы аяктан екмый алып бара алсам, бу каһәр суккан Гитлер дөмегеп, сугыш беткән көнгә сөреләсе җирләр сөрелгән, чәчеләсе җирләр чәчелгән, чабыласы җирләр чабылган, урыласы җирләр урылган хәлдә ирләребез кулына тапшыра алсам, башкасы кирәкми, ди иде ул һәм, берәүләрне тиргәп, берәүләрне юмалап эшкә куша-куша, хуҗалыкны артка калдырмый бара иде. Әмма ярсу йөрәкле хатын иде инде. Юмалау килешә торганрак кешеләрне юмалый башласа, тәмам эретә – балавыз итә иде Фагыйлә. Ә инде яхшылап әйткәнне колакка алмый торганрак кешеләргә кадалса, чыдап кына тор: утка басканнан ким сикертми иде ул андыйларны. Нәтиҗәдә бары да тыңлыйлар иде үзен. Кемнәрне уңай якка сыпырып, кемнең чәчен кирегә ышкырга кирәклекне белә иде шул.

Әмма Мөстәкыйм бабайның көен таба алмый аптырап бетте Фагыйлә. Мөстәкыйм карт бригадага бик күп файда китерде. Ләкин әлеге дә баягы йокысын ташлап бетә алмады ул. Эш өсләрендә вакытлы-вакытсыз, урынлы-урынсыз йоклап китеп, Фагыйләнең ачуын китереп бетерде. Ләкин Фагыйлә, бердән, аның олы кеше булуын, икенчедән, кулыннан килгән кадәр намус белән эшләргә тырышуын, бригаданы валюк баулары, тырма, сәнәк кебек нәрсәләргә бервакытта да мохтаҗ итмәвен искә алып, аңа каты бәрелмәскә тырышып килде. Берничә тапкыр теле кычытып-кычытып куйса да, түзгән иде. Тик кызу печән өстендә килеп чыккан бер күңелсезлек Фагыйләнең сабырын җуйды.

Өченче бригада хатыннары искиткеч бер дәрт белән ярышып, икенче бригададан уздырырга тырышып печән чапкан вакытта, Мөстәкыйм карт аларга ярдәмгә бирелгән иде. Чабучылар ял иткән чакларда, аларның чалгыларын таптап бирә иде ул. Ул таптап биргән чалгылар Гали пәкесе кебек булалар иде инде булуын. Ә менә бервакытны, печән чабу өчен заказ ясатып алынган кебек матур көннәрнең берендә, картыбыз кырын ятып чалгы чүкегән чагында йоклап киткән бит. Чалгылар чүкелеп беткәнче генә черем итеп алырга дип ятып торган хатыннар да уянмаганнар. Җәйнең иң озын көннәрендә бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп йөргән кешеләр ни эшләсеннәр? Рәтләп йокы эләгәмени аларга бу көннәрдә! Печән өсте бит. Гади печән өсте генә дә түгел, сугыш вакыты печән өсте!.. Йоклаганнар да йоклаганнар болар. Алтыннан кадерле вакыт та әрәм үткән, чалгылар да чүкелмәгән. Шуның аркасында ул көнне икенче бригада чабучылары өченче бригадага караганда норманы бик күп арттырып үтәгәннәр.

Фагыйлә бу хәлгә болай гына түзеп кала алмады. Мөстәкыйм картны кәнсәләргә – председатель янына чакыртты бу. Кич булып, көн караңгыга авышып барган вакыт иде. Үзе өстәл артыннан председатель белән янәшә урын алып, Мөстәкыйм картны каршысына утыртты да тотынды пешерергә, тотынды пешерергә, чыдап кына тор.

– Болай ук гамьсез булырсың дип уйламаган идем мин сине, Мөстәкыйм бабай! – дип башлап җибәрде ул сүзен. – Карт кеше дип, тырышып йөри дип, моңарчы дәшми килдем. Кәнүшни түбәсен япканда салам алып торган чагыңда йоклавыңа да сүз әйтмәдем. Тары чәчкән вакытта тагын…

Шулай тезеп китеп, Фагыйлә аның кайчан, кайда йоклаганнарын санарга тотынды. Мөстәкыйм карт каршы сүз әйтмичә, «ие, ие, кызым, булды бугай шул, картлык, күрәсең инде» дип, һәр гаебен өстенә алып утыра иде. Фагыйлә аның болай барын да дөресләп утыруын да ошатмады.

– Сугыш вакыты икәнен аңларга теләмисең син. Аңларга теләсәң, бер йокыңа гына баш була алыр идең. Шушындый кызу көндә, шушындый җаваплы эшне тоткарлауга барып җитү уен эшмени ул! Ә?!

Бу сүзләр кәгазьгә язылгач бик каты яңгырамасалар да, Фагыйлә авызыннан әйтелгән вакытта алар бик каты булып, бәгырьләргә үтәрлек ачы булып чыктылар. Мөстәкыйм карт инде бөтенләй эндәшми башлады. Ул эндәшмәгән саен, Фәгыйлә тавышын күтәрә бара иде. Карт аның саен дәшмәгәч, бригадир председательгә борылып сөйли башлады:

– Менә күр инде, Сабир абзый, нишлим мин бу карт белән? Сүз дә бирми бит, ичмасам.

Ул кинәт Мөстәкыйм картка борылып, тагын да катырак тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Адәм рәтле эшләргә телисеңме, Мөстәкыйм бабай, юкмы? Йә, әйт!

Мөстәкыйм карт җавап бирмәде.

Бригадир тагын нәрсәдер әйтеп кычкырмакчы иде дә, нидер исенә төшкән кебек, кинәт тынып калды. Өстәл артыннан чыгып, аның каршысына ук килеп басты һәм әкрен генә картның йөзенә иелде.

Мөстәкыйм карт рәхәтләнеп йоклап утыра иде.

– Менә күрдеңме? – диде бригадир, председательгә борылып.

Председатель кәефләнеп көлеп җибәрде.

– Ай, мондый бабайларым күбрәк булсачы, – диде ул, көрсенеп, һәм җитди тавыш белән бригадирны кисәтеп куйды. – Мөстәкыйм бабайга тел тидерәсе булма моннан ары. Чыбыркылата торган карт түгел ул. Әйдә, тынычлыгын бозмыйк, йокласын.

Икенче көнне иртән иртүк, җәйге кыска төннең шәфәкъ кызыллыгына ялганган алсу таңы сызылуга, Фагыйлә йортының ян тәрәзәсе төбендә Мөстәкыйм картның көр тавышы яңгырады:

– Фагыйлә кызым, тор инде. Көне бик матур, йоклап ята торган чак түгел! – дип кычкыра иде ул.

1943
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi:
Der König geht tot
Kathrin Heinrichs
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre