Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 28

Yazı tipi:

– Белмим шул.

– Без аны бетте дип йөрибез. Ә ул ут астыннан исән чыккан әкият батыры кебек кайта да килә. «Ничек котылдың?» – без әйтәбез. Ә аның мондый сорауга җавабы һәрвакыт бер була: «Укытучым коткарды», – ди. Ә син аңлыйсыңмы бу аның ни дигән сүзе?

– Ничек соң? – мин әйтәм. – Үзенең таныш укытучысын очраткан буламыни?

– Менә без дә башта аның бу җавабына гаҗәпләнеп, «Неужели укытучыңны очраттың?» дип сорадык. Ә бер тапкыр җавабын ишеткәннән соң, без аңа мондый сорауны бирми идек инде. Беләсеңме, аның бик яраткан бер укытучысы булган. Гражданнар сугышы заманында ук геройлыклар күрсәткән батыр кеше булган ул. Хәсән аны һәрвакыт сагынып искә ала торган иде. Әнә шул укытучысы Хәсәнгә кайчандыр болай әйткән булган: «Тормыш юлында сиңа зур куркынычка очрарга туры килсә, бервакытта да каушама. Батыр бул. Батырны үлем җиңә алмый», – дигән. Ишеттеңме? Ә син, батыр да үлә бит, дисең.

– Әйе, мин хәзер бу сүзнең мәгънәсен аңладым инде.

– Юк, барыбер аңлап җитә алмадың әле.

– Нигә алай булсын?

– Шулай шул. Син әле аны һаман да читләтеп әйтелгән сүз дип кенә аңлыйсың. Батыр кеше үзе үлсә дә, исеме кала, эше кала дип кенә аңлыйсың син аны.

– Анысы чынлап та шулай бит инде.

– Шулай. Ә ул сүз турыдан-туры мәгънәсендә аңлаганда да барыбер дөрес. Куркак күбрәк үлә.

Петровның бу фикере белән тагын килешәсем килмәде. Авыр хәлгә очраганда куркак кешенең качып ятып калуы да мөмкин әле. Ә батыр кеше ул бит үлемгә каршы бара. Шуның өчен батыр кешеләр күбрәк үлсә дә гаҗәп түгел.

– Сүз көрәштерергә теләмим, иптәш Петров, – дидем. – Шулай да батыр кешеләрнең үлүе турында күбрәк ишетелә бит.

– Күбрәк ишетелә шул. Чөнки куркак кешенең үлеме турында сөйләп тә тормыйлар. Андыйлар турында җыр да җырланмый, хикәя дә сөйләнми.

– Ә бит бу дөрес, ә?

– Аның дөреслеген үз күзең белән күрерсең әле. Күргәнче үлеп өлгермәсәң тагы.

– Син алай мине алдан ук куркакка юрап куйма әле, иптәш Петров.

– Ә син үзеңне батырга санарга да ашыкма.

– Алай дип әйтмим.

– Синең бит, ичмасам, бомбёжка астында гына да булып караганың юк әле. Ә? Дөрес бит?

Анысы чынлап та шулай. Бомба астында булып караганым юк. Ә Петров кайдан белә соң аны? Ичмасам, әзрәк икеләнми дә. Шундый ышаныч белән әйтә. Шулай ук мин аңа яңа гына әнисе кочагыннан аерылган иркә малай булып күренәм микәнни? Ә мин инде үземне, сугышта булмасам да, өч ай буе Кызыл Армия сафында булгач, байтак дөнья күргән, үземчә шактый шомарган егеткә санап йөри идем. Гарьлегем килеп китте. Шулай да дөресен әйтми хәлең юк.

– Шулай шул, – дидем. – Бомбёжка астында булырга туры килмәде.

– Бигрәк яшел шул әле син. Сиңа аңлату да кыен. Менә болай була: берәр чокырда, әгәр дә чокыр табып өлгермәгән булсаң просто тигез җирдә ятасың. Өстә фашист оча. Бомба ташлый. Бомба улап төшеп килә. Нәкъ менә синең өстеңә турылап төшеп килгән төсле улый. Менә шул вакытта кая да булса торып йөгерәсе килә. Шундый килә, ятып торып чыдар хәлең калмый. Торып йөгердеңме – беттең дигән сүз. Шунда ук осколок кисеп ташлый сине. Ә куркак кеше торып йөгерми түзә алмый…

Сүз болай озынга киткәч, Петров миңа үзенең сугышта күп булуы белән артыграк мактанган кебек тоела башлады. Мактанса да хакы бар дип, күңелемнән акладым мин аны аклавын. Шулай да Хәсәннең батырлыклары турында күбрәк сөйләтәсем килә иде.

– Иптәш Петров, – дидем. – Гомәревнең ниләр эшләве турында ачыграк итеп сөйләмисеңме?

– Юк, – диде Петров, кырт өзеп. – Берүзеңә генә күп булыр. Без аның турында синең кебек яңаларның барын бергә җыеп сөйләрбез. Тыныч бул, ишетерсең…

Мин аңа ничек дип җавап бирергә уйлаганмындыр – хәтерләмим. Кинәт тревога сигналы яңгырап китте дә, мин үземнең кайда икәнемне дә оныттым. Самолётлар үкергән тавышка ялт-йолт карана башладым.

– Ят! – дип кычкырды Петров.

Шулкадәр каты һәм ачулы тавыш белән кычкырды ки, мин күсәк белән сугып егылган шикелле авып төштем.

II

Петровның «ят!» дигән сүзе түгел, ә тавышы бөтенләй тетрәтте мине. Хәтта мин аның «ят» дип әйткәнлеген дә җиргә ятканның соңында гына аңладым шикелле. Чынлап та, мин аның мәгънәсен аңлап, үз ихтыярым белән яттым дип әйтә алмыйм, бәлки, аның зур көч белән атылган каты әйбер шикелле, аңыма да, тойгыларыма да берьюлы китереп бәрүенә каршы тора алмыйча егылып киттем дип беләм.

Менә мин, йөзтүбән капланып, җирдә ятам. Колак төбемдә һаман да Петровның «ят!» дигән авазы яңгырап тора кебек. Ул аваз, бәлки, шулай бик озак вакыт яңгырап торган да булыр иде. Ләкин зиһен иярмәслек җитезлек белән алмашынып, берсе өстенә берсе өстәлеп торган яңадан-яңа һәм берсеннән-берсе дәһшәтлерәк тавышлар аны, пыяла өстенә кунган бер бөртек мендәр мамыгын өреп очырган шикелле, бик тиз юкка чыгардылар…

Чирканыч үлем белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашу минутлары һәркемнең хәтерендә гомеренең ахырына кадәр онытылмый саклана торгандыр дип уйлыйм. Коточкыч минутлар алар. Шуның белән бергә алар, синең үз каршыңда үз кадереңне арттыра торган, сине мәңге горурландыра торган кадерле дә минутлар. Дөрес, андый минутларның яңадан кабатлануын бервакытта да теләмисең, ләкин бер үткәргәннең соңында, аларны үз башыңнан кичергән кеше булуың белән гомер буена үзеңне бәхетле санап йөрисең. Үләр чиккә җитеп ачыкканы булмаган кеше гади арыш икмәгенең бал-шикәрләрдән татлы булган чын тәмен бервакытта да тоя алмаган кебек, үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, үлем белән күзгә-күз очрашмаган кеше дә яшәүнең никадәр татлы икәнлеген белеп бетә алмый торгандыр…

Минем яшәү язмышымны беренче тапкыр кыл өстенә куйган һава һөҗүме озак дәвам итмәде. Тик аның ун минутка да сузылмаганлыгын мин соңыннан гына белдем. Кыска вакыт. Ләкин шул барлы-юклы ун минут эчендә мин белеп өлгергән яңалыклар, башыма килеп киткән уйлар, күңелемнән кичкән тойгылар язып та, сөйләп тә бетәрлек түгел.

(Дөрес, минем ул минутлардагы хәлем мактанырлык булмады. Әгәр дә ул кичерешләр хәзер минем өчен ерактагы истәлек кенә булмаса, хәзерге көндә минем күкрәгемдә, сугышта күрсәткән батырлыкларым өчен бирелгән өч орден, дүрт медаль булмаса, дөресен әйтәм, бу турыда авыз ачарга да хурланыр идем. Әйе, шундый тойгылар, шундый уйлар алар. Хәзер инде аларны бер тәртипкә тезеп әйтү дә читен. Ярый инде, хәтердә калган хәтлесе булыр.)

…Мин, йөзтүбән капланып, җирдә ятам. Өстә өзлексез самолётлар үкерә. Алар инде күптән нәкъ минем өстемдә кебек, һәрберсе, миңа гына каныккан төсле, минем турыга килү өчен үзара талашалар кебек. Мин инде аларны ерагаерлармы дип өмет итәм. Ләкин алар үтеп китмиләр, ерагаймыйлар, секунд саен якынайганнан-якыная гына киләләр. Ай, аларның тавышлары! Мин моңарчы үземне самолёт тавышын бик күп ишеткән кешегә саный идем. Юк, моңарчы минем самолётның чын тавышын ишеткәнем булмаган икән. Самолёт һөҗүме астында булмаган кеше, берьюлы йөз самолёт очканны күргән булса да, аларның бөтен тирә-якны тетрәтеп гөрләүләрен бик якыннан ишеткән булса да, «Минем самолёт күргәнем бар, минем самолёт тавышын ишеткәнем бар» дип йөрмәсен! Минем дә моңарчы самолёт күрүем сурәт карау гына булган икән, аның тавышын ишетүем дә музыка тыңлау гына булган икән. Ә менә монда аның тавышы бөтенләй бүтәнчә яңгырый. Монда инде син аның чын тавышын ишетәсең. Аңардан да ямьсез, аңардан да кабахәт тавыш дөньяда юктыр кебек. Җаныңны, йөрәгеңне өшетә торган чирканыч тавыш ул. Аны син колагың белән генә ишетеп калмыйсың. Бөтен җирең белән ишетәсең син аны. Ул дәһшәтле үкерү тавышы тәнендәге һәр төгеңне, һәрбер тамырыңны хәрәкәткә китереп кымырҗыта.

Бу әле куркыныч минутларның башлангычы гына булган икән. Күп тә үтмәде, коточкыч самолёт үкерүе астында гөп-гөп иткән шартлау тавышлары ишетелә башлады. Бу гөпелдәү тавышлары бик тиз арада шулкадәр ешайдылар ки, алар бер-берсеннән калышмаска теләгәндәй ашыгып, берсе өстенә берсе төшеп шартларга тотындылар һәм ахырда, бөтенләй бер-берсенә кушылып, күк күкрәгән төсле дөбердәүгә әверелделәр.

Мин ул гөпелдәү тавышларын самолётлардан ташланган бомба тавышлары дип уйлап, аларның миңа бик якын төшмәүләренә шөкер итеп ята идем әле. Ул арада колагыма йөрәк яргыч яман улау тавышы килеп керде дә мине айнытып җибәргән кебек булды. Шул секундта гына мин моңарчы ишетелгән гөпелдәүләрнең бомба шартлаган тавыш түгел, бәлки, үз зениткаларыбызның дошман самолётларына ату тавышлары икәнлеген төшенеп алдым, һәм ул тавышлар кинәт минем өчен иң ягымлы тавышка әверелделәр. Ә зенитка тавышын минем моңарчы бик күп ишеткәнем бар иде бит! Әйе, моңарчы мин юкка гына зенитка тавышын ишеткәнем бар дип йөргәнмен икән. Аның да чын тавышын биредә ишетәсең икән. Биредә ул сине яклап сөйләүче якын дустыңның тавышы шикелле үз булып, ягымлы булып яңгырый икән…

Билгеле, ул вакытта мин бу уйларны, әле сөйләгәндәгечә тәртипләп, озаклап уйлап тора алмадым. Алар минем аңымда караңгы төндә яшьнәгән яшен яктысында ап-ачык булып күренеп калган бер күренеш шикелле чагылып кына узарга өлгерделәр. Ул арада әлеге ямьсез улау тавышы, әйтеп аңлаткысыз бер ашыгычлык белән көчәеп, бөтен җирнең астын өскә китергәндәй куәт белән гөрселдәде дә, яңадан шундый ук улау тавышы ишетелә башлады. Бу юлы ул тагын да ямьсезрәк, тагын да дәһшәтлерәк булып, миңа тагын да якынрак килә. Якынрак кына түгел, гәүдәмне меңгә теткәләрдәй булып, туп-туры минем өстемә ашыга. Бу урыннан тизрәк торып йөгереп өлгермәсәм, беттем кебек. Ләкин шул ук секундта минем аңымда Петровның «Куркак кеше торып йөгерми булдыра алмый» дигән сүзләре чагылып китте дә, мин үз-үземне тыеп кала алдым. Бөтен көчем белән җиргә кысылдым. Җир тагын тетрәде. Мин җир белән бергә шактый биек сикереп кире төшкән кебек булдым. Яңадан улау тавышы килде. Аңа икенче улау кушылды, өченчесе, дүртенчесе… Бары да тик миңа гына каныкканнармыни? Ярсып, шашып, ыжгыра-ыжгыра фәкать мине генә эзлиләрмени? Эзләп-эзләп таба алмагач, ташып барган ачуларына, ерткычлыкларына чыдаша алмыйча, җирне актарып ярылалар да, тагын яңалары килеп чыга. Алары да, тагы да яманрак тавыш белән улашып, мине эзләргә тотыналар. Мин җиргә кысыла барам, кысыла барам.

Ялтырап-ялтырап кына үтә торган төрле уйлар, кичерешләр арасында мин өстемдә, тирә-ягымда кайнаган мәхшәргә, андагы сизелер-сизелмәс үзгәрешләргә игътибар итәргә дә өлгерәм… Әйе, бусы да баягысы кебек улый. Миңа тимәскә тиеш! Кем ул үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде? Яраланган, күрәсең. Ни өчен безнең зениткаларның гөпелдәве ишетелми башлады әле? Өсләренә бомба төште, ахрысы. Димәк, алар юкка чыктылар!.. Димәк, хәзер дошман тагын да явызрак кылана башлаячак! Әйе, әнә самолёт тавышлары көчәя. Алар күбәяләр. Һавада пулемёт тырылдаган тавышлар да ишетелеп кала. Димәк, пулемёттан да сиптерә башладылар… Ә нигә бомбалар уламый башлады? Ерагая бит самолёт тавышлары, ерагая… Минем тагын һава сугышы турында моңарчы башкалардан ишетеп белгәннәрем исемә төшә. Әйе-әйе, безнең зениткаларның атмый башлавы аларның өстенә бомба төште дигән сүз булмаска тиеш. Немец самолётларына каршы безнең истребительләр күтәрелгәндер. Әйе-әйе, шуңа күрә самолёт тавышлары көчлерәк булып, күбрәк булып ишетелә башлаган. Билгеле, үзебезнең истребительләр күтәрелгәч, зениткалар атмаска тиеш. Аларның снарядлары үзебезнең самолётларга тиюе мөмкин бит. Әнә мотор тавышлары һаман ерагая. Немец бомбардировщикларын безнең истребительләр куып алып киттеләр. Берәрсен бәреп төшермәделәр микән ичмасам?.. Тукта, чынлап та басылдымыни? Бар да үттемени?

Мин, һаман да башымны калкытырга куркып, бөтен мускулларым белән җиргә кысылган килеш, хәрәкәтсез ята идем әле. Колак төбемдә генә таныш тавыш яңгырап китте. Кеше тавышы! Ул нинди гади, нинди ягымлы, нинди сөйкемле булып яңгырый.

– Әй, дус кеше!

Кем ул миңа шундый саклык белән, шундый якын, шундый мөлаем тавыш белән дәшә? Бик ачык сизәм – миңа дәшә, ул тавышта минем язмышым өчен борчылу, минем хәлемне беләсе килү моңы бар. «Нишләп кузгалмыйсың, берәр җирең авыртамы әллә?» дигән кебек яңгырый ул. Бик иртә торырга кирәк булган чакларда, әнием мине шулай иркәләп йокымнан уята торган иде.

– Ну, дружок! Что с тобой?4

Бу тавыш бөтенләй колак төбемдә үк ишетелгәч, мин саклык белән генә башымны калкыттым. Янымда Петров басып тора иде. Мин күтәрелеп караган минутта йөзе җитди, борчулы иде әле аның. Ләкин ул, мин күтәрелеп карау белән, рәхәтләнеп көлеп җибәрде һәм шунда ук баягыча мыек астына мутлык яшергән ярым мыскыллы тавыш белән сөйләшүгә күчте.

– Ну как, дружок? Всё в порядке у тебя? Везде порядок и везде чистота, да? Иль не так?5

Мин аңа тиз генә ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Хәтта елмая да белмәдем, сабый. Ул минутта тик шуны гына сизә идем мин: Петров башта мине яраланган-ниткәндер дип борчылган, күрәсең. Шуңа күрә миңа әти тавышы кебек якын, җитди тавыш белән дәшкәндер. Ә хәзер, минем исән-сау икәнемне күргәч, тик куркып, каушап кына ятканлыгымны белгәч, тагын шаярта. Көлә миннән.

Көлсен, рәхәтләнсен! Ул миңа хәзер барыбер сөйкемле! Бертуган абыем кебек ул миңа хәзер. Әле сугышка керергә өлгергән юк, ул инде үзенең шундый көлүләре белән мине бер тапкыр үлемнән коткарып калырга да өлгерде. Әйе шул, иң куркыныч минутта аның сүзләре исемә төшмәсә, торып йөгерми түзә алыр идеммени? Торып йөгергән булсам, бомба кыйпылчыклары тураклап ташламас идемени мине?

– Әйдә, – диде миңа Петров, – синең әле немец самолётының ничек янганын да күргәнең юктыр. Әйдә, кара.

Безнекеләр, чынлап та, бер немец самолётын бәреп төшергәннәр икән. Мин, Петровка ияреп, шуны карарга киттем…

Петров тагын Гомәрев Хәсәнне исенә төшерде. Ул миңа аның шушындый бер бомбёжка вакытында бер немец самолётын винтовкадан атып, егып төшерүе турында сөйләп барды.

– Шуннан бирле мин үзем дә, – диде Петров, – бомбёжка вакытында качып кына ятмыйм, һаман атып ятам. Шулай да кирәк җиренә эләктерә алган юк әле. Бүген дә булдырып булмады…

«Әнә кеше ничек икән, – дип уйладым мин. – Бомбёжка вакытында да атышып, дошман белән көрәшеп яталар икән. Ә мин?!»

Әле генә башымнан кичкән минутларны, ул минутларда күңелемә килгән уйларны искә төшерү оят иде миңа. Әйе, бик күп беләсе бар әле миңа. Менә шушы Петров кебекләрнең көрәш тәҗрибәләрен өйрәнәсе бар. Хәсән турында да күбрәк сөйләтәсе иде. Петров аны юкка гына алай сагынып искә алмый торгандыр. Аның исемен телгә алган саен төсе дә, тавышлары да үзгәреп китүе дә юкка гына түгелдер…

III

Минем күңелемдә туган бу кызыксынуны командирлар да белде, ахрысы. Шул ук көнне безне, алгы сызыкка яңа килгән минем кебек яшьләрне, җыеп алып, Гомәрев Хәсән турында сөйләделәр.

Аның нинди батырлыклар күрсәтүе, ничә тапкыр турыдан-туры үлем куркынычы астында калып та, сугышчан бурычларын үтәп, исән-сау килеш котылулары турында ишеткәннәремне сөйләп тормыйм. Дөрес, алар бары да һәркем кызыксынып тыңларлык вакыйгалар. Ләкин, минемчә, хикмәт аларның кызыклы әкият шикелле мавыктыргыч булуларында түгел. Чөнки, бер үк туптан атылган ядрәләр бер үк урынга ике тапкыр төшмәгән кебек, кеше башыннан кичкән вакыйга да шул ук рәвештә икенче тапкыр кабатланмый. Тик андый вакыйгаларның барысы өчен дә уртак булган бер үзәк момент бар: ул – теге яки бу вакыйганың уртасында булган кешенең хәл кылгыч минутта үзен үзе ничек тотуы. Батыр кеше күп вакытта вакыйганы үзе тудыра яки очраклы рәвештә туган вакыйгага үзе хуҗа булып, үзендәге ихтыяри көч белән аңа билгеле бер юнәлеш бирә һәм шуның белән аны, очраклылыктан чыгарып, тарихи вакыйгага әйләндерә. Аны, халык теленнән төшмәслек итеп, мәңгеләштереп калдыра. Шул вакыйга белән бергә, батырның үз исеме дә мәңгеләшә. Ә куркак кеше алай түгел. Дөрес, куркак кеше дә сугышта (сугышта гына да түгел) бик күп катлаулы һәм кызыклы вакыйгаларга очрый. Ләкин ул үзенең куркаклыгы, ихтыярсызлыгы белән ул вакыйгаларга хуҗа була алмый. Аларның колы була. Вакыйгалар аны йоталар. Нәтиҗәдә вакыйга да халык теленә керә алмый, аның колы яки корбаны булган куркак та эзсез югалып кала. Дөнья аркылы узып, әзме-күпме вакыт данлы җир өстендә урын биләп торып та, бернинди эз калдыра алмыйча юкка чыгасың икән, ул вакытта синең яшәвеңнән ни мәгънә? Дөрес, бар кеше дә үзенә башкалада һәйкәл салдырырлык зур эшләр башкарып бетә алмый. Шулай да үзендә кешелек горурлыгы булган һәркемнең дөньяда эз калдырырлык гүзәл эшләр башкарырга кулыннан килә. Чын кешечә, мәгънәле итеп яшәү – ул үзеңнең кешелек өчен эшләгән гүзәл эшләрең белән үзеңә үзең һәйкәл төзү дигән сүз.

Хәсән әнә шулай яшәгән. Ул бервакытта да курыкмаган. Нинди куркыныч астында калган минутларда да үзенең максатына ирешү, алдына куелган намус бурычын үтәү турында уйлаган. Билгеле, үлмәс өчен курыкмау кирәк икән, шуңа күрә батыр булыйм әле мин дип уйламаган ул. Үлем астына барган минутларда үлмәм дип тә ышанмаган. Ләкин аның өчен тормышына караганда намусы кадерлерәк булган. Ул, намус бурычын үтәү өчен, һичбер икеләнүсез, куркусыз тормышын корбан итәргә хәзер булырлык дәрәҗәгә күтәрелгән. Чын кешелек сыйфатының иң югары ноктасы да әнә шунда. Шуңа күрә Хәсән үлгәннең соңында да яши, ул һаман үзе кебек яңа батырлар тудыра. Яңа батырлар аның теләген дәвам иттерәләр.

Соңгы тапкыр югалуы да батырларча булган аның.

Моннан унбиш-егерме көн элек безнекеләргә дошманның зур көчләрен уратып алып кырып салырга боерык бирелгән. Моның өчен иң элек немец тылындагы елга аркылы салынган зур күперне җимерергә кирәк булган. Ул күперне җимерү, беренчедән, дошманның тылдан ярдәм алу мөмкинлеген бетерә торган булса, икенчедән, аңа чигенеп котылу юлын да кисәчәк икән. Бу җаваплы эш өчен батыр егетләрне сайлый башлаганнар. Шунда иң башлап теләк белдерүче кеше Хәсән Гомәрев булган. Аңа Петров белән тагын берничә егет кушылган. Билгеле, теләк белдерүчеләрнең барын да җибәрмәгәннәр. Өч кешене сайлап алганнар. Гомәрев, Петров һәм тагын бер егет, шартлаткычлар белән коралланып, юлга чыкканнар. Мең төрле хәйлә һәм тапкырлыклар белән дошман тылына үткәннәр алар: төн караңгылыкларыннан да файдаланганнар, әкияттәге җеннәр кебек, кирәк вакытта үсеп торган агач сурәтенә дә кергәннәр, үлән төсле дә булганнар, тораташ булып катып кала да белгәннәр, су астыннан агып бара да алганнар. Ниһаять, күпер төбенә килеп җиткәннәр. Бурычның иң җаваплы өлешем үтәүне Хәсән үз өстенә алган. Иптәшләре читтәрәк торган хәлдә, аны дошман күзеннән яшерергә, аңа авыр эшне башкарырга булышканнар. Ләкин читен эшне ахырына кадәр тыныч кына башкарып чыгарга мөмкинлек булмаган. Дошман сакчылары сизенеп өлгергәннәр. Хәсән ашыгырга мәҗбүр булган. Берзаман кинәт яр буйлары яктырып киткән һәм бөтен тирә-якны тетрәтеп, көчле шартлау ишетелгән. Шартлау яктылыгында Петров күпер кисәкләре белән бергә Хәсән гәүдәсенең дә һавага очуын гына күреп калган.

Шулай итеп, Хәсән белән бәхилләшергә туры килгән. Аның гәүдәсен эзләп алып китәргә дә мөмкин булмаган. Ул урын безнекеләр тарафыннан алынганнан соң да, Петров үзенең кадерле иптәшен бик озак эзләп караган. Ләкин таба алмаган. Ачуына чыдаша алмаган дошман аның гәүдәсеннән үч алган булса кирәк.

– Хәсән өчен берүзем генә дә ике дистәгә якын фашистның башына җиттем, – ди Петров. – Барыбер үчем канмады әле. Йөз фашистның җаны да аз аның өчен!..

IV

Төн үтеп, яңа көн тугач, безне, гадәттәгечә, тагын сафка тезеп, барлау үткәрергә булдылар. Сафка тезелү булсын, фамилияләр белән кычкырып, сугышчыларга барлау уздыру булсын – һәркайсы армия тормышында күп кабатлана торган гади бер хәл инде ул. Әйе, моңарчы һәрвакыт шулай булып килә иде. Ләкин бу көнге барлау минем өчен гомерем буена онытылмаслык зур вакыйга булып чыкты.

Тезелдек. Тигезләндек. «Смирно!» командасы булды. Фамилияләр белән кычкыру башланды. Инде колакка таныш булып беткән өч-дүрт фамилия кабатлануга, командирыбыз аеруча күтәренке тавыш белән:

– Гомәрев Хәсән! – дип кычкырып җибәрде.

Гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, миннән сулдарак торганнардан берәү юаш кына тавыш белән:

– Я! – дип куйды.

Ихтыярсыз күзләрем шул тавыш килгән якка тартылды. Бер мин генә түгел, бөтен сафыбыз гадәттәге тынычлыгын югалтты, ахрысы, «Смирно!» командасы яңадан кабатланды. Гәүдәм таш кебек катып калды. Ләкин зиһенем чуалды. Чак-чак кына үз фамилиямне җавапсыз калдырмадым. Гомәрев фамилиясе чыккач, аңа «Я» дип җавап бирүче кешенең кем булуын тизрәк белергә ашыга идем инде мин. «Я» диде бит! Шулай ук Хәсән үзе булырмы икән?!

Әйе, ул, чынлап та, үзе булып чыкты. Барлау беткәч, безгә Хәсәннең бүген төнлә исән-сау килеш үз частебызга әйләнеп кайтуын әйтеп шатландырдылар.

Мин аның янына тиз генә якын бара алмадым әле. Петров һәм Хәсәннең электән таныш булган башка иптәшләре аны, үз кулларына алып, һавага чөйделәр. «Менә ул, барыгыз да күрегез!» дигән шикелле, аның җиңел гәүдәсен биек-биек итеп чөяләр иде алар, һавага күтәрелгән чагында безгә аның сабыйларча саф елмаю белән балкыган йөзе күренеп-күренеп кала иде.

Ә аның йөзе миңа таныш кебек. Кайдадыр күргәнем бар бугай минем аны. Күргән кешем генә түгел, кайчандыр ул минем бик якын танышым да булмады микән әле? Юк, хәтеремә төшерә алмыйм. Тизрәк аны якыннан күрәсе иде. Сөйләшәсе иде үзе белән. Ә якын бару кыен. Бөтен кешенең аны күрәсе килә, аның белән сөйләшәсе килә. Ул зур төркем уртасында калган. Хәзер инде аны чөюдән туктадылар. Сөйләшәләр. Ишетеп кенә булмый бит. Әнә кемдер сорау бирде, Хәсән аңа бик кызык җавап бирде, ахрысы, бөтен төркем гөрләп көлеп җибәрде. Ә без, арттагылар, бер-беребездән сорашабыз:

– Нәрсә диде ул? Нәрсә диде? Нинди кызык сүз әйтте?

«Ничек исән калдың?» дип сорадылар үзеннән. Ә ул әйтә: «Укытучым коткарды», – ди.

Соңга калып булса да, без дә рәхәтләнеп көлдек. Әйе, ул җавабы безгә дә таныш иде инде аның.

Хәсән белән танышып китү миңа бик уңай туры килде. Моңа ул үзе юл ачты. Мин аның башкалардан бераз бушаган вакытын ничек туры китерергә белмичә аптырабрак тора идем. Хәсән, үзенә таныш булмаган яңа кешеләрне күргәч, алар арасыннан якташларын эзләргә тотынды.

– Татарстаннан килүчеләр юкмы? – диде ул.

Мин бу уңайлы минутны ычкындырмадым.

– Бар, менә мин Татарстаннан! – дип, аның каршына килеп бастым.

Хәсән үзенең иң якын туганы белән очрашкан кебек куанды һәм минем кайсы районнан булуымны, туган илдән кайчан китүемне сорады. Мин үземнең Казаннан икәнлегемне һәм инде аннан китүемә бик күп вакыт узганлыкны әйттем.

– Шулай да Татарстаннан кайчан чыгып киттең? – диде Хәсән.

– Өйдән чыгып китүемә өч ай ярым булды инде.

Хәсән рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Өч ай ярым! Күпмени ул?! Ә менә миңа инде ике елдан артык. Шундый сагындырды, Татарстанда үскән бер агачны күрер өчен генә дә әллә ни бирер идем. Әйдә әле, әйдә, минем ял йортына барып утырыйк әле.

Мин аның нинди ял йорты турында әйтүен бөтенләй аңламаган хәлдә, рәхәтләнеп риза булдым.

– Әйдә, киттек.

– Тукта, – диде Хәсән. – Син шулай да командирдан рөхсәт сорамыйча китмә инде.

Мин аптырабрак калдым:

– Әллә кая китмибездер ич?

– Әллә кая түгел түгелен дә, белеп торсыннар, дисциплина дигән нәрсә бар бит… Әйдә үзем сорап алыйм.

Хәсән үзе сорагач, лейтенант, әлбәттә, каршы килмәде.

Киттек.

Хәсәннең «ял йорты» дигәне гади бер блиндаж булып чыкты.

Бу көннәрдә безнең частьлар дошманнан азат ителгән җирдә, алардан калган блиндажларга урнашкан иде. Калын нарат урманын немецлар чиксез зур блиндажлар шәһәренә әверелдергән булганнар. Хәзер инде бу урманнардагы наратлар бөтенләй диярлек теткәләнеп беткән. Дистәләрчә гектарларга җәелгән урманда пушка ядрәсе белән урталай сындырылмаган бер генә агач та калмаган дисәң дә ялган булмас. Ә блиндажларның күбесе исән. Алар бары да яртылаш җир астына төшереп эшләнгәннәр. Стена һәм түбәләренә дүртәр-бишәр кат калын бүрәнәләр тезелгән. Бүрәнәләр өстенә калын-калын итеп туфрак өелгән. Снаряд яки бомба турыдан-туры блиндажның өстенә генә килеп төшмәсә, аның эчендә үзеңне шактый тыныч хис итәсең.

Хәсән белән без шундый блиндажларның берсенә килеп кердек. Ләкин аның эчке төзелеше башкаларына охшамаган булып чыкты. Ахрысы, аны безнекеләр үзгәртеп корганнардыр. Биредә башка блиндажлардагы кебек аслы-өсле куелган караватлар юк. Ишектән кергәч тә каршыдагы кечкенә тәрәзә турысына куелган өстәл күзгә ташлана. Өстәл өстендә дүрт-биш котелок ботка утыра, юылмаган кашыклар һәм хәнҗәр кынысы аунап ята. Зур бакыр чәйнек янында берничә кружка тора. Кружкалар артында – ярты икмәк. Аның уртасына хәнҗәр кадап куелган. Шунда ук, снаряд гильзасыннан ясалган лампа кырында, кара савыты һәм каләмнәр бар.

Сул як стенага беркетеп, өч кат шүрлек ясалган. Аларның уртанчысына унлап бөтен икмәк тезелгән. Аскы каттагысында таушалып беткән китаплар, тартмалары ачылып тузылган шахмат фигуралары, домино шакмаклары аунап ята. Өске шүрлек бөтенләй буш диярлек. Анда фәкать, идәнгә төшеп китә язып, противогаз сумкасы гына эленеп тора.

Ә сул як стена буенда – яңа такталардан ясалган зур гына сәке. Сәке өстендә – салам төсле кәгазь җепләрдән тукып ясалган немец матраслары. Матрасларның берсе өстендә салам мендәр һәм камыт кебек итеп төрелгән шинель ята. Сәкенең ишеккә якын як кырыенда – җир идән өстендә – капчык белән тәмәке утыра…

– Бу нинди блиндаж соң? Кемнәр тора монда?

– Ял йорты бу, ял йорты, – диде Хәсән, көлеп. – Нигә? Безнең «Васильево» ял йортына охшамаганмыни?

Минем өчен яңарак иде әле бу. Хәсәннең әйткәне чынлап та дөрес булып чыкты. Фронтның алгы сызыгында шулай аеруча зур, авыр заданиеләрне үтәп чыккан кешеләргә кыска сроклы ял бирү тәртибе бар. Андый вакытларда ул кешеләрне берничә көнгә бөтен эштән азат итеп торалар. Андый ялның срогы, гадәттә, дүрт-биш көннән артмый. Билгеле, мондый кыска вакыт эчендә еракка китеп йөрү мөмкин түгел. Шуңа күрә дә ял итүчеләр өчен, авыл җирендә булса – махсус өйләр, кырда булса, аерым блиндажлар бирелә. Урынына һәм вакытына карап, әлбәттә, андый ял йортларының бик әйбәт җиһазланганнары да була. Шулай ук менә шушындый блиндаж кебекләре дә очрый. Мондый ялга чыгарылган кешеләргә мул итеп махсус хәзерләнгән аш-су бирелә. Ял сроклары тулган вакытта, алар үзләренә бирелгән азыкны файдаланып бетмәгән булалар да үзләре белән алмыйча калдырып чыгып китәләр. Шуның аркасында анда шулай күп вакытта икмәк, тәмәке кебек әйбер җыелып кала тора.

Ялга чыккан кеше инде үз вакытын үзе теләгәнчә файдалана. Андый көннәрдә бөтен таныш-белешләренә хатлар язалар алар, көндәлек дәфтәрләрен язалар. Шигырь язучылар да була. Китап уку кирәкме, шашка-шахмат яки домино уйнау кирәкме, сөйләшеп утыру кирәкме – җаның ни тели. Телисең икән, урыныңнан кузгалмыйча йокла да йокла – сиңа сүз әйтүче юк.

Хәсәннең менә шушы бәхеткә тиенгән чагы иде бу.

– Син әз генә утырып тор, якташ, мин чәй алып керим әле, – диде ул һәм өстәлдә утырган бакыр чәйнекне алып чыгып та китте.

Мин ялгыз калдым. Һаман Хәсән турында гына уйлыйм. Кайда күргәнем бар соң минем аны? Шундый таныш мөлаем йөз. Әйе, мөлаем. Дөрес, матур кеше дип булмый аны. Әз генә саргылт каралык бар аның чыраенда. Билгеле, бу инде кеше бите өчен мактаулы төс түгел. Шул ук вакытта ямьсез, авыру төс тә түгел ул. Әз генә сөйләшә яки көлә башладымы – аның шул саргылт-кара төстәге бит тирәсе үтәли хәзер кайнар алсулык бәреп чыга. Тик кенә торган чагында аның каш-күзләре дә бит төсеннән артык аерылып күзгә ташланып тормыйлар. Ә инде сөйләшә яки көлә башлау белән, кашлары нечкәреп, карала төшкән кебек булалар, күзләре нурланып, очкынланып китә. Иреннәренә янып торган куе кызыллык йөгерә. Ап-ак, тип-тигез булып тезелеп торган тешләре аны бөтенләй сокланырлык матур кеше итеп күрсәтәләр. Гәүдәгә дә зур түгел. Карап торуга артык тазалык та юк үзендә. Ләкин һәр хәрәкәтендә ниндидер килешлелек, җиңеллек, спайлык, зифалык сизелеп тора. Моны кызлар күрсә, шунда ук гашыйк булырлар иде дип уйлыйсың. Кем соң ул? Кайда гына күрдем соң мин аны? Беләсе иде… Бусы бер хәл әле, барыннан да бигрәк, аның ничек итеп соңгы тапкыр үлемнән котылуын, күпер белән бергә шартлап һавага очып та, ничек итеп исән калуын беләсем килә. Минем өчен һаман да табышмак бит әле бу кеше.

Менә ул кайтып та керде.

– Булды, хәзер бик һәйбәтләп, нәкъ өйдәгечә, чәй эчәбез.

Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, каяндыр сәке астыннан яшел капчыгын өстерәп чыгарды. Өстәлдәге котелокларны шүрлеккә күчерде дә алар урынына ачылмаган консерв савытлары, дуңгыз майлары, шикәрләр чыгарып тезәргә тотынды. Шундый җитез хәрәкәтләнә, шундый очып йөри, әйтерсең мин аның көтелмәгәндә килеп очраган бертуган энесе дә, ул мине шундый якын кешесе итеп сыйларга, хөрмәт итәргә әзерләнә инде. Кем соң мин аңа? Әллә, булмаса, ул да мине төсмерләп танырга телиме?

Түзмәдем:

– Хәсән, – дидем, – кайдадыр күргәнем бар бугай минем сине. Хәтерләмисеңме? Кайда булса да очрашканыбыз юк идеме безнең?

Хәсән, бик азга гына тукталып, миңа текәлеп карап алды.

– Юк, минем сине күргәнем юк, – диде ул, кырт өзеп. – Синең дә мине беренче күрүеңдер әле. Беләсеңме, миңа алай дип әйтүчеләр бер син генә түгел. Бик күп кеше мине шулай үзенең кайчандыр күргән кешесенә йә булмаса берәр танышына ошата. Бигрәк тә үзебезнең якташлар шулай…

Хәсәннең бу сүзләре дөрес иде. Ул минем танышым да, кайчандыр күргән кешем дә булып чыкмады. Аннан соң да миңа шулай кайчангыдыр танышым төсле булып күренгән кешеләрне күп очратырга туры килде. Чынлап та шулай була икән ул. Ничектер берәр кеше үзенең нәрсәсе белән булса да күңелеңә ошаса, аны таныш итеп күрәсе килә, һәм, гадәттә, андый кеше белән бик җиңел танышып та китәсең.

– Яле, – диде Хәсән, елмаеп. – Утыр әле якынрак. Үзебезнең туган илләрне искә төшереп алыйк. – Ул арада Хәсән үзенең флягасыннан ике кружкага бүлеп әз-әз генә аракы да салып куйды. – Тот, туган илебез хөрмәтенә! Яшәсен Казан! Яшәсен Татарстан!

Андый урында, андый кеше янында икеләнеп торып буламыни – күтәрдек.

– Кая, – диде Хәсән, – Казаннан алып килгән берәр күчтәнәчең юкмы?

– Ул заманнан бирле нәрсә калсын соң! Юк шул.

– Катып беткән сохари булса да ярый. Тик Казаннан килгән генә булсын.

– Кем белгән соң аны болай кирәк булыр дип.

– Флягаңа салып, Идел суын алып килгән булсаң икән, мин аны монда бернинди ширбәткә дә алыштырмас идем.

Мин Хәсәннең бу сагыну тойгыларын аңларга, минем өчен алар сәер тоелсалар да, җитди булырга тырыштым.

– Янында чакта кадерен беләсеңмени аның, – дип куйдым.

– Ичмасам, шунда, – диде Хәсән, – кесәңә салып, Казан урамыннан гына булса да, бер таш кисәге алып киләсең калган. Минем өчем иң кадерле бүләк булыр иде ул. Белмисең әле син, шулкадәр сагындыра икән ул туып үскән җирләр, әйтеп кенә бетерерлек түгел. Озаграк йөре әле, бер-ике тапкыр гына булса да үлем белән алышып чык, белерсең…

Шуннан соң Хәсән миннән Татарстан хәлләрен нечкәләп сорашырга тотынды.

Мин инде, үзем аның белән бер шәһәрдән яки бер районнан булмагач, ата-аналарын, туганнарын гына түгел, хәтта гади таныш кешеләрен дә белмәгәч, Хәсән минем белән артык кызыксынмас, сорашыр нәрсә дә таба алмас дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Татарстандагы бөтен нәрсә кызыксындыра иде аны. Колхозлар ничек яши, кайсы район алдарак бара, кайсысы арттарак сөйрәлә; нинди завод-фабрикалар бар, алар ничек эшлиләр, эшчеләр ничек тора, фронттагылар турында ниләр сөйлиләр; Казанда нинди яңалыклар бар, фронтовикларның семьяларын ничек кайгырталар; мәктәпләр ничек эшли, аларның программаларында үзгәрешләр юкмы, балалар әйбәт укыйлармы? Нинди газета-журналлар чыга, киноларда нинди картиналар күрсәтәләр, театрларда нинди спектакльләр куела. Радиодан нәрсәләр тапшыралар, нинди яңа көйләр чыгарылган, артистлар, җырчылар, композиторлар, язучылар, галимнәр бары да исәннәрме, аларның кайсы кайда, ниләр эшлиләр – барысы да, барысы да Хәсән өчен әһәмиятле. Аның барын да беләсе килә. Ә миңа оят. Чөнки мин ул сораганнарның бик күбесен белмим. Кайбер эшләр турында хәтта Хәсән үзе миңа караганда күбрәк белә, һәрвакыт Казанда яшәмәгән бит әле ул үзе, Казанга килгәләп кенә китә торган булган… Мин күңелдән генә үз-үземне тиргәп утырам. Татарстанда вакытта мин нигә болай үз туган илемнең хәленә җитәрлек әһәмият бирмәдем икән, аның кешеләренә, эшләгән эшләренә карата нигә бу тикле игътибарсыз булдым икән дим. Үкенәм. Ә бит миңа аларның, барын да булмаса да, бик күбесен белеп килергә мөмкин иде. Моннан соң бу хәл кабатланса, барын да белер идем дим дә бит, терсәкне тешләп булмый шул инде. Үзем белгәннәр турында күбрәк сөйләргә тырышам. Ә Хәсән өчен барыбер кызык. Ул бөтенләй үзе белмәгән кешеләр турында да кызыксынып тыңлый…

4.Йә, дускай! Ни булды сиңа?
5.Йә, ничек, дускай? Бар нәрсәң дә үз урынындамы? Һәр җирдә тәртип һәм чисталыкмы? Әллә алай түгелме?
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi:
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre