Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 29
Минем өчен бервакытта да онытылмаслык күңелле, ләззәтле чәй эчү булды бу. Хәсән, чәй эчеп туйгач, маңгай тирләрен сөртеп, сәкегә менебрәк утырды да тәмәке янчыгын чыгарды. Мин үзем ул вакытта тәмәкене еш тартырга да өйрәнмәгән идем әле. Хәсән янчыгын чыгармаса, һаман да исемә төшмәгән булыр иде.
– Син дә сирәк тартасың, ахры, – дидем мин Хәсәнгә.
– Еш түгел, – диде Хәсән. – Өчәр көн тартмый йөрергә туры килсә дә, исем китми. Үлеп бармыйм алай. Ә сугышта шулай булмыйча ярамый да. Югыйсә шул тәмәке аркасында түземсезлек күрсәтеп харап булуың да мөмкин.
Ул шулай сөйли-сөйли тәмәке янчыгын миңа да сузды. Төрдек. Хәсән чалбар кесәсеннән зажигалка чыгарды.
Зажигалкасы бик пөхтә итеп эшләнгән, кечкенә браунингка охшатып ясалган иде. Анысыннан да бигрәк, ул миңа сүзне үземә кирәк якка борып җибәрергә яхшы сылтау булды. Югыйсә миңа Хәсән янына барып кайтырга бирелгән вакыт узып бара иде инде. Аның ничек итеп үлемнән котылуы турында сораша да алмый калу куркынычы бар иде.
– Бу зажигалканы берәр дошманнан алгансыңдыр инде? – дидем мин.
– Юк, – диде Хәсән, – аны миңа үзебезнең танкистлардан бер механик ясап бирде. Ә немец әйберен йөртмим. Алыйм дисәң, күп туры килә дә, яратмыйм.
Билгеле, минем үземне дә зажигалка тарихы ул кадәр кызыксындырмый иде.
– Анысы шулайдыр инде, – дидем, исем китмичә генә, – ә менә шулай да минем икенче бер нәрсәне бик беләсем килә.
– Нәрсә соң ул?
– Ничек итеп син күпер белән бергә шартлап та исән-сау әйләнеп кайта алдың?
– Укытучым коткарды, – диде Хәсән, көлеп.
Мин дә көлеп куйдым.
– Анысын ишеткән идем инде мин, – дидем.
Хәсән тагы көлде.
– Әйттеләрмени?
– Әйттеләр. Синең бөтен батырлыкларың турында сөйләделәр безгә. Күпер шартлатырга барганыңа кадәр булганын беләм. Күперне шартлатып, үзеңнең һавага очып киткәнлегеңне дә беләм. Ә менә аннан соңгысы…
– Аннан соңгысын мин үзем дә белеп бетермим.
– Шулай да исән-сау әйләнеп кайткансың бит? Могҗиза бит бу!
– Әллә, миңа бер дә могҗиза булып күренмәде, – диде Хәсән һәм, ни әйтергә белмәгәндәй, бераз сүзсез торды. Аннары инде минем, җим көткән чыпчык баласы шикелле авызымны ачып, өметләнеп торуымны күреп кызгандымы, сөйли башлады: – Син инде мине, әкияттәге кебек, әллә нинди искиткеч хәлләргә очраган дип уйлыйсыңдыр, – диде. – Ә миңа сөйләр нәрсә дә юк кебек. Әйе… Аңыма килгән вакытта, мин карама башында эләгеп тора идем. Бераз дөнья күргән булуым ярдәм итте. Югыйсә аңыма килү белән егылып төшүем дә бар иде. Ә ул вакытта егылып төшү бер-бер җиреңне имгәтү генә дигән сүз түгел. Дошман кулына эләктең дигән сүз… Баш шаулаганга игътибар итмәскә тырышам инде анысы, баш тубал кебек югыйсә. Карама башында нык торам микән, егылырлык түгел микән – шунысын карыйм. Бик җайлы килеп эләккәнмен. Өстәвенә карамасы да бик җилле. Ботаклары күп, яфраклары куе. Анда кеше кунаклагандыр дип, шайтан да уйларлык түгел. Көн якты, димәк, мин шунда таң аттырганмын. Болай булгач, мин әйтәм, минем баш тагын бер тапкыр файдага калыр кебек күренә бит әле, мичкә зурлык булып тоелса да, сакларга кирәк үзен. Саклык белән генә яфрак араларыннан каранып, тирә-якны күзәтә башладым. Күперне күрәм. Бирге яктан яртысына кадәр диярлек җимерелгән. Аргы якта дошман обозлары, машиналар, солдатлар күренә. Бирге якта да машиналар бар. Кайдандыр, елганың үр ягыннан атыш тавышлары килә. Сизәм, авырткан җирләр белән дә, эчәсе килү белән дә исәпләшергә ярамый. Шушы хәлдә яңадан караңгы төшкәнне көтәргә кирәк. Көтми хәлең юк.
– Каушамагансың икән, – дим мин, гаҗәпләнеп.
– Каушамаска мине теге укытучым күптән өйрәткән иде инде, – диде Хәсән. – Әйе. Көттем. Төн җитте. Ә аннары инде мондый җирдә ничек хәрәкәт итәргә кирәклекне һәрбер үрдәк атучы кеше дә белә. Кием-салымның агач ботакларына эләккән җирләрен саклык белән генә ычкындырдым да, бер яфракны да селкетмәскә тырышып, җиргә төштем. Ә җиргә төшкәч инде, мин, төнлә дә булгач, җитмәсә, урманлы җирдә дә булгач, аптырап тормыйм. Дошман тылыннан үзебезнең якка чыгарга өйрәнмәгән кеше түгел. Ә менә үзебезнең якка чыккач йомшардым. Үзебезнең частька тиз генә килеп эләгеп булмады. Шулай бит ул. Организм дигән нәрсә – бик кызык әйбер, әз генә тынычлыкка тиенгәнеңне сиздеме – хәзер иркәләнү ягын карый. Бер санбатка кереп, шактый гына дәваланырга туры килде. Чак кына госпитальгә озатмадылар үземне. Ә монда инде мине күптән теге дөньяда дип йөриләр, имеш…
Әнә ничек кенә сөйли бит ул Хәсән. Гади бер сәкедән егылып төшү турында сөйли диярсең. Юк, аның урынында мин булсам, болай гына сөйләмәс идем кебек. Шулай да бит, нишләтәсең инде аны. «Ничек тиз айныдың? Ничек саңгырауланмадың? Ничек телсез калмадың?» дип төпченергә ни хакым бар соң минем. Врачмыни мин. Аннары килеп, үзе дә белә микән әле ул аны? Башка берәү сөйләсә, ай-һай, болай җиңел генә булыр микән дип, ышанмас та идем. Үзе бит! Тере бит! Ни әйтәсең аңа?
– Әйе, – дидем, башымны чайкап, – нинди генә хәлләр тудырмый бу сугыш!
– Һи, әллә ниләр күрерсең әле монда. Күргәнеңнән күбрәк ишетерсең тагын.
– Кара әле, Хәсән, син шулай ук үлемнән бер дә курыкмыйсыңмыни?
Хәсән тиз генә җавап бирмәде. Тәмәке төпчеген, кат-кат суырып, идәнгә ташлады. Тирән итеп көрсенеп куйды. Шуннан соң гына сүзгә кереште.
– Үлемнән курыкмаган кеше юктыр инде ул, – диде. – Белмим тагын, бөтенләй дөньядан туйган кеше генә булмаса… Мин үзем, барыннан да бигрәк, көтмәгәндә үлем тырнагына эләгүдән куркам. Әйтик минага барып басу, тиле пуляга эләгү, юк-бар нәрсә эчеп агулану – әзмени шундый ахмак үлемнәр. Бет тешләүдән дә үләргә мөмкин. Үлем ул, минемчә, кешене һәрвакыт артыштан сагалап йөрүче мәкерле ерткыч җанвар кебек. Ә аңардан саклану ягына килгәндә, төрле кеше төрлечә. Берәүләр аңардан качып котылырга мөмкин дип уйлыйлар. Ә ул син качкан саен гайрәтләнә. Ә бит, чынлабрак уйлап карасаң, үлемнән котылу юлы юк. Гомер буена өеннән чыкмый яткан кешеләрдән дә берәүнең дә үлми калганы юк бит әле. Хикмәт үлми калуда түгел, ә яшәвеңә торырлык зур эш башкарып үлүдә…
Хәсән үзенең үлем турындагы фәлсәфәсен тәмамларга өлгермәде, блиндаж эченә, берүзе биш кешедәй булып, дөбер-шатыр, Петров килеп керде.
– Ай-яй, Хасан, ну и друг! Как тебе не стыдно?6 – диде ул шаян ачулы тавыш белән. – Миннән башка гына кәефләнеп утыралар, ә? Петров сыймас идемени шунда, ә?
Хәсән дә кәефләнеп, җанланып китте.
– Әйдә-әйдә, – диде ул Петровка. – Синең белән особо утырабыз әле. Менә минем якташ белән танышыгыз!
– Без аның белән таныш инде, – диде Петров, миңа ымлап. – Тик исем-фамилиясен генә әйтмәде әле.
Мин, урынымнан торып, танышкан вакытта сакланырга тиеш булган әдәп кагыйдәләрен җиренә җиткереп, үземне аңа тәкъдим иттем:
– Таһиров Закир булам мин!
Петров та үзенең тулы исемен әйтте:
– Петров Василий Ильич.
Без аның белән бик һәйбәтләп кул кысыштык.
– Менә син ул турыда Васядан сора инде, – диде миңа Хәсән, көлә-көлә. – Батырлык турында, үлем турында фәлсәфә сатарга ул бик оста. Аның күргәннәре минеке ише генә түгел…
Петров та килгәч, безнең гәп тагын да куерачак иде, әлбәттә. Ләкин миңа ротама кайтыр вакыт җиткән иде инде.
– Утыр әле, утыр, – диде Петров. – Минем фляга да буш түгел. Бергәләшеп җырлыйбыз әле…
Ләкин миңа артык утырырга ярамый иде шул. Бер дә аерыласым килмәсә дә, саубуллашып чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Ике дус үзләре генә калдылар.
Билгеле, бу минем алар белән соңгы очрашуым түгел иде. Аннан соң да миңа Хәсәннәр белән шактый вакыт бергә булырга туры килде. Аерылганның соңында да, бер-беребезне югалтышмадык. Хәзерге көндә дә Хәсәннең – Ерак Көнчыгышта, Васяның Берлинда икәнлеген белеп торам…
Тик, кадерле укучыларым, хәзергә артыгын сорамагыз. Шул беренче очрашу көннәреннән соң үтелгән юлда күргәннәрем турында сөйләргә уңайсыз миңа. Ул инде күбрәк үзем турында сөйләү булыр иде. Әйе, мактануга охшый башлар иде. Чөнки мин үзем дә хәзер Хәсәннәрдән, Васялардан ким бәядә йөри торган кеше түгел. Шулай да сугышка баруымның беренче көннәреннән үк шундый кешеләр белән дуслаша алуым белән һәм шул дуслыкны хәзергә кадәр тап төшермичә саклап килүем белән горурланам мин. Без тагын да очрашырбыз әле. Әйтеп бетергесез күпне күрергә өлгергән булсак та, яңа гына яши башлаган япь-яшь кешеләр бит әле без. Укыйсы да бар әле безнең, күп-күп итеп эшлисе дә бар. Өйләнәсе бар. Балалар үстерәсе бар… Әйе, алда бит әле безнең чын тормыш! Ә без тормышның, яшәүнең, тынычлыкның тәмен беләбез инде…
Әйе, хәзергә артыгын сорамагыз. Сөйләгән кадәресе үзе генә дә бер хикәя түгелмени?!
1945
Казан урамнарында
Әхмүш һәм трамвай
I
Эш сәгате тулуга, идарәнең барлык хезмәткәрләре диярлек чыгып китеп тә беттеләр. Ярым караңгылыкка күмелеп, тып-тын булып калган ялангач өстәлләр арасында тик бер өстәл генә яши иде әле: аның өстендәге яшел абажурлы электр лампасыннан сибелгән тыныч яктылыкта сабыр гына хәрәкәтле бер ир-ат селкенгәне күренә иде.
Яхшы ягы белән дә, начар ягы белән дә дан чыгармаган, шулай да үзен якыннан белүче хезмәттәшләре каршында турылыклы һәм эш сөюче кеше булып танылган гади Әхмүш иде бу. Үзеннән яшьрәк хезмәттәшләре аны «Әхмәди абый» дип хөрмәтлиләр, рус иптәшләре «Ахметзян Шакирович» дип зурлыйлар, татарлардан булган кордашлары, дус-ишләре исә, инде кырыкның өс ягына чыгып барган кешеләр булсалар да, аңа, яшьрәк чактагы гадәтләре буенча, үз итеп, «Әхмүш» дип кенә дәшәләр иде. Без дә аны, шулай үз итеп, Әхмүш дип кенә йөр- тик.
Әхмүш сабыр, җитди кеше иде; эш сәгате тулганлыкны белдереп звонок шалтырауга, егетләре белән күрешергә атлыккан яшь кызлардай, атыла-бәрелә тизрәк чыгып китәргә ашыгуны килештерми иде. Менә хәзер дә ул, звонок тавышына һәм, шул звонок нәтиҗәсе буларак, бүлмә эчендә күтәрелгән ыгы-зыгыга бөтенләй әһәмият бирмәгәндәй, үз өстәлен җыештыра, ашыкмыйча гына һәрбер кәгазьне үз урынына салып калдырырга тели иде. Өч-дүрт минутка кичегеп чыга икән, аның өчен берни түгел, тик эш кәгазьләре генә чуалмасын, өстәлендә һәрвакыт башкаларга үрнәк итәрлек тәртип булсын…
Ләкин бүген аңа бөтен шартын китереп җыенырга мөмкинлек бирмәделәр. Телефон шалтырады. Әхмүш, бу вакытта бер ялгызы үзенең эш урынында булуы белән горурлану тойгысын сизеп, трубканы алды. Нигә горурланмаска? Бәлки, нинди дә булса берәр кичектерергә ярамый торган әһәмиятле эш турында шалтырата торганнардыр. Ихтимал, берәр җирдән начальник үзе шалтыратадыр…
– Алло… тыңлыйм…
Юк, начальник түгел икән, үзенең Суфиясы икән… Әнә нәрсә ди:
– Әле син һаман кайтырга чыкмадыңмыни? – дип гаҗәпләнгән була. Ә үзе бер дә гаҗәпләнми инде. Әхмүшнең ашыкмый торган гадәте барлыгын бик яхшы белә ул. Шуны белеп шалтыратадыр да… әнә: – Шул булыр инде синең, – ди, – өеңә кайтырга дигәндә, ашыга белмәссең.
– Нәрсә бар соң ул кадәр ашыгырлык?
– Сафалар килеп төште.
– Сафа? Нинди Сафа?
– Сафаң бер инде синең – борынгы дусың.
– Кит аннан? Хатыны беләнме?
– Әйе, тизрәк кайтып җитәргә тырыш. Театрга билет та алып куйдык, «Мулланур Вахитов» ка… Аны-моны кыстырып кайтырга да онытма.
– Очтым…
II
Дөрес, очарга кирәк иде Әхмүшкә. Ничәмә-ничә елдан бирле күрешмәгән дусты килгән бит. Өстәвенә Зур театрга билет алып куйганнар. Күрәсең, Сафаның озак кунак булырга нияте юктыр, көне туры килгәндә күреп калыйм ди торгандыр. Тизрәк кайтып җитәргә кирәк. Аны-моны кыстырып кайтырга да онытмаска кирәк…
Онытамы соң!
Аны-моны кыстырып кайтырга дигәндә, Әхмүш иренәме соң! Өйгә кайтканда нинди дә булса берәр тәмлерәк күчтәнәч алып кайту – аның иң яраткан гадәте. Аның бу гадәтен хатыны гына түгел, балалары да белеп бетергән. Эштән кайтып керәме ул, җыелыштанмы, киноданмы яки мунчаданмы – балалары аны һәрвакыт:
– Әти, нәрсә алып кайттың? – дип каршы алалар.
Һәм, чыннан да, Әхмүш күп вакытта берәр нәрсә алып кайткан була: яңарак исемле конфетмы шунда, перәннекме, печеньемы яки сыр, колбаса, консерв кебек әйберләр. Сезонына карап, төрле җиләк-җимеш була тагы… Әйе, магазиннарга кергәләп йөрергә иренми Әхмүш. Хәтта аласы әйбере яки кесәсендә акчасы булмаган чакларда да магазин яннарыннан тыныч кына үтеп китә алмый ул. Гастрономия магазинына кереп, андагы тулылыкка, муллыкка сокланып, җанын канәгатьләндереп чыгарга ярата. Ә бүгенге кебек сылтау булган чакларда инде әйтеп торасы да юк…
Менә ул магазинда. Прилавкаларга сыеша алмый торган күптөрле сорт колбасалар, сырлар, балыклар, консервлар, матур-матур печатьле шешәләр өстендә йөгерә аның күзләре. Татлысыннан булсын, майлысыннан булсын, әчкелтем-төчкелтеменнән булсын – сыйның шәпләрен, менә дигәннәрен сайлап алып кайтасы килә аның. Күптән күрешмәгән Сафа дустына Казандагы тормышның муллыгын, яши белеп яшәгән кешегә биредә шәп торырга мөмкин икәнлеген күрсәтеп мактанасы килә. Их, сайлар иде ул хәзер! Җайлап, затлы ашамлыклар алуның бөтен ләззәтен татып, ашыкмыйча гына, сатучылар белән дә, алучылар белән дә гәпләшә-гәпләшә сайлар иде. Ләкин ашыгырга кирәк шул. Театрга барырга вакыт җиткәнче өйдә булырга гына түгел, кайтып, дуслар белән очрашып, бераз утырып алырга да өлгерергә кирәк. Җитмәсә, кайтасы җир шактый ерак…
Шулай да бу яктан аны тынычландыра торган бер нәрсә бар: ул – икенче номерлы трамвай. Тынычландыра дию генә аз, шатландыра, горурландыра аны ул трамвай.
– Икенче номер исән булсын! – ди Әхмүш, үзенең тынычсызланган күңеленә җавап биреп. – Барлык кирәк нәрсәләрне алып өлгерәм әле…
Магазинда эшен бетереп урамга чыкканда, Әхмүшнең бервакытта да үз яныннан калдырмый йөртә торган һәм буш хәлендә сыңар учка сыеп бетә торган җәтмә сумкасы эреле-ваклы төргәкләр белән тулып, кабарып киткән – мендәр чаклы булган иде инде. Шулай да алган әйберләреннән күңеле канәгать түгел иде Әхмүшнең.
– Эх, алмасы да булса! – ди иде аның күңеле. Сафа дустын кыш уртасында менә дигән алма белән сыйламакчы булган иде ул. Барып чыкмады: иртән эшкә килешли магазин тәрәзәсе аша күренгән алмалар сатылып беткән булып чыкты. Ә башка магазиннарга кереп, эзләнеп йөрергә вакыты тыгыз. Юк, булмый инде… Булса, шәп була иде булуын…
Урамнарда яңарак кына ут алынган чак иде. Бу сәгатьләрдә Казан шәһәренең үзәгендә – тугыз урам чатын берләштергән киң мәйданда – хәрәкәт аеруча көчле була… Юк, хәрәкәт дию генә җитми. Бигрәк тә Әхмүш шикелле, Казанга килүенә инде утыз елга якын булган кешеләр өчен гади хәрәкәт кенә түгел бу. Әйе, хәрәкәтнең ниндие булмый аның? Моннан егерме… юк, егерме генә түгел, егерме биш еллар элек тә Казанның бу урыны хәрәкәткә ярлы түгел иде…
Әхмүшнең, әле яңа гына үсеп, егет булып барган чагында, Сафа белән бергәләп Казанга килеп төшкән вакытлары хәтеренә төшә башлады. Казанның нәкъ үзәгендәге бу мәйданның ул чактагы күренешен бик яхшы хәтерли әле ул. Сафа да онытмагандыр, әлбәттә…
Ләкин Әхмүшкә үткән елларын озаклап искә төшереп торырга мөмкинлек булмады. Аның хезмәтенә һәрвакыт хәзер булган җитез, җыйнак, сөйкемле трамвай килеп тә җитте.
– Рәхмәт төшкере, – диде Әхмүш, чын күңелдән куанып, – көттерәме соң ул икенче номер!.. Шул, үзе. Шулкадәр таныш, шулкадәр якын ул Әхмүшкә, ул аны күз күреме җирдән таный. Башка линияләрдә юк андый вагоннар. Булганнары бары да Әхмүшләр урамына гына йөри…
Әхмүш, үз трамваеның матурлыгы, тиз килүе, тигез йөрүе белән горурлану тойгысын кичергән хәлдә, йөгереп ишек янына килде. Тоткасыз ишекләр «Рәхим итегез, Әхмүш иптәш» дигән сыман, үзләреннән-үзләре ике якка ачылып киттеләр. Әхмүш, җәтмә сумка тоткан кулын алга сузып, сул кулы белән никель тоткычларга тотына-тотына, баскычтан күтәрелде. Эчкә узды. Аны үз итеп, кочып алырга әзер торган таныш йомшак урыннар һәммәсе буш иде.
Дөрес, бу хәл, ягъни икенче номерлы трамвайның бу урында, бигрәк тә бу вакытта бөтенләй буш булуы, Әхмүшне барыннан да элек гаҗәпләндерергә, ялгыш утырдыммы әллә дип шикләндерергә тиеш иде. Ләкин күптән күрешмәгән дустын күрү хыялы белән чамалау тойгылары чуалган Әхмүшкә гаҗәпләнергә дә, икеләнеп торырга да вакыт булмады. Үз артыннан ябырылып вагонга керә башлаган пассажирлар төркемен күреп, тизрәк урын алып калырга ашыкты. Икеләнеп-нитеп тору кая, күңеленә ошаган урынны сайлап утырырга мөмкинлек барлыгын күреп шатланды гына ул. Һәм балалылар яки картлар кереп кузгату ихтималы булмаган тыныч урыннарның берсен сайлап утырып та өлгерде.
Ә бер утырып алгач булды инде. Тәрәзәләр туңган булса да, Әхмүш өчен кирәкле остановканы уздырып җибәрү куркынычы юк: ул иң соңгы остановкада төшә; трамвай ул торган йорттан ары китми… Анысы үзе бер бәхет. Теләсәң, башыңны күтәрми укып бар, теләсәң, тирән уйларга чумып онытыл, теләсәң йокыга ук кит…
Һәм Әхмүш тирән, татлы хыялларга чумды.
III
Үзе белән бергә Казанга килгән, аның белән бер үк елларда Казанда белем алып, аннары еракка, бөтенләй Татарстаннан тыштагы ук бер өлкәгә китеп, агроном булып йөргән яшьлек дусты Сафа каршында үзенең Казаны белән мактанасы килү тойгысы биләп алды аны.
Ничәмә-ничә еллар күрмәгән бит Сафа Казанны! Дөрес, Бөек Ватан сугышыннан кайтышлый бер-ике көнгә генә булса да, Казанга сугылып үткән иде ул. Ләкин ул вакытта хәлләр бөтенләй икенче иде шул әле. Әхмүшнең үзенең дә яңа гына сугыштан кайтып төшкән чагы иде, ничектер ул турыда уйланмаган да. Ә хәзер… Бөтенләй бүтән. Шәһәрнең бу соңгы еллардагы үсеше бигрәк тә күзгә бәрелеп тора бит… Әнә Әхмүшнең утырганына кайчан, трамвай һаман кузгалып китә алмый әле: юл аркылы узучы автобуслар, троллейбуслар, машиналар агымы ирек бирми… Казан урамнарындагы бу чаклы шәп, мәһабәт хәрәкәтне күреп, Сафаның исе китәр инде… Без аның белән Казанга килгән елларда бит әле… һи… Ул елларда да хәрәкәт бар иде барын, әйе, моннан егерме-егерме биш еллар элек тә Казанның бу урыны хәрәкәткә ярлы түгел иде. Алды ачык итеп эшләнгән вак-вак кибетләр белән тулган бу мәйдан «Балык базары» дип аталса да, андагы сәүдә кипкән вобла сату белән генә чикләнми иде. Ул вакытларда әле шактый күп булган һәм дәүләт магазиннары белән ярышырга азапланып яткан хосусый сәүдәгәрләр ни генә кыланмыйлар иде. Кибет козырёкларына асылынган хәлдә тузанлы җил белән сәлберәп торган кәҗүл итекләр, саурлы читекләр дисеңме; алучының авызына керерлек итеп, алга чыгарып эленгән сипкелле крендельләр, ерактан караганда крендель төсле булып күренә торган бәйләм-бәйләм чабаталар дисеңме; агач көрәкләр, балчык чүлмәкләр, уенчык үрдәкләр, комган, таз, чиләкләр дисеңме… Кыскасы, нинди генә товарлар бергә буталмаган иде анда… Бу хәтле «мал» арасында күзгә күренә алмый торган нигъмәтләрне исә яшелле-зәңгәрле тавышлар белән синең колакларыңа бәрәләр. Эшләпәсен көя кисеп бетергән кечкенә буйлы, ак сакаллы карт, калын гына, басынкы гына тавыш белән өзлексез рәвештә, «Мухомор, перец, нафталин, мухомор, перец, нафталин!» дип кабатлый. Кабатлый торгач, үзе дә бертөрлелектән туеп китәме, ул перец белән нафталинны калдырып, «мухоморррр, мухоморррр» дип кенә мырылдый башлый. Ул арада, картны тәмам бетереп ташларга теләгәндәй, әрсезлек һәм усаллык белән колак төбендә генә, миеңне тишеп үтәрлек ачы, нечкә тавыш яңгырап китә: «Кан-н-ндала даруы бар, таракан-н-н даруы бар, көя даруы бар…»
Менә берзаман кайдадыр бер кибет янында коточкыч тавышлар ишетелә башлый: берәү акырып елый, берәү ярсып сүгенә, берничә кеше, мәдәт биреп, шау-шуны көчәйтергә булыша. Тәртипсез төркем агымына кушылып, теләсәң теләмәсәң дә, тавыш килгән якка өстерәләсең. Анда ниндидер бер тәрбиячесез калган бала тотылган булып чыга; чәлдергән, күрәсең, аны милиционер култыклаган. Майланып торган кап-кара йөзле нэпман, кистән шикелле рәхимсез йодрыгын болгый-болгый, малай өстенә очына:
– Үтерәм мин аны! Үтерәм шпананы!
Малай, әнисенә сыенгандай, милиционерга сыена.
Кемдер, малайга теләктәшлек күрсәтеп, ярсыган нэпманга җавап бирә:
– Үтерми тор! Совет мәктәбенә илтеп урнаштырсыннар әле үзен. Может, синнән-миннән әйбәтрәк кеше чыгар әле шул малайдан, иемә?
– Чаң-чаң! Чаң…
Малай маҗарасы белән мавыгып, тирә-якларын оныткан кешеләр төркемен көч-хәл белән икегә аерып, трамвай килә…
Әйе, трамвай бар иде. Бөтен базар тирәсен әйләндереп алган җигүле атлар бар иде. Сатарга китерелгән сарыклар күренә иде. Чокырлы-чакырлы җир өсте ат тизәге, салам чүбе белән капланган була иде… Ә автомашиналар күренә идеме-юкмы ул заманда? Анысын хәтерләми Әхмүш. Булуын булгандыр, әлбәттә, ләкин бик аз булган, күрәсең…
– Ә хәзер…
Бәлки, Казанның әнә шундый чакларын үзе күреп белгәнгәдер, Әхмүш өчен шәһәр урамнарындагы бүгенге хәрәкәт гади хәрәкәт булып кына түгел, ә бәлки җанны рәхәтләндерә, күңелне үстерә торган тантаналы тамаша булып күренә. Әле былтырлы-быеллы гына диярлек яңартып эшләнгән асфальт урамнар буйлап тезелгән электр фонарьлары яктысында өсте-өстенә узып торган машиналар… Ниндие генә юк аларның! Уенчык шикелле кечкенә, җыйнак, җитез «Москвич» лар; аларга караганда да купшырак булган «Победа» лар; мәһабәтлектә, байлыкта үзләренә тиң таба алмаган сыман, вәкарьле тавыш белән генә гудок биреп, йөзеп барган төсле шома гына узып китүче «ЗИС» лар… Ә ул йөк машиналары! Ул аларның бөтен дөньяңны төяп алып китәрдәй зурлары, көчлеләре!.. Ул берсеннән-берсе уздырырга тырышып киенешкән кызлардай җыйнак, җитез һәм чыннан да берсеннән-берсе матур яңа трамвайлар… Урамнарга аеруча ямь кертеп җибәргән троллейбуслар, автобуслар!.. Ул тагын тротуар буенда такси машиналарының тезелеп торулары!.. Аларның чибәр-чибәр киенешкән кешеләрне утыртып кузгалып китүләре, очып кына килеп туктап чиратка тезелүләре…
Шулай да якты тротуарларга тулып теге якка да, бу якка да ашыгучы эшлекле кыяфәтле җәяүлеләр агымы белән болай да җанланган урамнарга тулылык, мәһабәтлек биреп хәрәкәт итүче хисапсыз күптөрле машиналар арасыннан Әхмүшкә иң матур, иң сөйкемле күренгәне икенче номерлы трамвай вагоннары иде. Туктап торган чакларында да очарга әзерләнгән сыман һаман алга омтылып тора торган итеп, кыеклап буялган бу вагоннар чынлап та матур. Үтеп киткән саен урамнарга ямь өстәп узалар алар. Ләкин Әхмүш өчен хикмәт анда гына түгел, Әхмүш икенче номерлы трамвайны үзенеке итеп саный, хикмәт шунда.
Үзенеке дисә дә урыны бар шул: икенче номерлы трамвай бит аны теләгән вакытында капка төбенә килеп утырып алып китә дә эшли торган урынына илтеп төшерә. Аның өчен генә дә түгел, ул трамвай йөри торган урамны яңартып эшләүдә Әхмүш үзе җиң сызганып катнашты…
Ә башка трамвайлар, шулай ук троллейбуслар булсын, автобуслары, башкалары булсын, ничектер Әхмүшкә ул чаклы ук үз түгелләр. Кайсы урамнарда йөриләр алар, шәһәрнең кайсы читләренә барып чыгалар – Әхмүшнең анда артык эше юк. Иң матур, иң җайлы, иң төгәл йөри торган трамвай – аныкы. Өч ел инде менә Әхмүш үзенеке итеп санаган бу вагоннарга һаман сокланып туя алмый. Ләззәтле бер канәгатьләнү белән бу вагоннарның саны күбәя баруын күзәтә. Башта икәү генә иде андый вагоннар. Тора-бара өч булды, дүрт булды… Хәзер инде дистәгә тула…
Вагон ниндидер шау-шулы чатка килеп туктады. Әхмүшнең күңеленең кайсы почмагындадыр, «Бу нинди остановка соң?» дигән сорау кузгала язып куйган кебек булды. Гадәттә, бу вагонда очрамый торган әллә нинди ят пассажирлар да утыра сыман тоелып китте. Ләкин иң соңгы остановкадан башканы белмәгән Әхмүш үзенең татлы хыялларыннан аерыла алмады…
«…Эш бу матур вагоннар белән генә дә бетми бит әле, – дип дәвам итә иде аның уе. – Ул вагоннар йөри торган урамның буеннан-буена яңартып эшләнүе бар. Хәзер бит бу якты, такыр урамнан җәяү йөрү дә үзе бер рәхәтлек!.. Бар, бар, бик бар Сафаның исен китәрерлек яңалыклар. Ә соң Бутлеров урамында юктан бар булган яңа йортлар! Ә ул тау менгән җирдәге тар урамның киңәйтелеп эшләнүе, өч метрга биегәйтелүе!.. Бары да безнең урамда булган эшләр бит. Ә безнең фонарьлар соң, фонарьлар?!»