Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 27

Yazı tipi:

Җавап хаты3

Үз исемеңә атап язылган хат алу, синең берүзеңә генә багышланган җылы тойгылар белән тулы хат алу никадәр күңелле ул. Чиксез дәрья кебек киң туган илеңнең кайсы почмагыннан гына килсә дә, сиңа карата изге дуслык тойгылары саклаучы кешеләрнең кайсыннан гына булса да хат алу никадәр шатлыклар бирә, никадәр канатландыра, никадәр рух күтәренкелеге тудыра ул. Фронтта исә, һәр көнең генә түгел, һәр сәгатең, һәр минутың көтелмәгән дәһшәтләр ихтималы белән тулы булган блиндаж тормышында, бу тойгы аерата көчле була. Тормышның тәмен ут эчендә татыган ир булу белән бергә, йөрәгендә сабый бала сафлыгы саклаган керсез күңелле кешеләргә генә хас булган бу нәфис тойгыны кадерләргә кирәк, дуслар. Назларга, иркәләргә кирәк аны…

Кәримнең нәкъ менә шундый тойгылар белән канатланган минуты иде. Ул үзенең күптән аерылган, инде онытып бетә язган бер дусыннан килгән сәлам хатын укып, балаларча җиңеләю чигенә җитәр дәрәҗәдә шатланган иде. Кызганычка каршы, бу шатлыгы, гадәттәгечә, балкып, җәелеп китә алмады аның. Хат өстеннән башын күтәрүгә, аның нурланган күзләре бер почмакта моңаеп, авыр көйгә шыңгырдап утыручы егеткә төштеләр дә, мәк чәчәге кебек бөркелеп ачылган шатлыгы кинәт кырау суккан кебек көеп, куырылып калды.

Коңгырт-кара кашлы, ак чырайлы бу белорус егете аның коралдаш дусы иде. Һәрвакыт шат чырайлы, шаян, акыллы егет иде ул. Тик бу көннәрдә генә вакыт-вакыт моңсулыкка бирелә торган булып китте. Бу күңелсез хәлнең сәбәбен дә белә иде Кәрим белүен. Егет үзенең якыннарын, туганнарын югалтты. Аңа хат килми башлады. Шуңа хәсрәтләнә иде аның дусты. Тик Кәрим бу хәсрәтнең зурлыгын акылы белән аңласа да, аның бөтен тирәнлеген хис итә алмый иде әле. «Ник бу кадәр сула бу егет? – дип гаҗәпләнә иде ул. – Аңа карата һәркем үзен аеруча сак тота, йөрәгемдә булган дуслык җылылыгын мөмкин кадәр күбрәк бирергә тырышам. Оныттырасым, һич булмаганда, бераз йомшартасым килә минем аның хәсрәтен. Ник бер дә бирелми ул? Ник минем дуслыгым җылыта алмый аны?»

– Василь дус, – диде Кәрим, йомшак кына итеп. – Ни булды сиңа?

– Берни дә булганы юк, Кәрим.

– Юк, Василь, алай димә. Мин беләм. Беркемнән дә хат килми сиңа, шуңа күрә күңелсезләнәсең. Ләкин кайгырудан ни файда? Дусларың юкмыни синең? Синең хәсрәтең мине күңелсезләндерә икән, ни өчен минем шатлыгым синең күңелеңне ачмый?

– Бик ачык нәрсәне төшенмисең син, Кәрим: берәүнең карыны ач икән, дусты ашаганга гына тук була алмый ул. Ә минем карыным түгел, җаным ач. Җан азыгы җитми миңа, Кәрим.

Кәрим уйга калды: «Әйе, берәү ашаганга икенче кеше туймый. Ләкин минем ашарыма бар, дустымның юк икән, аны уртаклашырга мөмкин бит. Минем дусларым, якыннарым бар икән, алар миңа җан азыгы бирә алалар икән, ник мин аны дусым белән уртаклаша алмыйм? Әйе, әйе…»

– Василь, кайгырма, дус, озакламый син дә хат алырсың.

– Рәхмәт юатуың өчен.

– Юк, чынлап әйтәм, менә күрерсең…

…Һәм Кәрим, үзенең иң якыннарыннан берәүгә хат язганда, Василь турында да язды. Дустының хәлен аңлатып, аңа хат язуларын үтенде. Күп тә узмады, Васильгә хат килеп тә төште.

Үз исеменә хат килү хәбәрен ишетү белән, артык дулкынланудан Васильнең күзенә яшьләр килде. Иң элек анасы килеп басты аның күз алдына. Аннары, ничектер томанлы гына булып, бер кыз шәүләләнеп узды. Авылдаш дуслары, якын танышлары да искиткеч тизлек белән хәтереннән кичтеләр. Кемнән икән?..

Ләкин шундый зур, якты өметләр белән каршы алынган хат беренче мәлгә егетнең күңелен төшереп, хәсрәтен генә арттырып җибәрде. Хат Казаннан, Васильгә бөтенләй таныш булмаган бер татар кызыннан иде. Дөрес, чиксез зур ихтирам белән, саф дуслык тойгылары белән, җылы хисләр белән язылган иде ул хат. Ләкин барыбер ятим Васильгә җан азыгы булып бетә алмады ул.

Василь аның Кәрим дусы тарафыннан эшләнгән бер юату чарасы гына икәнлеген аңлады. Шулай да бу чара бөтенләй эзсез үк калмады. Василь ул кызга, игътибары өчен рәхмәт әйтеп кенә булса да, җавап язарга үзен бурычлы санады. Юк дигәндә дә ул хат бераз мавыктырды аны.

Икенче көнне Васильгә берьюлы ике хат килеп төште. Аларның берсе – пенсиягә чыккан карт эшчедән, икенчесе әле быел гына мәктәпкә йөри башлаган бер баладан иде. Өченче көнне тагын… тагын…

Шундый саф, шундый ягымлы тойгылар белән тулып килгән бу хатлар, Васильне, үзенә дә сиздермичә, акрынлап сагыш-моң сазлыгыннан тартып чыгара һәм аны бөтенләй яңа, якты, шау-шулы дөньяга таба өстери башладылар.

Васильгә беренче булып хат язган кызның туган-тумачалары да, иптәш кызлары да күп иде. Кәримнең якын дусы – хәсрәтле сугышчы Василь Ковалёв турында дус-ишләренең бик күбенә сөйләп чыкты ул. Дус-ишләре үз чиратларында үз белгәннәренә хәбәр иттеләр. Шулай итеп, Васильнең адресы кулдан-кулга күчерелә башлады. Адрес алучыларның бары да булмаса да, байтагысы аңа хат язарга вакыт таба алдылар. Билгеле, бу хатлар күбесенчә, совет кешеләренең намуслы гражданлык бурычын үтәү йөзеннән язылган булып, патриотлык хисе белән сугарылганнар; аларда сагышлы сугышчының хәсрәтен бүлешерлек җылы тойгылар, аның күңелен күтәрерлек матур вакыйгалар, гүзәл эшләр турында язылган иде. Сагышлары Василь хәсрәте белән тиң булган кешеләр: кадерле улларын югалткан аналар, газиз аталарын югалткан балалар, берничә айлар тоташ сөйгән ирләреннән хәбәр ала алмый интеккән моңсу хатыннар тарафыннан язылган тирән кичерешле хатлар да байтак булды. Ләкин якын танышлар арасында гына булуы мөмкин булган уртак серләр, яшерен тойгылар юк иде бу хатларда. Шулай да, яшерен тойгылар тирәнлегенә кадәр төшеп, бер хат язылды Васильгә.

Башкортстан шәһәрләренең берсендә Галимә исемле бер кыз бар. Ул үзе көтепханәдә эшли. Кәрим дә белми аны. Кәрим белән хат язышучы кыз да белми. Хәтта бөтен Казан шәһәрендә аны белүче миннән башка тагын берәр кеше бар микән? Ай-һай, юктыр. Ул – шундый билгесез кыз. Тик кызык ягы шунда: аның үзенә күрә, үзе уйлап чыгарган гына булса да, бер хәсрәте, трагедиясе бар. Ул 23 нче яшендә. Төскә-биткә дә чибәр генә. Тормышка чыкканы да, берәр егет белән танышып караганы да, хат алышканы да юк. Бер дә гаҗәпләнерлек хәл түгел, әлбәттә. Ләкин Галимә моны үзенең зур бер кимчелеге итеп саный. Ни өчендер аңа танышлары, карт кыз дип, астыртын гына көлеп карыйлардыр сыман тоела. Шуңа күрә, кайчакларны аны берәр егет исеме белән бәйләп, үзе турында гайбәт сөйли башласалар да, аңа ачуы килми. Киресенчә, ничектер рәхәтрәк булып китә аңа. Тик андый хәбәрләрнең гайбәт кенә булуын кызганыч санап, тагын сызып кына эче поша башлый. Үзе ялгыз да түгел. Өзелеп яраткан анасы, шактый якын булган дус кызлары да бар. Тик, табигый буларак, йөрәк бушлыгы күңелен сызлата аның. 23 яшькә җитеп, йөрәк дустын таба алмавына җаны сыкрый. Ихтимал, аның бу хәлгә төшүенең тирәнрәк сәбәпләре дә булгандыр. Кем белә, бәлки, иң кадерле, иң саф тойгысы булган беренче мәхәббәт ялкыннары уңышсызлыкка очрап, йөрәгеннән чыга алмый сүнәргә мәҗбүр булгандыр да, кыз шулай моңсу булып калгандыр. Кыз йөрәгендә булган бөтен нечкәлекләрне белеп бетереп булмый, әлбәттә.

Василь Ковалёв адресы, ялгыз егет турында романтик легендага әверелү дәрәҗәсенә күтәрелә язган хәбәре белән бергә, менә шушы кыз кулына да килеп керде. Галимә дулкынланып китте. Бу билгесез егет йөзендә үзенең йөрәге эзләгән җан азыгын тапкандай булды ул. Һәм, кызлык гомерендә беренче тапкыр буларак, мәхәббәт хаты язарга утырды. Еллар буена бикләнеп килгән давыллы тойгылар ташкыны кузгалып китте. Иркәлектә һәм назда тиңе булмаган мәхәббәт сүзләре ак кәгазь өстенә түгелделәр. Искиткеч хат язып җибәрде Галимә һәм, йөрәгендә моңарчы татып каралмаган җиңеллек хис иткән хәлдә, җавап көтә башлады. Күңеле теләгән җавапны аласына тирән ышану белән ышана иде кыз. Әйе, ышанырга хакы да бар иде аның. Авыр яралы йөрәкләрне дә терелтерлек, таш йөрәкләрне дә эретерлек хат иде ул. Ул хатны укыган кеше, кем генә булса да, аны язучы кызның йөрәк көче каршында баш ими булдыра алырлык түгел иде. Ә инде иптәшкә, якын дуска сусаган Василь турында әйтеп торасы да юк. Боларның һәммәсен дә бөтен барлыгы белән тоя иде Галимә. Ләкин…

Көннәр үтте. Атна үтте. Ай үтте. Җавап килмәде. Галимә сабыр булырга тырышты. Фронт юлы озын юл, борылмалы юл, четерекле юл дип, күңелендә кузгала башлаган борчылу кортларын баса килде. Тагын көннәр үтте. Тагын атналар үтте. Тагын ай үтте. Җавап юк та юк иде. Борчылуын артык баса алмас булды Галимә. Иң якын танышын, әллә кайчангы йөрәк дусын югалткан кебек хафалана иде кыз… Ни булды аның егетенә? Ник язмый ул? Кайда ул аның бердәнбере? Шулай ук аны явыз дошман ядрәсе… Юк-юк. Бу куркыныч хәлнең булуы мөмкин түгел. Аның мәхәббәте сакларга тиеш Васильне. Тылсымлы догалык шикелле, егеткә төзәп атылган дошман укларын сукырайтырга, юл яздырырга тиеш ул мәхәббәт. Юк, Василь исән булырга тиеш…

Галимә, барлык ялган әдәп киртәләрен сындырып, газиз баласын югалткан ана шикелле, өзелеп сөйгән ирен югалткан яшь хатын шикелле, Васильне эзләтү чараларына керешергә дә җыенган иде. Бөтенләй көтмәгән җирдән җавап килеп төште.

Үзәк газета битләрендә Василь Ковалёвның рәсеме һәм аны хөкүмәт бүләге белән бүләкләү турында белдерү басылып чыкты. Шул ук газетада Васильнең үз имзасы белән басылган кечкенә мәкаләсе дә бар иде. «Җавап хаты» дип аталган иде ул мәкалә. Галимә, үзен үзе онытып, бөтен дөньяны онытып, мондый юлларны укыды:

«Кадерле дусларым, минем исемгә атап хат җибәрүче сөекле ватандашларым. Хатларыгызны моңарчы җавапсыз калдыра килүем өчен, сездән гафу үтенәм. Өлгерә алмадым, иптәшләр. Гафу итегез, җавап язарга түгел, хәтта… әйе, миңа килгән хатларның саны бүгенге көндә биш меңнән ашып китте. Хәйранга калдырдыгыз сез мине, дусларым. Ничек итеп барыгызны да канәгатьләндерерлек җавап бирү чарасын эзләргә керештем. Ахырда таптым мин ул чараны. Сезгә матбугат аркылы җавап хаты язу хокукын алу өчен көрәшә башладым. Бүген мин үземне ул хокукка ирешкән кеше дип саныйм. Зур бүләкне безнең хөкүмәт юкка гына бирми… Гафу итегез, уңайсыз миңа. Мактанчыклык күрсәтәм шикелле. Юк, теләгем ул түгел. Чын күңелдән рәхмәт әйтергә генә телим мин сезгә. Сезнең хатларыгыз мине ут эченә алып керделәр, сезнең хатларыгыз ук мине утта янмас итеп, ялкын эченнән исән килеш алып чыктылар. Үпкәләмәгез миңа, иптәшләр, килгән хатлар арасында миңа төбәп бирелгән шәхси сорауларга сугыштан бушагач булса да җавап бирми калмам. Хәзергә йөрәгемдә ташып барган тойгыларны ничек тәртипкә салырга да, сезгә ни әйтергә дә белмим. Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт…»

– Үпкәләмим, бәгырем, көтәм, ышанып көтәм, – диде Галимә һәм газетаның герой егет портреты басылган җиренә карап тирән уйга калды.

Төньяк-Көнбатыш фронты, 1943

Сыерчык
(Нәсер)

Яз.

Тик, гадәттәгечә, табигатькә иртәнге чык кебек саф яшеллек, кешеләргә сабый бала күңеледәй гүзәл, дәртле яшьлек алып килә торган күңелле яз түгел бу.

Ловать елгасында боз китә. Ләкин Ильмень күленә таба агучы зур-зур бозлар бер-беренә бәрелгән вакытта ишетелә торган гадәттәге мәһабәт шаулау тавышы урынына анда немец куеп калдырган миналарның ямьсез шартлаулары яңгырый. Елга буйлап тезелгән авыл урыннарында шыксыз чокырлар гына калган. Туп ядрәләре белән урталай сындырылган ялангач нарат калдыклары язгы җилдә, салкын көзне хәтерләтеп, күңелсез улыйлар.

Каһәр суккан дошман!

Язны – чын, күңелле язны хәтерләтерлек бер генә билге дә юк биредә…

Чү! Нәрсә ишетәм мин? Нәрсә болай кинәт кенә йөрәгемне телеп җибәрде минем? Бу рәхимсез күренешләр арасында, мина шартлаулары, туп гөрселдәүләре астында шулкадәр җанга якын булып, чын мәгънәсендә тыныч вакыт язларын – рәхәт, шат язны шулкадәр тирән хис иттереп, нинди сихерле аваз яңгырап китте биредә?

Юк ителгән авыл урынында калган күңелсез базлар, ватык кирпеч өемнәре арасында тукталып калдым. Сихерле аваз яңадан ишетелде. Күзләрем ирексез шул аваз килгән якка тартылды. Кара күмергә әверелгән хәлдә, япа-ялгыз сөрәеп калган ялангач агач өстендә бер сыерчык утыра иде.

Күңелемнең иң кадерле түрендә сакланган ерактагы тормыш иптәшемә, йөрәгемә тоташып яшәгән сөекле балама булган тирән сагыну хисләремне күз карашыма туплап, бу кадерле яз кошына төбәлдем мин. Сыерчык бу коточкыч үзгәрешләргә хәйран калудан зиһенен җыя алмагандай тынып тора да, «Бу ни хәл соң?» дип сорау биргән сыман, өзеп-өзен кенә сайрап куя. Мин аңа, гомеремдә беренче күргән төсле, җентекләп карыйм. Борыннарын, күзләрен, күгелҗем нур уйнатып елкылдаган түш каурыйларын, нечкә, нәни тәпиләрен… Тукта! Аның бер тәпиенә алсу тасма бәйләнгән бит!

Йөрәгемне әрнетеп, хыялымда үткән тормыш җанлана башлый. Сыерчык миннән курыкмый, хәтта, киресенчә, мине күргәч, иске танышын очраткан төсле, озын итеп сайрарга тотына.

Сыерчык сайравын элек-электән яратып тыңлый торган идем. Ләкин аның бу кадәр тирән булып йөрәгемә төшкәй чагын хәтерләмим. Хәзер ул сайрый гына түгел, сөйли, һәм аның өзелеп-өзелеп әйткән һәрбер сүзе миңа аермачык булып аңлашыла…

– Биредә бакчаларга күмелеп утырган авыл бар иде, кайда ул? – дип сорый миннән сыерчык. – Бу мин кунган агач мондый ямьсез түгел иде, яз саен бөдрәләнеп яфрак яра һәм, тирә-якны бал исенә күмеп, аксыл-сары чәчәк ата торган йомшак юкә агачы иде. Нишләп болай кара күмергә әйләнгән ул? Бу агач тирәсендә җәй буена чәчәккә күмелеп утыра торган гөлбакча бар иде. Гөлбакча эргәсендә түбәсе дранча белән ябылган матур нарат өй бар иде. Ул өйдә мәхәббәтләре белән безне – кошларны көнләштерерлек матур итеп яшәүче ирле-хатынлы ике кеше торалар иде. Аларның ике кызлары һәм кызыл галстуклы бер шаян малайлары бар иде. Ул малай бервакыт мине ояма кергәнемне сагалап торып тотып алды. Башта мин аңардан бик каты курыккан идем. Куркуымнан йөрәгем леп-леп тибеп торганны сизгәч, ул, мине юатырга ашыгып, башымнан сыйпады. «Курыкма, юләр, – диде ул миңа, елмаеп, – мин сиңа тимим бит. Мин сине яратам. Ел саен безгә кил, мин сиңа тагын да матур итеп оя ясап куярмын, кара, килми калма, килмәсәң үпкәләрмен, – диде. – Ә мин сине менә шушы тасмадан танырмын», – дип, аягыма җиңел генә кызыл тасма бәйләп җибәрде. Аннан күмәч валчыклары да тәкъдим иткән иде ул миңа, тик мин ул минутта каушавым белән ашый алмадым. Шуннан ул аларны минем ояма салып калдырды. Мин аларны соңыннан гына ашадым. Шундый тәмле иде алар… Кая киттеләр алар? Кайда минем шушы юкә агачына беркетелгән матур, җылы оям? Кайда ул гөлбакча? Кайда ул матур өй? Кайда ул өйнең сөйкемле хуҗалары? Кайда ул минем ал галстуклы кечкенә дустым? Мин аларны сагынып килдем. Ә алар… Алардан башка ни ямь бар миңа? Әйтегез, нинди шомлы җил исте биредән? Нинди каһәр суккан кара көч күмергә әйләндерде бу гүзәл гөлбакчаны?.. – Шулай дип сайрады сыерчык.

– Сыерчыгым, – дидем мин, дулкынланып, – тизрәк кит син моннан. Фашист үләте узды бу җирләрдән. Моңарчы тарихта тиңе булмаган явыз үләт ул.

Бу авылда ире партизанлыкта гаепләнгән бер хатыннан фашист сорау алган. Өч бала анасы булган бу хатын берни дә әйтмәгән, йомшак күңелле ананы тел яздырырга теләп, үз күз алдында аның бердәнбер улын атып үтергәннәр. Синең ал галстуклы дустың шул түгел идеме икән?.. Ачка интегүдән аптырап, ат үләксәсе эзләргә урман юлына чыккан икенче бер ятим малайны фашистлар тотып алып, нарат ботагына асканнар. Партизан булып күренгән аларга ул малай. Шул булды микән әллә синең шаян дустың?.. Бәлки, тагын… Хәер, мин аларны санап бетерә алмам. Ул дөнья корткычлар интектереп үтергән меңнәрчә гөнаһсыз балаларны, алар һәлак иткән меңнәрчә газиз аналарны, шашкан фашистның котырган ерткычлык тойгыларын канәгатьләндерү өчен корбан ителгән меңнәрчә саф йөрәкле кызларны, көчләп коллык каторгасына куылган меңнәрчә хезмәт кешеләрен, йөз еллар буенча санасаң да, исәбенә чыгарлык түгел…

Кит син биредән тизрәк, сыерчыгым. Биредә куркыныч синең өчен. Агачка кунма, снаряд кыйпылчыгы яки усал пуля тиеп һәлак итәр үзеңне. Җим эзләп җиргә төшмә, фашист калдырган минага эләгеп харап булырсың… Кит тизрәк биредән. Кояш чыгышына таба юл тот. Идел, Урал буйларына таба оч. Завод-фабрикаларда эшләүче, колхоз кырларында тир түгүче ата-аналарыбызга, хатын-балаларыбызга, сөйгән ярларыбызга сугышчылар исеменнән кайнар сәлам әйт. Тагын шуны әйт син аларга… Юк, аларга гына түгел, бөтен дөньяга, хезмәт һәм азатлык сөюче бөтен кешеләргә әйтеп чык: үз илеңнең ирке өчен булган хезмәт авырлыклары, үз халкыңның азатлыгы өчен булган көрәш читенлекләре, вакыты белән чиксез зур булсалар да, куркытмасын аларны. Тагын әйт син аларга: фашист үләте тизрәк юк ителсен, тыныч, рәхәт тормышыбыз тизрәк кире кайтсын өчен… Тукта, сыерчыгым, очмый тор, әйтеп бетермәдем әле мин».

Юк, туктамады сыерчык. Ловать өстендә бозларга бәрелеп ярылган мина шартлавыннан курыкты, ахры, таланып, йолкынып беткән урманга таба очып, күздән югалды.

Төньяк-Көнбатыш фронты, 1943

Якташ

I

Өйдән чыгып китүемә өч ай да унбер көн дигәндә, фронтның алгы сызыгына килеп җиттем. Алгы сызык дигәч тә, килеп тә җиттең, сугыша да башладың дигән сүз түгел әле бу.

– Безнең бүлек икенче эшелонда, – диделәр.

Моңарчы фронтның алгы сызыгында булмасам да, икенче эшелонның нәрсә икәнен белә идем инде мин. Турыдан-туры ут позициясендә булып, дошманга каршы сугыш алып баручы частьлар беренче эшелон дип атала. Бераздан соң аларга алмашка яңа көчләр бара да, моңарчы ут сызыгында булган частьлар, арткарак чыгып, сугышмыйча торалар. Бу арада инде ул частьлар үзләренең сугышта имгәнгән җирләрен төзәтәләр. Сафтан чыккан кораллар урынына – яңа кораллар, кешеләр урынына яңа кешеләр алып бөтенәяләр. Шулай итеп, яңадан тулы көч белән сугышка керерлек хәлгә киләләр. Мондый вакытта инде алар икенче эшелонда торучы частьлар булып саналалар.

Әйе, безнең полк икенче эшелонда. Димәк, берничә көн вакыт тыныч торырга була әле. Тыныч дигәч тә, миңа хәзер генә шулай тоела бу. Ничек әйтсәң дә, алгы сызык алгы сызык инде ул. Тылдагы кебек үк тынычлык юк анда. Туп тавышлары өзлексез ишетелеп тора. Теләсә ни вакытта бомбалар асып, нәкъ түбәң өстенә дошман самолётлары килеп чыга. Аягың астында сине дошман калдырып киткән мәкерле миналар сагалап ята. Саграк йөрмәсәң, бер дә көтмәгәндә теткәләнеп, әйләнеп төшүең дә мөмкин. Төнлә булса инде, әледән-әле һавага күтәрелеп торган ракеталардан булсын, якты эз калдырып очучы снаряд яки пулялардан булсын, туп авызларыннан бөркелгән дары ялкыннарыннан булсын, күк йөзе, зур янгын шәүләсе төшкән сыман, һәрвакыт кызарып, яктырып тора. Прожекторлардан сузылган көчле, якты тасмалар, әкиятләрдә генә сөйләнә торган кодрәт кулы белән селтәнгән чиксез зур кылычлар төсле, һаваны аркылыга-буйга телгәләп, ашыга-ашыга, күк йөзен айкап йөриләр. Әгәр дә сугыш икәнен белмәсәң, бөтен тирә-якны көндез кебек итеп янган яшелле-зәңгәрле ракеталарны, пулемётлардан сибелгән яктырткыч пуляларның ут төсле энҗеләрдән тезелгән зур, озын мәрҗән кебек булып күренүләрен матур дияргә дә булыр иде. Бу нинди мәһабәт гүзәллек дип, сокланып торыр идең. Ләкин ул утлар астында хисапсыз күп кешеләр үлүен, авыллар януын, шәһәрләр кырылуын белеп торгач, берсе дә матур булып күренми. Дәһшәтле булып, шомлы булып тоела бу күренеш. Еракта калган туган җиреңне, әти-әниләреңне, якын дусларыңны исеңә төшерә. Андый минутларда үзеңнең якын кешеләреңне ничек өзелеп яратканлыгыңны, аларны ничек сагынганлыгыңны ачыграк тоясың. Шуның белән бергә, бу дәһшәтле күренеш синең йөрәгеңдә дошманга карата нәфрәт тойгыларын көчәйтә. Ут эченә ташланырга ашкынасың. Сугыш сине ниндидер бер сихерле көч белән үзенең дәһшәтле упкынына тарта кебек.

Әйе. Була мондый тойгылар. Ләкин алар күбрәк сугыш сызыгына якынлашуның беренче көннәрендә туалар. Ә соңрак ияләнелә. Бары да гади күренешкә әйләнеп китә. Солдат кеше икенче эшелонга чыгуны бөтенләй өйгә кайту кебек күрә башлый.

Алгы сызыкка беренче килгән кеше өчен андагы күренешләр генә түгел, кешеләр дә яңа булып күренәләр. Ут эчендә булып, чыныгып чыккан кешеләргә тирән ихтирам белән карыйсың. Алар сөйләгән сүзләрне аеруча дикъкать белән тыңлыйсың, андый кешеләр синнән берәр нәрсә сораса, шунда ук табып бирергә яки ул сиңа берәр йомыш кушса, сүзсез үтәргә әзер торасың. Алар сиңа бары да герой булып күренә; берни сөйләмәсәләр дә, йөрәкләренә искиткеч батырлыклар яшергән, башларыннан чиксез күп куркынычлы һәм катлаулы вакыйгалар кичергән серле кешеләр булып тоела. Тик үзең дә берничә тапкыр сугышта булып чыкканнан соң гына алар бары да диярлек үзең кебек үк гади кешеләр булып күренә башлыйлар. Хәтта күкрәкләренә медальләр генә түгел, икешәр орден таккан солдатлар да синең өчен бик гади, аңлаешлы кешегә әвереләләр.

Әйе, бары да диярлек шулай. «Бары да диярлек» дим, ләкин «бары да» дип өзеп әйтмим мин сезгә. Чөнки була арада шундый кешеләр: алар синең йөрәгеңдә мәңге онытылмас урын алып калалар. Шундый кеше белән кайчан да булса бер иптәш булгансың икән, ул иптәшлек тойгысын инде син үзеңнең йөрәгеңдә иң кадерле, иң изге бер тойгы итеп мәңге саклыйсың. Бу кадерле тойгы шул иптәшең белән бергә булган минутларда гына түгел, аны күргән кешеләр белән очрашканда да, хәтта аның исемен генә ишеткән кешеләр белән сөйләшергә туры килгән чакларда да һаман яңарып, сине рәхәтләндереп, горурландырып тора.

Менә шундый онытылмый торган кешеләрнең берсе белән очрашуым турында сөйлим мин сезгә.

Алгы сызыкка килеп, командабыз белән частька беркетелгәч, үзебезнең дивизия газеталарын актарып утырганда, Гомәрев Хәсән дигән исем күземә чалынды. Бу исемнең күңелгә таныш татар исеме булуы миндә көтелмәгән кызыксыну тудырды. Газетада аның турында бик кыска язылган, фәкать аның Петров дигән сугышчы белән бергә «тел» алып кайтуы турында гына әйтелгән иде. Башымда ихтыярсыз «Кем икән ул? Кайсы яктан икән?» дигән уй чагылып үтте. Тирә-ягымдагылардан сораштырып карадым. Ләкин миңа таныш булган кешеләр үзләре дә, минем кебек үк, бирегә яңа килгән булганлыктан, канәгатьләндерерлек җавап бирмәделәр. Тик бер рус егете генә миңа аның турында кемнән сорашырга киңәш бирә алды.

– Гомәревне белмим, – диде ул, – ләкин аның белән бергә булган Петровны күрдем. Ул биредә, безнең ротада. Бик боевой егет. Утны-суны кичкән кеше. Ул, әлбәттә, син сораган кешене яхшы белә торгандыр.

Петров? Әгәр дә ул, чынлап та, шул Хәсән белән бергә «тел» тотып кайткан Петров булса, әлбәттә, белер.

Петровны озак эзләргә туры килмәде. Ләкин аны тапканчы ук Хәсән турында да ишетеп өлгердем. Безнең батальонда булган искерәк сугышчылар аны бары да беләләр икән. Ул күптән түгел зур бер сугышчан бурычны үтәгән вакытта һәлак булган икән. Тик аның турында миңа берсе дә тулы итеп сөйләп бирүне үз өстенә алмады. Кемнән генә сорасам да, Петров белән сөйләшергә киңәш бирделәр.

«Петровның иң якын иптәше иде ул. Гомәревне ул үз туганын белгән кебек белә», – диделәр. Әйтерсең Хәсән турында сөйләү хокукы фәкать Петровка гына бирелгән дә, аның бу изге хокукына кагылырга берәү дә батырчылык итә алмый. Шулай тоелды миңа.

Чираттагы барлау үтеп, һәркем үз урынына таралгач, Петров янына киттем.

Мин килгән вакытта ул уң аягының обмоткасын сүтеп, балтырының тездән түбән урынын бинт белән чорнап утыра иде.

Аның белән беренче очрашуым булса да, мин аңа, биредәге гадәт буенча, күптәнге танышыма мөрәҗәгать иткән шикелле, иркенлек белән сүз куштым:

– Нәрсә, аяк авыртамыни?

– Авыртмый ла, – диде Петров, миңа күтәрелеп карамыйча гына. – Авыртып кая бара ала соң ул биредә.

– Нишләде соң үзе?

– Тырнап киткән иде шунда бер ахмак кыйпылчык.

– Ничек, яраланган идеңмени?

– Яраланмыйча тагы. Сугышта чуан чыга дип беләсеңме әллә син.

– Нигә соң медпунктка барып бәйләтмисең аны?

Петров, әллә гаҗәпләнеп, әллә ачуланып миңа, күтәрелеп карады да, йөземне күргәч, кинәт нәрсәнедер аңлап алган төсле көлеп җибәрде. Аннары, бәләкәй балалар белән сөйләшкәндәгечә сабыр һәм түземле булырга тырышып, җитди генә җавап бирде:

– Мин анда бер булдым инде. Җитте. Мондый яра белән әледән-әле медпунктка йөрү килешми биредә. – Бераз сүзсез торгач, ул, миңа күтәрелеп карамыйча гына, тагын болай дип куйды: – Сугышта булганың юк әле, ахры, әле синең?

– Әйе шул, – дидем мин гаепле кеше сыман. Ничектер Петров каршында миңа уңайсыз булып китте. Шулай минем сугышта булмаганлык тышкы кыяфәтемнән үк күренеп, әйткән бер сүземнән үк сизелеп тора микәнни?

– Ничек соң, – ди Петров, – биредәге аш синең эчне бозмыймы әле?

Сизәм, мыскыл итәргә чамалый бугай бу мине. Чөнки андый сорауны бирергә бер дә урын юк. Ашның менә дигәнен ашаталар. Тылда чакта андый ашлар сирәк эләгә торган иде безгә. Әйе, Петровның тел төбендә, һичшиксез, ниндидер бер мутлык бар. Нәрсә дип төрттерергә тели – төшенеп җитә алмыйм. Юрамалый берни дә сизмәгәнгә салынып, җитди җавап бирдем мин моңа:

– Юк, – мин әйтәм, – биредәге аш алай яманларлык түгел бит. Аннары килеп, минем ашказаны да тиз генә бирешә торганнардан түгел.

– Бик яхшы, – ди Петров. – Югыйсә бирегә яңа килгән кешеләр арасында андый хәлләр дә булгалый. Кешенең ашказаны да болай таза була. Шулай да, сохари гына ашап торырга туры килгән чак булса да, эче йомшарып китә. Нишлисең аның белән? Хикмәт ашказанында түгел монда, йөрәктә.

Әһә, мин әйтәм эчтән генә, аңлашыла: безнеңчә генә итеп әйткәндә, бу моның «шүрләмисеңме» дип соравы икән. Нәрсә дип җавап бирергә моңа? Иң яхшысы: күңелдә булганның дөресен әйтү. Алдап буламыни андый кешене. Үз-үзеңне көчләп батыр булып кылансаң да, ышанамыни ул сиңа? Аннары тагып соңыннан көлкегә калуың да бар әле.

– Ничево, – мин әйтәм. – Дөрес, йөрәк бик үк үз урынында түгел түгелен, куркыну да бар. Шулай да бирегә килеп җиткәч инде сугышып карыйсы да килә, – дим.

Чынлап та. минем өчен шулай булды. Тиз көннән сугышка керү турында уйлаган чакта, бер яктан куркындыра, икенче яктан тизрәк аны татып карыйсы да килә. Әгәр дә шунда миңа әйтсәләр, «Сине сугышка кертмәскә булдык инде, кире тылга кит!» дисәләр, бер дә риза буласым килмәс иде кебек. Петров та минем бу тойгымны дөрес аңлады. Күңелемдәген яшерми әйтүем ошап китте, ахры, үзенә, миңа дусларча елмаеп карады бу.

– Курыкма, егет, син үзең болай батыр солдат булырга охшыйсың, – дип куйды. – Беренче сугышта үлмәсәң, тиз шомарырсың. Шомаруда хикмәт. Шомарган кешегә пуля эләкми. Эләксә дә таеп китә.

– Иң курыкканым да шул шул, – мин әйтәм. – Беренче сугышта ук үлеп калсаң, бигрәк үкенечле була бит. Бер-ике фашистны булса да үтереп өлгерсәң бер хәл әле, үзеңне бөтенләй бушка бирү булмый, ичмасам.

– Ә син курыкма. Нихәтле курыксаң, шулхәтле тиз үләрсең.

– Анысы әйтелә торган сүз лә ул.

– Ничек?

– Шулай. Күп ишеттем инде мин ул сүзне. Аны безгә тылда чакта да әйттеләр.

– Дөрес сүз булганга әйтәләр.

– Шулайдыр инде шулаен. Ә батырлар үлмимени?

– Батырлар үлми.

Петровның бу сүзләре, чынлап та, минем өчен искитәрлек булмады. Андый сүзләрне, сугышта булмасам да, күп ишеткән идем инде мин. Сугышта куркак кеше үлә, диләр. Батырны пуля алмый, диләр. Ә үлгән кешеләр, Ватан өчен үзләрен корбан иткән кешеләр куркак булганмыни алар?

…Шуңа күрә Петровның да соңгы сүзен хуплап каласым килмәде.

– Шулаен шулайдыр да, иптәш Петров, – дидем, – ләкин синең бу шомару турындагы сүзләрең үзләре дә бик шомарган сүзләр бит.

Петров мине үзе белән сүз көрәштерергә тотыныр дип бөтенләй уена да китермәгән иде, әлбәттә. Аңа, бәлки, минем – алгы сызыкка яңа гына килеп җиткән бер малайның – шундый күпне күргән тәҗрибәле солдат каршында – күкрәгенә ике медаль таккан батыр каршында мондый кыюлык күрсәтергә бөтенләй хакым да юк кебек тоелгандыр. Кинәт җитди төскә керде бу. Күзләре очкынланып китте.

– Ничек инде ул «шомарган»? – диде бу, кырт кисеп.

– Батырлар үлми, дисең син. Ә менә Гомәрев Хәсән батыр түгел идемени? Үлгән бит!

Петровның йөзе кинәт агарып китте. Иреннәре дерелдәп куйды. Зәңгәр күзләрендә ниндидер ярсулы ачу уты кабынды. Мин аның бу кыяфәтен күргәч куркып киттем. Өстемә ташлана дип торам. Ләкин ул миңа ташланмады. Үз-үзен көчләп кулга алгандай тыелып, басынкы гына тавыш белән кисәтеп куйды:

– Син Хәсәнгә тел тидермә, югыйсә мин…

Ул сүзен әйтеп бетермичә тукталды. Ләкин мин аның ниндидер эчке дулкын белән калтыранып чыккан тавышыннан бик тиз сизеп алдым: бик авырткан җиренә кагылдым бугай. Үзем дә кинәт йомшарып, юашланып калдым.

– Син миңа ачуланма, – дидем мин гаепле кеше кебек. – Мин бит аңа тел тидермим. Аның турында начар сүз дә әйтмим. Тик беләсем генә килә. Дөресен әйткәндә, әле синең яныңа килүем дә аның турында сорашу өчен иде.

Минем бик сак һәм җитди сөйләшүемне күреп, Петров та йомшарды. Ул инде ярым үпкәләгән тавыш белән сөйләшә башлады.

– Ә син аның турында «үлгән» дип әйтмә, – диде. – Минем аны бервакытта да «үлде» дигәнем юк.

Аның бу сүзе миңа сәер тоелды. Ничек инде ул үлгән кеше турында «үлде» дип әйтергә ярамый? Петровка шулай дип сорау бирәсем килә иде минем. Шул ук вакытта үзем, аны аңламыйча, ялгыш тагы авырткан җиренә кагылырмын дип курка идем. Сабый балаларча беркатлы гына итеп:

– Ничек соң? – дип куйдым.

– Ул батырлар үлеме белән һәлак булды. Ә үзенең үлмәс эшләре белән мәңгегә безнең арада калды.

Менә нәрсәне әйтә икән ул. Аңлашыла. Әйе, монысын мин аңлыйм. Иркенрәк сулап куйдым.

– Башта ук шулай диләр аны, – мин әйтәм. – Анысын аңламыйммыни мин. Шуңа күрә дә Хәсән турында беләсем килә шул. Кем ул? Нинди батырлыклар эшләде, нинди шартларда һәлак булды? Чынлап та, бик кызыксындыра ул мине.

Петров, нәрсәдер сизенгән сыман, туп-туры итеп минем күзләремә карады.

– Тукта әле, Хәсән танышың иде мәллә синең?

– Түгел иде түгелеп дә, якташ түгел микән дим.

– Син үзең кайдан?

– Татарстаннан.

– Ул да Татарстаннан иде. Ә син кайсы район?

– Мин соңгы елларда һаман Казанда булдым.

– Юк, ул Казанның үзеннән түгел иде.

Петров аның кайсы районнан булуын, армиягә киткәнче кайда эшләгәнлеген һәм ата-аналарының кайда булырга тиешлекләрен бик ачык итеп әйтеп бирде. Хәтта ул аларның исемнәрен дә хәтерендә тота иде.

– Миңа бигүк таныш урыннан түгел икән, – дидем мин. – Ә сез ничек аның турында болай бик яхшы беләсез? Аның белән бергә озак булгансыздыр, ахры.

Петров тирән көрсенеп куйды.

– Бик якын дустым иде ул минем. Аның кебек яхшы дусны табуы җиңел түгел. Беләсеңме, фашистлар атамны үтерделәр минем. Анамны да үтерделәр. Авылда калган бөтен туганнарымнан аердылар. Бу хәбәрләрне ишетү миңа әйтеп бетергесез авыр булды. Дөньяда бер ялгызы калган ятим кебек тоя башладым үземне. Әнә шул чакларда минем кайгымны иң якыннан торып уртаклашучы дустым Хәсән булды. Аның белән бергә булганда җиңелрәк иде миңа. Ятимлегемне оныта идем мин аның белән. Менә шундый дусыңнан аерылып кара әле син! Күпме юллар кичтек без аның белән бергә. Нинди генә авыр хәлләрдә калмадык. Аның белән бергә булганда, безнең өчен бернинди авырлык та, бернинди куркыныч та юк иде бит. Куркыныч астында берүзе калганда да батыр иде Хәсән… Ике тапкыр үлемнең авызына кереп исән чыккан иде бит ул. Ә беләсеңме нәрсә ди торган иде Хәсән?

3.Бу хикәя фронт тормышында чынлап та булган фактка таянып язылды. (Автор искәрмәсе.)
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: